kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Хайваннар турында ?киятл?р . Манси халык ?кияте “Куянны? колыгы ниг? озын?”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Хайваннар турында ?киятл?р. Манси халык ?кияте “Куянны? колыгы ниг? озын?”

 Максат: Манси халык ?кияте “Куянны? колыгы ниг? озын?”  ?киятене? ни ?чен борынгы ?кият булуын а?лату.

 Бурычлар: 1). Борынгы ?киятл?рне? т?п ?зенч?лекл?ре бел?н таныштыруны д?вам ит?.Аларны? т?п билгел?рен, т?з? алымнарын аерып к?рс?т? алуларына иреш?.

2) Чынбарлык ??м тылсым б?йл?нешен а?лата бел? осталыгын ?стер?.

3) Т?рле халыклар тормышына х?рм?т, аларга карата дустан? м?н?с?б?т т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Хайваннар турында ?киятл?р . Манси халык ?кияте “Куянны? колыгы ниг? озын?”»

Дәрес темасы: Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше.

Максат: Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.

Дәрес тибы: үткәннәрне кабатлау һәм системалаштыру.

3сыйныф. "Татар теле"1 кисәк. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.

Җиһазлау: «Сүз төркемнәре», компьютер, проектор.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

1)Яхшы кәеф булдыру.

   - Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез ничек?

   - Бик яхшы. Кояшлы көнне без бер-беребезгә карап елмаеп, тагын да балкытып җибәрик, бу күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.

    -Укучылар, искә төшереп үтик әле, үткән дәрестә нинди теманы өйрәндек?

(Тамыр һәм кушымча. Тамыр сүзләр. Тамырдаш сүзләр.) Кагыйдәләрне кабатлау.

Өй эшен тикшерү.

Ничек уйлыйсыз бүгенге дәрестә без ниләр өйрәнербез икән?

  II.Төп өлеш.

  1. Матур язу күнегүе.

  2. Бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз.

      Зәңгәр, абага, казый, алмалар, тозлы, очырта, арыслан, ява, Алмаз, абый, зур, чаба.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? Соравына җавап бирә, предметны белдерә)

Бу төркемгә кергән сүзләр ничек атала? (исем)

 2). Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне модельләштерик.(Интерактив такта белән эш)

-  Исем нәрсәне белдерә?

-  Нинди сорауларга җавап бирә?

Молодцы! Дәресебезне дәвам итик.

3) Хәзер тактада язылган сүзләр арасыннан предметның билгесен белдергән сүзләрне табып языйк. Нинди сүзләрне язарсыз? Аларны без ничек атый идек? (сыйфат)

Тест үтәү.

1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

1.     Предметның билгесен белдерә.

2.     Предметның эшен белдерә

3.     Предметны белдерә

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

1.Кем? Нәрсә?

2.Нинди? Кайсы?

3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?

1.Яшел, бара, кызыл.

2.Әби, матур, чаба.

3.Биек, зәңгәр, тәмле.

      Булдырдыгыз укучылар. Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап чыктык. Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Ләлә ягымлы, тыйнак...  Ильмир ярдәмчел, җитез...) Молодцы.    

  4) .Ә хәзер тактадагы сүзләр арасыннан предметның эшен белдергән сүзләрне язып алабыз. Тикшерәбез.

  III. Физминутка.

 - Әйдәгез үзебезнең эшебезне күрсәтеп бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә предметлар әйтәм сез аларның эшен, хәрәкәтен күрсәтерсез.(куян, кош, аю, бака, пианист, гармунчы, йөгерешче, язучы. ) Булдырдыгыз, молодцы!         Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы.  Кече яшьтән  үк  без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Һәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән безнең татар халкы.

IV. Белемнәрне ныгыту. Әйдәгез хәзер бүгенге дәреснең темасын билгелибез. (Исем, сыйфат, фигыль.) Ә бер сүз белән аларны сүз төркемнәре дип атыйлар. Димәк, дәреснең темасы:....

Ә нинди максат куярсыз?

Ә хәзер экранга карыйбыз.

Белмәмеш уен белән мавыгып исемнәрне язарга оныткан, әйдәгез булышыйк.

    Нокта урынына тиешле исемне куй: ... оча,  ... тегә, ... өрә, ... ява, ... үсә, ...җырлый, ... укый, ... кызара. (дәфтәрләрдә эш.)

V. Мөстәкыйль эш. 55бит күнегү 96. Тикшереп, бәяләү.

VI. Рефлексия

-Без нинди сүз төркемнәрен кабатлап үттек?

     -Укучылар, без сезнең белән  барлык сүз төркемнәре белән дә танышмадык. Калганнары белән Морфология фәне сезне зур сыйныфларда таныштырыр.

Бүгенге дәрес өчен бик зур рәхмәт.

VII. Өй эше.Һәр сүз төркеменә дә 5 мисал язарга.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Хайваннар турында ?киятл?р . Манси халык ?кияте “Куянны? колыгы ниг? озын?”

Автор: Даутова Алсу Камиловна

Дата: 13.11.2015

Номер свидетельства: 252722


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства