kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентациядә бөек шагыйрь Габлулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында материаллар тупланган

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты»

Габдулла Тукай. Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар. Татар тарихында да андыйлар аз тугел. Ләкин халык язмышында зур үзгәрешләр китереп чыгарган ХХ гасырда күз ташласак, татар аңына, татар рухына Тукай кадәр зур йогынты ясаган бүтән шәхесне очрата алмабыз. Менә хәзер, инде яңа гасырны ваклаганда, шикләнмичә әйтергә мөмкин: ХХ гасыр Тукай йолдызлыгы астында уткән, шул йолдыз юлыбызны яктыртып торган.  Ркаил Зәйдулла.

Габдулла Тукай.

Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар. Татар тарихында да андыйлар аз тугел. Ләкин халык язмышында зур үзгәрешләр китереп чыгарган ХХ гасырда күз ташласак, татар аңына, татар рухына Тукай кадәр зур йогынты ясаган бүтән шәхесне очрата алмабыз. Менә хәзер, инде яңа гасырны ваклаганда, шикләнмичә әйтергә мөмкин: ХХ гасыр Тукай йолдызлыгы астында уткән, шул йолдыз юлыбызны яктыртып торган.

Ркаил Зәйдулла.

Габдулла Тукайның тормыш юлы. 1 886нчы ел 26 нчы апрель - 1913 нче ел 15 нче апрель .

Габдулла Тукайның тормыш юлы.

1 886нчы ел 26 нчы апрель -

1913 нче ел 15 нче апрель .

Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф йорты. Бу йортта 1 886 елның 2 6 апрелендә Г. Тукай туган.

Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф йорты. Бу йортта 1 886 елның 2 6 апрелендә Г. Тукай туган.

Шагыйрьнең туган ягы  - инешле, чокырлы,  урманлы Казан арты. Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы.   Кушлавыч авылының гомуми күренеше.

Шагыйрьнең туган ягы - инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы.

Кушлавыч авылының гомуми күренеше.

1 886 елның 2 9 августында, көз килү белән, дүрт айлык Габдулланың әтисе дөньядан китеп бара.

1 886 елның 2 9 августында, көз килү белән, дүрт айлык Габдулланың әтисе дөньядан китеп бара.

.

.

Яңа бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар. “ Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугъры килми иде”  (“Исемдә калганнар”).

Яңа бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.

“ Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугъры килми иде”

(“Исемдә калганнар”).

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай, диләр;  Җырлаганда, көй өчен,

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай, диләр; Җырлаганда, көй өчен, "тавыклары җырлай", диләр.

1893 елны Кырлайдан Сәгъди абзый Тукайны асрамага ала.

“ Кырлай - минем дөньяга күзем ачылган авыл”, - ди Тукай.   Сәгъди абзый Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә.

Кырлай - минем дөньяга күзем ачылган авыл”, - ди Тукай.

Сәгъди абзый Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә.

Тукай тормышында Җаек (Уральск)  (1894-1907).

Тукай тормышында Җаек (Уральск)

(1894-1907).

Галиәсгар Госманов йорты 1895 нче елда апасы Газизә белән җизнәсе Габдулланы үзләре янына – Җаекка алдыралар. Шул көннән алып җизнәсе Галиәсгар үлгәнче Габдулла Тукай шушы йортта яши.

Галиәсгар Госманов йорты

1895 нче елда апасы Газизә белән җизнәсе Габдулланы үзләре янына – Җаекка алдыралар. Шул көннән алып җизнәсе Галиәсгар үлгәнче Габдулла Тукай шушы йортта яши.

Җаек шәһәрендә өч мәд-рәсә була: «Рәкыйбия», «Гайния» һәм «Мотый-гия».Җизнәсе Тукайны «Мотыйгия»гә урнашты-ра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Ул биредә гарәп .фарсы, төрек тел-ләрен яхшы үзләштерә. 1898 нче елдан бу мәдрә-сәдә торып укый .

Җаек шәһәрендә өч мәд-рәсә була: «Рәкыйбия», «Гайния» һәм «Мотый-гия».Җизнәсе Тукайны «Мотыйгия»гә урнашты-ра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Ул биредә гарәп .фарсы, төрек тел-ләрен яхшы үзләштерә. 1898 нче елдан бу мәдрә-сәдә торып укый .

Мотыйгулла Төхвәтуллин Мотыйгулла мәдрәсәдә Тукайга гарәп , фарсы, төрек телләреннән, әдәбияттан, шигырь төзелешеннән дәресләр бирә, иҗатын хуплап, дәртләндереп тора. Габдулланың шагыйрь булып формалашуында Мотыйгулла хәзрәтнең роле зур булган .

Мотыйгулла Төхвәтуллин

Мотыйгулла мәдрәсәдә Тукайга гарәп , фарсы, төрек телләреннән, әдәбияттан, шигырь төзелешеннән дәресләр бирә, иҗатын хуплап, дәртләндереп тора. Габдулланың шагыйрь булып формалашуында Мотыйгулла хәзрәтнең роле зур булган .

Тукай Җаекта өчъеллык рус мәктәбен тәмамлый. Анда аны Әхмәтша учитель укыта (1895 – 1898 еллар).

Тукай Җаекта өчъеллык рус мәктәбен тәмамлый. Анда аны Әхмәтша учитель укыта (1895 – 1898 еллар).

1898 ел – җизнәсе улгәч Габдулла мәдрәсәгә кучеп китә. Укуын тәмамлагач, “Уралец” газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшли. Габдулла – гади эшче.

1898 ел – җизнәсе улгәч Габдулла мәдрәсәгә кучеп китә. Укуын тәмамлагач, “Уралец” газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшли. Габдулла – гади эшче.

1904 ел – кулъязма рәве-шендә чыга башлаган “Әлгасрелҗәдит” жур-налына языша, шигъри каләм тибрәтә башлый.   1905 ел – Уральскида Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарылган “Фикер” газетасында, “Уклар” сатирик журналында ай саен диярлек Тукайның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары басыла.

1904 ел – кулъязма рәве-шендә чыга башлаган “Әлгасрелҗәдит” жур-налына языша, шигъри каләм тибрәтә башлый.

1905 ел – Уральскида Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарылган “Фикер” газетасында, “Уклар” сатирик журналында ай саен диярлек Тукайның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары басыла.

1907 нче елның көзендә Тукай иҗат хыяллары белән рухланып Казанга кайта. Ләкин ул “Пар ат” та язганча атта түгел, Саратовка кадәр поездда, ә аннан пароходта кайта.  Тукай яшәгән Болгар ку-накханәсе. Аның Казан-дагы тормышы нигездә шул йортта уза.

1907 нче елның көзендә Тукай иҗат хыяллары белән рухланып Казанга кайта. Ләкин ул “Пар ат” та язганча атта түгел, Саратовка кадәр поездда, ә аннан пароходта кайта.

Тукай яшәгән Болгар ку-накханәсе. Аның Казан-дагы тормышы нигездә шул йортта уза.

Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Казан чоры башлана. Ул монда гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары булачак Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, С. Сүн-чәләйләр белән таныша.

Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Казан чоры башлана. Ул монда гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары булачак Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, С. Сүн-чәләйләр белән таныша.

Сатирик “Яшен”, “Ялт-Йолт” журналларында, “Әл-ислах” газетасында актив языша.

Сатирик “Яшен”, “Ялт-Йолт” журналларында, “Әл-ислах” газетасында актив языша.

1912 ел – шагыйрь, авыруының көчәюенә карамастан, Казан арты авылларына чыгып китә. Әстерхан, Уфа, Петербург шәһәрләренә барып кайта. Сәламәтлеге бик нык какшагач, соңгы дәрәҗәгә җиткән сырхау белән хастаханәгә керә. 1913 нче елның 15(2) апреле шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.

1912 ел – шагыйрь, авыруының көчәюенә карамастан, Казан арты авылларына чыгып китә. Әстерхан, Уфа, Петербург шәһәрләренә барып кайта. Сәламәтлеге бик нык какшагач, соңгы дәрәҗәгә җиткән сырхау белән хастаханәгә керә.

1913 нче елның 15(2) апреле шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.

Габдулла Тукай и җ аты.  Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең төп иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10000нән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.

Габдулла Тукай и җ аты.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең төп иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10000нән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.

Тукай – шагыйр ь. Габдулла Тукай яңа гасыр башында – 1900 еллардан ук әкренләп каләм тибрәтә башлый. 1905 елда аның унлап әсәре дөнья күрә. Г. Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып “Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...” дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала. Иң беренче басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңыш яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Татарларның даны сигез кат күкләргә күтәрелүен тели. Милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. 1907-1908 елларда “Шигырьләр китапханәсе” сериясендә чыккан Габдулла Тукай китаплары: “3 нче дәфтәр” һәм “4 нче дәфтәр”.

Тукай – шагыйр ь.

Габдулла Тукай яңа гасыр башында – 1900 еллардан ук әкренләп каләм тибрәтә башлый. 1905 елда аның унлап әсәре дөнья күрә. Г. Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып “Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...” дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала. Иң беренче басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңыш яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Татарларның даны сигез кат күкләргә күтәрелүен тели. Милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди.

1907-1908 елларда “Шигырьләр китапханәсе” сериясендә чыккан Габдулла Тукай китаплары: “3 нче дәфтәр” һәм “4 нче дәфтәр”.

Тукай - әкиятче. Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г.Тукай бирде. “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Шүрәле” әкияләрен кем генә белми? “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.

Тукай - әкиятче.

Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г.Тукай бирде. “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Шүрәле” әкияләрен кем генә белми? “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.

Г.Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы. Тукай әсәрләре менә ничә дистә еллар инде балалар тәрбияләүгә хезмәт итә. Алар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.

Г.Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

Тукай әсәрләре менә ничә дистә еллар инде балалар тәрбияләүгә хезмәт итә. Алар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.

Тукай – журналист. 19 яшьлек Г.Тукай «Фикер» газетасы һәм башка басмалар типографиясендә хәреф җыючы, корректор, конторщик, фактик секретарь. 20 яшьлек Г.Тукай «Әлгасрел-җәдит» журналында җаваплы секретарь «Уклар»ның факттагы редакторы. Казанга килгәч тә, «Әльислах» газетасында Ф.Әмирхан белән бергә җитәкчелек вазифасын башкара. 1908 елда ул Г.Камал белән «Яшен» исемендә сатирик журнал чыгаруга керешә. “Яшен” ябылгач, аның урынына чыгарыла башлаган “Ялт-Йолт” журналы эшенә җаваплы секретарь Г.Тукай белән Г.Камал юнәлеш биреп торалар. Тукай кыска сроклы сәяхәтләре вакытында да, авырып ятканда да «Ялт-Йолт» белән элемтәсен өзмәгән.

Тукай – журналист.

19 яшьлек Г.Тукай «Фикер» газетасы һәм башка басмалар типографиясендә хәреф җыючы, корректор, конторщик, фактик секретарь. 20 яшьлек Г.Тукай «Әлгасрел-җәдит» журналында җаваплы секретарь «Уклар»ның факттагы редакторы. Казанга килгәч тә, «Әльислах» газетасында Ф.Әмирхан белән бергә җитәкчелек вазифасын башкара. 1908 елда ул Г.Камал белән «Яшен» исемендә сатирик журнал чыгаруга керешә. “Яшен” ябылгач, аның урынына чыгарыла башлаган “Ялт-Йолт” журналы эшенә җаваплы секретарь Г.Тукай белән Г.Камал юнәлеш биреп торалар. Тукай кыска сроклы сәяхәтләре вакытында да, авырып ятканда да «Ялт-Йолт» белән элемтәсен өзмәгән.

Тукай һәм халык җырлары. Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. 1948 елда Тукай тарафыннан тупланган 28 җыр язылган “Җырлар дәфтәре” табыла. 1910 елда чыккан “Халык моңнары” җыентыгының тышлыгы. “Җырлар дәфтәре”ннән “Агидел көе”. Халык рухы  шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә.

Тукай һәм халык җырлары.

Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. 1948 елда Тукай тарафыннан тупланган 28 җыр язылган “Җырлар дәфтәре” табыла. 1910 елда чыккан “Халык моңнары” җыентыгының тышлыгы. “Җырлар дәфтәре”ннән “Агидел көе”.

Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә.

Тукай һәм театр. 1905 ел революциясе биргән иреклекләрдән файдаланып алдынгы татар яшьләре беренче профессиональ театр труппасы оештыралар. Аңа “Сәйяр” дип исем кушалар. “Сәйяр” – татар театрына нигез сала. Татар профессиональ театрын тудыруда Тукайның роле зур була. Шагыйрь репетицияләргә йөри, спектакльләргә рецензияләр яза. 1909 елның июнендә “Йолдыз” газетасында Тукайның Панаев театрында куелган “Хуҗа һәм приказчик” спектакленә рецензиясе басыла. Театр — яктылыкка, нурга илтә,  Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Тукай һәм театр.

1905 ел революциясе биргән иреклекләрдән файдаланып алдынгы татар яшьләре беренче профессиональ театр труппасы оештыралар. Аңа “Сәйяр” дип исем кушалар. “Сәйяр” – татар театрына нигез сала.

Татар профессиональ театрын тудыруда Тукайның роле зур була. Шагыйрь репетицияләргә йөри, спектакльләргә рецензияләр яза. 1909 елның июнендә “Йолдыз” газетасында Тукайның Панаев театрында куелган “Хуҗа һәм приказчик” спектакленә рецензиясе басыла.

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Тукай – сатирик шагыйр ь. “ Сөекле халкын өзелеп яратса да, Тукай аның тормышын артка сөйрәгән хорафатларны да күрә, вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасындагы кебек, усал итеп, чеметеп ала.

Тукай – сатирик шагыйр ь.

Сөекле халкын өзелеп яратса да, Тукай аның тормышын артка сөйрәгән хорафатларны да күрә, вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасындагы кебек, усал итеп, чеметеп ала. " ("Милләтчеләр",   "Бәгъзе  зыялыларыбыз")

Тәлгать Галиуллин.

1908 елда Тукай сатирик поэма «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрен иҗат итә. Поэманың беренче басмасы.

Тукай – т әрҗемәче. Ул Крылов мәсәлләрен В.Звегищев, Л.Озеров, В.Тушнова, А.Тарковский әсәрләрен тәрҗемә итә .

Тукай – т әрҗемәче.

Ул Крылов мәсәлләрен В.Звегищев, Л.Озеров, В.Тушнова, А.Тарковский әсәрләрен тәрҗемә итә .

Тукай – прозаик. 1909 нчы елда Тукай үзенең үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза хикәяләр иҗат итә. Шагыйрь исән вакытта басылып чыккан повестьның беренче битләре.

Тукай – прозаик.

1909 нчы елда Тукай үзенең үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза хикәяләр иҗат итә.

Шагыйрь исән вакытта басылып чыккан повестьның беренче битләре.

Тукай – публи цист.

Тукай – публи цист.

" Г.Тукай үз заманының талантлы шагыйре генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сән-гатьлелекнең иң югары кималендә сурәтләп бирүче иде, " – ди Фоат Галимуллин. Бу аның публицистик мәкаләләрендә чагыла.

“ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”

1906 ел “Фикер” газетасы.

“ Хисияте миллия”

1906 ел “Фикер” газетасы.

“ Тәнкыйть – кирәкле шәйдер”

1907 ел “Әльислах” газетасы.

Шагыйрьнең публицистик эшчәнлеге.

Шагыйрьнең публицистик эшчәнлеге.

Тукай - т әнкыйт ьче “ Тәнкыйть, безнең заманыбыз кебек, китаплар, брошюралар, газеталар, журналлар таулар кебек өелеп торган бер заманда кирәкле генә тугел, ансыз торып булмый торган бер нәрсә.”  Г.Тукай. Г.Тукай тәнкыйть мәсьәләләренә бик күп мәкаләсендә тукталган. Аның тәнкыйди фикерләре 1905 елдан соң ук күренә башлый. “Сүз башы” 1906, “Кыямәт көне” 1906, “Уянгач беренче эшем” 1913, “Шигырьләремез” 1907.   Тәнкыйть аның шигырьләрендә дә чагыла. “ Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” “ Күрдегезме?” “ Безне урынсызга яманлыйлар” һ.б.

Тукай - т әнкыйт ьче

Тәнкыйть, безнең заманыбыз кебек, китаплар, брошюралар, газеталар, журналлар таулар кебек өелеп торган бер заманда кирәкле генә тугел, ансыз торып булмый торган бер нәрсә.”

Г.Тукай.

Г.Тукай тәнкыйть мәсьәләләренә бик күп мәкаләсендә тукталган. Аның тәнкыйди фикерләре 1905 елдан соң ук күренә башлый. “Сүз башы” 1906, “Кыямәт көне” 1906, “Уянгач беренче эшем” 1913, “Шигырьләремез” 1907.

Тәнкыйть аның шигырьләрендә дә чагыла.

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”

Күрдегезме?”

Безне урынсызга яманлыйлар” һ.б.

Әдәбиятта-сәнгатьтә Тукай образы. Гасырлар дәвамында тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Шагыйрь иҗаты, шәхесе үзе яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына.  Музыка өлкәсендә З.Яруллин тарафыннан Тукайга багышланган марш 1914 нче елда ук яңгырый. Соңгы елларда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында уңышлысы А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дип исемләнгән вокаль циклы.

Әдәбиятта-сәнгатьтә Тукай образы.

Гасырлар дәвамында тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Шагыйрь иҗаты, шәхесе үзе яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына. Музыка өлкәсендә З.Яруллин тарафыннан Тукайга багышланган марш 1914 нче елда ук яңгырый. Соңгы елларда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында уңышлысы А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дип исемләнгән вокаль циклы.

Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотканнар. Ю.Урманче, Б.Альменов кебек осталарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау карау кыен. Ф.Әминевнең шагыйрь иҗатына багышланган полотнолары, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре... Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр.

Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотканнар. Ю.Урманче, Б.Альменов кебек осталарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау карау кыен. Ф.Әминевнең шагыйрь иҗатына багышланган полотнолары, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре... Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр.

Тукaай турында күп язылган һәм языла. Тукай үзе исән чакта ук аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр, әмма бу чорда Тукай образын тасвирлауда романтик төсмерләр өстенлек итә. Ш.Бабич, М.Фәйзи, С.Сүнчәләй, М.Гафури шагыйрьне халык белән бәйләп сүрәтлиләр. 70 нче елларда С.Хәким “Кырыгынчы бүлмә” поэмасын яза. Г.Афзал “Йөрәгемдә йөртәм сине”, “Габдулла Тукайга”, “Якты йолдыз” шигырьләрен иҗат итә. Соңрак Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Гатауллин Тукай темасына мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында Н.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы игътибарга лаек.

Тукaай турында күп язылган һәм языла. Тукай үзе исән чакта ук аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр, әмма бу чорда Тукай образын тасвирлауда романтик төсмерләр өстенлек итә.

Ш.Бабич, М.Фәйзи, С.Сүнчәләй, М.Гафури шагыйрьне халык белән бәйләп сүрәтлиләр.

70 нче елларда С.Хәким “Кырыгынчы бүлмә” поэмасын яза. Г.Афзал “Йөрәгемдә йөртәм сине”, “Габдулла Тукайга”, “Якты йолдыз” шигырьләрен иҗат итә.

Соңрак Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Гатауллин Тукай темасына мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында Н.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы игътибарга лаек.

Тукай – театр сәхнәсендә, тарихи романнарда. Р.Ишморат “И мөкатдәс, моңлы сазым”. И.Юзеев “Очты дөнья читлегеннән”. Т.Миңнуллин “Без китәбез, сез каласыз” драмасы. Ә.Фәйзи “Тукай” романы.

Тукай – театр сәхнәсендә, тарихи романнарда.

Р.Ишморат “И мөкатдәс, моңлы сазым”.

И.Юзеев “Очты дөнья читлегеннән”.

Т.Миңнуллин “Без китәбез, сез каласыз” драмасы.

Ә.Фәйзи “Тукай” романы.

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Тукай әсәрләре буенча иҗат ителгән балетлар куела.  “ Кисекбаш”, “Шүрәле” балетыннан куренешләр.

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Тукай әсәрләре буенча иҗат ителгән балетлар куела.

“ Кисекбаш”, “Шүрәле” балетыннан куренешләр.

Күренекле халык шагыйре хатирәсен татар халкы бик хөрмәтли. Республикада иң яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Дәүләт филормо-ниясе бөек шагыйрь исемен йөртә. Шәһәрләрдә урамнар, китапханәләр Тукай исеме белән аталган. Казанда метро станциясенә Габдулла Тукай исеме бирелгән. Республи-кабыз башкаласында ул яшәгән йортларга мемориаль такталар беркетелгән.

Күренекле халык шагыйре хатирәсен татар халкы бик хөрмәтли. Республикада иң яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Дәүләт филормо-ниясе бөек шагыйрь исемен йөртә. Шәһәрләрдә урамнар, китапханәләр Тукай исеме белән аталган. Казанда метро станциясенә Габдулла Тукай исеме бирелгән. Республи-кабыз башкаласында ул яшәгән йортларга мемориаль такталар беркетелгән.

Кырлайда Габдулла Тукай музее.

Кырлайда Габдулла Тукай музее.

Казанда Габдулла Тукай музее. Санкт-Петербург шәһәрендә Тукай һәйкәле

Казанда Габдулла Тукай музее.

Санкт-Петербург шәһәрендә Тукай һәйкәле

Шигърият бәйрәменең иң зурысы – Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданда. Бу көнне шагыйрь һәйкәле янында республиканың күренекле кешеләре – язучылар, галимнәр, эшчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, күрше республикалардан килгән кунаклар микрофон алдында чыгыш ясыйлар.

Шигърият бәйрәменең иң зурысы – Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданда. Бу көнне шагыйрь һәйкәле янында республиканың күренекле кешеләре – язучылар, галимнәр, эшчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, күрше республикалардан килгән кунаклар микрофон алдында чыгыш ясыйлар.

2011 - Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан 2011 елны Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы буларак игълан итте. Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе.

2011 - Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатыннан 2011 елны Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы буларак игълан итте.

Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе.

Презентацияне т өзеде:  .  Латыйпова Наилә Нәбиулла кызы.

Презентацияне т өзеде: . Латыйпова Наилә Нәбиулла кызы.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: История

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты

Автор: Латыпова Наиля Набиулловна

Дата: 27.09.2018

Номер свидетельства: 479050

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) ""Габдулла Тукайны? тормыш юлы ??м и?аты" презентация "
    ["seo_title"] => string(58) "gabdulla-tukainyn-tormysh-iuly-h-m-izh-aty-priezientatsiia"
    ["file_id"] => string(6) "167078"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1423046628"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) ""тукай безне? к??елд?" урок-обобщение."
    ["seo_title"] => string(43) "tukai-bieznien-kun-ield-urok-obobshchieniie"
    ["file_id"] => string(6) "256285"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1448109609"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(90) "Габдулла Тукай и?атына багышланган семинар д?рес "
    ["seo_title"] => string(55) "gabdulla-tukai-izh-atyna-baghyshlanghan-sieminar-d-ries"
    ["file_id"] => string(6) "141541"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1418137768"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(57) "Габдулла Тукай и?атында музыка "
    ["seo_title"] => string(32) "gabdulla-tukai-izh-atynda-muzyka"
    ["file_id"] => string(6) "231428"
    ["category_seo"] => string(6) "muzika"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1442498304"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(69) "Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "konspiekt-mieropriiatiia-pushkin-i-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "106239"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402986027"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства