Әлки муниципаль районы Югары Әлморза гомуми төп белем бирү мәктәбенең II категорияле музыка укытучысы Гатыпова Рәзилә Нияз кызының 5 класс өчен музыкадан дәрес эшкәртмәсе.
Тема:
Г.Тукай һәм татар балеты
2012
Тема: Г.Тукай һәм татар балеты
Максат: укучыларны Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар белән таныштыруны дәвам итү. Зур күләмле әсәрләреннән берсе “Шүрәле” балеты белән танышу һәм тыңлау, балет төшенчәсен аңлату, композитор Ф.Яруллинның иҗаты белән таныштыру.
Җиһазлау: ноутбук, муз.центр ,Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлардан торган СД диск, “Шүрәле” балетыннан өзекләр.
Методлар: әңгәмә, музыка тыңлау, балеттан өзекләр тыңлау, дәрескә анализ.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
1. Музыкаль исәнләшү:
- Иәнмесез, балалар!
- Саумы сез!
- Хәлләрегез ничек?
- Бик яхшы!
2. Утырдык. Бүген класста кемнәр юк?
II. Актуальләштерү.
Укучылар, узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
Нинди җырлар җырладык?
- Укучыларның җаваплары.
- Әйе укучылар . Менә бүген дә без сезенең белән музыкаль ребусларны чишүне дәвам итәрбез. (Муз. ребуслар чишү)
-Әйе, Тукай сүзе килеп чыкты. Узган дәресләрдә Г.Тукай шигырьләренә язылган җырларны өйрәндек. Тагын бер кат искә төшереп үтик әле. Бөек шагыйребезнең кайсы шигырьләренә җырлар язылган?
- “Туган тел”
- “Туган авыл”
- “ Әллүки”
- “Тәфтиләү”
- “Бала белән күбәләк”
- “Карлыгач”
- “Пар ат”
- “Җир йокысы”
- “Туган җиремә”
- “Кызыклы шәкерт”
- “Бичара куян”
- “Бишек җыры”
- Молодцы! Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны беләсез икән.
- Хәзер без сезнең белән Г.Тукайның җырларын башкарыр алдыннан тамакны җылытып алабыз. Музыкаль күнекмәләр җырлау.
- Бер авазда ма-ме-ми-ма-му.
Бе-ля-ро-о-за.
Син кайда идең , кайларда йөрдең.
- Әйдәгез әле укучылар, “Туган тел” җырын җырлап китик әле.
- Ә хәзер без сезнең белән “Угадайка” уенын уйнап алабыз. Кем җырны таный, кул күтәреп җавап бирә. Башладык.
( Музыка яңгырый. Укучылар таныган җырның исемен әйтәләр )
III. Төп өлеш.
Бүген укучылар Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасына тукталырбыз. Бераз искә төшереп китик әле.
( эчтәлеген бер укучыдан сөйләтү )
(укучыларның җаваплары)
Ф.Яруллин 1914 елда Казанда атаклы “Тукай маршы”н язган Заһидулла Яруллин гаиләсендә туа. 1930 нчы елда Казан музыка техникумына укырга керә.Талантлы музыкант икәнен белгәч, 1933 нче елда Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Шунда укыганда “Шүрәле” балеты языла башлый. 1941 нче елда тәмамлана. Балетны сәхнәгә куярга Санкт-Петербургтан балетмейстер Якобсон чакырыла.
1943 нче елда Фәрит Яруллин сугышта батырларча һәлак була. Аңа бу вакытта нибары 29 яшь була.
1958 нче елда Ф.Яруллинга “Шүрәле” балеты өчен Г.Тукай премиясе бирелә.
- Ә хәзер балетның эчтәлеге белән танышыйк.
Былтыр исемле егет урманга баргач, карурман хуҗасы явыз Шүрәлегә юлыга. Шүрәле Сөембикә исемле кош-кызны сагалый. Хәйлә белән егет тегенең котны ала торган бармакларын бүрәнәгә кыстыра. Кызны авылына алып кайтып китә. Аларның туйлары вакытында Шүрәле килеп чыга һәм Сөембикәне үзе урлаган канатлары белән ымсындырып яңадан урманга алып китә. Әмма урман албастысының куанычы озакка бармый. Былтыр халык белән бергә барып, кара көчләрне тар- мар китерә һәм сылу кызны коткара.
IV. Физкультминутка.
(Татар бию көенә төрле хәрәкәтләр ясау.)
V. Җыр өйрәнү.
-Туры утырдык. Тамакларны җылытып алабыз.
- Карга әйтә карр, карр,
Мичтә бәлеш бар,бар.
Мичтән бәлеш алыр идем
Өйдә кунак бар, бар. ( күнегүнең 1,2 юлларын кычкырып, 3,4 юлларын шыпырт кына җырларга кирәк һәм төрле тональностьта )
Бүген яңа җыр өйрәнәбез. Ул “Фатыйма белән сандугач” дип атала. Сүзләре белән танышып үтик. ( Танышу)
Башта мин җырлап күрсәтәм. Аннан бергә өйрәнербез. (Җырны фразалап өйрәнү һәм рольләргә бүлеп җырлау)
VI. Алган белемнәрне ныгыту.
- Без бүген кемнәр белән таныштык? (Г.Тукай, Ә.Фәйзи. Ф.Яруллин)
- Нинди балет тыңладык? ( “Шүрәле” балеты )
VII. Дәрескә йомгак.
Дәрестә катнашкан укучыларга билге кую.
Киләсе дәрескә өйгә эш - җырның сүзләрен ятлап килергә.
Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.