МБОУ «Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Минем кечкенә Ватаны
Төзеде башлангыч сыйныфлар укытучысы: Сафиуллина А.Р.
2014
Югары Әлморза археологик истәлеге - вал Югары Әлморза авылындагы вал 19 нчы гасыр урталарыннан ук мәгълүм. Ул СССРның фәннәр академиясе Казан финанс институтының Татар археологик отряды тарафыннан 1956 нчы елда тикшерелгән. Вал Югары Әлморза авылыннан көнбатыштан көньяк – көнбатышка таба 5,2 километр ераклыкка сузылган. Юхмачка елгасының уңъяк ярында урнашкан. Юхмачка елгасы- Кече Чирмешәннең уңьяк кушылдыгы. Югары Әлморза – Нәлет юлында 120 м төньяктарак тирән булмаган чокырлыктан башланып, юл буйлап көньяк –көнчыгышка таба бара. Юлга кадәр ул бер, ә юлдан соң икегә әйләнә һәм урманга таба кереп китә. Ныгытманың озынлыгы 752 метр тәшкил итә. Валларның биеклеге 80 сантиметрдан артмый, чокырларының тирәнлеге 1 метр чамасы. Хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә вал акрынлап җимерелә.
Вал башланган урын
Елга башланган урын
.
Елга башы
Юхмачка елгасы Югары Әлморза авылының уң ягыннан, көнбатыштан көнчыгышка таба ага. Елга сай сулы, агымы акрын. Елга башы авылдан 7,5 километр ераклыкта урнашкан. Табигатьнең әлеге почмагы - экологик яктан чиста (чөнки тирә-яктан зур авыллар һәм шәһәрләр юк), кеше аз йөргән һәм өйрәнгән урын. Анда Кызыл китапка кертелгән энҗе чәчәк, алтын туй чәчәге, кыргый гладиолус үсә.
Мәчет
Авылның мәчете Габдульбаров Имаметдин исемен йөртә. Ул авылның нәкъ уртасына урнашкан. Авылга килгән кеше аны күрми утми .
Әлки районы экологик яктан чиста, тарихи яктан аз өйрәнелгән районнан санала. Ул бай тарихи мираска ия. Минем туган авылым Югары Әлморза Әлки районының көньяк өлешендә, район үзәге Базарлы Матак авылыннан 40 километр ераклыкта урнашкан. Авыл 17 гасырларда барлыкка килгән дигән фаразлар бар. Бик күп өйрәнелмәгән урыннар бар.
Иске зиратка юл
Югары Әлморза мәктәбе тарихы
Революциягә кадәр авылда бер мәдрәсә булган. Ул Ибраһимов Ислам бабайлар тыкрыгында урнашкан. Анда малайлар- Төхвәтулла муллада, кызлар-Хәйрия остабикәдә укыганнар. Укыту кадими метод белән барган.
Аерым һөнәр бирүче булмаса да, мәдрәсәдә дөньяви фәннәр: хисап, туган тел, язу укытыла башлый. Мондый мәдрәсәне җәдит (яңача) мәдрәсә дип атыйлар. Авылда балалар укытырлык белемле кеше булмаган. Укытучылар күрше өлкәләрдән, районнардан килгәннәр. Беренче укытучылар- Хәмәтҗанова Хәйрия, Вәлиев Харис.
Мәдрәсәнең өске катында балалар укытыла, аста-подвалда ашарга пешерәләр.
Совет хөкүмәте укый-яза белмәүчеләрне бетерүне төп бурыч итеп куя. 1921 елда наданлыкны бетерү буенча 5 меңгә якын пункт ачыла. Югары Әлморза авылында 4 класслы башлангыч мәктәп төзелә. Соңыннан ул өйдә Шәһидә Әсмалары яшәгән. Картлар анда җомга намазына йөргәннәр. Анда стабиль программа белән укытылган. Башлангыч сыйныфларда беренче укытучылар:
Ибраһимов Шәйхелислам-Югары Әлморза авылыннан;
Хайруллин Мотыйк-Әхмәт авылыннан;
Бикмаметов Шәһит-Спас районы Юксыл авылыннан;
Мирвәзев Камәрҗан –Парау авылыннан;
Васильев Исай-Мулланур авылыннан;
Насыйров Минзакир-Шибашы авылыннан;
Закирова Миннеруй- Төгәлбәй авылыннан.
1923 елда авылда беренче пионер оешмасы төзелә. Беренче пионерлар Ибраһимов Шайхелислам, Хөснуллин Шайдулла. Беренче комсомол - Саттаров Минтаһир.
1949 елда Хәйретдинов Минтагирның (сугышта үлгән) гаиләсе Амур якларына күчеп киткәч, алар йорты мәктәп итеп кулланыла башлый. 1949 елда башлангыч сыйныф базасында мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Мәктәпкә 5-7 сыйныфларга Түбән Әлморзадан да килеп укыганнар.
Укытучылары: Хәсәнҗанова Мәрзия-Апас районыннан; Мифтахова Сария-Ульян өлкәсе Майна районы Әптери авылыннан;
Закирова Миннеруй-Төгәлбай авылыннан;
Нуруллина Раушания-Әхмәт авылыннан;
Сабитова Әлфия-Йолдыз авылыннан;
Сабирҗанова (Гильфанова) Затия-Югары Әлморза авылыннан;
Хамитова Маһирә-Апас районыннан;
Хамитова Камилә-Апас районыннан;
Нургалиев Камил-Баллыкүл авылыннан.
1959 елда мәктәп сигезьеллыккка үзгәртелә. 1985 елда иске мәктәп йорты сүтелү сәбәпле, мәктәп балалар бакчасы йортына күчерелә. 2001 елда урта мәктәп статусы ала. 2011елда төп белем бирү йортына үзгәртелә.
Мәктәп директорлары:
Мирвәзев Камәрҗан- 1949- 1951еллар
Гиниятуллин Әсхат- 1951-1981
Снагатуллин Ильяс- 1981-1982 еллар
Габитова Гөлфирә - 1982-1993 еллар
Нутфуллина Фәнүзә- 1993- бүгенге көнгә кадәр.
Мәктәп музее
Туган өен белмәгән Туган авылын белерме? Туган авылын белмәгән Туган илен белерме?
Авылым, — син бөек илкәемнең Җанга якын газиз почмагы. Җылытып яшәр гомер буе безне Туган җирнең газиз учагы.