Тема:”Тукай безнең күңелләрдә”.Г.Тукай иҗаты буенча йомгаклау дәресе.
Җиһазлау: компьютер, проектор, текстлар язылган плакатлар, Г.Тукай портреты, тема буенча әзерләнгән слайдлар,китаплар күргәзмәсе.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Максат: 1 Татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну,омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, әдәбиятыңа мәхәббәт тәрбияләү.
2 Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен тулыландыру,ныгыту . 3 Балаларда аралашу компетенциясе булдыру, әңгәмәләр кора белүне өйрәтү. 4 Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
II. Кереш өлеш.
“Туган тел” көе яңгырый. (Слайд)
Укытучы М.Ногманның “Тынмый моңлы сазың” дигән шигырен укый.
Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга Әй, шагыйрьләр солтаны.
Саклый мәңге истәлеген
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
Азмы какканны вә сукканны
Күтәрдең син, ятим!?
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсен,
Син-шагыйрьләр солтаны.
Укытучы. Габдулла Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарларын ишетеп үскән, аны йөрәгенә сендергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта. - Дәрес башланганда, нинди җырның көе яңгырады? Аның сүзләрен кем язган? (Җаваплар тыңлана.) Кемгә багышланыр бүгенге дәресебез? Әйе, бүгенге темабыз Г.Тукай иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе. Максатыбыз: Яраткан шагыйребезнең әсәрләрен искә төшерү,сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.
- Әйдәгез, плакатта язылган сүзләрне бергәләшеп укыйбыз: “Сәнгатебез күкләрендә кояшыбыз, аебыз . Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз”(Илдар Юзеев).
- Ни өчен И.Юзеев Тукайны кояш һәм айга тиңли? (Җаваплар тыңлана.)
III. Төп өлеш. “Исемдә калганнар “исемле автобиографик повесть белән таныштык,ни өчен автобиографик дип атала?
Тукайның балачагы бик авыр була. Әйдәгез, хәзер шунын турында тыңлап үтик.
(Раул,Фадис,Лиана Г. Тукай исеменнән сөйли.) (презентация курсәтелә)
Мин 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Күп тә үтми әтием үлеп киткән һәм әнием, мине Кушлавычтагы Шәрифә исемле карчыкка калдырып, икенче кешегә кияүгә чыккан. Аның белән 3 ай чамасы яшәгәннән соң, әнием мине Сасна авылына алып китә. Ләкин анда да озак яшәргә туры килми, әнием үлеп, үги әтием мине яңадан Өчиле авылына — бабам Зиннәтулла йортына озата. ----------Аларның гаиләләре зур булу сәбәпле, анда да озак торырга туры килми. 1891 елда, бер авыл ямщигына утыртып, мине Казанга озаталар. Анда Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтгали белән Газизә гаиләсенә килеп эләгәм. Озак та үтми, алар да авырып, мине кабат Өчилегә озаталар. Ә аннан Кырлай авылындагы Сәгъди исемле кеше асрамага ала. Биредә мәдрәсәдә укый башлыйм. 1895 елның башында мин Җаек (Уральск) шәһәренә күчәм. Мәдрәсәдә укуымны дәвам итеп, бер үк вакытта урыс сыйныфында белем алам.
- Тукай бары 27 ел яшәгән ,ләкин безнең өчен бәясез булган шигырьләр,мәкаләләр,әкиятләр язып калдырган.Искә төшереп китәбез:нинди әсәрләре белән танышбыз? Мин сезгә сораулар бирәм ,сез җавабын уйлап әйтегез. 1) Г.Тукай шигырендә кәҗә белән дус малайның исеме кем? ( Гали) 2)Кайсы әкияттә малай таракны урлый? (Су анасы) 3)Былтыр кайсы әкияттән? (шурале) 4) Татар халкының гимнына әверелгән җырның исеме ничек? (Туган тел) 5) Г.Т. кайсы ш-ә җир йоклый тыныч,күреп тәмле төш? (Жир йокысы) 6) Тик гомерем бик кыска,бары бер көн генә-дип кем җырлый? (Кубәләк) 7) Сау бул инде,хуш,бәхил бул,и минем торган җирем,Мин болай,шулай итәм дип,төрле уй корган җирем...(пар ат) 8) Габдулланың бәләкәй чагында кушаматы нинди була? Афарин,укучылар.Менә шул бәләкәй генә Апуш үсеп шагыйр булгач,шигырләре 26 телгә тәрҗемә ителгән; үзе Тукай 5 тел белгән:татарча,русча,гәрәпчә,төркичә һәм персид телләрен) - ---Яхшы,укучылар,хәзер Тукаебызның шигырьләрен яттан сөйләп китәрбез,тәүдә тавышларыбызны “җылытып”күнекмәләр эшләп алабыз.(күнекмә)
-Сәнгатле уку конкурсы. (Диана,Данил,Алмир,Вилена,Лиана белән Надир,Рауль)
-Афарин,укучылар,рәхмәт. Тормышта төрле хәлләр була:шатлыктан башларыбыз күккә тигән чаклар булган кебек,күңелләребез тулышып елыйсы килгән вакытлар да була.Хәзер Фәнис Җиһанша башкаруында Г.Тукайның”Китап”шигырен тыңлап үтәбез.Шигырдәге лирик герой шушындый вакытта нәрсә эшли икән?(видеосын карау,тыңлау).
-Нәрсәгә өйрәтә бу шигыр?Китапны кем итеп күрсәтә?Ярдәмче,дус....
Ничек укый шигырне артист?
Яхшы.Хәзер ,укучылар,”Әкияттә кунакта” уенын уйнап алырбыз игътибар!Бирем: - сез өзек укыйсыз һәм аның Тукайның кайсы әсәреннән алынган икәнлеген әйтерсез.
1.Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзә -Балалар, әйтегез әле. “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?
Укучы: “Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.
2. Бу өзек нинди әкияттән алынган?
..Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
-“Шүрәле” әкияте укучыларны нинди булырга өйрәтә?
Укучы: Кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.
3. Тагын бер әкиятнең өзеген укыйм. Китте болар. Бара, hаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.
КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК.
- “Кәҗә белән сарык” әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә? Укучы: Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә
- Тапкыр каз белән без дә биеп алабыз.
(мультфильм буенча физминутка)
1907нче елда Тукай Казанга кайта.Шушы елларда аның беренче җыентыгы дөнья күрә.Бу җыентыкта "Пар ат "шигыре дә урын ала. - Без бу шигырьне бергәләп укып китәрбез.Беренче ике юлын кычкырып,ике икенче юлын ярым тавыш белән,өченче ике юлын пышылдап укыйбыз,1нче рәт кенә укый,2нче рәт, кызлар гына,малайлар гына ,бергәләп укыйлар. –Тукайның күп шигырләрен халык җыр итеп җырлый.(“Пар ат “җыры башкарыла).
-Халык үзенең шагыйрен ярата,хөрмәт итә. Һәйкәлләре,Тукай исемендәге премия,музейлары бар,шулай ук аның исемен урамнар,теплоход,авыллар йөретә.Аңа багышлап язучылар шигырлар,әсәрләр иҗат итә. - -Хәзер без дә Тукай турында синквейн язып карарбыз.Исебезгә төшереп китәбез-нәрсә ул синквейн? Синквейн французчадан - 5 юллык шигырь. Ничек языла?
1-нче юл - теманы ачыклаучы суз,исем ; 2-нче юл - темага яраклы ике сыйфат. 3-нче юл - темага яраклы 3 фигыль. ; 4-нче юл - теманы ачучы фраза.
5-нче юл - темага карата уз фикеренне белдеруче бер суз.
Габдулла Тукай Моңлы,бөек Иҗат итә,яза,эшли
Милләткә хезмәт итә
Даһи.
-Шулай итеп.укучылар,без бүгенге дәрестә кемнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләштек?Нинди игътибарлы булганыбызны тест эшләп тикшереп алабыз.
-Тест эшләү.) Тикшерәбез.Билге куябыз үзебезгә.Кем үзенә 5 куйды?4,3,2?
3.Йомгаклау. –Яхшы,укучылар,бәген нинди эшләр башкардык? Дәрес ошадымы? Балалар әдәбиятына нигез салучы,сәнгатебез күгендә кояшыбыз,аебыз Г.Тукайга багышланган дәресебезне йомгаклыйбыз,ләкин без аны онытмасбыз,әсәрләрен өйрәнүебезне дәвам итәрбез.Өй эше “Пар ат” шигырен сәнгатьле итеп ятлап килергә.
Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын һәр татар кешесе белә. Ул безнең милли гимныбыз булып тора. Хәзер барыбыз да басабыз һәм “Туган тел” җырын бергәләшеп башкарабыз. (“Туган тел” җыры яңгырый.)