kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Мероприятие "Уроки безопастности"

Нажмите, чтобы узнать подробности

-Ис?нмесез, балалар! ?ыелып беттегезме? К?ефл?регез ничек? Авырмыйсызмы? Б?ген без сезне? бел?н куркынычка юл куймыйк! Дип аталган ??г?м?г? ?ыелдык.

Балалар, н?рс? со? ул куркыныч? ?йе , куркыныч ул - безне? безне? с?лам?тлегебезг?, тормышыбызга куркыныч янау.

-?йтегез, ?ле, балалар, безне? тормышыбызга ??м с?лам?тлегебезг? н?рс? куркыныч тудыра, безне кайларда б?ла-каза сагалап тора? ?йе, юлда,урамда, ?йд?. ? без к?п вакытыбызны кайда ?тк?р?без? М?кт?пт?, ?йд?, икенче т?рле ?йтк?нд?, кайда яшибез, шунда . Дим?к, ??р к?н без куркыныч х?лл?р бел?н очрашырга м?мкин ик?нбез.

-Балалар, карагыз ?ле монда, болар кемн?р? Куркыныч, Б?ла-каза. сезг? болар ошыймы? Юк! Алар бик куркыныч! Алардан безне н?рс? саклый ала ик?н, кем бел?? Куркынычсызлык кагыйд?л?ре. ?йе, без барыбыз да куркынычсызлык кагыйд?л?рен белерг?, белерг? ген? т?гел, т?г?л ?т?рг? тиеш! Кагыйд?л?рне ?т?м?г?н очракта мен? бу куркыныч ??м б?ла-казалар ?анланачак, терел?ч?к ??м безне эл?ктереп алачак ик?н. ?йд?гез, ?зебезне алардан саклыйк, моны? ?чен без сезне? бел?н иминлек кояшын т?зербез, куркынычсызлык кагыйд?л?ре язылган кояш нурларын ?ыеп, без  т?рле куркыныч ситуациял?рд?н сакланырга ?йр?нербез.

-Х?зер мин сезг? бер шигырь укып кит?м, ? сез игътибар бел?н ты?лагыз.

Бер авылда бик т?ртипсез

Бер малай яш?г?н , ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур б?ла эшл?г?н, ди.

Печ?н арасына кереп,

Кырынаеп яткан, ди.

Кешед?н качып т?м?ке

Авызына капкан, ди.

Шырпы сызган, т?тенен?

Буылып-буылып  й?ткерг?н.

Т?м?кесен читк? атып,

Теш аралай т?керг?н.

? т?м?ке мыштым гына

Печ?нне к?йр?тк?н, ди.

Талгын ?илл?р утны ?аман

Югары ?рл?тк?н, ди.

Ут кулын к?йдереп алгач,

Малай сиск?неп китк?н.

Шул арада ялкын теле

Т?б?г? менеп ?итк?н.

Инде малай бар к?чен?

Янабыз бит, коткарыгыз!

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар, килеп ?итеп,

Бу янгынны с?ндерг?н.

Тик шулай да зур араны

Ялкын ялмам ?лгерг?н.

Утны санга санамаса?,

Килеп чыгар ??лак?т.

Малайга кыйбатка т?шк?н

Бер ваемсыз х?р?к?т.

?й, малайлар! Сез д? шулай

Ут бел?н уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

?ичкайчан  уйламагыз!

 

-Балалар, ?с?рд? с?з кем турында бара? Ул нинди ?ш?келек эшли? Т?м?ке тарта, шырпы кабыза. Шырпы бел?н уйнарга ярыймы? Кечкен? балаларга ут кабызырга ярыймы? Юк!

Дим?к, беренче кагыйд? нинди була? Ут бел?н уйнама!

-?йтегез ?ле, тагын нинди очракларда янгын чыгарга м?мкин? Электр приборлары, газ плит?се  бел?н саксыз эш итк?нд?.Сез нинди электр приборларын бел?сез. Шу?а к?р? электр бел?н эшли торган ?и?азларны к?з?т?сез калдырмаска, ?лк?нн?рд?н башка газ плит?сен кабызмаска. Электр тогы бел?н эшли торган ?и?азлар т?зек булырга тиеш; электр ?и?азларын ?зе? т?з?терг? тырышма; розеткага, электр ?и?азларына юеш кул бел?н кагылма; ?г?р д? син электр т?йм?сен? басканда яки розеткадан вилканы тартып алганда ут к?ренс?, ?лк?нн?рг? ?йт; ?йд?н чыгып китк?нд? утны с?ндерерг? ??м электр ?и?азларын уттан алырга онытма!

 Дим?к, беренче кагыйд? нинди була? Ут бел?н уйнама!

 

-Балалар, тормышта т?рле х?лл?р була, ?г?р янгын чыкса, бу очракта нишл?рсез? ?йд?н чыгу юлын табарга, к?ршел?рг? х?б?р ит?рг?, 01 хезм?тен? шалтыратырга. Молодцы!

?йд?ге, х?зер уйнап кына 01 хезм?тен? шалтыратып карыйбыз. Адресларын ?йтеп янгын с?ндер? хезм?тен чакыралар.

(ишек шакыйлар)

-Балалар, кемдер килг?н бугай, ишек шакыйлар. Кем мик?н бу?(б?ре кер?)

-Сез бу геройны таныйсызмы? Ул кайсы ?киятл?рд? бар?

-Б?ре , б?рек?й, си?а ни кир?к?

-Мин б?ре, усал б?ре, явыз б?ре,

Кир?к ик?н, була алам т?мле телле.

Ишек шакыйм су сорап б?тил?рд?н,

? аннары – ?ап! Кабам да йотам!

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, чит кешег? ишек ачарга ярыймы? Н?рс? булырга м?мкин?

-Ну, ярар башкача эшл?п карыйм. (маскасын сала)

Мин т?ртипсез урам малае,

Караклыкта й?рим инде к?пт?н.

Шалтыратыймчы, авырыйм диеп

Балаларны алдап-йолдап ?йг? ?т?м.

-Балалар, ? х?зер ишекне ачарга ярыймы? Молодцы!

-Ах, сез шулаймы ?ле! (парик кия)

Это ваша тётя Маша, как не открыть?

Я приехала сегодня, буду у вас жить.

Вам рассказывала мама обо мне

Чего медлить? Открывайте мне.

-? х?зер ачсак буламы ишекне? Юк! Таныш булмаган кешег? ишек ачарга ярамый!

-Дим?к, икенче кагыйд? Чит кешел?р бел?н с?йл?шм?, чит кешел?рг? ишек ачма!

 ?г?р д? сезне? ?йг? чит кешел?р керерг? маташа ик?н, 02 хезм?тен? шалтыратырга кир?к.

Адель кер?, кулында кара пакет.

-Апа,апа, мин монда пакет таптым! У-у-у авыр! Монда м?гаен безг? диг?н б?л?ктер.

-Тукта-тукта, бу сине? пакетмы? Балалар, сезнекеме?  Белмисезме? Минеке д? т?гел. Х?зер нишлибез инде? Шикле пакетларга кагылырга ярамый, ч?нки анда шартлаткыч булырга м?мкин. ?г?р шикле ?йбер к?рс?гез нишл?рг? кир?к? 02 хезм?тен? шалтыратырга.

-?йд? ялгыз гына калгач,  Алия бел?н Алмаз,

Уйнап туйгач курчаклы, ?б?кле ??м качышлы,

Тумбочкадан бер тартма чыгардылар бит тартып.

? ул ха?лы тартмада т?рле-т?рле дарулар,

Кайсы кызыл, кайсы ал, кайсы яшел – матурлар!

К?нфит кебек кызыктырып, мине кап дип яталар.

Шеш?л?рд? т?сле-т?сле сыекчалар, бальзамнар

Ачып карап ??рберсен кабып карамакчылар.

Н?рс? булып бет?р иде, ?нил?ре  кайтмаса

Вакытында даруларны кире ?ыеп алмаса? 

-Балалар, н?рс? булыр иде мик?н? ?йд?гез ?зебезне? медсестра апабыздан сорап карыйк ?ле.

-Дим?к, ?ченче кагыйд? нинди? ?лк?нн?рд?н башка дарулар эч?рг?, кабарга ярамый!

-?йтегез ?ле, урамда кемг?д? булса начар ик?нен к?рс?гез, я булмаса ?йд? ?би-бабаегыз авырып китс?, сез нишл?рсез? Д?рес, 03 хезм?тен? шалтыратырга кир?к.

- Балалар, табышмак ?йт?м ты?лагыз: Барасы?, барасы? – барып ?ит? алмыйсы?. (юл)

-Без барыбыз да я?а к?н тугач юлга кузгалабыз. Кем м?кт?пк?, кем эшк?, кем кунакка бара. Юл ул озын да була, кыска да; зур да була, кечкен? сукмак кына да . Т?рле юллардан без ??я?л?п т?, машина-автобусларга утырып та, велосипедлар бел?н д? х?р?к?т ит?без. Дим?к безне? ??ркайсыбыз юл бел?н очраша. ? ул юлларны х?веф-х?т?рсез ген? ?т? безне? тормышыбызны? иминлеген т?эмин ит?. Л?кин, кызганыч, юл – транспорт фа?игалары еш булып тора. Без алар турында телевизордан карап, газеталардан укып бел?без. Бу авариял?рд? кешел?рне? с?лам?тлекл?рен? зыян кил?, ?л?чел?р д? була. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, юл х?л?к?тл?ренд? кем гаепле мик?н – шофёрлармы, ?лл? ??я?лел?рме? ? без сезне? бел?н кемн?р? ?йе, ?йд?н чыгуга без ??я?лег? ?йл?н?без, ? инде бер?р т?рле транспортка утырсак – без пассажир булабыз.??я?ле буларак та, пассажир буларак та юл й?р? кагыйд?л?рен ??рвакыт ист? тотарга кир?к. ?йд?гез берг?л?п ??я?лел?р белерг? тиешле кагыйд?л?рне т?зик.

-ш???р ?иренд? ??я?лел?р юлны? кайсы ?иренн?н й?рерг? тиеш?(тротуардан)

-? авыл ?иренд?? (юл кырыеннан)

-??я?лел?р машина бел?н бер яккамы, ?лл? машина х?р?к?тен? каршы барырга тиешме? (машина х?р?к?тен? каршы, ч?нки каршыга кил?че машинаны к?реп була, ? арттан кил?че машинаны юк)

-юлны? кайсы урыныннан аркылы чыгарга ярый? (зебрадан, светофорны? яшел уты янганда, ??я?лел?р юлы билгесе булганда)

-юлны? транспорт й?ри тоган ?лешен? чыкмыйча, юлны? икенче ягына тагын кайдан чыгып була? (?ир ?сте ??м ?ир асты юлыннан)

-?г?р светофор, зебра булмаса, юлны ничек чыгарга? (башта сулга карыйсы?, юлны? уртасына ?итк?ч, у?га карыйсы?)

-т?ркем бел?н экскурсиял?рг?, походларга барганда  юлда ничек й?рисе?(тротуардан, юл кырыеннан, машина х?р?к?тен? каршы, ике колоннага тезелеп барасы)

-зур юлда велосипед бел?н й?рерг? ярыймы?

физ-минутка

 ? х?зер бер уен уйнап алабыз, уен светофор дип атала. Аны? ?ч т?се бар ик?нен бел?сез инде, нинди т?сл?р ?ле? Минем кулымда кызыл, яшел, сары т?г?р?кл?р, ?г?р мин кызыл т?г?р?кне к?т?р?м ик?н, сез ч?г?лисез, ?г?р сарыны к?т?рс?м, сез кул чабасыз, ?г?р инде яшелне к?т?рс?м, сез урында атлыйсыз, а?лашылдымы?

Молодцы! 

-??я?ле буларак без кагыйд?л?рне кабатладык, ? пассажир булсак н?рс?л?рне ист? тотарга кир?к мик?н? Автобус к?тк?нд? тротуар кырыена ук килеп басма, машина юлына т?шм?; керг?нд? арткы, я булмаса уртадагы ишект?н кер; керг?ч, ишек т?бенд? торма-  алга ?т; тотынып бар; т?р?з?д?н башы?ны, кулы?ны чыгарып барма; ?лк?нн?рг? урын бир; т?ш?р ?чен алдан ?зерл?н? башла; т?шк?нд? алгы ишект?н т?ш; транспорттан т?шк?ч, ашыкма!

-Булдырдыгыз, балалар! Дим?к, безне? алдагы куркынычсызлык кагыйд?се нинди? Юлда й?рг?нд? сак бул!

Белм?меш кер?, кулы, башы марляга чорналган.

Ис?нмесез, балалар!

-Син нишл?п й?рисе?, Белм?меш? Си?а н?рс? булды?

-Мин больницадан кайтып барам, сезне? м?кт?пт? куркынычсызлк кагыйд?л?рен ?йр?н?л?р дип ишетеп килдем. Шул кагыйд?л?рне белм?вем аркасында мен? мин нишл?дем.

-Нишл?де??

-Ялгызым гына ?йд? калган идем, башта уенчыкларым бел?н уйнадым, аннан р?сем ясадым, аннан пластилиннан ?в?л?дем. Шуннан со? к?зем ?т?кк? т?ште. Чалбарымны ?т?клим дип ?т?кне кабыздым. Мин барысын да д?рес эшл?г?н идем: башта розеткага вилканы тыктым, аннары кнопкага бастым да ?т?кне? ?ылынганын к?т? башладым, ?ылынды мик?н дип ?т?кне? табанын тотып караган идем-  мен? (кулына к?рс?т?) пеште!

-? башы?а н?рс? булды?

-Шуннан, ачык т?р?з? т?бен? бастым да, каравыл дип кычкырмакчы идем, егылдым да т?штем. Башкасын х?терл?мим, болницада уяндым.

-Балалар, белм?меш нинди ялгышлыклар эшл?г?н? ?т?кне ?лк?нн?рд?н башка кабызган, табанын тотып караган, ачык т?р?з?г? менг?н.

?йе, балалар, кайсы вакытта сезг? ?йд? ?зегезг? ген? калырга да туры килер. ?йд? ?зе? ген? калгач, нинди тагын нинди куркынычлар килеп чыгарга м?мкин мик?н? Н?рс?л?р бел?н уйнарга ярамый? (пычак,кайчы, эн?,т?рле инструментлар, электр приборлары, шырпы). Тагын нинди куркыныч булырга м?мкин? Шкаф ?сл?рен? мен?рг?, биект?н сикереп уйнарга, розеткаларга т?рле предметлар тыгарга  ярамый, су краннарын ачык калдырырга ярамый, ч?нки с?лам?тлеге?? зыян килерг? м?мкин,  имг?нерг? м?мкинсе?. Балалар, ? безг? кайчы, эн? кебек предметлар кир?к буламы, алар бел?н эшл?г?нд? нинди кагыйд?л?рне бел?без ?ле без?

Х?зер ике кечкен? баланы чакырыйм ?ле. Уен “Ярый-ярамый”: р?семн?рд?ге предметларны аерырга.

Дим?к, балалар, алдагы кагыйд?: Ярамаган ?йберл?рг? тим?!

Мен?, балалар, кояшыбызны? со?гы нурын табасы калды. Аны табар ?чен экранга карыйк ?ле. Балалар кайда, нишлил?р?( табигатьт? уйныйлар) ? анда уйнаганда нинди куркынычтан сакланырга кир?к? Агулы ?л?нн?рд?н, т?рле б???кл?рд?н, ерак китеп адашудан. Моны? ?чен таныш булмаган ?ил?-?имеш, г?мб?л?рне ?ыймаска; б???кл?р тешл?с?, ?лк?нн?рг? ?йтерг?; агач башларына менм?ск?; сулыкларга якын бармаска; таныш булмаган юллардан китм?ск?; ?г?р югалып калса? нишл?рг??

Мен?, балалар без кояшыбызны? нурларын ?ыеп бетердек. Карагыз ?ле ничек якты булып китте. Ул ?зе д? безг? с?енеп карый. Куркынычсызлык кагыйд?л?рен ?т?п, без ?зебезне? иминлегебезне саклыйбыз.

? х?зер сезне? кагыйд?л?рне ничек ?зл?штер?егезне викторина аркылы тикшереп карыйк ?ле.

Мин сезг? ситуациял?р ?йт?м, д?рес булса, мин д? дип, ялгыш булса, мин т?гел дип кычкырасыз:

-мин светофорны? сары уты янганда юл аркылы чыгам;

-мин урманга барсам,  т?рле-т?рле ?ил?кл?рне кабып карыйм;

-мин чит кешег? ишек ачмыйм;

-мин янгын чыкса, карават астына кереп ятам;

-мин шикле пакет тапсам, ?лк?нн?рг? ?йт?м;

-мин авырсам, ?зем белеп дару эч?м;

-мин очлы предметлар бел?н сак эшлим;

-югалган очракта мин к?зем кайда карый, шунда й?гер?м;

-автобуста барганда т?ртипле ген? тотынып утырып барам;

-мин янгын чыкканын к?рс?м, 03 номерына шалтыратам;

-мин ?йд? ?зем ген? калсам, шырпы бел?н уйнамыйм.

Молодцы, балалар, булдырдыгыз.

  • Без сезне? бел?н б?ген н?рс? турында с?йл?штек?
  • Т?п нинди кагыйд?л?рне таптык?

Шул кагыйд?л?рне онытмыйча, ис?н-имин яш?рсез дип уйлыйм!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«мероприятие "Уроки безопастности" »

VIII төрдәге Мәчкәрә махсус (коррекция) интернат мәктәбе







Куркынычка юл куймыйк!



Куркынычсызлык кагыйдәләрен

кабатлау буенча әңгәмә





















Төзеде: Миргазизова Ләйсән Мөбәрәкҗан кызы



-Исәнмесез, балалар! Җыелып беттегезме? Кәефләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Бүген без сезнең белән куркынычка юл куймыйк! Дип аталган әңгәмәгә җыелдык.

Балалар, нәрсә соң ул куркыныч? Әйе , куркыныч ул - безнең безнең сәламәтлегебезгә, тормышыбызга куркыныч янау.

-Әйтегез, әле, балалар, безнең тормышыбызга һәм сәламәтлегебезгә нәрсә куркыныч тудыра, безне кайларда бәла-каза сагалап тора? Әйе, юлда,урамда, өйдә. Ә без күп вакытыбызны кайда үткәрәбез? Мәктәптә, өйдә, икенче төрле әйткәндә, кайда яшибез, шунда . Димәк, һәр көн без куркыныч хәлләр белән очрашырга мөмкин икәнбез.

-Балалар, карагыз әле монда, болар кемнәр? Куркыныч, Бәла-каза. сезгә болар ошыймы? Юк! Алар бик куркыныч! Алардан безне нәрсә саклый ала икән, кем белә? Куркынычсызлык кагыйдәләре. Әйе, без барыбыз да куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә, белергә генә түгел, төгәл үтәргә тиеш! Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта менә бу куркыныч һәм бәла-казалар җанланачак, тереләчәк һәм безне эләктереп алачак икән. Әйдәгез, үзебезне алардан саклыйк, моның өчен без сезнең белән иминлек кояшын төзербез, куркынычсызлык кагыйдәләре язылган кояш нурларын җыеп, без төрле куркыныч ситуацияләрдән сакланырга өйрәнербез.

-Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Бер авылда бик тәртипсез

Бер малай яшәгән , ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән, ди.

Печән арасына кереп,

Кырынаеп яткан, ди.

Кешедән качып тәмәке

Авызына капкан, ди.

Шырпы сызган, төтененә

Буылып-буылып йөткергән.

Тәмәкесен читкә атып,

Теш аралай төкергән.

Ә тәмәке мыштым гына

Печәнне көйрәткән, ди.

Талгын җилләр утны һаман

Югары үрләткән, ди.

Ут кулын көйдереп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Түбәгә менеп җиткән.

Инде малай бар көченә

Янабыз бит, коткарыгыз!

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар, килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Тик шулай да зур араны

Ялкын ялмам өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәлакәт.

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, малайлар! Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

Һичкайчан уйламагыз!



-Балалар, әсәрдә сүз кем турында бара? Ул нинди әшәкелек эшли? Тәмәке тарта, шырпы кабыза. Шырпы белән уйнарга ярыймы? Кечкенә балаларга ут кабызырга ярыймы? Юк!

Димәк, беренче кагыйдә нинди була? Ут белән уйнама!

-Әйтегез әле, тагын нинди очракларда янгын чыгарга мөмкин? Электр приборлары, газ плитәсе белән саксыз эш иткәндә.Сез нинди электр приборларын беләсез. Шуңа күрә электр белән эшли торган җиһазларны күзәтүсез калдырмаска, өлкәннәрдән башка газ плитәсен кабызмаска. Электр тогы белән эшли торган җиһазлар төзек булырга тиеш; электр җиһазларын үзең төзәтергә тырышма; розеткага, электр җиһазларына юеш кул белән кагылма; әгәр дә син электр төймәсенә басканда яки розеткадан вилканы тартып алганда ут күренсә, өлкәннәргә әйт; өйдән чыгып киткәндә утны сүндерергә һәм электр җиһазларын уттан алырга онытма!

Димәк, беренче кагыйдә нинди була? Ут белән уйнама!



-Балалар, тормышта төрле хәлләр була, әгәр янгын чыкса, бу очракта нишләрсез? Өйдән чыгу юлын табарга, күршеләргә хәбәр итәргә, 01 хезмәтенә шалтыратырга. Молодцы!

Әйдәге, хәзер уйнап кына 01 хезмәтенә шалтыратып карыйбыз. Адресларын әйтеп янгын сүндерү хезмәтен чакыралар.

(ишек шакыйлар)

-Балалар, кемдер килгән бугай, ишек шакыйлар. Кем микән бу?(бүре керә)

-Сез бу геройны таныйсызмы? Ул кайсы әкиятләрдә бар?

-Бүре , бүрекәй, сиңа ни кирәк?

-Мин бүре, усал бүре, явыз бүре,

Кирәк икән, була алам тәмле телле.

Ишек шакыйм су сорап бәтиләрдән,

Ә аннары – һап! Кабам да йотам!

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, чит кешегә ишек ачарга ярыймы? Нәрсә булырга мөмкин?

-Ну, ярар башкача эшләп карыйм. (маскасын сала)

Мин тәртипсез урам малае,

Караклыкта йөрим инде күптән.

Шалтыратыймчы, авырыйм диеп

Балаларны алдап-йолдап өйгә үтәм.

-Балалар, ә хәзер ишекне ачарга ярыймы? Молодцы!

-Ах, сез шулаймы әле! (парик кия)

Это ваша тётя Маша, как не открыть?

Я приехала сегодня, буду у вас жить.

Вам рассказывала мама обо мне

Чего медлить? Открывайте мне.

-Ә хәзер ачсак буламы ишекне? Юк! Таныш булмаган кешегә ишек ачарга ярамый!

-Димәк, икенче кагыйдә Чит кешеләр белән сөйләшмә, чит кешеләргә ишек ачма!

Әгәр дә сезнең өйгә чит кешеләр керергә маташа икән, 02 хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

Адель керә, кулында кара пакет.

-Апа,апа, мин монда пакет таптым! У-у-у авыр! Монда мөгаен безгә дигән бүләктер.

-Тукта-тукта, бу синең пакетмы? Балалар, сезнекеме? Белмисезме? Минеке дә түгел. Хәзер нишлибез инде? Шикле пакетларга кагылырга ярамый, чөнки анда шартлаткыч булырга мөмкин. Әгәр шикле әйбер күрсәгез нишләргә кирәк? 02 хезмәтенә шалтыратырга.

-Өйдә ялгыз гына калгач, Алия белән Алмаз,

Уйнап туйгач курчаклы, әбәкле һәм качышлы,

Тумбочкадан бер тартма чыгардылар бит тартып.

Ә ул хаҗлы тартмада төрле-төрле дарулар,

Кайсы кызыл, кайсы ал, кайсы яшел – матурлар!

Кәнфит кебек кызыктырып, мине кап дип яталар.

Шешәләрдә төсле-төсле сыекчалар, бальзамнар

Ачып карап һәрберсен кабып карамакчылар.

Нәрсә булып бетәр иде, әниләре кайтмаса

Вакытында даруларны кире җыеп алмаса?

-Балалар, нәрсә булыр иде микән? Әйдәгез үзебезнең медсестра апабыздан сорап карыйк әле.

-Димәк, өченче кагыйдә нинди? Өлкәннәрдән башка дарулар эчәргә, кабарга ярамый!

-Әйтегез әле, урамда кемгәдә булса начар икәнен күрсәгез, я булмаса өйдә әби-бабаегыз авырып китсә, сез нишләрсез? Дөрес, 03 хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

- Балалар, табышмак әйтәм тыңлагыз: Барасың, барасың – барып җитә алмыйсың. (юл)

-Без барыбыз да яңа көн тугач юлга кузгалабыз. Кем мәктәпкә, кем эшкә, кем кунакка бара. Юл ул озын да була, кыска да; зур да була, кечкенә сукмак кына да . Төрле юллардан без җәяүләп тә, машина-автобусларга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк безнең һәркайсыбыз юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Ләкин, кызганыч, юл – транспорт фаҗигалары еш булып тора. Без алар турында телевизордан карап, газеталардан укып беләбез. Бу аварияләрдә кешеләрнең сәламәтлекләренә зыян килә, үлүчеләр дә була. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, юл хәләкәтләрендә кем гаепле микән – шофёрлармы, әллә җәяүлеләрме? Ә без сезнең белән кемнәр? Әйе, өйдән чыгуга без җәяүлегә әйләнәбез, ә инде берәр төрле транспортка утырсак – без пассажир булабыз.җәяүле буларак та, пассажир буларак та юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әйдәгез бергәләп җәяүлеләр белергә тиешле кагыйдәләрне төзик.

-шәһәр җирендә җәяүлеләр юлның кайсы җиреннән йөрергә тиеш?(тротуардан)

-ә авыл җирендә? (юл кырыеннан)

-җәяүлеләр машина белән бер яккамы, әллә машина хәрәкәтенә каршы барырга тиешме? (машина хәрәкәтенә каршы, чөнки каршыга килүче машинаны күреп була, ә арттан килүче машинаны юк)

-юлның кайсы урыныннан аркылы чыгарга ярый? (зебрадан, светофорның яшел уты янганда, җәяүлеләр юлы билгесе булганда)

-юлның транспорт йөри тоган өлешенә чыкмыйча, юлның икенче ягына тагын кайдан чыгып була? (җир өсте һәм җир асты юлыннан)

-әгәр светофор, зебра булмаса, юлны ничек чыгарга? (башта сулга карыйсың, юлның уртасына җиткәч, уңга карыйсың)

-төркем белән экскурсияләргә, походларга барганда юлда ничек йөрисе?(тротуардан, юл кырыеннан, машина хәрәкәтенә каршы, ике колоннага тезелеп барасы)

-зур юлда велосипед белән йөрергә ярыймы?

физ-минутка

Ә хәзер бер уен уйнап алабыз, уен светофор дип атала. Аның өч төсе бар икәнен беләсез инде, нинди төсләр әле? Минем кулымда кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, әгәр мин кызыл түгәрәкне күтәрәм икән, сез чүгәлисез, әгәр сарыны күтәрсәм, сез кул чабасыз, әгәр инде яшелне күтәрсәм, сез урында атлыйсыз, аңлашылдымы?

Молодцы!

-Җәяүле буларак без кагыйдәләрне кабатладык, ә пассажир булсак нәрсәләрне истә тотарга кирәк микән? Автобус көткәндә тротуар кырыена ук килеп басма, машина юлына төшмә; кергәндә арткы, я булмаса уртадагы ишектән кер; кергәч, ишек төбендә торма- алга үт; тотынып бар; тәрәзәдән башыңны, кулыңны чыгарып барма; өлкәннәргә урын бир; төшәр өчен алдан әзерләнә башла; төшкәндә алгы ишектән төш; транспорттан төшкәч, ашыкма!

-Булдырдыгыз, балалар! Димәк, безнең алдагы куркынычсызлык кагыйдәсе нинди? Юлда йөргәндә сак бул!

Белмәмеш керә, кулы, башы марляга чорналган.

Исәнмесез, балалар!

-Син нишләп йөрисең, Белмәмеш? Сиңа нәрсә булды?

-Мин больницадан кайтып барам, сезнең мәктәптә куркынычсызлк кагыйдәләрен өйрәнәләр дип ишетеп килдем. Шул кагыйдәләрне белмәвем аркасында менә мин нишләдем.

-Нишләдең?

-Ялгызым гына өйдә калган идем, башта уенчыкларым белән уйнадым, аннан рәсем ясадым, аннан пластилиннан әвәләдем. Шуннан соң күзем үтүккә төште. Чалбарымны үтүклим дип үтүкне кабыздым. Мин барысын да дөрес эшләгән идем: башта розеткага вилканы тыктым, аннары кнопкага бастым да үтүкнең җылынганын көтә башладым, җылынды микән дип үтүкнең табанын тотып караган идем- менә (кулына күрсәтә) пеште!

-Ә башыңа нәрсә булды?

-Шуннан, ачык тәрәзә төбенә бастым да, каравыл дип кычкырмакчы идем, егылдым да төштем. Башкасын хәтерләмим, болницада уяндым.

-Балалар, белмәмеш нинди ялгышлыклар эшләгән? Үтүкне өлкәннәрдән башка кабызган, табанын тотып караган, ачык тәрәзәгә менгән.

Әйе, балалар, кайсы вакытта сезгә өйдә үзегезгә генә калырга да туры килер. Өйдә үзең генә калгач, нинди тагын нинди куркынычлар килеп чыгарга мөмкин микән? Нәрсәләр белән уйнарга ярамый? (пычак,кайчы, энә,төрле инструментлар, электр приборлары, шырпы). Тагын нинди куркыныч булырга мөмкин? Шкаф өсләренә менәргә, биектән сикереп уйнарга, розеткаларга төрле предметлар тыгарга ярамый, су краннарын ачык калдырырга ярамый, чөнки сәламәтлегеңә зыян килергә мөмкин, имгәнергә мөмкинсең. Балалар, ә безгә кайчы, энә кебек предметлар кирәк буламы, алар белән эшләгәндә нинди кагыйдәләрне беләбез әле без?

Хәзер ике кечкенә баланы чакырыйм әле. Уен “Ярый-ярамый”: рәсемнәрдәге предметларны аерырга.

Димәк, балалар, алдагы кагыйдә: Ярамаган әйберләргә тимә!

Менә, балалар, кояшыбызның соңгы нурын табасы калды. Аны табар өчен экранга карыйк әле. Балалар кайда, нишлиләр?( табигатьтә уйныйлар) Ә анда уйнаганда нинди куркынычтан сакланырга кирәк? Агулы үләннәрдән, төрле бөҗәкләрдән, ерак китеп адашудан. Моның өчен таныш булмаган җилә-җимеш, гөмбәләрне җыймаска; бөҗәкләр тешләсә, өлкәннәргә әйтергә; агач башларына менмәскә; сулыкларга якын бармаска; таныш булмаган юллардан китмәскә; әгәр югалып калсаң нишләргә?

Менә, балалар без кояшыбызның нурларын җыеп бетердек. Карагыз әле ничек якты булып китте. Ул үзе дә безгә сөенеп карый. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, без үзебезнең иминлегебезне саклыйбыз.

Ә хәзер сезнең кагыйдәләрне ничек үзләштерүегезне викторина аркылы тикшереп карыйк әле.

Мин сезгә ситуацияләр әйтәм, дөрес булса, мин дә дип, ялгыш булса, мин түгел дип кычкырасыз:

-мин светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгам;

-мин урманга барсам, төрле-төрле җиләкләрне кабып карыйм;

-мин чит кешегә ишек ачмыйм;

-мин янгын чыкса, карават астына кереп ятам;

-мин шикле пакет тапсам, өлкәннәргә әйтәм;

-мин авырсам, үзем белеп дару эчәм;

-мин очлы предметлар белән сак эшлим;

-югалган очракта мин күзем кайда карый, шунда йөгерәм;

-автобуста барганда тәртипле генә тотынып утырып барам;

-мин янгын чыкканын күрсәм, 03 номерына шалтыратам;

-мин өйдә үзем генә калсам, шырпы белән уйнамыйм.

Молодцы, балалар, булдырдыгыз.

  • Без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?

  • Төп нинди кагыйдәләрне таптык?

Шул кагыйдәләрне онытмыйча, исән-имин яшәрсез дип уйлыйм!






























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
мероприятие "Уроки безопастности"

Автор: Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Дата: 13.11.2014

Номер свидетельства: 130489

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(110) "Методическая разработка урока - игры "Безопастный водитель" "
    ["seo_title"] => string(61) "mietodichieskaia-razrabotka-uroka-ighry-biezopastnyi-voditiel"
    ["file_id"] => string(6) "239988"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1444913651"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства