Тема: Габдулла Тукай иҗатына багышланган семинар дәрес.
Максат: Габдулла Тукайның тормыш юлын кыскача искә төшерү;
иҗаты белән еллап тирәнтен танышу; аның иҗатының
кабатланмас бөеклегенә мәхәббәт хисләре уяту; сәнгатьле
уку күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: Г. Тукай турында китаплар, шигырьләр җыентыгы,
фотоальбом, портреты, магнитофон, касеталар, төрле
язучыларыбызның әйтелгән фикерләре язылган
плакатлар.
Материал: Татар Совет язучылары, “Мәгариф” журналлары 1996
№9; 1986 №3, №7; 2004 №4.
Дәрес барышы.
- Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар! Безнең бүгенге дәресебез Г. Тукай иҗатына багышлана. (Музыка астында 1 нче укучы “Туган авыл” шигырен укый).
- Әйе, чыннан да 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә тау башына салынган, матур табигатьле Кушлавыч авылында, язгы матур көннәрнең берсендә кечкенә Тукай дөньяга килә. Әтисе мулла була. Габдуллага 4 ай ярым булуга, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылы мулласына кияүгә чыга.
Менә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана. Әлегәчә дөньяда бер генә шагыйрьнең дә, җылылык эзләп, үз гомерендә җиде, сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.
1995 елны Габдулланың әтисе ягыннан апасы Уральск шәһәренә алдыра. Монда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта өч еллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә гарәп, рус телендә өйрәнү аңа Европа әдәбияты белән танышырга мөмкинлек бирә.
27 ел эчендә аңа белгәнебезчә бик күп җирләрдә булырга туры килә.
Кушлавыч → Сасна → Өчиле → Казан → Кырлай→ Җаек → Казан.
2 нче укучы . Уральск шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елны монда аның шигырьләре басыла башлый, төрле әдәби журналларда эшли. Бу чорда язучы азатлыкка, иреккә омтылып яза. Рус революциясен шатланып каршылый. Шушы революция башланган вакытта ул Уральскида чыга торган “Уралец” газетасында наборщик булып эшли. Тукай мондагы социаль демократлар белән таныша. Аларның күрсәтүе буенча революцион листовкалар тарата. Шулай ук Тукай шәһәрдә барган демонстрациядә дә катнаша. Бу демонстрацияне ул азатлык бәйрәме дип атый. Шушы чорда ул “Дусларыма бер сүз”, “Илтифак хакында”, “Мужик йокысы” һ.б. шигырьләрен яза. (“Дусларыма бер сүз”, “Илтифак хакында” шигырьләре укыла)
Тукайга бу вакытта бары унтугыз яшь кенә була. Башта Тукай шушы типографиядә наборщик булып эшли. Аннан соң редакторлык дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул “Уклар” журналын оештыра. Бу журнал аша ул ирекле матбугатның нинди булырга тиешлеген күрсәтә.
3 нче укучы . 1906 нчы елда аның матбугатта мәкаләләре басылып чыга. Башты аның турында шикләнүче язучылар инде ышанычлы итеп “милли шагыйрьләребезнең даһиларыннан булачак” дип әйтәләр. Бу елда аның бигрәк тә “Сорыкортларга” һәм “Государственная думага” дигән шигырьләре игътибарга лаек.
(“Сорыкортларга” дигән шигыре укыла).
Әйе, бу елда инде ул байлар, аксөякләрне тәнкыйтьләп яза. Шигырьдә күренгәнчә ул аларны әрәм тамаклар, төрле юллар белән кеше талаучылар дип атый. Шулай ук ул халыкка үзләренең ирекләрен, үз хакларын дауларга куша.
4 нче укучы . 1907 ел Тукай тормышына көтелмәгән кыенлыклар алып килә. Шушы елда К.Мотыйгыйга матбугат эшен алып бару тыела. Ул типографиясен сатарга мәҗбүр була. Тукай эшсез кала. Илдәге политик хәлләр куркыныч төскә керә. Матбугат һәм культура эшләре полиция һәм жандармия контроле астына куела. Һәм шушы елның көзендә Тукай туган ягына кайта. Казанда урнашып кала. Монда килүенә ул бик сөенә. Аны төрле газеталарга эшкә чакыралар. Ләкин шагыйрь буржуаз – матбугат органнары белән бәйләнешкә керергә теләми. Һәм шуның нәтиҗәсендә “Әл-ислах” газетасында эшли башлый. Ләкин бу газетада керем аз булганлыктан, яшьләр оештырган китап нәшриятына да эшкә урнаша. Бу эшләр генә аны канәгатьләндерми, революцион рухтагы газета-журналлар да чыгара башлый. Шушы елда инде ул татарларга ирек дауларга кушып, Россиядәге тәртипсезлекләрне күрсәтеп “Китмибез” дигән шигырен яза.
(“Китмибез” шигыре укыла)
5 нче укучы. 1908 нче елда Г.Камал белән берлектә “Яшен” исемле журнал чыгара башлыйлар. Бу реакциягә каршы чыгарылган журнал була. Шуңа күрә аны 10 нчы саныннан соң ябалар. Ләкин алар тукталып калмыйлар, икенче “Ялт-йолт” журналын чыгара башлыйлар. Бу “Яшен”нең дәвамы була. Бу журнал да кыю фикерле була. Беренчедән, Тукай ирек яклаучы булса, искенчедән, ул – милләт уятучы. Шушы елдан башлап Тукай иҗатында үзгәрешләр күренә башлый. Аның шигырьләрендә гуманизм байрагын югары күтәреп көрәшкә чыккан шагыйрь образы урын ала. Шагыйрь образы белән бергә халык образы да алга чыга. Бу ике образ арасындагы романтизмга хас теләкләр алып ташлана. Ул моны үзенең “Сәрләүхәсез” дип аталган шигырендә ачык күрсәтә.
(Магнитофон тасмасыннан “Сәрләүхәсез” шигыре укыла)
6 нчы укучы. Язучы иҗатында 1909-1910 нчы еллар үкенеч, газап, өметсезлек мотивларын бирсә, 1911 нче елгы иҗаты рухи караңгылыкка каршы кеше шәхесенең пакълеге өчен көрәш тарихы булды. Язучы иҗатында акрынлап дөньяга сарказм аркылы карау, тискәре якларга каршылык күрсәтү хисләре күтәрелә бара. Бу чорда Тукайда реалистик тенденцияләр өстенлек итә, туган якка булган мәхәббәте, аны сагыну “Шүрәле”, “Туган җиремә”, “Пар ат” шигырьләрендә ачык күренә. Шушы ук елда Астархань шәһәренә сәяхәт итә. Шуннан соңгы сәяхәте 1912 нче елда Петербургка була. Башта Уфага керә, М.Гафури белән очраша. Петербург аны бик “салкын” каршы ала. Ул кунакханәдә 13 көн торганнан соң Казанга кайта. Петербургта ул врачларга күренә. Аның бер үпкә белән генә яшәвенә аптырап калалар.
7 нче укучы . 1913 нче елның башында ул “Хаста хәле” дигән шигырен яза .
(“Хаста хәле” шигыре укыла)
Әйтерсең, Тукай бу шигырен үзенең үләчәген алдан белеп язган. Бәлки, ул аны сизгәндер, чөнки инде аның бу вакытта хәле бик авыр була. Ләкин шушындый шартларда да шагыйрь татар халкының башка халыклар кебек үк зур хокукка ия булуын күреп яши.
1913 нче ел 26 февраль. Иптәшләренең киңәше белән аена 150 сум хак түләү турында килешеп, Тукай Казанда Клячкин больницасына керә. Больницага кергәнче Ф.Әмирхан янына бара. Ф.Әмирханның: “Тиз терелеп чык, тиз күрешик”, - дип әйткән сүзенә каршы ул: “Юк, тиз күрешемик әле. Син озаграк яшә!” – дип, дусты белән хушлаша.
1913 нче ел 31 март. Авыраеп, ашаудан һәм йокыдан тәмам киселә, аз сөйләшә, хәлен белергә килүчеләр белән бәхилләшә.
1913 нче ел 2 апрель. Кичке 8 сәгать 15 минут. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның йөрәге тибүдән туктый. Шуннан соң халык “Тукай бәете”н чыгарган.
(М.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” әсәре укыла)
- Ә хәзер, килгән кунаклар арасында Тукай шигырьләрен белүчеләргә сүз бирәбез.
(9 нчы сыйныфлар Тукай шигырьләрен сөйлиләр)
- Әйдәгез бу семинар дәресебезне Г.Тукайның “Туган тел”ен барыбыз бергә басып, җырлап тәмамлыйк.
Казан шәһәре Киров районы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 137 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Аңлатма язуы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сафина Гөлнара Фәргать кызы
Казан - 2007