kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока по татарскому языку в 7 классе по теме "Части речи"

Нажмите, чтобы узнать подробности

7 сыйныфта татар теленн?н ?тк?релг?н д?рес эшк?ртм?се

(рус м?кт?бене? татар т?ркеме)

 

Тема: С?з т?ркемн?рен кабатлау (д?рес-с?ях?т)

Максат: 1. Татар халык авыз и?аты ?с?рл?рен? нигезл?неп, с?з т?ркемн?рен гомумил?штереп кабатлау, белем к?некм?л?рен камилл?штер?, системага салу, практикада куллану.

2. Укучыларны?  с?злек запасын баету, с?йл?м телен ?стер?.

3. И? кадерле кешел?ребез – ?нил?ребез турында с?йл??, фикер алышу.

?и?азлау. Интерактив такта, слайдлар, магнитофон, т?рле биремле карточкалар, “Татар халык авыз и?аты” китаплары, Ф?нис Яруллин китапларыннан т?зелг?н китап к?рг?зм?се.

 

                                   Д?рес барышы.

I. Оештыру ?леше.

Сыйныфны туплау, укучыларга у?ай психологик хал?т тудыру.

Д?ресне? максатын а?лату.

II. Актуальл?штер?.

Укытучы. Укучылар, алдагы д?ресл?рд? без исем, сыйфат, сан, алмашлык с?з т?ркемн?рен ?йр?ндек. Бу д?рест? без аларны ныгытырбыз, камилл?штерербез. И? элек ?й эшен тикшерик. (?ч т?рле катлаулылыктагы биремн?рне? ?т?леше тикшерел?, н?ти?? ясала.)

III. Белем ??м к?некм?л?рне ныгыту.

Укытучы. Укучылар, б?ген без сезне? бел?н “С?з т?ркемн?ре” илен? с?ях?т ясарбыз. Безне? с?ях?т бернич? тукталыштан торыр. Сез ничек уйлыйсыз: беренче тукталыш ничек дип аталыр ик?н? ?йе, д?рес, “Исем” тукталышы. Бу тукталышка килеп ?ит? ?чен безг? бернич? бирем башкарырга кир?к булыр.

  1. Эш с?зен килешл?р бел?н т?рл?ндерегез.
  2. Т?рле килешт? килг?н эш с?зе бел?н 6 ??мл? т?зегез.
  3. М?кальл?рне? икенче яртысын ?йтеп бетерегез.

(М?кальл?рне? беренче яртысы экранда к?рс?тел?)

Тирл?п эшл?с?? - ...  (т?мл?п ашарсы?)

Хезм?т бел?н яхшылык, ... (ялкаулык бел?н яманлык берг? й?ри)

Эш с?йг?нне ... (ил с?йг?н)

Эшл?г?нг? ышан, ... (ялкаудан ерак кач)

Хезм?тне? тире ачы,  ... (?имеше татлы)

Эшл?м?г?н ... (ашамый)

Эш бетк?ч, ... (уйнарга ярый)

Агач – ?имеше бел?н, ... (кеше – эше бел?н)

Эшл?п ?лм?ссе?, ... (чирл?п ?л?рсе?)

Эш кешене т?з?т?, ... (ялкаулык боза)

Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар)

  1. С?з т?ркеме – исемг? тулы билгел?м? бирегез.

 

Укытучы. Икенче тукталыш – “Сыйфат”  тукталышы. Шулай ук биремн?р эшл?рг? кир?к.

  1. С?з т?ркеме – сыйфатка тулы билгел?м? бирегез.
  2. Кызыл сыйфатын т?рле д?р???л?рг? куеп ?йтегез.
  3. ??рбер укучыга карточкалар таратыла. Укучылар карточкалардагы ??мл?л?рне д?фт?рл?рг? язалар ??м сыйфатларны табып, д?р???л?рен билгелил?р.

       I вариант.

Нечк?бил, кечкен?  очкыч моделе т?сле ?йл?н?-?йл?н?, ч?ч?кк? килеп т?ште. Тир?-ягы тулы ап-ак, сап-сары, з?п-з??г?р, кып-кызыл  ч?ч?кл?р иде. (А.Алиш)

       II вариант.

Кар кебек ак спорт костюмы, аксыл ч?чл?ре кояшта янган й?зен тагын да ачалар, аны? б?тен г??д?се бронзадан коелган шикелле тоела. (Г.?пс?л?мов)

       III вариант

Озын соргылт керфекл?ре к?зл?рне каплый, еф?к п?рд? сыман битне ирк?лил?р. Кечер?к кен? матур борын; к?перебр?к торган алсу иренн?ре, сулыш алган саен кабарып, йокы аралаш с?йл?шк?н кебек кыймылдыйлар. (И.Салахов)

       IV вариант

Габбас муллага нидер ?итми; алсу офыктагы карал?ым наратлар да, еракта тоташ стена булып к?ренг?н Бояр урманы да ?лл? кайларда, к?гел?ем томаннар аръягында калган балачакны? серл?рен саклаучы, сагышларын к?ч?йт?че ?анга газиз н?рс?л?р булып тоелалар.

 

Укытучы. ?ченче тукталыш – “Сан” тукталышы.

Укучыларга биремн?р бирел?.

  1. Санлы табышмаклар ?йтегез. (Сыйныф ?ч командага б?лен? ??м командалар бер-берл?рен? санлы табышмаклар ?йтеш?л?р).
  2. Экранда к?рс?телг?н табышмакларны? ?авапларын табыгыз.

 

Бер тир?к,

Унике ботак,

??р ботакта д?рт сабак,

??р сабакта ?иде яфрак.  (Ел,айлар, атналар, к?нн?р)

 

Бер к?т?че ме??рл?г?н сарык к?т?. (Ай, йолдызлар)

 

Унике кош узыша,

Бер-бер артлы куыша,

?чесе – ак, ?че – ала,

?ч?? – яшел, ?ч?ве – кара,

Я, ни булыр, ?йтеп кара?

         ( 12 ай, ак – кыш, ала – яз, яшел – ??й, кара – к?з)

 

?ч й?з алтмыш биш бала каз,

Илле ике ана каз.

Унике аккош, бер торна –

Белс??, к?п уйлап торма!

       (К?нн?р, атналар, айлар, ел)

 

  1. Со?гы табышмакны д?фт?рл?рг? язып, саннарны ясалышлары буенча нинди сан булуын язып куярга.

 

  Укытучы. Д?ртенче тукталыш – “Алмашлык” тукталышы.

Биремн?рне ?т?гез.

  1. Бирелг?н текстны I зат исеменн?н укырга. (Текст экранда к?рс?тел?)

 

?йе, Ф?нияр ?з тел?ген тормышка ашты дип ?йт? алмый. Ул ?аман саен каядыр ашкына. Берк?нне тракторга утырып ?ирл?р актарасы килс?, икенче к?нне к?кне ярып ?тк?н самолетка кызыга. И? кименд? бер?р машина уйлап табарга иде аны? ис?бе. ?илг? канатлар ясап, коедан су тарта торган ?айланма да корып куйды инде ул. Тик бу бик аз. К??елне баса алмый.

                                                                (Ф?нис Яруллин)

  1. С?злек ?стенд? эш.

Тел?к – мечта

Ашкына – рвется

Кызыга – завидует (увлекается)

?айланма – приспособление

К??ел – душа

 

  1. Бу ?зек кемне? ?с?ренн?н?
  2. Ф.Яруллин турында н?рс?л?р бел?сез? Кем ул? Нинди ?с?рл?р и?ат итк?н? (Слайдта портреты, китаплары к?рс?тел?)

 

  Укытучы. Мен? без сезне? бел?н с?ях?тебезне т?мамлыйбыз да инде. Х?зер безг? кире ?йг?, ягъни туган йортыбызга ?йл?неп кайтырга кир?к. Безне анда ягымлы й?з бел?н кемн?р каршы ала? ?йе, д?рес, ?нил?ребез.

   К?пт?н т?гел 8 Март – ?нил?р б?йр?ме булып узды. Сез ??рберегез ?зегезне? ?нил?регезне бу язны? беренче б?йр?ме бел?н котлагансыздыр. Без сезне? бел?н ?нил?ребезг? багышлап кечкен? сочинениел?р д? язган идек. Шуларны? бернич?се бел?н танышыйк.

  (Укучылар ?зл?рене? “?ни -  и? кадерле кеше” исемле сочинениел?рен укыйлар.)

  Укытучы. ??рбер кеше ?чен д? ?ни – и? изге, и? кадерле кеше. Шагыйрьл?ребез ?нил?р турында бик к?п шигырьл?р и?ат итк?нн?р. Шуларны? берсе – Роберт Ми?нуллинны? “?нк?мне? догалары” шигыре. А?а Илгиз Закиров к?й язган. Х?зер без сезне? бел?н магнитофон язмасыннан шул ?ырны ты?ларбыз.

 

IV. Йомгаклау.

С?з т?ркемн?рен кертеп ясалган тер?к-схема буенча д?реск? н?ти?? ясала. Билгел?р куела.

?й эше. Алда ?йр?нел?ч?к с?з т?ркеме – фигыль турында белг?нн?рне иск? т?шерерг?.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарскому языку в 7 классе по теме "Части речи" »

7 сыйныфта татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

(рус мәктәбенең татар төркеме)


Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау (дәрес-сәяхәт)

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.

2. Укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү.

3. Иң кадерле кешеләребез – әниләребез турында сөйләү, фикер алышу.

Җиһазлау. Интерактив такта, слайдлар, магнитофон, төрле биремле карточкалар, “Татар халык авыз иҗаты” китаплары, Фәнис Яруллин китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе.


Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Сыйныфны туплау, укучыларга уңай психологик халәт тудыру.

Дәреснең максатын аңлату.

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, алдагы дәресләрдә без исем, сыйфат, сан, алмашлык сүз төркемнәрен өйрәндек. Бу дәрестә без аларны ныгытырбыз, камилләштерербез. Иң элек өй эшен тикшерик. (Өч төрле катлаулылыктагы биремнәрнең үтәлеше тикшерелә, нәтиҗә ясала.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы. Укучылар, бүген без сезнең белән “Сүз төркемнәре” иленә сәяхәт ясарбыз. Безнең сәяхәт берничә тукталыштан торыр. Сез ничек уйлыйсыз: беренче тукталыш ничек дип аталыр икән? Әйе, дөрес, “Исем” тукталышы. Бу тукталышка килеп җитү өчен безгә берничә бирем башкарырга кирәк булыр.

  1. Эш сүзен килешләр белән төрләндерегез.

  2. Төрле килештә килгән эш сүзе белән 6 җөмлә төзегез.

  3. Мәкальләрнең икенче яртысын әйтеп бетерегез.

(Мәкальләрнең беренче яртысы экранда күрсәтелә)

Тирләп эшләсәң - ... (тәмләп ашарсың)

Хезмәт белән яхшылык, ... (ялкаулык белән яманлык бергә йөри)

Эш сөйгәнне ... (ил сөйгән)

Эшләгәнгә ышан, ... (ялкаудан ерак кач)

Хезмәтнең тире ачы, ... (җимеше татлы)

Эшләмәгән ... (ашамый)

Эш беткәч, ... (уйнарга ярый)

Агач – җимеше белән, ... (кеше – эше белән)

Эшләп үлмәссең, ... (чирләп үләрсең)

Эш кешене төзәтә, ... (ялкаулык боза)

Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар)

  1. Сүз төркеме – исемгә тулы билгеләмә бирегез.


Укытучы. Икенче тукталыш – “Сыйфат” тукталышы. Шулай ук биремнәр эшләргә кирәк.

  1. Сүз төркеме – сыйфатка тулы билгеләмә бирегез.

  2. Кызыл сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куеп әйтегез.

  3. Һәрбер укучыга карточкалар таратыла. Укучылар карточкалардагы җөмләләрне дәфтәрләргә язалар һәм сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгелиләр.

I вариант.

Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште. Тирә-ягы тулы ап-ак, сап-сары, зәп-зәңгәр, кып-кызыл чәчәкләр иде. (А.Алиш)

II вариант.

Кар кебек ак спорт костюмы, аксыл чәчләре кояшта янган йөзен тагын да ачалар, аның бөтен гәүдәсе бронзадан коелган шикелле тоела. (Г.Әпсәләмов)

III вариант

Озын соргылт керфекләре күзләрне каплый, ефәк пәрдә сыман битне иркәлиләр. Кечерәк кенә матур борын; күперебрәк торган алсу иреннәре, сулыш алган саен кабарып, йокы аралаш сөйләшкән кебек кыймылдыйлар. (И.Салахов)

IV вариант

Габбас муллага нидер җитми; алсу офыктагы каралҗым наратлар да, еракта тоташ стена булып күренгән Бояр урманы да әллә кайларда, күгелҗем томаннар аръягында калган балачакның серләрен саклаучы, сагышларын көчәйтүче җанга газиз нәрсәләр булып тоелалар.


Укытучы. Өченче тукталыш – “Сан” тукталышы.

Укучыларга биремнәр бирелә.

  1. Санлы табышмаклар әйтегез. (Сыйныф өч командага бүленә һәм командалар бер-берләренә санлы табышмаклар әйтешәләр).

  2. Экранда күрсәтелгән табышмакларның җавапларын табыгыз.


Бер тирәк,

Унике ботак,

Һәр ботакта дүрт сабак,

Һәр сабакта җиде яфрак. (Ел,айлар, атналар, көннәр)


Бер көтүче меңәрләгән сарык көтә. (Ай, йолдызлар)


Унике кош узыша,

Бер-бер артлы куыша,

Өчесе – ак, өче – ала,

Өчәү – яшел, өчәве – кара,

Я, ни булыр, әйтеп кара?

( 12 ай, ак – кыш, ала – яз, яшел – җәй, кара – көз)


Өч йөз алтмыш биш бала каз,

Илле ике ана каз.

Унике аккош, бер торна –

Белсәң, күп уйлап торма!

(Көннәр, атналар, айлар, ел)


  1. Соңгы табышмакны дәфтәрләргә язып, саннарны ясалышлары буенча нинди сан булуын язып куярга.


Укытучы. Дүртенче тукталыш – “Алмашлык” тукталышы.

Биремнәрне үтәгез.

  1. Бирелгән текстны I зат исеменнән укырга. (Текст экранда күрсәтелә)


Әйе, Фәнияр үз теләген тормышка ашты дип әйтә алмый. Ул һаман саен каядыр ашкына. Беркөнне тракторга утырып җирләр актарасы килсә, икенче көнне күкне ярып үткән самолетка кызыга. Иң кимендә берәр машина уйлап табарга иде аның исәбе. Җилгә канатлар ясап, коедан су тарта торган җайланма да корып куйды инде ул. Тик бу бик аз. Күңелне баса алмый.

(Фәнис Яруллин)

  1. Сүзлек өстендә эш.

Теләк – мечта

Ашкына – рвется

Кызыга – завидует (увлекается)

Җайланма – приспособление

Күңел – душа


  1. Бу өзек кемнең әсәреннән?

  2. Ф.Яруллин турында нәрсәләр беләсез? Кем ул? Нинди әсәрләр иҗат иткән? (Слайдта портреты, китаплары күрсәтелә)


Укытучы. Менә без сезнең белән сәяхәтебезне тәмамлыйбыз да инде. Хәзер безгә кире өйгә, ягъни туган йортыбызга әйләнеп кайтырга кирәк. Безне анда ягымлы йөз белән кемнәр каршы ала? Әйе, дөрес, әниләребез.

Күптән түгел 8 Март – әниләр бәйрәме булып узды. Сез һәрберегез үзегезнең әниләрегезне бу язның беренче бәйрәме белән котлагансыздыр. Без сезнең белән әниләребезгә багышлап кечкенә сочинениеләр дә язган идек. Шуларның берничәсе белән танышыйк.

(Укучылар үзләренең “Әни - иң кадерле кеше” исемле сочинениеләрен укыйлар.)

Укытучы. Һәрбер кеше өчен дә әни – иң изге, иң кадерле кеше. Шагыйрьләребез әниләр турында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр. Шуларның берсе – Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” шигыре. Аңа Илгиз Закиров көй язган. Хәзер без сезнең белән магнитофон язмасыннан шул җырны тыңларбыз.


IV. Йомгаклау.

Сүз төркемнәрен кертеп ясалган терәк-схема буенча дәрескә нәтиҗә ясала. Билгеләр куела.

Өй эше. Алда өйрәнеләчәк сүз төркеме – фигыль турында белгәннәрне искә төшерергә.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Разработка урока по татарскому языку в 7 классе по теме "Части речи"

Автор: Хабипова Гульчачак Мабзировна

Дата: 02.02.2015

Номер свидетельства: 165694


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства