kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Юл билгеләре иленә сәяхәт"»

Максат: 

Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру, юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү. 

Җиһаз: светофор, зебра юлы,  юл билгеләре, геометрик фигуралар, проекторда дидактик уен “Нәрсә артык?”

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Бүген безгә бик күп апалар, кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

 

Тәрбияче: Сез сәяхәткә барырга яратасызмы? (балаларның җаваплары)

- Без бүген сезнең белән юл йөрү билгеләре иленә сәяхәткә барабыз. Ә без нәрсәгә утырып бара алабыз? (балаларның җаваплары)

- Мин сезгә табышмак әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз.

Нинди гаҗәеп өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле

Аягында резина,

Бар ашаганы бензин

Бу нинди өй? (Автобус)

Тәрбияче: Әйе, балалар дөрес. Әйтегез әле, автобус ни өчен кирәк соң?

(Кешеләрне йөртер өчен, ерак юлларга барыр өчен кирәк)

- Автобуста йөрүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?

(Автобуста йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар)

Тәрбияче: Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк соң балалар? (Арткы)

- Ә кайсы ишегеннән төшәбез? (Алгы)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, автобуста үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик.

(Автобуста барганда бер-береңә комачауларга ярамый. Тәрәзәдән башны, кулны чыгарырга ярамый. Кычкырып сөйләшергә ярамый. Шофер белән сөйләшергә ярамый. Чүпләргә, музыка тыңларга ярамый. Йөгереп йөрергә ярамый. Өлкәннәргә урын бирергә кирәк)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә автобуста утырып барыр өчен кассадан нәрсә сатып алырга кирәк әле? (Билетлар алырга кирәк) Билетлар алу өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.

1)Уф-пуф сулар,

Уфтанганда алып китәр

Барыр җиреңә җитәр (Поезд)

2)Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая (Трамвай)

3)Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә. (Машиналар)


Тәрбияче: Ә хәзер этешмичә генә урындыкларга кереп утырабыз. Кызларны алдан кертәбез. (Балалар утыралар). Шәһәр урамында күп төрле машиналар, трамвайлар, автобуслар үтеп йөри. Бик сак йөрергә кирәк.

Машиналар чаба юлдан,

Тукта, ашыгып чыкма,

Юл йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

 

Шофер: Сак булыгыз, ишекләр ябыла.

Автобус кузгалып китә (тавыш чыгара)

Шофер: Дусларым, без «Юл билгеләре» иленә килеп җиттек.

Тәрбияче: Балалар, кайсы ишектән төшәбез? (Алгы ишектән). Саклагыч каешларын ычкындырдык, әкрен генә төшәбез. Без хәзер кемнәр булабыз инде? (Җәяүлеләр)

- Балалар, карагыз әле, алда ике төрле юл ята – машиналар һәм җәяүлеләр йөри торган юл. Без кайсы юлдан барырбыз икән? (Тар юлдан барырбыз) Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Машиналар.

Тәрбияче: Ә тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Җәяүлеләр.

Тәрбияче: Җәяүлеләр, йөри торган юлны икенче төрле тротуар дип атыйлар. (Бергәләп әйтәләр)

-Әйдәгез әле, сезнең белән тротуардан гына барыйк. (Бергәләп әйтәбез)

 

Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп алыйк.

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

 

– Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле: безнең каршыбызда нинди юл? (Зебра).

– Сезнең игътибар иткәнегез бар микән бакчадан кайтканда ул билгегә? Ул җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу тамгасы. Бик игътибарлы булырга кирәк.

– Юлның кайсы урыныннан гына чыгарга кирәк? (Зебрадан)

-Каршыбызда нәрсә басып тора?

(Светофор)

 Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе 

Я, нәрсә ул, балалар? (Светофор)


Тәрбияче: Дөрес, балалар светофор. Светофорның өч төсе бар. Берсе – кызыл төс, икенчесе – сары төс, өченчесе – яшел төс. Кызыл төс янгач туктап торабыз, сары төс янгач сабыр итәбез, әзерләнәбез чыгарга, яшел төс янгач атлап китәбез юлдан.

Тәрбияче: Светофор кайда тора соң ул, ни өчен кирәк?

(Светофор юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора)

Бала: Кызыл төс: “Туктап тор”!- ди.

Сары төс: “Сабыр ит!”- ди.

Яшел төс: “Чыгып кит”- ди.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, кем килә анда? (Әби)

Әби зебрада басып тора.

Әби: Исәнмесез, балалар. Миңа юл аркылы чыгарга ярдәм итегез әле. Кибеткә бара идем.

Бала:

Юл аркылы чыкканда

Кара сулга һәм уңга.

Машина килгәнен күрсәң

Син көт бик сабыр гына.

 

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар? Әйдәле, әбине юл аркылы чыгарып куйыйк әле. (Ике бала култыклап чыгара, артыннан балалар чыга)

– Светофорның нинди уты янгач кына чыгабыз әле? (Яшел)

 

Тәрбияче: Балалар, юлыбызны дәвам итик. Карагыз әле, нинди билге тора? (Ял итү урыны) Әйдәгез, шунда ял итеп алыйк. Балалар, мин юл билгеләрен күрсәтәм, ә сез игътибар белән җавап бирегез.

  1. Велосипедта йөрү тыела.

  2. Трамвай тукталышы билгесе.

  3. Ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты.

  4. .Юл эшләре.

 Тәрбияче: Балалар, әйдәгез менә бу геометрик фигуралар ярдәмендә светофор төзибез (балалар кызыл, яшел, сары түгәрәкләрдән hәм турыпочмаклыктан светофор төзиләр).


 Дидактик уен “Нәрсә артык?”.

Тәрбияче: Балалар, безгә кайтырга вакыт җитте. Хәзер зебра аша чыгып кире автобус тукталышына барабыз һәм бакчабызга кайтып китәбез.

Тәрбияче:Менә бакчабызга да кайтып җиттек. Без кая бардык?

- Сезгә сәяхәтебез ошадымы?

- Өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә нинди юл билгеләрен белүегез турында сөйләрсез.

- Сау булыгыз!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Дошкольникам

Скачать
"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Автор: Мингазова Роза Гаптулхаевна

Дата: 03.12.2019

Номер свидетельства: 530065

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(122) "Конспект урока по татарскому языку на тему: "Сыйфатлар илен? с?ях?т" "
    ["seo_title"] => string(70) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-syifatlar-ilien-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "231236"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442422563"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(156) "А.Алиш ?киятл?ре буенча IV класста класстан тыш уку д?ресе.  Тема: "?киятл?р иле”н? с?ях?т. "
    ["seo_title"] => string(96) "a-alish-kiiatl-rie-buiencha-iv-klassta-klasstan-tysh-uku-d-riesie-tiema-kiiatl-r-ilie-n-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "201421"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429037743"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(95) ""Сәламәтлек иленә сәяхәт" (3нче сыйныфта отряд җыены)"
    ["seo_title"] => string(53) "s_lam_tlek_ilen_s_iakh_t_3nche_syinyfta_otriad_zhyeny"
    ["file_id"] => string(6) "587762"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1632933422"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(123) "Разработка урока по татарскому языку в 7 классе по теме "Части речи" "
    ["seo_title"] => string(73) "razrabotka-uroka-po-tatarskomu-iazyku-v-7-klassie-po-tiemie-chasti-riechi"
    ["file_id"] => string(6) "165694"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422859003"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(38) "Почмакларны? т?рл?ре. "
    ["seo_title"] => string(22) "pochmaklarnyn-torl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "166773"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422986791"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства