kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку на тему: "Сыйфатлар илен? с?ях?т"

Нажмите, чтобы узнать подробности

    Д?ресне? максаты:

1.Белем бир? максаты: Укучылырны? сыйфат темасы буенча алган белемн?рен ныгыту, системалаштыру;

2.Фикер с?л?тен ?стер? максаты: Укучыларны? логик фикерл?? с?л?тен, и?ади активлыкларын ?стер?;

3.Т?рбияви максат: Табигатьк? карата м?х?бб?т ??м сакчыл караш уяту; укучыларда ми?ербанлылык, кече к??еллелек ??м матурлык хисл?ре т?рбиял??;

 ?и?азлау: компьютер, экран, тема буенча мультимедиа презентация; матур итеп эшл?нг?н табигать к?ренеше, к?газьд?н кисеп ясалган “татар егете” ??м “татар кызы” р?семн?ре

 

 Д?рес тибы: йомгаклау д?ресе

 Д?рес формасы: д?рес-с?ях?т

  Д?рес барышы:

 Укытучы: - Ис?нмесез, укучылыр!

 Укучылар: - Ис?нмесез-саумысыз!

 У: - К?ефл?регез ничек?

 у: - Кояшлы ирт? кебек.

- Туган телем татар телен,

   ?йр?нерг? дип килдек!

Укытучы: - Укучылыр, б?ген без сезне? бел?н сыйфатлар илен? с?ях?тк? чыгарбыз. ? сез ?киятл?р укырга яратасызмы?

у: - ?лб?тт?, яратабыз.

У: - ? с?ях?т ит?рг? яратасызмы?

у: - Бик яратабыз.

У: - Алайса, с?ях?тебезне башлыйбыз!  (1 слайд: г?з?л табигать к?ренешл?ре ??м милли киемн?н татар егете к?рс?тел?)

- Борын-борын заманда куе урманнар, биек таулар, тир?н елгалар, матур болыннар тир?сенд? бер Батыр исемле егет яш?г?н, ди. Бик кыю, батыр намуслы, акыллы ??м у?ган булган ди ул. ?ле у?ган гына т?гел, бик мо?лы да ик?н безне? Батыр.Ул т?рле милли уен коралларында берсенн?н-берсе матур к?йл?р сузып утырырга ярата ик?н.

     К?нн?рд?н бер к?нне шулай курайда уйнап, кошлар сайравыннан ил?ам алып утырганда, (кошлар сайравы, курай уйнаган к?й я?гырый) ?зене? к?ен? кушылып ?ырлаган бер кыз тавышын ишет?. (2 слайд: экранда милли киемн?н татар кызы к?рс?тел?) Батыр тавыш ишетелг?н якка барса, анда бик матур ??м бик сылу бер кыз утыра ик?н. Кызны? исеме д? Сылу имеш. Егет бел?н кыз бер-берсен бик ошатканнар, ди. ?мма Сылу кырыс ??м явыз Сыйфатлар иле патшасыны? кызы, ? патша кызын сыйфатларны бик яхшы бел?че, кыю ??м акыллы егетк? ген? бирерг? риза ик?н.

     ? сыйфатлар илен? барып, кызны алып кайтыр ?чен т?рле кирт?л?рне ?т?рг? кир?к ик?н. Сыйфатлар патшасы ?зене? кызын ?иб?р?се килми, шу?а к?р? берсенн?н - берсе авыр кирт?л?р куйган.

- Укучылар, ярд?м ит?безме Батырга Сылуны алып кайтырга?

у: - ?лб?тт?, ярд?м ит?без!

У: - Сез с?ях?тк? ?зерме со??

у: - ?зер!

У: - Х?зер сынап карыйбыз.( 3 слайд: сораулар)

- Сыйфат нинди сорауларга ?авап бир??

- Ул н?рс?не белдер??

- Сыйфатны? нинди д?р???л?ре була?

- Ясалышы ягыннан нинди т?рл?ре бар?

- ??мл?не? нинди кис?ге булып кил??(Укучылар сорауларга ?авап бир?л?р)

У: - К?р?м, сез с?ях?тк? ?зер!? Укучылар, Сыйфатлар иле патшасы без барасы юлны бутап куйган шул. ?йд?гез, башта юлны табыйк ?ле! ( 4 слайд)

    Куе              урман

   Сихерле     елга

   Ч?ч?кле      юл

   Тир?н          болын

    Озын           патшалык

У: - Д?рес юлны табар ?чен сыйфатланмышларга туры кил? торган сыйфатларны д?ресл?п язарга кир?к. Д?рес ?авап ?чен д?ресне? махсус б?л?ге “татар малае” яки “татар кызы” тапшырыла. Алар ?зл?рен? т?рле яхшы сыйфатлар туплаганнар (акыллы, т?рбияле, ?д?пле, кыю, зир?к, игътибарлы, намуслы ?.б.). Кем и? яхшы сыйфатларны к?бр?к ?ыяр ик?н?(Укучылар биремне ?тил?р, б?л?кл?р тапшырыла)

У: - С?ях?тебезне д?вам ит?без.  Алда озын юл. ? юлда ташлар. Барыр ?чен безг? юлны ташлардан чистартырга кир?к! (5 слайд)

  Укучылар  тиз ген? ташлар артына яшеренг?н биремн?рне ?тил?р: т?сне, т?мне, физик сыйфатны, характерны, урынны белдерг?н сыйфатларны язалар.  И? к?п язган укучылар б?л?кл?н?.   

У: - Мен? без тир?н елгага да килеп ?иттек. Бу елга элек бик матур булган, анда берсенн?н-берсе матур аккошлар й?зг?н, оя корган. Л?кин елга пычранган ??м аккошлар моннан китеп бетк?нн?р.Укучылар, ?йд?гез, кайтарыйк ?ле аккошларны ?зебезг?!(6 слайд)

  Ак-

 Яшел-

 ?ылы-

 Акыллы-

 У: - Бирелг?н сыйфатларны т?рле д?р???л?рг? куеп яза алсак, ?ичшиксез, аккошлар кайтырлар. ( д?рес ?авап бирг?н очракта, экрандагы к?лд? аккошлар п?йда булачак)

 У: - Балалар, ? сезне? урманда булганыгыз бармы? (7 слайд: урман сур?те)

  у: - Ба-а-ар.

  У: - Урманга сез ни ?чен барасыз?

  у: - ?ил?к ?ыярга, ял ит?рг?.

  У: - ?йд?гез, без д? урман буенда  ял итеп алыйк ?ле. ( кошлар сайравы я?гырый. Укучылар ?зл?ре яраткан ?ырны башкаралар ??м ?и?елч? ген? биеп т? алалар)

   У: - С?ях?тебезне д?вам ит?без. Урманда нинди ??нлекл?р яш?г?нлеген д? иск? т?шереп ?тик инде (8 слайд: табышмаклар)

    ??ен соры, кышын ак

    А?а шулай яхшырак. (Куян)

    Эн?ле б?рек бара,

    Булдырса? тотып кара!(Керпе)

    Кил? бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап,-

    Урманда й?ри, умартадан бал ч?пли. (Аю)

    Сорыдыр т?се, ?ткендер теше,

    Урманда й?ри, бозаулар к?зли. (Б?ре)

    Нечк? билле, к?лт? койрыклы,

    ?д?пле ген? кодача, тавыкларны ярата. (Т?лке)

    Табышмакларга тиешле ?аваплар алынып бетк?ч, ?леге ??нлекл?рг? хас билгел?р буенча сыйфатлар тупларга кушыла. (Эш т?ркемн?рг? б?ленеп эшл?н?) Укучылар т?лкене? х?йл?к?р, к?нт?й, кыланчык; б?рене? явыз, ?итез, соры; куянны? куркак, юаш, ?итез булуларын т?фсилл?п с?йл?п бир?л?р.Сыйфатны? сур?тл?? чарасы буларак хезм?т ит?ен билгел?п ?т?л?р.

 У: - Укучылар, инде ч?ч?кле болынга да килеп ?иттек. (9 слайд:ч?ч?кле болын сур?те)

 - Монда кер? ?чен сыйфатларны? ясалыш ысулларын яхшы белерг? кир?к.

      Тамыр-

      Ясалма-

      Кушма-

      Парлы-

      Тезм?-

     Укучылар шулай ук бу ясалу ысулларыны? нинди юллар бел?н ясалганлыгын да ?йтеп бир?л?р.

У: - Болынга керерг? р?хс?тне д? алдык, тизр?к биремн?рне ?тик.(10 слайд) Монда т?рлед?н-т?рле матур ч?ч?кл?р ?с?. Алар шушы болынны биз?п гел шулай балкып утырсын ?чен безне? ярд?м сорала. Бу серле ч?ч?кл?рне? артында бер с?з язылган, шул с?зл?рд?н т?рле сыйфатлар ясап язарга кир?к. Кем к?бр?к, кем тизр?к яза, шул б?л?к ала. (Алга таба укучылар ?зл?ре ясаган сыйфатларны кулланып, кечкен? к?л?мле хик?я т?зил?р)

У: - Х?зер инде Сихерле патшалыкны гына ?т?се калды. Бу патшалыкны? ишек т?бенд? бик уяу ??м бик тугры сакчылар сакта тора ик?н. Аларны ?т?р ?чен сыйфатлар турында барлык белемн?регезне к?рс?терг? кир?к булыр. (11 слайд: тест биремн?ре)

У: - Укучылар, без б?ген сыйфатлар илен? с?ях?т ясадык, т?рле кирт?л?р аша уздык. Безне? ярд?м бел?н Батыр бел?н Сылу кавыштылар, алар йортына куаныч килде. ? шундый авыр кирт?л?рне ?т? ?чен нинди сыйфатларга ия булырга кир?к ик?н со?? (Д?рест? и? к?п б?л?к ?ыйган укучылар ?йтеп чыгалар: кыю, акыллы, зи?енле, зир?к, сабыр, т?рбияле ?.б. Б?л?кл?р саны буенча билгел?р куела.)

  ?й эше: 1.Батыр ??м Сылу турында ?киятне д?вам ит?рг?,кулланылган сыйфатларны? астына нинди ??мл? кис?ге булуына карап сызып килерг? кушыла. 2. ?киятк? иллюстрация ясап килерг? 

        

 

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку на тему: "Сыйфатлар илен? с?ях?т" »

Татарстан Республикасы

Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең

Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

12 нче лицей







6 нчы сыйныфның татар төркемендә үткән

дәрес-сәяхәт





Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Кадрия Шәйхразый кызы











Лениногорск- 2015



Дәреснең максаты:

1.Белем бирү максаты: Укучылырның сыйфат темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, системалаштыру;

2.Фикер сәләтен үстерү максаты: Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;

3.Тәрбияви максат: Табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш уяту; укучыларда миһербанлылык, кече күңеллелек һәм матурлык хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер, экран, тема буенча мультимедиа презентация; матур итеп эшләнгән табигать күренеше, кәгазьдән кисеп ясалган “татар егете” һәм “татар кызы” рәсемнәре


Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт


Дәрес барышы:

Укытучы: - Исәнмесез, укучылыр!

Укучылар: - Исәнмесез-саумысыз!

У: - Кәефләрегез ничек?

у: - Кояшлы иртә кебек.

- Туган телем татар телен,

өйрәнергә дип килдек!

Укытучы: - Укучылыр, бүген без сезнең белән сыйфатлар иленә сәяхәткә чыгарбыз. Ә сез әкиятләр укырга яратасызмы?

у: - Әлбәттә, яратабыз.

У: - Ә сәяхәт итәргә яратасызмы?

у: - Бик яратабыз.

У: - Алайса, сәяхәтебезне башлыйбыз! (1 слайд: гүзәл табигать күренешләре һәм милли киемнән татар егете күрсәтелә)

- Борын-борын заманда куе урманнар, биек таулар, тирән елгалар, матур болыннар тирәсендә бер Батыр исемле егет яшәгән, ди. Бик кыю, батыр намуслы, акыллы һәм уңган булган ди ул. Әле уңган гына түгел, бик моңлы да икән безнең Батыр.Ул төрле милли уен коралларында берсеннән-берсе матур көйләр сузып утырырга ярата икән...

Көннәрдән бер көнне шулай курайда уйнап, кошлар сайравыннан илһам алып утырганда, (кошлар сайравы, курай уйнаган көй яңгырый) үзенең көенә кушылып җырлаган бер кыз тавышын ишетә. (2 слайд: экранда милли киемнән татар кызы күрсәтелә) Батыр тавыш ишетелгән якка барса, анда бик матур һәм бик сылу бер кыз утыра икән. Кызның исеме дә Сылу имеш... Егет белән кыз бер-берсен бик ошатканнар, ди. Әмма Сылу кырыс һәм явыз Сыйфатлар иле патшасының кызы, ә патша кызын сыйфатларны бик яхшы белүче, кыю һәм акыллы егеткә генә бирергә риза икән.

Ә сыйфатлар иленә барып, кызны алып кайтыр өчен төрле киртәләрне үтәргә кирәк икән. Сыйфатлар патшасы үзенең кызын җибәрәсе килми, шуңа күрә берсеннән - берсе авыр киртәләр куйган.

- Укучылар, ярдәм итәбезме Батырга Сылуны алып кайтырга?

у: - Әлбәттә, ярдәм итәбез!

У: - Сез сәяхәткә әзерме соң?

у: - Әзер!

У: - Хәзер сынап карыйбыз...( 3 слайд: сораулар)

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Ул нәрсәне белдерә?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәләре була?

- Ясалышы ягыннан нинди төрләре бар?

- Җөмләнең нинди кисәге булып килә?(Укучылар сорауларга җавап бирәләр)

У: - Күрәм, сез сәяхәткә әзер!? Укучылар, Сыйфатлар иле патшасы без барасы юлны бутап куйган шул. Әйдәгез, башта юлны табыйк әле! ( 4 слайд)

Куе урман

Сихерле елга

Чәчәкле юл

Тирән болын

Озын патшалык

У: - Дөрес юлны табар өчен сыйфатланмышларга туры килә торган сыйфатларны дөресләп язарга кирәк. Дөрес җавап өчен дәреснең махсус бүләге “татар малае” яки “татар кызы” тапшырыла. Алар үзләренә төрле яхшы сыйфатлар туплаганнар (акыллы, тәрбияле, әдәпле, кыю, зирәк, игътибарлы, намуслы һ.б.). Кем иң яхшы сыйфатларны күбрәк җыяр икән?(Укучылар биремне үтиләр, бүләкләр тапшырыла)

У: - Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда озын юл... Ә юлда ташлар... Барыр өчен безгә юлны ташлардан чистартырга кирәк! (5 слайд)

Укучылар тиз генә ташлар артына яшеренгән биремнәрне үтиләр: төсне, тәмне, физик сыйфатны, характерны, урынны белдергән сыйфатларны язалар. Иң күп язган укучылар бүләкләнә.

У: - Менә без тирән елгага да килеп җиттек. Бу елга элек бик матур булган, анда берсеннән-берсе матур аккошлар йөзгән, оя корган. Ләкин елга пычранган һәм аккошлар моннан китеп беткәннәр.Укучылар, әйдәгез, кайтарыйк әле аккошларны үзебезгә!(6 слайд)

Ак-

Яшел-

Җылы-

Акыллы-

У: - Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп яза алсак, һичшиксез, аккошлар кайтырлар. ( дөрес җавап биргән очракта, экрандагы күлдә аккошлар пәйда булачак)

У: - Балалар, ә сезнең урманда булганыгыз бармы? (7 слайд: урман сурәте)

у: - Ба-а-ар...

У: - Урманга сез ни өчен барасыз?

у: - Җиләк җыярга, ял итәргә.

У: - Әйдәгез, без дә урман буенда ял итеп алыйк әле. ( кошлар сайравы яңгырый. Укучылар үзләре яраткан җырны башкаралар һәм җиңелчә генә биеп тә алалар)

У: - Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Урманда нинди җәнлекләр яшәгәнлеген дә искә төшереп үтик инде (8 слайд: табышмаклар)

Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Энәле бүрек бара,

Булдырсаң тотып кара!(Керпе)

Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап,-

Урманда йөри, умартадан бал чүпли. (Аю)

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар күзли. (Бүре)

Нечкә билле, көлтә койрыклы,

Әдәпле генә кодача, тавыкларны ярата. (Төлке)

Табышмакларга тиешле җаваплар алынып беткәч, әлеге җәнлекләргә хас билгеләр буенча сыйфатлар тупларга кушыла. (Эш төркемнәргә бүленеп эшләнә) Укучылар төлкенең хәйләкәр, кәнтәй, кыланчык; бүренең явыз, җитез, соры; куянның куркак, юаш, җитез булуларын тәфсилләп сөйләп бирәләр.Сыйфатның сурәтләү чарасы буларак хезмәт итүен билгеләп үтәләр.

У: - Укучылар, инде чәчәкле болынга да килеп җиттек. (9 слайд:чәчәкле болын сурәте)

- Монда керү өчен сыйфатларның ясалыш ысулларын яхшы белергә кирәк.

Тамыр-

Ясалма-

Кушма-

Парлы-

Тезмә-

Укучылар шулай ук бу ясалу ысулларының нинди юллар белән ясалганлыгын да әйтеп бирәләр.

У: - Болынга керергә рөхсәтне дә алдык, тизрәк биремнәрне үтик.(10 слайд) Монда төрледән-төрле матур чәчәкләр үсә. Алар шушы болынны бизәп гел шулай балкып утырсын өчен безнең ярдәм сорала. Бу серле чәчәкләрнең артында бер сүз язылган, шул сүзләрдән төрле сыйфатлар ясап язарга кирәк. Кем күбрәк, кем тизрәк яза, шул бүләк ала. (Алга таба укучылар үзләре ясаган сыйфатларны кулланып, кечкенә күләмле хикәя төзиләр)

У: - Хәзер инде Сихерле патшалыкны гына үтәсе калды. Бу патшалыкның ишек төбендә бик уяу һәм бик тугры сакчылар сакта тора икән... Аларны үтәр өчен сыйфатлар турында барлык белемнәрегезне күрсәтергә кирәк булыр. (11 слайд: тест биремнәре)

У: - Укучылар, без бүген сыйфатлар иленә сәяхәт ясадык, төрле киртәләр аша уздык. Безнең ярдәм белән Батыр белән Сылу кавыштылар, алар йортына куаныч килде. Ә шундый авыр киртәләрне үтү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икән соң? (Дәрестә иң күп бүләк җыйган укучылар әйтеп чыгалар: кыю, акыллы, зиһенле, зирәк, сабыр, тәрбияле һ.б. Бүләкләр саны буенча билгеләр куела.)

Өй эше: 1.Батыр һәм Сылу турында әкиятне дәвам итәргә,кулланылган сыйфатларның астына нинди җөмлә кисәге булуына карап сызып килергә кушыла. 2. Әкияткә иллюстрация ясап килергә






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Конспект урока по татарскому языку на тему: "Сыйфатлар илен? с?ях?т"

Автор: Габидуллина Кадрия Шайхразиевна

Дата: 16.09.2015

Номер свидетельства: 231236

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства