kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Бишек ?ырлары

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

Бишек ?ырлары ана бел?н бала ик??д?н-ик?? ген? калган вакытта башкарыла.Ана бу вакытта к??еле бел?н баланы? рухи д?ньясына якынаерга, уй-фикерл?рен н?нил?р кабул ит?рлек итеп, гади итеп ?йтерг? омтыла.

Шуны? ?чен”?лли-б?лли”,”алла?у”,”ч?-ч?” кебек аваз ияртемн?ре, ымлык с?зл?р, еш кабатлана торган “карлыгачым”, ”былбылым”, ”багалмам”, ”йолдызым” кебек энд?ш с?зл?р кулланган.Бу кабатлану бишек ?ырларына ?зенч? бер назлылык, ягымлылык, й?р?к ?ылысы ?сти. Бишек ?ыры ты?лап ?ск?н балалар игелекле булалар. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Бишек ?ырлары »

Ахметов Тимерхан Асгатович – Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең музыка укытучысы


Музыка. 1 класс.


Тема: Бишек җырлары.

Максат.

  1. Татар халык авыз иҗатының бер жанры булган-җыр жанры белән танышу, аның бер торе-бишек җырларын тирәнтен өйрәнү.

  2. Тема буенча белгәннәрне гомумиләштерү, ныгыту, системалаштыру.Укучыларда бәйләнешле сойләм үстерү, иҗади эш алымнары белән танышу.

  3. Җырдагы сүзләрне-укучының игътибар үзәгенә кую; аны халыкның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара буларак кабул итәргә өйрәтү.

  4. Укучыларның җырларны эмоциональ кабул итүенә ирешү. Бишек җырларындагы наз, нәфислек, олы җанлылык, мөнәсәбәтне үрнәк итеп кую.

  5. Халык җырларын укыганда, тыңлаганда укучыларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү.

  6. Әби-бабайларга, әти-әниләргә, туганнарга хөрмәт, ихтирам, ярату хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: җырлар дискы, компьютерда презентация.

“Авыл өе” күренеше. Бишек

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Җырлау күнегүләрен башкару.

2. “Уңыш җыю” җыры өстендә эш.

III.Төп өлеше.

  • Хәзер без сезнең белән бер җыр тыңлыйбыз. Бу җыр кайсы вакытта яңгырый, нәрсә турында сөйли?

Бишек җыры” т.х.җ. – тыңлау.

  • Музыка ничек яңгырады? Характеры нинди? (тыныч, салмак кына, йомшак, нәфис, ягымлы)

  • Күз алдыгызга нинди сүрәт китердегез? (Бәллү, бишек янында әнисе бәләкәч баласын йоклата, моңлы итеп җырлый)

  • Әни җырлаган көйне ничек дип атыйлар? (Бишек җыры)

    • Нәрсә ул бишек?(Яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асма ятак яки йоклау урыны.)

  • Без бүгенге дәрестә халык иҗат иткән бишек җырлары белән танышабыз.

    • Бу җырлар кайчан башкарыла?(бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла.)

    • Сез нинди бишек җырлары беләсез?

Бишек җыры” т.х.җ. - кабатлап тыңлау

Укучылар “Бишек җыры” көйләп бала (курчак) йоклаталар.(Бишек җыры көе яңгырый)

- Бишек җырлары әни, әти, туган ил, балалар, туганнар турында. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан булырга өйрәтә. Тылсымлы сүзләр күп кулланыла.

- Хәзер без сезнең белән тагын бер музыкаль әсәр тыңлап үтәбез. Ул безгә нәрсә турында сөйләр микән?

Колыбельная” Гладков – тыңлау.

  • - Музыка ничек яңгырады? Характеры нинди? (тыныч, салмак кына, йомшак, нәфис, ягымлы)

Күз алдыгызга нинди сүрәт китердегез?

- Җырланыла торган бишек җырларыннан башка тагын музыка уен коралларында гына башкарыла торган бишек җырлары да бар. Әле без тыңлаган әсәр шулар төренә керә.

Әйе, әбиләребез. әниләребез безне шулай көйләп йоклатканнар. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен медицина галимнәре, психологлар да таный. Музыканың мондый сыйфатын әби-бабаларыбыз да белгәннәр һәм баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла.Ана бу вакытта күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек итеп, гади итеп әйтергә омтыла.

Шуның өчен”Әлли-бәлли”,”аллаһу”,”чү-чү” кебек аваз ияртемнәре, ымлык сүзләр, еш кабатлана торган “карлыгачым”, ”былбылым”, ”багалмам”, ”йолдызым” кебек эндәш сүзләр кулланган.Бу кабатлану бишек җырларына үзенчә бер назлылык, ягымлылык, йөрәк җылысы өсти. Бишек җыры тыңлап үскән балалар игелекле булалар.

Ял минуты “Чума үрдәк, чума каз” уены

Алмагачлары” т.х.җ. – оркестрда башкару.

IV. Дәресне йомгаклау.

- Бишек җырлары аша әбиләр, әниләр балаларга нәрсә аңлатырга теләгәннәр?

Укучылар

- Туган илеңне яратырга;

- Әти-әниеңә, туганнарыңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга;

- Олыны-олы, кечене-кече итә белергә;

- Белемле булырга;

- Мохтаҗларга ярдәм итәргә;

- Игелекле, яхшы күңелле булырга;

- Кеше кайгысын уртаклаша белергә.

- Битараф һәм гамьcез булмаска;

- Табигатьне яратырга һ.б кирәклеге турында.

- “Әлли-бәлли”, “бәү-бәү”, “алла-һу” дигән сузләр кабатлана.

- Әйе, балалар күңеленә мәрхәмәт орлыклары туу белән әниләрнең, әбиләрнең бишек җырлары аша салына башлый. Бишек җыры тыңлап үскән балалар игелекле булалар


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Музыка

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Бишек ?ырлары

Автор: Ахметов Тимерхан Асгатович

Дата: 01.11.2014

Номер свидетельства: 124885

Похожие файлы

object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(145) "Башлангыч сыйныфлар ?чен “Татар халык фольклоры” ?ст?м? белем бир? программасы."
    ["seo_title"] => string(84) "bashlanghych-syinyflar-ochien-tatar-khalyk-fol-klory-ost-m-bieliem-biru-proghrammasy"
    ["file_id"] => string(6) "250250"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1447062157"
  }
}
object(ArrayObject)#886 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "?нил?р  б?йр?ме "?нием- берд?н берем""
    ["seo_title"] => string(28) "nilrbirmieniiembierdnbieriem"
    ["file_id"] => string(6) "271120"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1451380210"
  }
}
object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "Сыйныфтан тыш чара "Гаил? б?йр?ме" "
    ["seo_title"] => string(34) "syinyftan-tysh-chara-gail-b-ir-mie"
    ["file_id"] => string(6) "178588"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424858809"
  }
}
object(ArrayObject)#886 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) "конспект  урока по музыке " Г.Тукай ??м татар балеты" "
    ["seo_title"] => string(52) "konspiekt-uroka-po-muzykie-g-tukai-h-m-tatar-baliety"
    ["file_id"] => string(6) "216188"
    ["category_seo"] => string(6) "muzika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1432896634"
  }
}
object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(68) "«Татар халкынын жырлы-биюле уеннары»"
    ["seo_title"] => string(39) "tatar-khalkynyn-zhyrly-biiulie-uiennary"
    ["file_id"] => string(6) "263552"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1449569854"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства