kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это интересный материал  . Учитель может использовать и на уроках, и на внеклассных мероприятиях.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә»

ВИКТОРИНА

«Габдулла Тукайнының тормыш юлы һәм ижаты»


  1. Габдулла Тукай кайчан туган? (26 нче апрель 1886 ел)

  2. Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч)

  3. Әти- әнисенең исемләре ничек? (Мөхәмәтгәриф, Мөмдүдә)

  4. Тукайның автобиографик повесте исеме? (“Исемдә калганнар”)

  5. Тукай ничә яшьтә ятим кала? ( 3 яшьтә)

  6. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)

  7. Әнисе кияүгә киткәндә, Габдулланы асрамга алган карчыкның исеме ничек? (Шәрифә)

  8. Габдулланың бабасы кайсы авылда яшәгән? (Өчиледә)

  9. Габдулланың әнисе кайсы авлга кияүгә чыга? (Сосна авылына)

  10. Өчиле , Сосна авыллары Татарстанның кайсы районнарына керәләр? (Арча районы)

  11. Тукайның Кырлай табигатен сүрәтләгән әсәре ничек атала? (Шүрәле)

  12. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? (Сәгъди абзый белән)

  13. Печән базары кайда урнашкан? (Казанда)

  14. Тукай Казанга кайчан килә? (1907 елнын көзендә)

  15. Тукай нинди сатирик газета-журналларда эшли? (“Уклар”, “Фикер”, “Ялт-йолт”)

  16. 1908 елда Тукай Г.Камал белән нинди журнал чыгаралар? (“Яшен”)

  17. Тукай редакциясендә чыгарылган журнал? (“Уклар”)

  18. Тукайның Казанга килүе кайсы шигырендә тасвирлана? (“Пар ат”)

  19. Уральск шәһәренең башкача исеме? (Жәек)

  20. Тукай җәектә нинди мәдрәсәдә укый? (Мотыгыя)

  21. Тукайның иң беренче эшләгән эше: (Хәреф жыючы)

  22. “Тукай” романынын авторы? (Әхмәт Фәйзи)

  23. “Тукай” маршын кем яза? (З.Яруллин)

  24. Тукайның бюстын ижат иткән татар скульпторы? (Бакый Урманче)

  25. Г.Тукайга багышланган ничә һәйкәл бар? (3 Һәйкәл)

  26. Г.Тукайга багышланган ничә музей бар? ( 2 музей)

  27. Су анасы югалткан әйбер? (алтын тарак)

  28. Тукайның Кырлай истәлегенә багышланган иң гүзәл әсәрләренең берсе? (“Шүрәле”)

  29. Тукай “өч йолдыз” дип кемне атый? (Пушкин, Лермонотов, үзе)

  30. Тукайның “Милли моннар” шигыренә нинди көй көйләнә? (“Әллүки”)

  31. Тукай шигырьләренә язылган җырлар? (“Пар ат”, “Туган тел”, “Әллүки”)

  32. Тукай турында биографик әсәр язган галим-язучы? (Ибраһим Нуруллин)


Бу өзекләр Г.Тукайнын нинди әсәрләреннән алынган:


1). ...Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.

Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең * мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.

(Исемдә калганнар)

2). Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

(Туган тел)

3). Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»


Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! —

(Пар ат)


4). И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! кем син? исмең кем синең?

Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса гәр,

Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

(Шүрәле)


5). Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

(Шүрәле)


6). Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.


Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.


Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

(Су анасы)





Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча тестлар

Февраль 3rd, 2012 at 1:40пп

(5, 7, 10 нчы класслар өчен).

Төзеде: Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы.

Әдәбият курсында Г.Тукай иҗаты 5,7,10 нчы сыйныфларда өйрәтелә. 5 нче сыйныфта Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә 6 сәгать вакыт каралган. Бу сыйныфта аның “ Исемдә калганнар” , “Шүрәле”, “Пар ат” әсәрләре өйрәнелә.

7 нче сыйныфта 3 сәгать вакыт каралган. Бу сыйныфта Г.Тукайның “ Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре өйрәнелә.

10 нчы сыйныфта Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү өчен 7 сәгать вакыт каралган. Укучылар аның шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре белән күбрәк танышалар.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тестлар йомгаклау дәресләре өчен төзелгән. Бу тестлар бары тик программага кертелгән әсәрләре буенча гына төзелде.

5 нче сыйныф

1.Г. Тукай туган авыл.

а) Кырлай;

ә) Кушлавыч;

б) Өчиле.

2.Г.Тукай ничәнче елны туган?

а)1882;

ә)1886;

б) 1913.

3.Кырлай авылында Г. Тукайны тәрбияләгән гаилә.

а)Мөхәммәтвәли- Газизә;

ә)Сәгъди- Зөһрә;

б)Бәдри- Гаишә.

4.Автобиография нәрсә ул?

а)үз тормыш юлың турында язу;

б)кемнең дә булса тормыш юлы турында язу.

5.Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл табигате сурәтләнә?

а)Кушлавыч;

ә)Өчиле;

б)Кырлай.

6.Шүрәле ул –

а)Г. Тукай үзе уйлап тапкан образ;

ә)татар халкының борынгыдан килгән мифик образы.

7.Былтыр образына характеристика бирегез.

а)ялагай, икейөзле;

ә)куркак, алдакчы;

б)акыллы, тапкыр, зирәк.

8.”Пар ат” шигырендә шагыйрь кайсы шәһәр белән хушлаша?

а)Җаек;

ә)Казан;

б)Уфа.

9.Г.Тукай  “Пар ат” шигырендә кайсы шәһәр белән күрешү сөенечен җиткерә?

а)Җаек;

ә)Казан;

б)Уфа.

10.Чагыштыру- нинди сурәтләү чарасы ул?

а)бер предметны яки күренешне икенче предметка яки күренешкә охшатып әйтү;

ә)күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт;

б)әйберне яки күренешне гадәттән тыш киметеп, кечерәйтеп әйтү.

7 нче сыйныф

1.Г.Тукай яшәгән еллар.

а)1886-1913;

ә)1886-1916;

б)1884-1911.

2.Г.Тукай яшәгән урыннарның тиешле тәртиптә тезелгәнен табыгыз.

а)Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Җаек-Казан;

ә)Кырлай-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кушлавыч-Җаек-Казан;

б)Кушлавыч-Өчиле-Казан-Сасна-Кырлай-Өчиле-Казан-Җаек;

3.Г.Тукай укыган Җаек шәһәре мәдрәсәсенең исеме.

а)”Хөсәения”;

ә)”Мотыйгия”;

б)”Мөхәммәдия”.

4.”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре Г.Тукай кайда яшәгәндә язылган?

а)Җаек;

ә)Казан;

б)Уфа.

5.Түбәндәге өзектә Г.Тукай  нинди сурәтләү алымын куллана?

“Эстәде Башны күтәреп бакмага:

Гайрәтен һәм куәтен күрсәтмәгә.

Ничә кем зур әйләде-күтәрмәде,

Зәррә мыскал җиреннән тибрәтмәде”.

а)гипербола;

ә)литота;

б)метафора.

6.Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрендә тискәре образлар.

а)бары Дию образы гына;

ә)Дию, Карәхмәт образлары;

б)барлык образлар да.

7.Г.Тукайның “Печән базары, яхуд   Яңа Кисекбаш” әсәренең жанры.

а)сатирик поэма;

ә)лирик поэма;

б)романтик поэма.

8.Г.Тукай сурәтләгән Печән базары тагын кайсы язучының әсәрендә урын алган?

а)Г.Камал;

ә)К.Тинчурин;

б)Г.Исхакый.

9.”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрендә иң төп урынны кайсы образ алып тора?

а)Карәхмәт;

ә)Дию;

б)Кисекбаш.

10.Карәхмәт Кабан күленә ничә көн төшә?

а)8;

ә)15;

б)10.

11.Түбәндәге өзектә нинди сурәтләү чарасы китерелгән?

“Агълыйдыр һәркем күзеннән яшь сыгып,

Агълый кибеттән кәләпүшләр чыгып”.

а)сынландыру;

ә)метафора;

б)гипербола.

12.Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре басылып чыккач, аңа беренче бәяне кем бирә?

а)Н.Думави;

ә)С.Рәмиев;

б)Ф.Әмирхан.

10 нчы сыйныф

1.Г.Тукайны тудырган ата-анасының исемнәре.

а)Газизә-Галиәсгар;

ә)Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә;

б)Сәгъди-Зөһрә.

2.Г.Тукайның иң беренче укытучысы.

а)Фәтхерахман хәзрәт;

ә)Мотыйгулла хәзрәт;

б)Маһруйбикә абыстай.

3.Г.Тукайның типографиядәге иң беренче хезмәте.

а)мөхәррир;

ә)хәреф җыючы;

б)корректор.

4.Габдуллага шигырь язу серләрен беренче булып өйрәткән кеше.

а)Фәтхерахман хәзрәт;

ә)Мотыйгулла хәзрәт;

б)Фатих Әмирхан.

5.Г.Тукай ничәнче елда Казанга кайта?

а)1905;

ә)1907;

б)1910.

6.Шагыйрь иҗат иткән еллар.

а)1905-1913;

ә)1907-1913;

б)1910-1913.

7.Г.Тукайның матбугатта басылып чыккан беренче әсәре.

а)”Иттифак хакында”;

ә)”Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик…”

б)”Дусларга бер сүз”.

8.”Яз караны кара дип һәм акны ак,

Җөпне җөп дип шулай ук такны так.”

Бу өзек кайсы шигырьдән?

а)”Шагыйрь”;

ә)”И каләм!”;

б)”Бер татар шагыйренең сүзләре”.

9.Г.Тукай иҗатының башлангыч чорында шигырьләрен кайсы телгә якынайтып язган?

а)гарәп;

ә)фарсы;

б)төрек.

10.Г.Тукайның кайсы шигыре Дәүләт думасы депутатлары чыгышына җавап рәвешендә язылган?

а)”Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре”;

ә)”Китмибез”;

б)”Сорыкортларга”.

11.”Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,

Бер кеше салкын су алды бер чиләк.

Өст-башын салган; вәләкин шикләнә

Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә”.

Өзек кайсы шигырьдән алынган?

а)”Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”;

ә)”Кызык гыйшык”;

б)”Кыйтга”.

12.Түбәндәге өзектә Г.Тукай үзендәге каршылыклы хисләрне, үзенең рухи халәтен нәрсәләр белән белдерә?

“Кап-караңгы. Уңны- сулны, күрми асны-өсне мин,

Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хәкыйкать дусны мин”.

а)омонимнар;

ә)синонимнар;

б)антонимнар.

13.Г.Тукайның кайсы әсәрләре газәл жанрына карый?

а)”Күңел”, “Көзге җилләр”, “Сайфия”;

ә)”Гашыйк”, “Нәсихәт”;

б)”Алдандым”, “Вәгазь”.

14.”Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,

Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”

Җавабында милләттәшем миңа:

“ Бу көй була , диде, Әллүки!”

Бу өзек кайсы шигырьдән?

а)”Тәәссер”;

ә)”Милләткә”;

б)”Милли моңнар”.

15.Г.Тукайның “Көзге җилләр” шигыреннән китерелгән өзектә нинди сурәтләү чарасы китерелгән?

“Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;

Җил җыламый, ач үлемнән куркусыннан ил җылый”.

а)чагыштыру;

ә)метафора;

б)эпитет.

16.Г.Тукайның кайсы шигыре мәрсия жанрында язылган?

а)”Хөрмәтле Хөсәен ядкяре”;

ә)”Теләнче”;

б)”Бер татар шагыйренең сүзләре”.

17.Татар әдәбиятында пародиянең иң ачык мисалын Г.Тукайның кайсы әсәрендә күрергә мөмкин?

а)”Таз”;

ә)”Китмибез”;

б)”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.

18.Кайсы танылган язучыбыз  Г.Тукайны чын мәгънәсендә шагыйрь дип танымый?

а)Ф.Бурнаш;

ә)Г.Исхакый;

б)Г.Ибраһимов.

19.”Ике бөек шагыйрьләребез” дип, Г.Тукай кайсы шагыйрьләр иҗатына зур бәя  бирә?

а)М.Гафури һәм Н.Думави;

ә)М. Акмулла һәм Г. Кандалый;

б)Суфи Аллаһыяр һәм Утыз Имәни.

20.”Тукай, моңа хәтле язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера… Менә үз- үзеңә тәнкыйть нинди була икән”,- дип язган шагыйрь.

а)С.Рәмиев;

ә)С.Хәким;

б)М.Гафури.

Дөрес җаваплар:   5нче сыйныф-1(ә), 2(ә), 3(ә), 4(а), 5(б), 6(ә), 7(б), 8(а), 9(ә), 10(а).

7 нче сыйныф- 1(а), 2(а), 3(ә), 4(ә), 5(а), 6(б), 7(а), 8(а), 9(б), 10(б), 11(а), 12(б).

10 нчы сыйныф- 1(ә), 2(б), 3(б), 4(ә), 5(ә), 6(а), 7(ә), 8(ә), 9(б), 10(ә), 11(ә), 12(б), 13(а), 14(б), 15(ә), 16(а), 17(б), 18(б),  19(а), 20(ә)



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә

Автор: Хакимова Мадина Сагидулловна

Дата: 09.01.2017

Номер свидетельства: 377015

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(67) "Презентация по теме "Габдулла Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "priezientatsiia-po-tiemie-gabdulla-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "235924"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1443887681"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) ""тукай безне? к??елд?" урок-обобщение."
    ["seo_title"] => string(43) "tukai-bieznien-kun-ield-urok-obobshchieniie"
    ["file_id"] => string(6) "256285"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1448109609"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "Тукай безне? й?р?кл?рд? "
    ["seo_title"] => string(24) "tukai-bieznien-ior-kl-rd"
    ["file_id"] => string(6) "120906"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413822746"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(156) "А.Алиш ?киятл?ре буенча IV класста класстан тыш уку д?ресе.  Тема: "?киятл?р иле”н? с?ях?т. "
    ["seo_title"] => string(96) "a-alish-kiiatl-rie-buiencha-iv-klassta-klasstan-tysh-uku-d-riesie-tiema-kiiatl-r-ilie-n-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "201421"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429037743"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(69) "Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "konspiekt-mieropriiatiia-pushkin-i-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "106239"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402986027"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства