kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

М??гелек аны? даны

Нажмите, чтобы узнать подробности

                 Тема: М??гелек аны? даны

        (Башлангыч сыйныф балалары ?чен герой- шагыйрь Муса  ??лил    и?атына багышланган шигырь б?йгесе)

Максат: Муса ??лилне? тормыш юлы, и?аты буенча белемн?рне ныгыту. Шигырьл?рне эчт?леген а?лап, с?нгатьле итеп с?йл??. Шагыйрь и?атына ??м батырлыгына карата х?рм?т, горурлану хисл?ре уяту.   Шигырьл?ре аша ?д?пле, м?рх?м?тле булырга ?нд??, хезм?тк?, хайваннарга, табигатьк?, Туган илг? м?х?бб?т т?рбиял??.  

 ?и?азлар: Муса ??лилне? портреты, шигырь китапларыннан к?рг?зм?, тормыш юлына багышланган презентация.     

Сценарий барышы:

         Гармунда уйнаган мо?су к?й ишетел?.  Муса ??лилне?  “Гармун” шигыре укыла.

       Гармун теле-безне? тел ик?н ул,

Ул с?йли ик?н ме?н?р к?р?шен.

К?р?ш юлын ?теп

Эш ?стенд?

Чыныгып ?ск?н булгач иясе !

Укытучы:

-?ле ген? укылган шигырь – Муса ??лилне? “Гармун” диг?н шигыре. Б?ген без сезне? бел?н герой - шагыйрь М. ??лилне? и?ат ??м тормыш юлына кыскача к?з салырбыз.

Муса ??лил! Нинди ген? телл?рд? кемн?р ген? тир?н дулкынлану ??м зур ихтирам бел?н кабатламый бу исемне. Шагыйрьне? б?тен тормыш юлы чын кешеч? яш??не?, халыкка, туган илг? хезм?т ит?не? бер ?рн?ге булды. ?йд?гез, башта олы шагыйрьне? балалык чорына тукталыйк. ?авап бирегез ?ле, Муса ??лил кайчан ??м кайда туган?

Балалар ?авап бир?л?р:

-Муса ??лил 1906 нчы елны? 15 нче февраленд? Оренбург ?лк?сене?  Мостафа авылында туган.

Бер укучы Муса ??лилне? балачагы турында с?йли:                                                                                  

-Муса 6 яшьт? ?к ?ти-?нисен м?кт?пк? барам дип аптырата. ?тисе Мостафа абзый ачуланып карый, л?кин улын м?кт?пк? илтерг? м??б?р була. Укытучы уку д?рте бел?н килг?н баланы кире борып ?иб?рми, д?ресл?рне ты?лап утырырга р?хс?т ит?. Муса бик с?л?тле бала була. Ул 1нче сыйныфта укыганда ук 2-4нче сыйныфларга куелган сорауларга да ?и?ел ?авап бир?. Шу?а к?р? укытучы Мусаны башта 2нче, аннары 3-4нче сыйныф укучылары  янына к?череп утырта.                                                       

Муса ипт?шл?ре бел?н бик тиз уртак тел таба.?зенн?н кечкен?л?рне бервакытта кимсетми. ?йг? бирелг?н ?й эшл?рен ?з вакытында ?т?п бара, к?п укый. К?п шигырьл?р ятлый. Муса ?зе ?к шигырьл?р яза башлый. Аны?  “Б?хет” диг?н шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Бу вакытта Мусага  13 яшь була. (Слайдлар карау)

Укытучы:

-?йе, Муса кечкен? чагында ук шат к??елле була. Ул бер?р баланы? к??елсезл?нг?нен к?рс?, аны? к??елен ачарга, кызык с?зл?р ?йтеп аны к?лдерерг? тырыша торган булган. Шагыйрь булып ?итешк?ч т?, М.??лил балалар бел?н бик тиз дуслаша, аларга т?рле уеннар ?йр?т?. ?зене?  шигырьл?рен укый.                                                                                              

Бер укучы М.??лилне? “Суык бабай” шигырен с?йли.          

“К?рс?т ?ле“ уенын уйнау (М.??лил с?зл?ре)

Укытучы:

-Шагыйрьне? балалар ?чен язылган бик к?п шигырьл?ре, ?ырлары бар. ”С?гать” шигыренд? ул н?рс? ?йтерг? тели ик?н?

Балалар:

-Эш с?ярг?, ялкау булмаска.

Укытучы:

-?йе, шагыйрь балаларда бары тик у?ай сыйфатлар гына булуын тели.

Бер т?ркем балалар “С?гать” ?ырын ?ырлыйлар (М.??лил с?зл?ре,

Ф.?хм?тов к?е)

Бер укучы М. ??лилне? “Им?н” шигырен с?йли.

Укытучы:

-Дим?к, кеше ?зе ?лс? д? эше к?пме яши ик?н?

Балалар:

-Ме? ел яши.

Укытучы:

-?йе, м??ге яши диг?н с?з. М??ге кешел?рг? хезм?т к?рс?т?. Муса ??лилне? кошлар, хайваннар турында шигырьл?ре к?п.                                                       

“?т?ч” ?ырын ?ырлыйлар. (М. ??лил с?зл?ре, ?. Ф?йзи к?е)

Бер укучы М. ??лилне? “К?ке” шигырен с?йли.

Укытучы:

-К?кег? ничек?

-Ямансу, к??елсез.

-Ни ?чен а?а ямансу?

-Ч?нки ул ?зене? балаларын ?зе басмый.

-К?ке ?зене? к?кк?ге бел?н кешел?рне ялгыш адым ясаудан саклый кебек. Ул балаларыгызны ташлап китм?гез дип кычкыра кебек. Бу шигырьл?ренд? ул хайваннарны яратуын к?рс?т?, безне д? шу?а чакыра. Хайваннар образы аша   да безд? тиск?ре сыйфатларны? булмавын тели.

“Карак песи” ?ырын  ?ырлыйлар.(М, ??лил с?зл?ре, ?. Ф?йзи к?е.)

Укытучы:

-Песид? нинди тиск?ре сыйфатлар булган ?

-Ул урлашырга яраткан.

-Тагын бернич? шигырен ты?лыйк.

М.??лилне? “?илл?р”, “Чишм?” шигырьл?рен с?йлил?р.

Укытучы:

-Бу шигырьл?р н?рс? турында?

-Туган ягыбызны? табигате турында.

-К?рг?негезч?, Муса ??лилне? и?аты к?пкырлы.

1941нче ел, 22 июнь…Б?ек Ватан сугышы башлана.

Бер укучыга с?з бирел?:

-Муса ??лил 1941нче елны? 13нче июленд? ?зе тел?п сугышка кит?. Л?кин Муса ??лилне? сугыш юлы фа?игале т?мамлана. Бер т?ркем сугышчылар Волхов фронтында чолганышта калалар. Сугышчылар со?гы  чикк? кад?р каршы торалар. Алар арасында Муса ??лил д? була. 1942нче елны? 26нчы июненд? шагыйрь а?ын югалткан х?лд? ?сирлекк? эл?г?.

М.??лилне? “Кичер илем”, “Кошчык” шигырьл?рен с?йлил?р.

Укытучы:

-Шагыйрь ни ?чен кайгыра?

-Корал тотып сугыша алмыйм дип кайгыра.

-?йе, Муса ??лил ??м аны? к?р?шт?шл?ре 791 к?н буена немецлар тоткынлыгында яшил?р. Аларны т?рлеч? ??залыйлар, кыйныйлар. Л?кин шу?а карамастан, ул т?рм?д? д? шигырьл?р язуын д?вам ит?.

М.??лилне? “Кызыл ромашка” шигырен с?хн?л?штер?л?р.

Укытучы:

-Кызыл та?лы ромашка ч?ч?ге буламы?

-Юк.

-Ни ?чен кызыл т?ск? керг?н?

-Ч?нки сугышчыны? каны тамган.

-Шагыйрь ?зене? хатыны - тормыш ипт?ше ?мин?не, кызын бик сагына. Кызыны? исеме ничек ?ле?

-Чулпан.

“Кызыма” ?ырын ?ырлыйлар. (М. ??лил с?зл?ре, Ф. Ш?йм?рданова к?е.)

М. ??лилне? “Т?рм?д? т?ш”, “Ышанма” шигырьл?ре укыла.

“Сагыну”  ?ырын ?ырлыйлар. (М. ??лил с?зл?ре, татар халык к?е.)

Укытучы:

-“Т?рм?д? Муса ??лил ?зене? дусты-балалар язучысы бел?н очраша. Кем ик?н ул?

Балалар язучысы, “Сертотмас ?рд?к” ?кияте авторы.

-Абдулла Алиш. (Слайд)

-Мен? х?зер а?а м?р???гать итеп язылган шигырен ты?лап карыйк.

М.??лилне? “Дуска” шигыре укыла.

Укытучы:

-Бу шигырьд? ул ?зл?рен ?лемсез дип билгели. Алар к?р?шт?шл?ре бел?н берг? яшерен оешма да т?зил?р, ?мма  яшерен оешма планлаштырган кораллы восстание тормышка ашмый кала. Аларны1944нче елны? 25нче августында ?тер?л?р. Л?кин аны? шигырьл?ре, ?ырлары безне? к??елд?.

М. ??лилне? “?ырларым” шигыре укыла.

Укытучы:

-Халык батыр улын онытмый. Ул - безне? горурлыгыбыз. Ул - туган ?иребез -Ватанны саклаучы да, яклаучы да. Ул-патриот шагыйрь. Ул Ватан ?чен х?тта гомерен д? кызганмаган. Муса ??лил исемен м??гел?штер? у?аеннан нинди ист?лекле урыннар бел?сез?

Балалар:

-Кремль каршында Муса ??лил ??йк?ле.

-Муса ??лил исеменд?ге опера ??м балет театры.

-Казанда Муса ??лилне? музее бара.

-Казанда бер урам М. ??лил исемен й?рт?.

-Яшел ?з?нд? д? М. ??лил исеменд?ге урам бар.(Слайдлар карау)

Укытучы:

-Аны? Берлиндагы Моабит т?рм?сенд? и?ат ителг?н шигырьл?р ?ыентыгы ничек дип атала?

Балалар:

-“Моабит д?фт?рл?ре”

Укытучы:

-?йе, бу ?ыентык й?зд?н артык телг? т?р?ем? ителг?н, б?тен д?ньяга таралды. Ул х?зерТатарстан Д??л?т музеенда саклана. Аны? турында шигырьл?р, ?ырлар, пьесалар, опералар язылды.

Р. Корбанны? “??лил турында ?ыр” шигыре укыла.

Укытучы:

-Чыннан да аны? исеме м??гелек, ул безне? ?чен маяк.

М. ??лилне? “Бер ?гет” шигыре укыла.

Укытучы:

-Шуны? бел?н кич?без т?мам. Катнашкан укучыларга да, ты?лап утыручыларга зур р?хм?т.

(Шигъри б?йгег? н?ти?? ясала)

Файдаланган ?д?бият:

1. Шигырьл?р.-Казан: Таткитн?шр.,1939.-72 б.- (М?кт. сериясе).                                         

2. Балалар ?чен беренче альбом. ?. Ф?йзи музыкасы.- Казан: Таткитн?шр.,  1940.- 17 б.                                                                                                                                         

3. Моабит т?рм?сенд? язылган шигырьл?р. [Г. Кашшаф м?кал?се бел?н].- Казан: Таткитн?шр., 1953.-206 б.                                                                                                

4. ?ырларым: Моабит т?рм?сенд? язылган шигырьл?р.- 2-басма. [Г. Кашшаф кереш с?зе].- Казан: Таткитн?шр., 1954.- 207 б.                                                            

5. Мостафин Р. Муса ??лил эзл?ре буйлап. (Ред. Р. Г?р?й).-Казан: Таткитн?шр., 1968.- 150 б.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«М??гелек аны? даны»


Яшел Үзән шәһәре А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей





Тема: Мәңгелек аның даны

(Башлангыч сыйныф балалары өчен герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйгесе)











Башкарды:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әбрарова Фәнзия Якуп кызы







2015 нче ел

Тема: Мәңгелек аның даны

(Башлангыч сыйныф балалары өчен герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйгесе)

Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрне ныгыту. Шигырьләрне эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп сөйләү. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту. Шигырьләре аша әдәпле, мәрхәмәтле булырга өндәү, хезмәткә, хайваннарга, табигатькә, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Муса Җәлилнең портреты, шигырь китапларыннан күргәзмә, тормыш юлына багышланган презентация.

Сценарий барышы:

Гармунда уйнаган моңсу көй ишетелә. Муса Җәлилнең “Гармун” шигыре укыла.

Гармун теле-безнең тел икән ул,

Ул сөйли икән меңнәр көрәшен.

Көрәш юлын үтеп

Эш өстендә

Чыныгып үскән булгач иясе !

Укытучы:

-Әле генә укылган шигырь – Муса Җәлилнең “Гармун” дигән шигыре. Бүген без сезнең белән герой - шагыйрь М. Җәлилнең иҗат һәм тормыш юлына кыскача күз салырбыз.

Муса Җәлил! Нинди генә телләрдә кемнәр генә тирән дулкынлану һәм зур ихтирам белән кабатламый бу исемне. Шагыйрьнең бөтен тормыш юлы чын кешечә яшәүнең, халыкка, туган илгә хезмәт итүнең бер үрнәге булды. Әйдәгез, башта олы шагыйрьнең балалык чорына тукталыйк. Җавап бирегез әле, Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Балалар җавап бирәләр:

-Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туган.

Бер укучы Муса Җәлилнең балачагы турында сөйли:

-Муса 6 яшьтә үк әти-әнисен мәктәпкә барам дип аптырата. Әтисе Мостафа абзый ачуланып карый, ләкин улын мәктәпкә илтергә мәҗбүр була. Укытучы уку дәрте белән килгән баланы кире борып җибәрми, дәресләрне тыңлап утырырга рөхсәт итә. Муса бик сәләтле бала була. Ул 1нче сыйныфта укыганда ук 2-4нче сыйныфларга куелган сорауларга да җиңел җавап бирә. Шуңа күрә укытучы Мусаны башта 2нче, аннары 3-4нче сыйныф укучылары янына күчереп утырта.

Муса иптәшләре белән бик тиз уртак тел таба.Үзеннән кечкенәләрне бервакытта кимсетми. Өйгә бирелгән өй эшләрен үз вакытында үтәп бара, күп укый. Күп шигырьләр ятлый. Муса үзе үк шигырьләр яза башлый. Аның “Бәхет” дигән шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Бу вакытта Мусага 13 яшь була. (Слайдлар карау)

Укытучы:

-Әйе, Муса кечкенә чагында ук шат күңелле була. Ул берәр баланың күңелсезләнгәнен күрсә, аның күңелен ачарга, кызык сүзләр әйтеп аны көлдерергә тырыша торган булган. Шагыйрь булып җитешкәч тә, М.Җәлил балалар белән бик тиз дуслаша, аларга төрле уеннар өйрәтә. Үзенең шигырьләрен укый.

Бер укучы М.Җәлилнең “Суык бабай” шигырен сөйли.

Күрсәт әле“ уенын уйнау (М.Җәлил сүзләре)

Укытучы:

-Шагыйрьнең балалар өчен язылган бик күп шигырьләре, җырлары бар. ”Сәгать” шигырендә ул нәрсә әйтергә тели икән?

Балалар:

-Эш сөяргә, ялкау булмаска.

Укытучы:

-Әйе, шагыйрь балаларда бары тик уңай сыйфатлар гына булуын тели.

Бер төркем балалар “Сәгать” җырын җырлыйлар (М.Җәлил сүзләре,

Ф.Әхмәтов көе)

Бер укучы М. Җәлилнең “Имән” шигырен сөйли.

Укытучы:

-Димәк, кеше үзе үлсә дә эше күпме яши икән?

Балалар:

-Мең ел яши.

Укытучы:

-Әйе, мәңге яши дигән сүз. Мәңге кешеләргә хезмәт күрсәтә. Муса Җәлилнең кошлар, хайваннар турында шигырьләре күп.

Әтәч” җырын җырлыйлар. (М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе)

Бер укучы М. Җәлилнең “Күке” шигырен сөйли.

Укытучы:

-Күкегә ничек?

-Ямансу, күңелсез.

-Ни өчен аңа ямансу?

-Чөнки ул үзенең балаларын үзе басмый.

-Күке үзенең кәккүге белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан саклый кебек. Ул балаларыгызны ташлап китмәгез дип кычкыра кебек. Бу шигырьләрендә ул хайваннарны яратуын күрсәтә, безне дә шуңа чакыра. Хайваннар образы аша да бездә тискәре сыйфатларның булмавын тели.

Карак песи” җырын җырлыйлар.(М, Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе.)

Укытучы:

-Песидә нинди тискәре сыйфатлар булган ?

-Ул урлашырга яраткан.

-Тагын берничә шигырен тыңлыйк.

М.Җәлилнең “Җилләр”, “Чишмә” шигырьләрен сөйлиләр.

Укытучы:

-Бу шигырьләр нәрсә турында?

-Туган ягыбызның табигате турында.

-Күргәнегезчә, Муса Җәлилнең иҗаты күпкырлы.

1941нче ел, 22 июнь…Бөек Ватан сугышы башлана.

Бер укучыга сүз бирелә:

-Муса Җәлил 1941нче елның 13нче июлендә үзе теләп сугышка китә. Ләкин Муса Җәлилнең сугыш юлы фаҗигале тәмамлана. Бер төркем сугышчылар Волхов фронтында чолганышта калалар. Сугышчылар соңгы чиккә кадәр каршы торалар. Алар арасында Муса Җәлил дә була. 1942нче елның 26нчы июнендә шагыйрь аңын югалткан хәлдә әсирлеккә эләгә.

М.Җәлилнең “Кичер илем”, “Кошчык” шигырьләрен сөйлиләр.

Укытучы:

-Шагыйрь ни өчен кайгыра?

-Корал тотып сугыша алмыйм дип кайгыра.

-Әйе, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре 791 көн буена немецлар тоткынлыгында яшиләр. Аларны төрлечә җәзалыйлар, кыйныйлар. Ләкин шуңа карамастан, ул төрмәдә дә шигырьләр язуын дәвам итә.

М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр.

Укытучы:

-Кызыл таҗлы ромашка чәчәге буламы?

-Юк.

-Ни өчен кызыл төскә кергән?

-Чөнки сугышчының каны тамган.

-Шагыйрь үзенең хатыны - тормыш иптәше Әминәне, кызын бик сагына. Кызының исеме ничек әле?

-Чулпан.

Кызыма” җырын җырлыйлар. (М. Җәлил сүзләре, Ф. Шәймәрданова көе.)

М. Җәлилнең “Төрмәдә төш”, “Ышанма” шигырьләре укыла.

Сагыну” җырын җырлыйлар. (М. Җәлил сүзләре, татар халык көе.)

Укытучы:

-“Төрмәдә Муса Җәлил үзенең дусты-балалар язучысы белән очраша. Кем икән ул?

Балалар язучысы, “Сертотмас үрдәк” әкияте авторы.

-Абдулла Алиш. (Слайд)

-Менә хәзер аңа мөрәҗәгать итеп язылган шигырен тыңлап карыйк.

М.Җәлилнең “Дуска” шигыре укыла.

Укытучы:

-Бу шигырьдә ул үзләрен үлемсез дип билгели. Алар көрәштәшләре белән бергә яшерен оешма да төзиләр, әмма яшерен оешма планлаштырган кораллы восстание тормышка ашмый кала. Аларны1944нче елның 25нче августында үтерәләр. Ләкин аның шигырьләре, җырлары безнең күңелдә.

М. Җәлилнең “Җырларым” шигыре укыла.

Укытучы:

-Халык батыр улын онытмый. Ул - безнең горурлыгыбыз. Ул - туган җиребез -Ватанны саклаучы да, яклаучы да. Ул-патриот шагыйрь. Ул Ватан өчен хәтта гомерен дә кызганмаган. Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү уңаеннан нинди истәлекле урыннар беләсез?

Балалар:

-Кремль каршында Муса Җәлил һәйкәле.

-Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры.

-Казанда Муса Җәлилнең музее бара.

-Казанда бер урам М. Җәлил исемен йөртә.

-Яшел Үзәндә дә М. Җәлил исемендәге урам бар.(Слайдлар карау)

Укытучы:

-Аның Берлиндагы Моабит төрмәсендә иҗат ителгән шигырьләр җыентыгы ничек дип атала?

Балалар:

-“Моабит дәфтәрләре”

Укытучы:

-Әйе, бу җыентык йөздән артык телгә тәрҗемә ителгән, бөтен дөньяга таралды. Ул хәзерТатарстан Дәүләт музеенда саклана. Аның турында шигырьләр, җырлар, пьесалар, опералар язылды.

Р. Корбанның “Җәлил турында җыр” шигыре укыла.

Укытучы:

-Чыннан да аның исеме мәңгелек, ул безнең өчен маяк.

М. Җәлилнең “Бер үгет” шигыре укыла.

Укытучы:

-Шуның белән кичәбез тәмам. Катнашкан укучыларга да, тыңлап утыручыларга зур рәхмәт.

(Шигъри бәйгегә нәтиҗә ясала)





Файдаланган әдәбият:

1. Шигырьләр.-Казан: Таткитнәшр.,1939.-72 б.- (Мәкт. сериясе). 2. Балалар өчен беренче альбом. Җ. Фәйзи музыкасы.- Казан: Таткитнәшр., 1940.- 17 б. 3. Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр. [Г. Кашшаф мәкаләсе белән].- Казан: Таткитнәшр., 1953.-206 б. 4. Җырларым: Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр.- 2-басма. [Г. Кашшаф кереш сүзе].- Казан: Таткитнәшр., 1954.- 207 б. 5. Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап. (Ред. Р. Гәрәй).-Казан: Таткитнәшр., 1968.- 150 б.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
М??гелек аны? даны

Автор: Абрарова Фанзия Якуповна

Дата: 06.12.2015

Номер свидетельства: 262858


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства