kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татарские национальные костюмы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Актуальлеге:

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен онытылуы,  халкыбызның милли киемнәрен белмәвебез аяныч хәл.Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата  ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан танышу, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе  – бүгенге көндә актуаль булып кала.Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру эшен проект төзүдән башлыйбыз.

Максат:

Татар халык киемнәре, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан танышу.

Бурычлар:

Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау,  татар милли  бизәкләрен танып белү.Туган якның гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышу.Милли киемнәрнең исемнәрен истә калдыру.

Проектның  төре:

 Танып  белу, аралашу.;

Проектның  дәвамлылыгы:

 Бер ай.

I этап – әзерлек этабы:

Проект турында киңәшләшү

Темага кагылышлы мәгълүмәт җыеп,чыганаклар туплау;

Интернет челтәреннән, китаплардан проектка кирәкле материаллар, җиһазлар эзләү, туплау.

II этаптөп этап:

Әңгәмәләр оештыру;

 Татар халык милли киемнәре турында шигырьләр уку, өйрән;

 Фоторәсемнәр туплау, альбом төзү;

 Киемнәрне тасвирлап сөйләү;

 Татар халык киемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләү;

 Интернеттан туплаган мәгълүматлар өстендә эшләү;

Материал, рәсем, фотолар туплау;

III этап –  йомгаклау этабы:

–  эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау;

 – проктны яклау.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татарские национальные костюмы»



Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Средняя

общеобразовательная школа № 7 города Бирска муниципального района Бирский район

Республики Башкортостан









Проектная работа

Татарские национальные костюмы











Учительница татарского языка

и литературы Муслимова Ф.Х.







2019 г.







Эчтәлек



Проект эшенең максатлары................ 3 бит



Кереш өлеш ........................................................... 5 бит



Төп өлеш ................................................................ 6 бит



Йомгаклау өлеше .................................................. 9 бит



Кулланылган әдәбият ........................................... 10 бит



































Татар халык милли киемнәре

Актуальлеге:

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен онытылуы, халкыбызның милли киемнәрен белмәвебез аяныч хәл.Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан танышу, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе – бүгенге көндә актуаль булып кала.Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру эшен проект төзүдән башлыйбыз.

Максат:

Татар халык киемнәре, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан танышу.

Бурычлар:

Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, татар милли бизәкләрен танып белү.Туган якның гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышу.Милли киемнәрнең исемнәрен истә калдыру.



Проектның төре:

Танып белу, аралашу.;

Проектның дәвамлылыгы:

Бер ай.

I этап – әзерлек этабы:

Проект турында киңәшләшү

Темага кагылышлы мәгълүмәт җыеп,чыганаклар туплау;

Интернет челтәреннән, китаплардан проектка кирәкле материаллар, җиһазлар эзләү, туплау.

II этаптөп этап:

Әңгәмәләр оештыру;







Татар халык милли киемнәре турында шигырьләр уку, өйрән;

Фоторәсемнәр туплау, альбом төзү;

Киемнәрне тасвирлап сөйләү;

Татар халык киемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләү;

Интернеттан туплаган мәгълүматлар өстендә эшләү;

Материал, рәсем, фотолар туплау;

III этап – йомгаклау этабы:

– эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау;

– проктны яклау.

































Кереш өлеш

Татар халык милли киемнәре

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Төрле комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стилргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенә табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше КК үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлекле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.















Төп өлеш



Татар халкының өс киемнәре.

Күлмәк белән ыштан.

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

Хатын-кыз күлмәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

Алъяпкыч.



Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

Камзул.

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.

Казаки.



Халкыбызның ирләр киеме — казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул — озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. Аны карарак төстәге фабрика тукымасыннан ике катлы итеп теккәннәр.













Бишмәт.

Биш билле озын өс киеменә бишмәт диләр. Күбрәк очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар бишмәт дип мамыксыз тегелгән озын, биш билле киемгә әйтәләр. Урта Идел буе татарлары хатыннар бишмәтен күбрәк төсле (яшел, шәмәхә, кара чия төсендә) хәтфәдән, эченә юка гына мамык куеп, ачык изүле итеп теккәннәр.

Татар халкының баш киемнәре

Түбәтәй.

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Калфак.

Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.

Яулык.

Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.

Шәл.

XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.









Татар халкының аяк киемнәре



Читек.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.



Кәвеш-каталар.



Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары.































Йомгаклау







Барлык тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килдем: без татар милли киемнәрен танырга өйрәндек ,киемнәребез турында күп нәрсәләр белдек. Милли кием бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.Мин бик кирәкле һәм файдалы мәгълүмәт тупладым.Халкыбыз белән горурулану хисләре кичердем.

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. алкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан танышу, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе – бүгенге көндә актуаль булып кала





































Кулланылган әдәбият:







1.Нурия Сергеева”Әбием сандыгы”



2.Рамзия Мухамедова. “Татарская народная одежда. “Татар халык киемнәре”



3.Ф. Гулова. “Татарская национальная обувь»




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Татарские национальные костюмы

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 13.06.2020

Номер свидетельства: 553213

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(85) "Статья на тему "Татарский национальный костюм""
    ["seo_title"] => string(45) "statia_na_temu_tatarskii_natsionalnyi_kostium"
    ["file_id"] => string(6) "515345"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1560926787"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(95) "Презентация на тему "Татарский национальный костюм""
    ["seo_title"] => string(52) "prezentatsiia_na_temu_tatarskii_natsionalnyi_kostium"
    ["file_id"] => string(6) "515348"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1560927058"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(165) "исследовательская работа по теме "Сохранение традиций татарского национального костюма" "
    ["seo_title"] => string(98) "issliedovatiel-skaia-rabota-po-tiemie-sokhranieniie-traditsii-tatarskogho-natsional-nogho-kostiuma"
    ["file_id"] => string(6) "164505"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1422641288"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(124) "ОЗНАКОМЛЕНИЕ ДЕТЕЙ  С ТАТАРСКИМ ДЕКОРАТИВНО-ПРИКЛАДНЫМ ИСКУССТВОМ "
    ["seo_title"] => string(69) "oznakomlieniie-dietiei-s-tatarskim-diekorativno-prikladnym-iskusstvom"
    ["file_id"] => string(6) "230523"
    ["category_seo"] => string(3) "izo"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442163253"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(164) "Внеклассное мероприятие по трудовому обучению «Традиционные костюмы народов Прикамья » "
    ["seo_title"] => string(95) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-po-trudovomu-obuchieniiu-traditsionnyie-kostiumy-narodov-prikam-ia"
    ["file_id"] => string(6) "247396"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1446554415"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства