kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Без төрле- бер бергә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Классный час посвяәается созданию доброңелателҗной атмосферы направленной на повышение внутригруппового доверия и сплоченности классного коллектива

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Без төрле- бер бергә»

Тема: Мин һәм без- без бербөтен.

Максат :

  1. Балаларны коллективта яшәргә, башкаларның фикерләрен тыңлый һәм алар белән исәпләшә белергә өйрәтү;

  2. Укучыларда үз-үзләренә, иптәшләренә, тирә – юньдәгеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

  3. Бер-береңә хөрмәт, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Класс сәг. барышы.

1.Оештыру моменты.

1.Музыка астында укучылар класска керәләр( укучыларның аркаларына алма, чәчәк, күбәләк беркетелгән)

2. Балалар җитәкләшеп түгәрәк ясап басалар.

-Хәерле көн укучылар! Сезгә хәерле көн дип эндәшәләр икән, димәк сезгә чын йөрәктән яхшы кәеф, сәламәтлек, шатлык телиләр. Ә безнең йөрәкләребез яхшы күңелле, эчкерсез кешеләргә һәрвакыт ачык

Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк . Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч биреп торсын.

3.Безгә хәзер 3 группага бүленергә кирәк .Сезнең аркаларыгызга рәсемнәр беркетелгән.

Әйдәгез әле мимика һәм ишарә ярдәмендә бер- беребезне эзләп табыйк.

2. Төп өлеш.

Пазл төзү.

- Нинди рәсем килеп чыкты?( рәсем тактага эленә)

-Барыгызныкы да шулай мы?

-Рәсемдә кемнәр ясалган?

-Алар нинди?

-Бер- берсенә ошаганмы?

-Әйе балалар, җир йөзендә төрле халыклар яши, алар төрле тәнле, төрле телләрдә сөйләшәләр, төрле җирләрдә яшиләр. Ләкин кайда гына яшәсәләр дә без алар белән нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?Безне нәрсә берләштерә?

Дуслык

-Балалар, хәзер бер-берегезгә карагыз әле. Сез охшашмы ,барыгыз да бертөрлеме?

-Без нәрсә белән аерылабыз?( тышкы кыяфәт, буй чәч төсе һ.б.)

-Без нәрсә белән охшаш? ( бер илдә, авылда яшибез, бер класста укыйбыз)

Хәзер алдыгызда яткан кәгазь битләрен алыгыз да шуны ертып кеше силуэты ясагыз.

Килеп чыккан силуэтларны мина күрсәтегез. Бер-берсенә охшаш силуэтлар бармы? Минекенә кайсыгызныкы ошаган? Охшашлар юк. Чыннан да без бер класста укысак та, бер авылда яшәсәк тә төрлебез төрле.

Һәрберебез үзенчәлекле- без шуның белән көчле. Безнең барыбызны да нәрсә берләштерә инде?(дуслык)

Минем кулымда шкатулка Хәзер һәр группадан 1 укучы минем янга чыга .Шкатулканы бер- беребезгә бирәсез һәм ачып карыйсыз. Сез анда иң акыллы, иң уникаль, беркайчан да кабатланмый торган кешене күрерсез Ләкин берәүгә дә әйтми торыгыз.

-Балалар, шкатулка эчендә кемне күрдегез?

-Димәк ул уникаль, кабатланмый торган шәхес кем икән? Әйе, ул без үзебез.

-Без үзебезгә карата нинди карашта булырга тиеш?

Йомгак уены

Хәзер бу йомгакны бер-беребезгә бирәбез һәм мондый сүзләр әйтәбез “ Класс миннән башка ... булмас иде, чөнки мин ....

Күрәсезме балалар, без төрлебез төрле булсак та класс бездән башка бербөтен булмас иде. Димәк безнең көчебез бердәмлектә.

Ә хәзер алларыбызда яткан йөрәкләрне алыйк та классыбызның менә шушы зур йөрәге эченә беркетеп куйыйк. Без һәркайсыбыз классыбызның бер кисәге. Без төрлеләр, ләкин без бербөтен –без шуның белән көчле дә инде. Кулларны кулларга тотынышып түгәрәк ясыйк әле.

“Минем янда булганың өчен сина зур рәхмәт “ дип кычкырып кабатлыйк. Музыка.

Резерв

Һәр группадан бер укучы урындыкка утыра .Аның турында иң матур фикерләр генә әйтелә

Тема: Без төрле- без бергә.

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Без төрле- бер бергә

Автор: Лайла Зуфаровна Хайбрахманова

Дата: 29.03.2023

Номер свидетельства: 628659

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(104) "Организованная деятельность Мин яратам ,сине Татарстан! "
    ["seo_title"] => string(59) "orghanizovannaia-dieiatiel-nost-min-iaratam-sinie-tatarstan"
    ["file_id"] => string(6) "217098"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1433236758"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "“Р?хм?т, си?а, ?лифба!” "
    ["seo_title"] => string(19) "r-khm-t-sin-a-lifba"
    ["file_id"] => string(6) "178878"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424887376"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(33) "Гаил?-тормыш учагы"
    ["seo_title"] => string(18) "gailtormyshuchaghy"
    ["file_id"] => string(6) "292210"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1455252210"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "мероприятие "Уроки безопастности" "
    ["seo_title"] => string(35) "mieropriiatiie-uroki-biezopastnosti"
    ["file_id"] => string(6) "130489"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415904763"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "?нил?р  б?йр?ме "?нием- берд?н берем""
    ["seo_title"] => string(28) "nilrbirmieniiembierdnbieriem"
    ["file_id"] => string(6) "271120"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1451380210"
  }
}

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства