«Татар халкынын жырлы-биюле уеннары»
Төзеде: Петрова Альбина Наил кызы
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы.Халыкның җырлы-уеннары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр. Халыкның җырлы-уеннары җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә кирәк. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.
Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җырлы-биюле уеннар культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил итә. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын алып бара.
Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык.
Халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – ул үзе бер сәнгать. Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәкле җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган уеннар, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау”, “Челтәр элдем читәнгә” һ.б. уеннар киң таралган. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып баралар.
Аларны кабат халыкка кайтару, бу бай халык мирасын яшь буынга тапшыру халык педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе булып тора.
«Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», - дигән бөек рус язучысы М.Горький.
Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сендереп үсү кирәк. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” – дип халык юкка гына әйтми.
Күренекле демократ В.Г.Белинский музыканың балалар күңеленә уңай тәэсир итүен, аларга рәхәтлек китерүен һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып, тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак булуын ассызыклап үтә.
Җырлы-биюле уеннар балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.
Яшьләрдә җырга, музыкага мәхәббәт кече яшьтән үк уяна. Балаларга музыкаль тәрбия бирүнең гомуми характеры әйтемнәрдә дә зур чагылыш таба. “Җыр белмәгән, җыр сөймәгән бу дөньяда бик сирәк”, - ди халык.
Балаларга сәнгать тәрбиясе бирүдә җыр-музыка ысулын куллану һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк. Әгәр дә кеше тирән тойгы кичерсә, җыр аның хәсрәтен җиңеләйтә, шатлык килсә, җыр аны тагын да ныграк тоемлырак итә. Бу хакта: “Җыр-көй үлгән йөрәкләрне дә тергезә”, - ди халык.
Халыкның җырлы-биюле уеннары сәнгатьчә характерлы үзенчәлеге импровизация элементларын үз эченә алып, мелодиянең милли төсләр белән бизәлүендә. Татар халык җырлары балалар тиз кабул итеп алырлык, аларның нәни күңел түрләренә тиз кереп урнашырлык, сеңеп калырлык орнаментка, ритм һәм колоритка бик бай. Җырның аһәңлеге һәм сәнгатьлеге гаҗәеп үзенчәлекле.
Татар халкының җырлы-биюле уен хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.
Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халыкның җырлы-уеннары әһәмиятле роль уйный. Җырлы-биюле уеннар мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хазинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарихи шигърият һәм көй-моңны берләштергән булуы белән җырлы-уеннар элек-электән халыкның рухи талаәләренә җавап биреп, эстетик ихтияҗын канәгатьләндереп килгән һәм килә.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур.Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса,бала өчен уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм хезмәтенеңбер чагылышы булып тора. Димәк, без балалар уены дигәннән, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм мораль-эстетик яктан тәрбияләү, киләчәк тормышка әзерләү функциясен үтәүче күңелле һәм мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.
Хәзерге вакытта уеннарны төркемләүдә В.Всеволодский-Гернгросс квалификациясе гамәлдә йөри. Ул барлык уеннарны өч типологик төркемгә: драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уеннарга бүлә.
Җырлы-биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар (бигрәк тә кыз балалар) аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба.
Җырлы-биюле уеннар үзләренең килеп чыгышы буенча кешелек җәмгыятенең башлангыч чорларына ук барып тоташа. “Әле кыргый вакытында ук,-дип яза А.В. Луначарский, -ул (кеше) ауны, сугышны, көндәлек хезмәтне, мәхәббәтне буш вакытларында изге йола дип саналган театрлы тамашага, әйлән-бәйлән уеннарына әйләндергән”. Бу төр уеннар күп гасырлар буенча йола бәйрәмнәрендә (сабантуй, җыен һ.б.) уйналып килгән һәм йоланың состав өлеше булып йөргән. Соңга таба исә алар йола мәгънәләрен югалтып, күңел ачу чарасы булып киткәннәр.
Балаларның җырлы-биюле уеннарын анализлау шуны күрсәтә:аларның күпчелеге зурлар репертуарыннан нәниләргә күчкән. Балаларга ят булган уен җырлары, такмаклар үзгәртелгән яки бөтенләй төшеп калган һәм яңа сүзләргә җырлана башлаган.
Уеннар популяр бер төркеме-драматик уеннар. Гомумән, драмалаштыру яисә шуңа омтылу нәниләрнең бөтен уеннарына да хас. Бу бала психологиясенең үзенчәлегеннән килә. Нәниләр, әйләнә-тирәлектән күп тәэсирләр алсалар да, аны сүз белән тулаем тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне драмалаштырырга, уйнап күрсәтергә тырышалар.
Көлке сүз, җанлы диалог белән мәзәк вакыйгаларны чагылдырган уеннар элекке кәмитчеләр репертуарыннан балаларга күчеп калган.
Ә б и е м д ә к у н а к т а.
(Милли бәйрәм өчен сценарий)
Максат.
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту.
3.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Плакатлар: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”, “Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе.”
Бәйрәм барышы.
Әкрен генә сэхнә ачыла. Айгөл белән бер төркем укучылар сәхнәгә күтәрелә. Сәхнә авыл өе итеп җиһазландырылган. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган. Әби бәйләп утыра.
Айгөл:- Әбием, мин бүген кунакка үзем генә түгел, ә дусларым белән килдем.
Балалар:- Исәнмесез әби!
Әби:- Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, әйдә, хуш киләсез, түрдән узыгыз.
Балалар:- Әби, бездән сезгә кечкенә генә бүләк. Рәхим итеп алыгыз.
Әби:-Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Мине олылап килгәнегез өчен барыгызга да, залда утыручы балаларга, апа – абыйларга, барлык килгән кунакларга рәхмәтем чиксез зур. Дуслар җыелган җирдә бәйрәм була инде ул.
Кыз:- (Әбинең бәйләгән оекбашларын карап) Әби җаным, бер генә дә тик утырмыйсыз. Кызлар, карагыз әле нинди матур оекбашлар!
Айгөл.:- Әбием минем бик уңган шул. Аның серле сандыгында ниләр барын күрсәгез иде әле, кызлар.
Кызлар:- Әби җаным безгә дә күрсәтегезче!
Айгөл:- Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын,
Бер ачасы иде, ачасы...
Әби – бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әби сандыгын ача. Аннан сөлгеләр, кулъяулыклар, ефәк шәлләр, энҗеле калфаклар, чигүле әйберләр алып кызларга бирә.
I алып баручы:- (татар халык көенә).Үткән заманның серен сеңдергән бу йортның бусагасыннан ук сихри нур балкып тора. Әйе, биредә безнең халкыбызның югалмас мирасы тупланган. Ә ул мирасны - кеше хезмәте тудырган.
II алып баручы:- Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур чиккән сөлгеләр, ефәк шәлләр,энҗеле калфаклар , карагыз әле бу зиннәтле хәзинәләргә...
Әби:-Татар хатын – кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәде. Алар җеп тә эрләделәр, шәл дә бәйләделәр, ашъяулык, сөлгеләр чиктеләр, тула оеклар бастылар, келәм-паласлар тукыдылар.
Айгөл:
Матур сөлгеләр элдек без
Бәйрәмнәрдә түр якка.
Күзнең явын алырлыгын
Әби чиккән яшь чакта.
I алып баручы:- Сөлге – татар хатын – кызының уңганлыгына, осталыгына һәйкәл. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр сабан туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар.
II алып баручы:- Сөлге – символ. Ул – халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр., кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.
Кыз:- Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган.
Әби:- Кышкы озын кичләрдә без – яшьләр, аулак өйләргә җыела идек, бу сандыктагы эйберләрем шул кичләрдә эшләнгәннәр.
I алып баручы:- Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү,киңәшү, танышу урыны булган.
II алып баручы:-Аулак өйләр һәрчак уен –көлке, җыр –бию белән
гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.
Җыр. “Аулак өй”, Луиза Батыр – Болгари көе, Г. Мөхәммәтшин сүзләре.
Очраштыра, таныштыра,
Кавыштыра аулак өй.
Аулак өйдән китмәс егет,
Үзенә яр сайламый.
Моңлы тальян гармуннарда
Кемнәр уйный аулак өй?
Гармун уйнамаган егет
Кызлар күңелен яуламый.
Аулак өй, аулак өй,
Әй аулак өй, аулак өй.
Уйната да, җырлата да
Биетә дә аулак өй.
Аулак өй, аулак өй,
Әй аулак өй, аулак өй
Аулак өйгә йөрмәгән кыз
Егет күңелен яуламый.
Тарала моңнар урамга,
Кайда бүген аулак өй.
Аулак өйдә туган сөю
Гомерлек ул алдатмый.
Сагынып сине искә ала
Әби, бабай аулак өй,
Яшьлегеңнең иң гүзәл чагы
Булып истә калсын өй.
Кыз :-Әбием, ә җәй айларында нинди уеннар уйный идегез?
Әби:- (гармунда татар халык көе) Татар авылын, анда яшәүче егет – кызларның элекке тормышын кичке уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Йолдызлы зәңгәр кичтә, янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда, яшел тугайлыкта җыелган авыл яшьләреннән дә матуррак, бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Алар анда күңел ачтылар: матур – матур җырлар җырладылар, уйнадылар, биеделәр. Табигать кочагында уза торган гармунлы кичләр авылга онытылмаслык ямь өсти иде.
Кичке уен күренеше.
Көлә – көлә кызлар килеп керә. Аларның берсе читкәрәк йөгереп китә һәм егетләрне чакыра.
Кыз.
Әй дүдәме, дүдәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Кызлар бергә:
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез килмәсә.
Гармун күтәреп йөрмәсен
Бию көен белмәсә.
Егетләр тавышы ишетелә:
Гармунчыбыз да өйдә, бию көен дә белә.
Егетләр гармун белән җырлыйлар”Челтәр элдем читәнгә”
Ялгыз:
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Ялгыз:
Әй дусларым, дусларым, дусларым , бәгырләрем,
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Ак алүяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә,
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алай да бергә – бергә, болай да бергә – бергә,
Егетләр:
Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.
Бар да:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Бию башлана.
-Гармун. Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле,егетләр ( Бер егет гармунда уйный “Күл буена килсәң иде”. Калганнар парлап әйләнәләр).
Уен дәвам итә.
- Әйдәгез, такмак әйтәбез.(такмак әйтешәләр)
Бер егет.
- Менә хәзер кайтырга да була инде җәмәгать, таралышабыз. Гармунчы дус, сыздыр “Күбәләкне”.
Күбәләк гөлләргә кунса
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым , сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы,
Минем күңлем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк,
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, тәгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
Әби:- Бүгенге бәйрәмдә яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән күңелемне күтәрдегез. Рәхмәт сезгә, балалар. Кунак ашы кара –каршы була, диләр. Мин дә сезгә күчтәнәчләр әзерләдем.
I алып баручы:- Иң зур ризык икмәк. Икмәккә иң алдан игенченең маңгай тире сеңгән. Элек шундый бер риваять яшәгән. Берәү бер ипи валчыгын югалтып, таба алмагач, шул урынны койма белән әйләндереп алган, ди. Икмәккә безнең халыкта зур хөрмәт яши. Икмәкне без иң кадерле, иң кирәкле ризык итеп кабул итәбез. Менә бүген дә Гөлнур әби үзенең күпереп пешкән хуш исле ипиләрен бәйрәмгә алып килгән.
II алып баручы:
- Бакча күрке чәчәк булса, табын күрке чәкчәк бит,
Безнең халык кына ясый чәчәк кебек чәкчәкне.
Бал кушып, май кушып пешерелгән чәкчәк – татар халкының милли ризыгы. Иң хөрмәтле кунакларга без чәкчәк тәкъдим итәбез. Балаларның телләре бал кебек татлы булсын дип, әбиебез безгә чәкчәк пешергән. Рәхмәт яусын, әби,
Кыз:- Әби, сезне яшь чагында бик матур җырлаган, диләр. Кунакларга бер җыр да бүләк итсәгез без икеләтә шат булыр идек.
Әби:- Бу яшькә җиткәч авыз күтәреп җырлап тору килешмәс инде, балалар.
Айгөл:- Әби, безне йоклатканда җырлаган җырыңны дусларыма да җырлап күрсәт инде.
Әби:- Шулай дисәң генә инде, кызым.
“Кошлар кебек”җыры башкарыла.
Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый – ярсый канат кагынып, шул,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Күз нурларым сезне сагынып.
Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый, шул,
Яшәр идем, туган илем, синдә,
Якын дусларымнан аерылмый.
Һаваларда очкан аккошлардан
Коела җиргә мамык тузаны, шул,
Туган илдә сөйгән дуслар белән
Сизелми дә гомер узганы.
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җилләрдә, шул,
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.
Әби:-Кадерле балалар, дуслар, бүген миңа кунакка килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Дус яшик, тату яшик, халкыбызның данлы үткәнен, гореф – гадәтләрен, җыр – биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне – татар телен онытмыйк.
I алып баручы:
Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әни!” – дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әти!”, – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
II алып баручы:
Соң минутта әйтә алсаң:”Әни!” – дип,
Соң минутта әйтә алсаң:”Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
I алып баручы:
Халкым теле миңа – хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
II алып баручы:
Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора.
Тимәс диеп җилләр, салкыннар,
Зур илемдә рухи хәзинәсе,
Чал тарихы булган халкым бар.
“И туган тел, и матур тел”,- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп:”Әткәм – әнкәмнең теле!” дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның – тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана.
“Туган тел “ җыры башкарыла.
И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм – әнкәмне, ходам!