kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Рабочая программа по татарскому языку.

Нажмите, чтобы узнать подробности

       Башлангыч (1-4) сыйныфларда  федераль д??л?т белем стандартларына (ФГОС)    ??м  Татарстан Республикасыны? М?гариф ??м ф?н  министрлыгы тарафыннан р?хс?т  ителг?н «Рус теленд? урта  гомуми белем бир? м?кт?пл?ре   ?чен  (1-11нче сыйныфлар)  татар теле ??м ?д?бияты  буенча ?рн?к программалар”га ( Казан, Татарстан китап н?шрияты, 2011ел)  нигезл?неп язылган эш программасы  м??б?ри н?ти??лелекк? иреш?не к?зд? тотып т?зелде. Эш программмасыны? эчт?леген м?кт?пт? ?зл?штерелерг?, камилл?штерелерг? тиешле гомумк?некм?л?р,татар теле буенча махсус белем ??м к?некм?л?р т?шкил ит?. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по татарскому языку.»


ЯР ЧАЛЛЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРY УЧРЕЖДЕНИЕСЕ“АЕРЫМ ФӘННӘР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН 45 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”



Педагоглар киңәшмәсенең 29 нчы августында

1нче санлы беркетмә белән расланды

219 нчы санлы боерык белән

29 нчы августта гамәлгә кертелде


Мәктәп директоры ______Н.А.Аникина


4 “В” СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘНЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле атнага 3 сәгать,ел буена 105 сәгать

Төзүче: Макарова Рузия Марсель кызы,1 квалификацион категорияле укытучы



Килешенде: Директор урынбасары _______Волохина Л.И.

Каралды:МБ җыелышында,29нчы августтан 1 санлы беркетмә белән

МБ җитәкчесе:­­­­­­­­­­­­­­____________Коваль Р.А.











Яр Чаллы

2013 ел


Аңлатма язуы

Башлангыч (1-4) сыйныфларда федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен (1-11нче сыйныфлар) татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар”га ( Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011ел) нигезләнеп язылган эш программасы мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Эш программмасының эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр,татар теле буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. (ФГОС) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,.Казан, 2008ел

4.“ТР белем бирү учреждениеләре өчен башлангыч һәм төп гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы базис һәм үрнәк уку планнарын раслау турында” Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы, №4154/12, 09.07.2012 ел

5. “РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 1312 номерлы боерыгы (09.03.2004) белән расланаган һәм РФнең белем бирү учреждениеләрендә тормышка ашырылган гомуми белем бирү программасының федераль базис уку планына үрнәк уку планнарына үзгәрешләр кертү турында” РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы № 1994, 03.06.2011ел.

6. “Дәүләт стандартының башлангыч, төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирүнең федераль компоненты” турында Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы боерыгы (5.05.2004 ел, №1089)

7. ”Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүне тормышка ашыручы ТР белем бирү учреждениеләренең 1-9 сыйныфларында уку планын ФДББС (ФГОС) нигезләнеп гамәлгә кертү” турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты, № 7699/12, 23.06.2012 ел.

8. “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 45 нче урта гомум белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елы педагоглар киңәшмәсенең карары нигезендә расланган уку планы. беркетмә№1 29.08.2013нче ел.

Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан, балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының базис уку планы буенча 2013/2014 нче уку елында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 4В сыйныфында татар телен өйрәнүгә 35 атнадан 105 сәг. каралган, һәм татар теле атнага 3сәг.Тематик план, мәктәпнең укыту планы нигезендә, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, татар теле атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

Дәреслек:Татар теле. Ф.Ф.Харисов,Ч.М,Харисова,мәктәпнең рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең4нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен).Казан,”Мәгариф”,2009 ел.

Укытучы өчен методик әдәбият:Я.Ч.Абдрахимова.Татар теленнән диктантлар.1-4 нче сыйныфлары өчен кулланма.Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009; Дәрес үрнәкләре, Башлангыч мәктәп өчен,ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы,Казан. 2006.;“Ачык дәрес” газеталары.









Татар телен өйрәтүнең төпмаксаты һәм бурычлары:

-Татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

-тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

-сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

-тел белеменең фонетика,лексика,грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү,өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекәләрен булдыру.

-укучыларда татар теленә,мәдәниятенә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү,телнең чисталыгын,дөреслеген саклау,телне,халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Татар те­ле дәресләрендә укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләреннән дә файдалану. табышмаклар, мәкаль -әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтү; Грамматик категорияләр белән таныштырганда рус теле белән янәшә куеп аңлатыла.

Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус

мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистиккомпетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция,ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул -укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү,тормыш-көнкүреш,гореф-гадәт үзенчәлекләрен,сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү,татар сөйләм этикетына ия булу.

Коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын куллану:

  • телне аралашу аша өйрәнү принцибы,

  • уку процессын индивидуальләштерү принцибы

  • телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

  • телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

  • ана телен исәпкә алу принцибы









Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ)

Шәхси нәтиҗәләр
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- "Гаилә”, "Туган ил”, "мәрхәмәтлелек”, "башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
- Эш сыйфатына бәя бирә белү.
- Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
- Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
- Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
- Парларда эшли белү.



Белем бирү программасының эчтәлеге

Т/б №

Бүлекләр, темалар

Сәг. саны

Үзләштерелергә тиешле материаллар


1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

13


1

Кереш дәрес.Дәреслек белән танышу.

1

Кабатлау: сузык һәм тартык авазлар; рус һәм татар телләренең икесендә дә булган,әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар; татар тетеленең үзенчәлекле авазлары;

сүзләрнең басымын билгеләү; сүзләргәфонетик анализ ясау.


Сүзлекләр турында белешмә бирү,аларның төрләре. Сүзләрне тәрҗемә итү.Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.


Сүзнең нигезе. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Морфология һәм синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау

2

Сузык һәм тартык авазлар классификациясе.

1

3

Сүз басымы. Иҗек.

1

4

Ике аваздан торган е,я,ю хәрефләре.

1

5

Сүзлек диктанты.Аваз-хәреф анализы.

1

6

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

7

Тамыр сүз. Нечкә һәм калын кушымча.

1

8

Сүзнең нигезе.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләре.

1

9

БСҮ.№1. Кереш контроль диктант “Әбиләр чуагы”.

1

10

Хаталар өстендә эш. Алынма һәм ясалма сүзләр.

1

11

Сүзлекләр турында белешмә.Аларның төрләре

1

12

Тәрҗемә эше күнегүләре.(Сүзтезмә һәм җөмләләрне)

1

13

БСҮ№2”Мәктәп китапханәсендә”әңгәмә

1


Морфология: Исем

17


14

Исем турында төшенчә бирү.Исемнең морфологик-синтаксик үзенчәлеге

1

Яңгырау, саңгырау һәм борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.




Аларның дөрес әйтелеше, язылышы һәм сөйләмдә кулланышы.




Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

15

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары

1

16

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

17

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе:баш ,иялек, юнәлеш, килешләре

1

18


1

19

Исемнәрнең төшем,чыгыш,урын-вакыт килешләре.

1

20

БСҮ № 3 Контроль диктант“Урман җырлый “ (1нче чирек йомгагы).

1

21

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Хат. өст.эш

1

22

БСҮ.№4 ”Туган ягымда көз”әңгәмә

1

23

Тартымның берлек һәм күплек сан формалары.

1

24

Яңгырау,саңгырауавазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

25

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

26

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

27

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

28

Исемнәргә морфологик анализ .

1

29

БСҮ.№5 “Татарстан –минем Ватаным” хикәя язу

1

30

Күчереп язу күнегүләре

1


Сыйфат

8


31

Сыйфат. Сыйфатның морфологик-синтаксик үзенчәлеге

1


Сыйфатның дәрәҗә формалары,аларның дөрес язылышы.


Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләренең аермасы

32

Сыйфатның дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә.Рәвешнең мәгънәләре (төшенчә)

1

33

БСҮ № 6“Табышмак әйтәм, җавабын тап”уен-дәресРәвешнең мәгънәләре

1

34

Хаталар өстендә эш.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

35

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Сүзлек диктанты.

1

36

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

37

Антоним, синоним сыйфатлар

1

38

Тәрҗемә эше ,күчереп язу күнегүләре

1


Сан

8


39

БСҮ№ 7.”Милли киемнәр” әңгәмә

1

Предметның төгәл микъдарын, саналу

тәртибен белдерә торган саннар.


Аларның сөйләмдәге әһәмияте,дөрес куллану күнекмәләре.

40

Сан сүз төркеме турында төшенчә бирү.Микъдар саны.Санның морфологик-синтаксик үзенчәлеге

1

41

БСҮ № 8.Инша”Кыш килде”

1

42

Хаталар өстендә эш.Гарәп һәм рим цифрлары

1

43

Тәртип саны

1

44

Саналмышларның кулланылу үзенчәлекләре.

1

45

БСҮ.№9Контроль диктант. “Кышкы уен”(2 нче чирек йомгагы)

1

46

Хаталар өстендә эш. Күчереп язу күнегүләре

1


Фигыль

11


47

Фигыль сүз төркеме,төркемчәләре.Фигыль сүз төркеме, төркемчәләре. Фигыльнең морфологик-синтаксик үзенчәлеге.

1

Боерык фигыльләр,аларның мәгънәләре,зат-сан белән төрләнеше.


Үткән һәм килә чәк заман хикәя фигыльләр аларның зат-сан белән төрләнеше.


Хикәя фигыльнең барлык заман формаларын зат- сан белән төрләндерү

48

Боерык фигыльләр

1

49

БСҮ № 10 “Кышкы каникулда”әңгәмә.

1

50

Боерык фигыльләрнең юклык формасы

1

51

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

1

52

БСҮ№11.Аңлатмалы диктант

1

53

Хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше

1

54

Үткән заман хикәя фигыльнеңзат-сан белән төрләнеше

1

55

Киләчәк заман хикәя фигыль. Сүзлек диктанты.

1

56

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

57

Фигыль сүз төркеменә морфологик анализ

1


Алмашлыклар

9


58

БСҮ.№12 “Ашханәдә”әңгәмә

1

Тартым алмашлыклары,аларның мәгънәләре.


Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану.


Күрсәтү алмашлыклары


Рус теле белән чагыштыру



Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану

59

Зат алмашлыклары.Алмашлыкларның сөйләмдәге роле

1

60

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

61

Тартым алмашлыклары.

1

62

Тартым алмашлыкларның мәгънәләре

1

63

БСҮ №13.“Гүзәл-Чаллым хи кәя төзү,әңгәмә

1

64

Күрсәтү алмашлыклары

1

65

БСҮ.№14 Изложение”Серле тартма”

1

66

Хаталар өстендә эш. Күчереп язу күнегүләре

1


Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

3

67

Бәйлекләр Баш, юнәлеш, чыгыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләр.

1

68

Бәйлек сүзләр.

1

69

Кабатлау: Белем тикшерү күнегүләре

1


Синтаксис

24


70

БСҮ.№ 15”Театрда”әңгәмә

1

Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә һәм җөмлә,аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.


Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.


Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат,сан белән белдерелүен күрсәтү


Җөмләнең тиңдәш кисәкләрне билгеләү,алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгеч ләрне куллану


Эндәш сүзләрне иядән аеру.Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

71

Сүзтезмәләр

1

72

Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

73

БСҮ.№ 16 “Яз килде”әңгәмә,Хикәя язу.

1

74

Сүзтезмәләргә морфологик анализ

1

75

БСҮ.№17 Контроль диктант” Кызылтүш”

1

76

Хаталар өстендә эш.Җөмләнең баш кисәкләре: Ия

1

77

Иянең җөмләдә кулланылышы

1

78

Җөмләнең баш кисәкләре: Хәбәр

1

79

БСҮ.№18.Хикәя язу“Туган ягым табигате”

1

80

Хәбәрнең җөмләдә кулланылышы

1

81

Җыйнак җөмләләр

1

82

БСҮ№19”Минем яраткан фәнем”әңгәмә

1

83

Җәенке җөмләләр

1

84

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның сыйфат белән белдерелүе

1

85

Аергычның сан белән белдерелүе

1

86

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

1

87

Тиңдәш кисәкләр янында җыючы теркәгечләр

1

88

БСҮ.№20Тукай көне.“Шигъри бизәкләр

1

89

Тиңдәш кисәкләр янында каршы куючы теркәгечләр

1

90

Җөмләләргә синтаксик анализ

1

91

Эндәш сүзләр,кисәкчә турында гомуми төшенчә; сөйләмдә кулланылыш.

1

92

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

1

93

БСҮ.№21“Татарстан РеспубликасыТатарстан Республикасы”

1


Ел буена үткәннәрне кабатлау

12


94

Сүз төркемнәре

1

Өйрәнелгән сүз төркемнәренең тиешле формаларын кулланып,телдән яки язмача сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

Диалогларда аларны дөрес куллану.


Укылган өзек яки бирелгән рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып,хикәя төзү.

Укылган текстның эчтәлеген сөйләү.Тиңдәш кисәкләрне сөйләмдә дөрес куллану.

95

Ия белән хәбәр

1

96

Иярчен кисәкләр.Сүзлек диктант.

1

97

Килеш кушымчалары: кабатлау

1

98

Алмашлыклар темасын кабатлау.Морфологик анализ ясау

1

99

Сан темасын кабатлау

1

100

БСҮ.№ 22 Контроль диктант “Сабан туенда”

1

101

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмәләр

1

102

Сыйфат темасын кабатлау

1

103

БСҮ.№23 ”Яраткан китабым”әңгәмә.Китапханәгә экскурсия

1

104

Экскурсия”Шәһәр музеена”

1

105

Экскурсия” Чулман буена”

1


Барлыгы

105



































Башлангыч сыйныфлар укытучысы Макарова Рузия Марсель кызының

2013-2014 нче уку елына

татар теленнән календарь-тематик планы.


Предмет

класс

сәгать саны

атнага сәгать

Язма эшләр






контроль диктант

Инша

Изложение


Диктант

Контроль күчереп язу

Сүзлек диктанты

Дәреслек,авторы,елы.

Татар теле

4 “В”


105


3


5

1

1

1

2

4

Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова,

Казан “Мәгариф”,2009ел.

Татар теле”4 кл.






2013/2014 нче уку елына методик тема:



Шәһәр темасы

Мәктәп темасы

Укытучы темасы





Икенче буын дәүләт стандартларын гамәлгә

ашыру шартларында укытучыга методик ярдәм күрсәтү

Педагогик кадрларның һөнәри үсешен, ком петентлыгын үстерү максатыннан чыгып, белем һәм тәрбия сыйфатын ФДББС(ФГОС) кысаларында яңарту

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйлә нешле сөйләм телен үстерү күнекмәләрен камилләштерү.





Т/б№

Өйрәнә торган материал,

укыту материалының темасы.

Сәг

сан

Үтк.

вак

Фак.үтк.



Белемнәр




Осталыклар


Универсаль уку күнекмәләре


Контроль төре



1-3нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау – 13 сәг.

1

Кереш дәрес

Дәреслек белән танышу.


1

2.09


Әңгәмә дәрес

Дәреслек буенча фикер алышу



2

Сузык һәм тартык авазлар классификациясе.

1

4.09


Сузык авазлар ясалуы, ка лын һәм нечкә сузыкларга бүленеше.

Сузык авазларны санап чыгу.

Шәхси (личностные)
"башкаларга карата түземлелек төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;


Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Эш барышында гади генә эш приборлары бе лән эш итә белү( линейка, бетергеч, карандаш, )


3

Сүз басымы. Иҗек.

1

6.09


Иҗеккә бүлү кагыйдәлә

рен белү.Басымның дөрес куелышын искә төшерү

Дөрес итеп җөмлә төзү күнекмәләре.Сүзләрне иҗеккә дөрес итеп бүлү


4

Ике аваздан торган е,я,ю хәрефләре.

1

9.09


Алфавитны искә төшерү. Йә-йа,Йу-йү,е-э авазлары кер гән сүзләрне төшенү

Орфограммаларны дөрес куллану.


5

Сүзлек диктанты.

Аваз-хәреф анализы.

1

11.09




Аваз-хәреф анализы ясый белү.

Орфограмманы дөрес куллану.

Сүзлек диктанты №1

6

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.


1

13.09


Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен белү.


Язу тизлеген үстерү.


7

БСҮ.№1. Кереш контроль диктант “Әбиләр чуагы”

1

16.09


Орфограммаларны куллану диктант тексты белән танышу

Аларның сүзләрдә раци ональ тоташтырылуын үзләштерү һәм камилләштерү

Кереш к/контроль диктант№1. Я,Х.Абдрахимова60нчы бит.

8

Хаталар өстендә эш.

Сүзнең нигезе.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләре.

1

18.09


Тамыр һәм ясалма сүзләрне аеру.

Ритмик,салмак язу күнегүләре аша тиз язуга күчү.


9

Тамыр сүз. Нечкә һәм калын кушымча.


1

20.09


Тамыр сүз һәм кушымчаларны аеру. Нечкә һәм калын кушым чаларны аеру

Ритмик,салмак язу күне

гүләре аша тиз язуга күчү.


10

Алынма һәм ясалма сүзләр

1

23.09


Хаталы сүзнең дөрес язылышын аңлау.Алынма сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү


Ритмик,салмак язу күне гүләре аша тиз язуга күчү.


11

Сүзлекләр турында белешмә.

Аларның төрләре

1

25.09


Төрле типтагы сүзләргә күзәтү


Дөрес куллана белү

өстендә эшләү

Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.



12

Тәрҗемә эше күнегүләре.

(Сүзтезмә һәм җөмләләр)

1

27.09


Сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итү.

Тәрҗемә итү эшчәнлеген камилләштерү


13

БСҮ№2

”Мәктәп китапханәсендә”

әңгәмә

1

30.09


Мәктәп китапханәсендәге китаплар тематикасы бе лән танышу

Картотека буенча эшләү осталыкларын үстерү



Морфология : Исем – 17сәг.

14

Исем турында төшенчә бирү.

Исемнең морфологик-синтак

сик үзенчәлеге

1

2.10


Предметны белдергән сүзләрисем дип атала

Кем?Нәрсә?сораулары на җавап булган сүзләрне таба белү.



15

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары

1

4.10


Исемнәрне берлек һәм күплек саннарда куллану.

Язылышларын кагыйдә

ләргә таянып аңлату.


16

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

7.10



Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру.

Сүзләрдәге орфограммаларны табу,


17

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе:баш ,иялек, юнәлеш, килешләре.


1

9.10


Исемнәрне килешләр бе лән төрләндерү.Баш,иялек һәм юнәлеш килеш кушымчаларын үзләштерү

Орфограммаларны дөрес куллану. Исемнең килеш кушымчасын бил геләү.

Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.


18

Исемнәрнең төшем, чыгыш

килешләре

1

11.10


Төшем,чыгыш килеш ку шымчаларын үзләш терү

Орфограмманы дөрес куллану.


19

Исемнәрнең урын-вакыт килешләре

1

14.10


Урын-вакыт килеш кушымчаларын үзләш терү

Орфограммаларны дөрес куллану. Исемнең килеш кушымчасын бил геләү.


20

БСҮ.№3Контроль диктант ”

“Бакчада”

(1нче чирек йомгагы).

1

16.10



Диктант тексты белән таныш тыру

Орфограмманы дөрес куллану. Язылышларын кагый дәләргә таянып аң лау.

Кон.диктант”№2Я,Х.Абдрахимова67 нче бит.

21

Хаталар өстендә эш.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.



1

18.10


Тартым кушымчаларын аңлап өйрәнү Хаталы сүзләрнең дөрес язылы шын үзләштерү.


Сөйләмдә дөрес кул- лану. Язылышларын кагыйдәләргә таянып аңлау.


22

БСҮ.№4

”Туган ягымда көз”әңгәмә

1

21.10


Туган як, аның табигате турында сөйләм төзү.

Терәк сүзләрне дөрес

куллану,җөмләләр

язу.

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү


Шәхси (личностные)
җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;




Регулятив (регулятивные)


Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

Сөйләргә өйрә-

нергә

23

Тартымның берлек һәм күплек сан формалары.

1

23.10


Тартымның күплек сан кушымчаларын аңлап өйрәнү

Сөйләмдә дөрес кул- лану.


24

Яңгырау,саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

25.10


Яңгырау, саңгырау авазларны искә төшереп кулланырга өй рәнү

Сөйләмдә дөрес кул- лану.Дөрес язу күнек мәләрен үстерү


25

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

28.10


М,Н,Ң авазларына беткән сүзләрнең кушымчала рын истә калдыру

Сөйләмдә дөрес кулла ну.Дөрес язу күнекмәләрен үстерү


26

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше



1

30.10




Өйрәнгән материал буенча күнегүләр эшләү

Сөйләмдә дөрес кулла ну.Язылышларын кагый гыйдәгә таянып аңлау.


27

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

1.11


Текстны сүзлектән файдаланып тәрҗемә итү

Җөмләләрне дөрес ур

наштыра алуны

үзләштерү


28

2чирек

Исемнәргә морфологик анализ

1

13.11


Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен аңлау

Морфологик анализ

ясый белү күнекмәләрен үстерү


29

БСҮ.№5“Татарстан –минем

Ватаным” хикәя язу


1

15.11




108,146нчы күнегүләрне куланыпхикәя төзү.

Орфаграмманы дөрес куллану.


30

Күчереп язу күнегүләре

1

18.11





Өйрәнгән материал буенча күнегүләр эшләү

Орфаграмманы дөрес куллану.



Сыйфат- 8сәг

31

Сыйфат турында төшенчә бирү.Сыйфатның морфологик синтаксик үзенчәлеге

1

20.11


Сыйфат предметның бил гесен белдерә.

Сыйфат сүз төркемен

таный ,аера алу,сорау

ларын дөрес кую



32

Сыйфат дәрәҗәләре

Гади дәрәҗә.

1

22.11


Сыйфат дәрәҗәләрен аерырга өйрәнү.Рәвешнең җөмләдә кулланылышын аңлау

Җөмләләрдә дөрес кул-

ланып,язу күнекмәлә-

рен үстерү


Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.



Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.


33

БСҮ.№6.”Табышмак әйтәм, җавабын тап”уен-дәрес

Рәвешнең мәгънәләре –төшен чә бирү

1

25.11


Төрле табышмакларга җавап эзләү.

Бәйләнешле сөйләм үс

терү күнекмәләре


34

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

27.11


Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе,дөрес язылышы

Предметның башка предмет билгесеннән артык

күрсәтүен аңлау


35

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Сүзлек диктанты.

1

29.11


Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе,дөрес язылышы

Билгесенең чагыштыр

мача артык булуын аңлау

Сүзлек диктанты №2

36

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

2.12


Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе дөрес язылышы

Билгесенең гадәттәге-дән кимрәк булуын

белдерүен аңлау


37

Антоним,синоним сыйфатлар

1

4.12



Антоним, синоним сыйфатларларны аеру

Антоним, синоним сыйфатларларны аеру,дөрес куллану


38

Тәрҗемә эше ,күчереп язу

күнегүләре

1

6.12


Тәрҗемә эшен дөрес башкару.

Җөмлә төзелешен

дөрес куллану күнек мәләрен үстерү



Сан – 8 сәг.

39

БСҮ№7Милли киемнәр” әңгәмә

1

9.12


Милли киемнәр турында фикер алышу

Кием исемнәрен дөрес язу,уку,җөмләләр төзи белү күнекмәләрен ныгыту

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,

Сөйләргә өйрә-

нергә

40

Сан сүз төркеме турында төшенчә бирү. Микъдар саны Санның морфологик-синтаксик үзенчәлеге

1

11.12


Сан предметның санын исәбен белдерә.Микъдар саны предметның төгәл исәбен белдерә

Җөмләләрдә дөрес

кулланып,язу күнек-

мәләрен үстерү

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.


41

БСҮ № 8.

Инша.“Кыш килде ”

1

13.12


Хикәя төзегәндә эпитет, метафора куллану.Терәк сүзләрне файдалана белү

Дөрес итеп җөмлә төзү күнекмәләрен шомарту.

Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.


Инша №1

42

Хаталар өстендә эш.

Гарәп һәм рим цифрлары


1

16.12



Гарәп һәм рим цифрларын аера белү


Гарәп һәм рим цифрларын дөрес язу күнекмәләрен үстерү


Коммуникатив (коммуникативные

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү



43

Тәртип саны,җыю саны.

1

18.12


Предмедның саналу тәртибен белдерә

-ынчы-енче-кушымчаларын дөрескуллану

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;



44

Саналмышларның кулланылу үзенчәлекләре.


1

20.12


Татар телендә саналмыш ларны куллану үзенчәлекләрен үзләштерү

Җөмләләрне дөрес уку,

язу күнекмәләрен

үстерү



45

БСҮ.№9

Контроль диктант.

“Кышкы уен”

(2 нче чирек йомгагы)

1

23.12


Диктант тексты белән таныштыру аеру


Орфаграмманы дөрес куллану.

Шәхси (личностные)

"Бәйрәмнәр”, "Туган ил”, төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

Конт. диктант №3Я,Х.Абдрахимова

86 нчы бит.

46

Хаталар өстендә эш.

Күчереп язу күнегүләре




1

25.12


Саннарны мофологик яктан тикшерү

Морфологик анализ

ясый белү күнекмәләрен үстерү

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;



Фигыль - 11 сәг.

47

Фигыль сүз төркеме,Фигыльнең морфологик-синтаксик үзенчәлеге


1

27.12


Фигыльләрне аера белү. Нишли?соравына җавап булган сүзләрне ачыклау


Фигыльләрне дөрес куллана белү

Регулятив (регулятивные)

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.


48

3нче чирек

Боерык фигыльләр



1

13.01


Эшкушу,үтенү,чакыру,өндәү,боеруны белдерә

_ма –мә-кушымчала

рының дөрес язылу

күнекмәләре

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.


49

БСҮ№10

“Кышкы каникулда”әңгәмә

1

15.01


Терәк сүзләр кулланып,хикәя төзи белү

Орфограммларны дөрес куллану

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Сөйләргә өйрә- нергә

50

Боерык фигыльләрнең юклык формасы


1

17.01


Эш кушу,үтенү,чакыру,

өндәү,боеруны белдерә

Боерык фигыльне

таный,аера белү



51

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

1

20.01


Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнешен үзләштерү

Төрләндерә белү күнекмәләрен үстерү

Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.


52

БСҮ№11

Аңлатмалы диктант

“А”

1

22.01


Диктант тексты белән таныштыру аеру


Орфаграмманы дөрес куллану.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Диктант№1

53


Хәзерге заман хикәя фигыль нең зат-сан белән төрләнеше

1

24.01


Зат-сан белән төрләне шен, кушымча төрләрен аңлау

Төрләндерә белү күнек мәләрен үстерү

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,


54

Үткән заман хикәя фигыльнеңзат-сан белән төрләнеше

1

27.01


Зат-сан белән төрләнешен,кушымча төрләрен аңлау

Фигыль заманнарын куллану

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.


55

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Сүзлек диктанты.


1

29.01


Киләчәк заман хикәя фигыльне аеру,кушымча

ларын истә калдыру

Фигыль заманнарын кул лану,дөрес язу күнекмә ләре

Коммуникатив (коммуникативные
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

Сүзлек диктанты №3

56

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

31.01


Фигыль заманнарын аеру Зат-сан белән төрләнешен,кушымча төрләрен аңлау

Фигыль заманнарын куллану

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;


57


Фигыль сүз төркеменә морфологик анализ. Инфинитив

1

3.02


Фигыль сүз төркеменә морфологик анализ ясау тәртибе

Морфологик яктан

тикшерү осталыкла ры

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.



Алмашлыклар – 9сәг.

58

БСҮ.№12 “Ашханәдә”әңгәмә

1

5.02



Терәк сүзләр кулланып,хикәя төзи белү

Орфограммларны дөрес куллану,предметлар ның исемнәрен дөрес әйтә белү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

Сөйләргә өйрә-

нергә

59





Зат алмашлыклары.

Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.

1

7.02



Зат алмашлыкларын аеру.

Аларны җөмләләрдә дөрес куллана белү күнек мәләрен камилләштерү

Шәхси (личностные)
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү


60





Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

10.02



Зат алмашлыкларының килеш белән төрләндерә белү

Килеш кушымчаларын дөрес куллану күнекмәләрен үстерү

Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.


61

Тартым алмашлыклары

1

12.02


Гомуми төшенчә, аңлау дәрәҗәләрен булдыру

Тартым алмашлыкла

рын җөмләләрдә урын лы куллана белү күнек

мәләрен формалаштыру

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.


62

Тартым алмашлыкларының мәгънәләре


1

14.02


Тартым алмашлыкларның мәгъ нәләрен аңлау



Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.


63

БСҮ №13. “Гүзәл-Чаллым хи кәя төзү,әңгәмә

1

17.02



Чаллы турында мәгълү мат бирү

Матур,төгәл,бәйләнеш ле сөйләм төзү белү

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


64

Күчереп язу күнегүләре

1

19.02







Дөрес һәм матур язу күнегүләре



Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү


65

БСҮ.№14Изложение

“Серле тартма”

1

21.02


Текстның эчтәлеген бирә белү


Җөмләләрнең дөрес кулланылуын формалашты

ру


Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Изложение №1Я,Х.Абдрахимова

119 нчы бит.

66


Хаталар өстендә эш . Күрсәтү алмашлыклары


1

24.02



Күрсәтү алмашлыклары предметка һәм затка күрсәтә торган алмаш лыклар

Күрсәтү алмашлыкла

рын җөмләләрдә урын

лы куллана белү күнек

мәләрен формалаштыру

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.



Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр -3 сәг.


67


Бәйлекләр.Баш,юнәлеш,чы- гыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләр.

1

26.02


Бәйлекләр-ярдәмче сүз төркемнәре

Аларның сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләп килүен белү

Эш сыйфатына бәя бирә белү


68


Бәйлек сүзләр.

1

28.02



Бәйлек сүзләр исемне фигыльгә бәйләү өчен кулланыла

Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү


69


Кабатлау күнегүләре өстендә эшләү.

1

3.03



Күнегүләр ярдәмендә ныгыту





Синтаксис-24 сәг.

70

БСҮ№15 ”Театрда”әңгәмә.

Хикәя төзү

1

5.03



Терәк сүзләр кулланып, хикәя төзи белү.

Матур, төгәл, бәйләнешле сөйләм төзү

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;


71

Сүзтезмәләр

1

7.03


Сүзтезмәләр охшаш предметларны,эш-хәлләрне аерып күрсәтәләр.


Җөмләләрдә сүзләрнең урнашу тәртибен

аңлау күнекмәләре

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә.


72


Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

10.03


Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү.

Җөмләләрдә сүзләрнең урнашу тәртибен

аңлау күнекмәләре

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.


73

БСҮ.№ 16 “Яз килде”әңгәмә,

Хикәя язу.

1

12.03



Терәк сүзләр кулланып, хикәя төзи белү.

Матур, төгәл, бәйләнеш ле сөйләм төзү

Парларда эшли белү.



74

Сүзтезмәләргә морфологик анализ

1

14.03



Сүзтезмәләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү

Анализ ясау тәртибен үзләштерү күнекмәләрен ныгыту



75

БСҮ.№17 Контроль диктант

” Кызылтүш”

1

17.03


Диктант тексты белән танышу.

Орфаграмманы дөрес куллану.

Шәхси

"Бәйрәмнәр”, "Туган ил”, төшенчәләрен кабул итү, аларның

К/диктант №4

Я,Х.Абдрахимова

76нчы бит

76

Хаталар өстендә эш

Җөмләнең баш кисәкләре:

Ия

1

19.03


Исемнәрнең җөмләдә ия булып килүе


Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү

кадерен белү;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү


77

Иянең җөмләдә кулланылышы

4нче чирек

1

21.03


Зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе


Җөмләнең баш кисәк ләрен аера белү

Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.


78


Җөмләнең баш кисәкләре: Хәбәр


1

2.04


Боерык җөмләдә хәбәр булып килүе

Җөмләнең баш кисәк ләрен аера белү

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.


79



БСҮ.№18.Хикәя язу

“Туган ягым табигате”

1


4.04


Терәк сүзләр кулланып,хи кәя төзи белү.Туган якка акчыл караш уяту

Орфограмманы дөрес куллану.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.


80

Хәбәрнең җөмләдә кулла нылышы


1

7.04



Хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе

Җөмләнең баш кисәк ләрен аера белү

Эш сыйфатына бәя бирә белү.


81

Җыйнак җөмләләр

1

9.04


Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә була

Җыйнак җөмләне кулла на белү.Татар халкының мәкаль-әйтемнәрен,табышмакларын белү һәм

сөйләмдә куллану

Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.



82

БСҮ№19

”Минем яраткан фәнем”

әңгәмә

1

11.04


Терәк сүзләр кулланып, хикәя төзи белү

Бәйләнешле сөйләм төзү

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.


83


Җәенке җөмләләр һәм алар янында теркәгечләр,


1

14.04


Җәенке җөмләләрне күне гүләрдә куллана алу


Җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләрен үстерү Теркәгечләрнең төрлә

ре,җөмләдә кулланылы

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,


84


Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның сыйфат белән белдерелүе


1

16.04


Аергычны таба белү

Иярчен кисәкләрне җөмләләрдә дөрес куллану

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.


85


Аергычның сан белән белдерелүе

1

18.04


Тәртип саннары җөмләдә аер гыч була

Җөмләләрдә дөрес куллану

Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы.


86

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

1

21.04


Тиңдәш кисәкләрне

аеру.

Тиңдәш кисәкләрне

дөрес куллану.

якларын билгели белү



87

Тиңдәш кисәкләр янында

җыючы теркәгечләр

1

23.04


Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр,тыныш билгеләре.

Тиңдәш кисәкләрне

дөрес куллану

Коммуникатив

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү


88

БСҮ.№20Тукай көне.

“Шигъри бизәкләр”

1

25.04



Сәнгатъле уку,эчтәлеген

аңлау

Сүзләрне җөмләләрдә дөрес куллану

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;


89

Тиңдәш кисәкләр янында

каршы куючы теркәгечләр

1

28.04




Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр, тыныш билгеләре

Тиңдәш кисәкләрне

дөрес куллану күнек

мәләрен үстерү

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. .


90

Җөмләләргә синтаксик анализ

1

30.04


Күнегүләр эшләү,теманы ныгыту

Анализ ясау тәртибен

үзләштерү күнекмәләрен ныгыту

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.


91

Эндәш сүзләр,кисәкчә

турында гомуми төшенчә, сөйләмдә кулланылышы

1

2.05


Эндәш сүз сөйләм төбәп әйтелгән предмет яки затны белдерә

Эндәш сүз аерым интонация белән әйте лә

Парларда эшли белү


92

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

1

5.05




Эндәш сүзләр янында өтер,өндәү билгесе куела

Дөрес куллану күнек мәләрен үстерү

Шәхси (личностные)
башкаларның сәламәтлеге , үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту;


93

БСҮ.№21

“Татарстан Республикасы”


1

7.05


Иҗади фикер йөртә белү

Бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерү

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;



Ел буена үткәннәрне кабатлау -12 сәг.

94

Сүз төркемнәре

1

10.05


Сүз төркемнәрен таба,аера белү

Сүз төркеменнәр дөрес куллану.



95

Ия белән хәбәр

1

12.05


Ия белән хәбәр таба белү

Ия белән хәбәрне җөмләләрдә дөрес таба белү

Регулятив (регулятивные)

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.


96

Иярчен кисәкләр.

Сүзлек диктант.

1

14.05


Иярчен кисәкләр таба белү

Ия белән хәбәрне җөмләләрдә дөрес таба белү

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Сүзлек дик-

тант№4

97

Килеш кушымчалары: кабатлау

1

16.05


Килешләр белән сүзләрне төрләндерә белү

Дөрес итеп җөмлә төзү күнекмәләре

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.


98

Алмашлыклар темасын кабатлау.Морфологик анализ ясау

1

19.05


Зат алмашлыкларын исемнәр урынына куллану.

Морфологик анализ ясау тәртибен белү күнекмәләрен ныгыту

Эш сыйфатына бәя бирә белү


99

Сан темасын кабатлау. Контроль күчереп язу.

1

21.05


Күнегүләр ярдәмендә сан темасын ныгыту

Орфограмманы дөрес куллану.

Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.


100

БСҮ.№22 Контроль диктант “Сабан туенда”(57бит)

1

23.05


Орфограммларны белү.

Орфограмманы дөрес куллану.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

К/диктант№ 5

101

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмәләр

1

24.05


Сүзтезмәләр төзү, җөмләдә аларны табу.

Орфаграмманы дөрес куллану.

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,



102

Сыйфат темасын кабатлау

1

26.05


Сыйфат дәрәҗәләре

Сыйфат дәрәҗәләрен куллану.

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.


103

БСҮ.№23

”Яратканкитабым”әңгәмә.Китапханәгә экскурсия.

1

28.05


Терәк сүзләр кулланып хикәя төзү

Сүзләрне җөмләләрдә дөрес куллану

Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.


104

Экскурсия “Шәһәр музеена”

1

30.05


Шәһәр турындагы белемнәрен арттыру.


Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә,


105

Экскурсия” Чулман буена”

1

31.05


Шәһәр турындагы белемнәрен арттыру.


саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. .




Язма эшләр һәм бәйләнешле сөйләм үстерү графигы

т/б

Эш төре

Календарь датасы

Фактик дата

Сүзлек диктанты.

11.09


БСҮ.№1. Кереш контроль диктант “Әбиләр чуагы”.

16.09


БСҮ№2”Мәктәп китапханәсендә”әңгәмә

30.09


БСҮ № 3 Контроль диктант “Урман җырлый” (1нче чирек йомгагы)

16.10


БСҮ.№4 “Туган ягымда көз”әңгәмә

21.10


БСҮ.№5 “Татарстан –минем Ватаным” хикәя язу

15.11


БСҮ.№6“Табышмак әйтәм, җавабын тап”уен-дәрес

25.11


Сүзлек диктанты.

29.11


БСҮ№ 7.”Милли киемнәр” әңгәмә

09.12


БСҮ № 8. Инша. “Кыш килде ”

13.12


БСҮ.№9.Контроль диктант. “Кышкы уен”(2 нче чирек йомгагы)

23.12


Контроль күчереп язу.

25.12


БСҮ № 10 “Кышкы каникулда”әңгәмә

15.01


БСҮ№11 Аңлатмалы диктант

22.01


Сүзлек диктанты.

29.01


БСҮ.№12 “Ашханәдә”әңгәмә.Рәсем буенча эш.

05.02


БСҮ №13“Гүзәл-Чаллым “хикәя төзү,әңгәмә

17.02


БСҮ №14Изложение .”Серле тартма”

21.02


БСҮ.№15 ”Театрда”әңгәмә.Хикәя төзү

05.03


БСҮ.№ 16 “Яз килде”әңгәмә,Хикәя язу.

12.03


БСҮ.№17. Контроль диктант”Кызылтүш”

17.03


БСҮ.№18.Хикәя язу“Туган ягым табигате”

04.04


БСҮ.№19”Минем яраткан фәнем”әңгәмә

11.04


БСҮ.№20Тукай көне.“Шигъри бизәкләр”

25.04


БСҮ.№21 “Татарстан Республикасы”әңгәмә

07.05


Сүзлек диктанты.

14.05


Контроль күчереп язу.

21.05


БСҮ.№ 22 Контроль диктант “Сабан туенда”

23.05


БСҮ.№23”Яраткан китабым”әңгәмә.

30.05








Язма эшләрнең үтәлеш челтәре






Диктантлар

Сүзлек диктантлары

Контроль диктант

Контроль күчереп язу

Инша

Изложение

1

чирек

-

1

2

-

-

-

2

чирек


1

1

1

-

-

3

чирек

1

1

1

-

-

1

4

чирек

-

1

1

1

1


еллык

1

4

5

2

1

1







































Татар теленнән язу күнекмәләрен бәяләү критерийлары.

Диктант язганда:

1. Хатасыз һәм төзәтүләрсез,чиста, пөхтә, дөрес каллиграфия белән язылган эшкә "5"ле куела.

2,Орфографик хатасы 2 дән артмаганда, 1-2 төзәтү булып, чиста,пөхтә баш­карылган эшкә "4"ле куела.

3.Орфографик хатасы 3-5 булса, эш бик үк чиста булмаса, каллиграфик тай­пылышлар булса "3"ле куела.

4.0рфографик хаталары 5 тән артык булса һәм эш чиста, пөхтә язылмаса төзәтүләр күп булса « 2 » ле куела.

Грамматик биремнәргә:

1.Бөтен биремнәр дә дөрес булса, төзәтүләр булмаса "5"ле куела

2.Биремнәрнең 4/3 өлеше дөрес эшләнсә "4"ле куелар

3.Барлык биремнәрнең 2/1 өлеше дөрес эшләнсә "3"ле куела

4.Укучы биремнең яртысыннан артыгын эшләмәсә "2"ле куела.

Контроль күчереп язуга:

1.Хатасыз һәм төзәтүләрсез, чиста, пөхтә, дөрес каллиграфия белән язылган эшкә "5"ле куела.

2.Әгәр эштә 1 орфографик хата һәм 1 төзәтү булса "4"ле куела.

З.Эштә 2 орфографик хата һәм 1 төзәтү булса, бик үк тупас булмаган каллиграфик тайпылышлар киткән эшкә "3"ле куела.

4.Эштә 3 орфографик хата, 1-2 төзәтү булса, чиста, пөхтә язылмаса "2"ле куела













Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

-татар графикасы үзенчәлекләрен ,татар алфавит белү;

-татар теленең авазларын һәм хәрефләрен,аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

-сүзләрне иҗекләргә бүлү,сүз басымын билгеләү;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

-сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләрен аеру;

-авазларга,сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә,сүз төркеменә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү;

-җөмләне дөрес интонация белән әйтү

-кызыл юлны саклый белү;

-текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру; темасыннан яки яки төп фикереннән чыгып,текстка исем кую;

-хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү;

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

-бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итепукый белү;

-фонетик,лексик,грамматик биремле күнегүләрне башкару;укылган,тыңлаган текстка сорау куя белү;

-текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

-зур булмаган тектның эчтәлеген сөйләү;

-диалогик,монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;

-төрле төрдәге диктант,изложение, инша яза белү;

-татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;

-көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;

-атар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера һәм алардан мисаллар китерә белү;

-35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу.

Фонетика буенча

-сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белү; Алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленң сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

-сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

-татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

-өйрәнелгәнсүз төркемнәрен лексик-грамматикмәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү

-исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерә белү.

-исемнәргә анализ ясау күнекмәләре булдыру

-сыйфатларның төрле дәрәҗәдә формалары ( гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Төрле дәрәҗә формаларын ясап, җөмлә төзү.

-микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

-тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

-боерык ,хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм инша язганда дөрес куллану.

-морфологик анализ ясау.

-өйрәнелгәнсүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча:

-сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

-гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

-җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

-җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

-җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү.

-тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану.

-җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру.Эндәш сүзләрне аеру, тыныш билгеләрен кую.

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

-укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

-укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

-бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.

-татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

Язу буенча :

-бирелгән темага сочинение язу;

-орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;

-план нигезендә изложение язу;мәктәп,гаилә,үзең турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

Мәгълүмат чыганагы һәм укыту чаралары.

1. "Татар теле" дәреслеге. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, "Мәгариф", 2009 нче ел.

2. 4нче сыйныфларда татар теле дәресләре. Ф.Ф.Гайфуллина. Укытучы өчен методик кулланма. Казан, "Идел-Пресс", 2006 нчы ел.

3."Татар балалар фольклоры", төзүчесе Рәшит Ягьфәров.Казан "Раннур" нәшрияты, 1999 нчы ел.

4. “Мәгариф” ,” Фән һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”гәҗитләре

5.Татар халык мәкальләре.

6.Урта мәктәп программалары. Башлангыч сыйныфлар. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2011 нче ел.

Укыту чаралары:

- Таблицалар:

- Матур язу үрнәкләре;

- Алфавит;Авазлар һәмхәрефләр;

- Тартык һәм сузык авазлар;

- Яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

- Сүз төркемнәре.Сүз. Тамырдаш сүзләр;

- Сүзлекләр: "Татарча-русча";- "Русча-татарча";"Аңлатмалы".

- Сюжетлы рәсемнәр. Ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр. Табышмаклар, ребуслар.

Сайтлар:

http://www.belem.ru/

http://www.suslek.ru/

http://www.rusedu.ru/

kitaphane.tatar.ru/sad.htm

http://www.tatmedia.com.

http://www.tatarstan.ru/books/

  • Беренчеярдәм   -   shkola.edu.ru      

  • Мәктәп порталы   -   portalschool.ru

  • Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы -   mon.gov.ru 

  • http:www.tatar.org.ru

  • http:www.1september.ru

  • http:www.zavuch.info.ru

  • http//pedsovet.org.ru

  • belem.ru

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы -   mon.@ tatar.ru





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Рабочая программа по татарскому языку.

Автор: Макарова Рузия Марселовна

Дата: 13.11.2015

Номер свидетельства: 252478

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(187) "Рабочая программа внеурочной деятельности «Родное слово» по  родному (татарскому) языку и литературе "
    ["seo_title"] => string(107) "rabochaia-proghramma-vnieurochnoi-dieiatiel-nosti-rodnoie-slovo-po-rodnomu-tatarskomu-iazyku-i-litieraturie"
    ["file_id"] => string(6) "229975"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1441922212"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(142) "Конспект занятия по обучению детей татарскому языку. Тема: «Тосле чынаяклар» "
    ["seo_title"] => string(85) "konspiekt-zaniatiia-po-obuchieniiu-dietiei-tatarskomu-iazyku-tiema-toslie-chynaiaklar"
    ["file_id"] => string(6) "113524"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1410368333"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) "Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса "
    ["seo_title"] => string(55) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-1-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "145719"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1418981297"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(94) "Рабочая программа по татарскому языку для 3  класса "
    ["seo_title"] => string(55) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-3-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "147158"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1419334972"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(107) "Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса по ФГОС "
    ["seo_title"] => string(63) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-5-klassa-po-fgos"
    ["file_id"] => string(6) "151100"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420635599"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства