Ни өчен кәҗәләр кулга ияләшкән?
“Улым, матурым, тыңла, кәҗәләр турында әкият сөйлим сиңа,”-дип сүзен башлады ана. Күзләрен тутырып баласына карады, чәчләреннән сыйпады, аннары акрын салмак тавыш белән сөйләп китте.
“Борын-борын заманда бик матур яланда яшәгән ди җилдән җитез йөгерүче, таш кыяларга курыкмый менүче, ап-ак озын аяклы, олы мөгезле, ак ефәктәй сакаллы, йомшак җөнле, нәфис гәүдәле кәҗә көтүе. Алар ирекле хайваннар булган. Аларның даны еракларга таралган ди, имеш-мимеш, бу хайваннарның сөте бик сихәтле икән: биткә сөртсәң бит яшәрә ди, эчсәң бер чирең дә калмый ди, исен иснәсәң йөгереп йөрисең ди...
Шулай бервакыт, тирә-якка байлыгы белән дан казанган патшаның нәни матур, зәңгәр күзле, җитен чәчле, алсу битле улы, “Батырхан”бик каты авырый башлый. Яна, туктамый елый, кашына, тәне кутырлап, канап бетә, йокысыз кала бала. Күз алдында сулган чәчәк кебек кибә, ябыга...Баланың әти-әнисе нишләргә дә белми: имче карчыкларга күрсәтәләр, чит илләрдән табиплар чакыралар, тик, берсенеңдә файдасы тими. Шуннан, кулына кош сурәтле таяк тоткан, бер карчык телгә килә. “Биек тау итәгенең иң матур аланында утлап кәҗә көтүе йөри. Менә шул кәҗәләрнең сөтен эчсә улыгызга шифа булыр иде дә, ләкин, аларны моңарчы беркем дә тота алмаган шул,”-ди. Патша уйга бата, бердәнбер улы өчен тота алмаган җәнлекләрне дә тотарга әзер икәнлеген бөтен илгә хәбәр сала. Төрле илләрдән иң әйбәт сунарчылар җыела. Аерым бер план сызып, аучылар ауга чыгалар, хезмәтләре бушка китми, җилдән җитез кәҗә көтүен кыяга таба кысрыклыйлар, кыя астында упкын, кәҗәләрнең юлы бүленә, алар кая барырга белми бәргәләнә башлыйлар. Шулвакыт, кәҗәләрнең патшабикәсе телгә килә, патшага баш игәнче көтүе белән упкынга сикерүен хуп күрә. Упкынга бер адым калды дигәндә, ап-ак биләүгә торгән баласын күтәреп патша хатыны пәйда була. Ап-ак биләү аркылы кан саркып тора... Кәҗә пашабикәсе белән хатынның яшьле күзләре очраша... Кәҗәнең күз алдына әле күптән түгел генә иң яраткан улларының канга баткан гәүдәләре килеп баса, аларга вакытында ярдәмгә килә алмавы йөрәген әрнетә, күзләренә яшь тула. Хатын телгә килә: “Менә балам, кәҗәләр патшабикәсе, бөтен ышаныч сездә. Ятим итмәче безне, дәва бары кәҗә сөтендә генә дип әйттеләр, гомерем буе бурычлы булып калырмын, кадер-хөрмәттә тотармын, җылы сарайларда гына йоклатырмын, иң тәмле чәчәкләрне генә ашатырмын, тыңлачы инде гозеремне,”-ди. Шул сүзләрне ишеткәч, кәҗәләр патшасы нәни бәтиләргә күз сала, биек таулага менгәндә егылып калган бәтиләрне, сакыннарда өшегән тугандашларын искә төшерә.Бер кан эчендә яткан сабыйга, бер бәтиләренә карый. Акрын гына горур атлап патша хатыны янына килеп, тулы ап-ак имиләреннән сөт агыза. Паша хатыны сөенеп, сөтне улына сибә, шул ук минутта “Батырханга”җан керә, зәңгәр күзләрен тутырып кәҗәләр патшабикәсенә карый. Патша бу хәлне күргәч, сөенеченнән фәрман бирә, бүгеннән башлап, кәҗә көтүенә тимәскә! Кәҗәләр патшабикәсе уйга кала, баланы ныгытып терелеп бетмичә ташлап китсәләр,алар киткәч, тагын чирләсен аңлап сүзгә килә: “Без икегә бүленәбез, кемнәр иректә үзенә-үзе ризык эзләп ялыкты, кемнәрнең үзәгенә салкын кышлар үтте, шулар, кешеләр белән бергә китсеннәр!” Кәҗәләр бу сүзне ишеткәч, берсенә-берсе карашалар, акрынлап көтү икегә аерыла башлый. Кәҗәләр патшабикәсе соңгы тапкыр тугандашларына күз сирпи дә, горур адымнары белән таш-кыялар артындагы үзләре йөри торган сукмакка китеп югала. Баласының савыга башлавын күреп, патша бөтен кәҗәгә дә яшәр өчен җылы сарайлар салдыра, мул итеп ашарга хәзерләтә, печән чаптыра, тәмледән-тәмле чәчәкләр җыйдыра.Кешеләрнең өендә чиләкләренә шифалы сөт чишмә булып ага. Патшаның малае терелеп, йөгереп йөри башлый, тәннәре төзәлә. Шул вакыттан башлап , кәҗәләр йорт хайванына әйләнә,җирдә авыручы балалар саны азая, кемнең баласы чирли икән, шул гаилә кәҗә асрый башлаган дие...”
Әнисенең сөйләүдән туктавын күрү белән улы: “Аңладым әнием, ни өчен бездә кәҗә яшәгәнен һәм синең аны гел тәмле чәчәк белән сыйлаганыңны”-дип йомшак куллары белән әнисен кочаклап ала. Әнисенең күзләреннән яшь тәгәрәде, юк,кайгы яше түгел иде ул, ана сөенеченнән елый иде. Ул яратып түп-түгәрәк, алсу битле улын күкрәгенә кысты. Бүгенге көндә әнисенә җир йөзендә сабыеннан да кадерлерәк беркемдә юк иде...
1нче санлы Актаныш урта мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе: Аграпова Миләүшә