Д?ресне? темасы: С?якл?рне? составы ??м т?зелеше.
Д?ресне? максаты: Скелетка ныклык ??м чагыштырмача ?и?еллек бир?че с?якл?рне? т?зелешен ??м составын ачыклау; тер?к-х?р?к?т аппаратыны? ?зенч?лекл?ре ??м функциял?ре турында белемн?рне гомумил?штер? ; с?якл?р ?сешен? физик к?нег?л?рне? т?эсирен билгел??.
?и?азлау: д?реслек, “С?як т?зелеше”, “Скелет” таблицалары; яндырылган, кислотада торган, ис?н с?як ?рн?кл?ре, эш д?фт?ре.
Д?рес барышы
I. Оештыру ?леше.
II. Белемн?рне актуальл?штер?
- Имез?че хайван ??м кеше скелеты арасында нинди охшашлык ??м аермалар бар?
- Скелет нинди функциял?р башкара? Аны? ???мияте нид??
-Формалары буенча с?якл?р нинди т?рл?рг? б?лен??
III. Сорау-м?сь?л?л?р чиш?
1) Парта артында д?рес утырмау к?кр?к читлегене? кысылуына китер?? Бу нинди органнар ?сеше ??м эшч?нлеген? йогынты ясый?
2)Кайбер халыкларда ?сирг? т?ше?чел?рне? баш бармакларын киск?нн?р. Бу ?сир ?чен кимсет?, ?и??че ?чен файдалы саналган? Ни ?чен?
3)Умырткалык б?гелешл?ре индивидуаль ?сешт? бер-бер артлы барлыкка кил?:башта-муен, аннары-к?кр?к, со?рак-бил ?леше. Болар баланы? нинди х?р?к?тл?ре бел?н б?йле?Скелетны? кайсы ?лешен? зур авырлык(нагрузка) туры кил??
IV. Я?а тема ?стенд? эш
Укытучы. Чыннан да, укучылар, с?якл?р бик нык. Алар шактый зур массаны к?т?реп тора. ?йд?гез ?ле, кешене? с?як массасын ис?плик. Аны? ?чен без н?рс?не белерг? тиеш?
m(c?як)=m(кеше)х18% /100%
?йе, 70 кг.лы кешене? с?якл?ре авырлыгы бары ишек 10-12 кг. чамасы гына.С?якл?р бик ?и?ел булып та, югары ныклыкка ия. Бу н?рс? бел?н а?латыла со?? Б?генге д?рест? без ?н? шул сорауга ?авап эзл?рбез. Д?ресебез 2 этаптан тора.
Беренче этап- с?якл?рне? химик составын билгел??.
Икенче этап-с?як т?зелешен ?йр?н?.
1 .Мин сезг? нормаль, яндырылган,кислотадатоткан с?якл?р таратам. С?якне утта тотканда, органик матд?л?р яна, углерод карала. ?г?р озак тотып, углероды да яып бетс?, ак т?ст?ге калдык калачан. Бу нык, л?кин уалучан - минераль матд?.
С?якт? органик матд?л?р д? бар. ?г?р с?якне кислотада тотсак, минераль матд?л?ре юкка чыга. С?як формасын саклый, л?кин ?злекл?ре кискен ?зг?р?. Ул сыгылмалыга ?верел?.
Н?ти?? ясыйбыз: органик матд?л?р с?якк? сыгылмалылык, минераль матд?л?р катылык, ныклык бир?. Бу матд?л?рне? берг? туры кил?е тере с?якне? ныклыгын т?эмин ит?.Неорганик матд? 65-70% т?шкил ит?. Болар: фосфор,кальцийтозлары.
Органик матд? - 30-35%
20-40яшьлеккешел?рд? с?як нык була.Яшь с?як сыгылмалырак, тыгызрак була. Ч?нки бу вакытта органик матд?л?р к?бр?к була. Олыгайган саен органик матд?л?р кими, с?як тиз сынучанга ?верел?. Л?кин шушы ист?н чыгарырга ярамый: яшь с?як деформациял?н?, ягъни д?рес утырмау, авыр й?к к?т?р? скелетны ?зг?рт?.
2. С?якне? макроскопик т?зелеше.
??рбер с?як бернич? т?рле тукымадан тора, алар арасында с?як тукымасы ???миятле урын тота. Ул тоташтыргыч тукымага кер?. С?як тукымасы с?як к?з?н?кл?ренн?н ??м к?з?к?кара матд?д?н тора. С?якл?рне? ?ске й?зе с?як ?слеге бел?н капланган. Ул с?як бел?н тоташып ?ск?н юка, тыгыз тоташтыргыч тукыма. С?як ?слегенн?н кан тамырлары ??м нервлар ?т?. С?якл?рне? эпифизында с?як ?слеге булмый.
С?якт? тыгыз ??м к?пш?к матд? була. Тыгыз матд? тер?к ??м х?р?к?т функциясен ?т??че с?якл?рд? яхшы ?ск?н. М?с?л?н, озын к?пш?сыман с?якл?рд? тыгыз матд? к?п. Тыгыз матд?д? с?як пластинкалары цилиндр формасында, берсе эчен? берсе урнашкан кебек. Мондый т?зелеш с?якк? ныклык, ?и?еллек бир?, с?якк? кан тамырлары ?т?.
К?пш?к матд? к?пл?г?н с?як пластинкалардан тора. Алар арасында ячейкалар бар. Биред? кызыл с?як ?елеге була, алар кан ясауда катнаша. Озын к?пш?сыман с?як куышлыклары сары ?елек бел?н тула, ул май к?з?н?кл?ренн?н тора.
Дим?к, укучылар д?ресене? башында куелган сорауга ?авап бирик инде .
-С?якл?р чагыштырмача ?и?ел булып та аларга югары ныклыкны н?рс? бир??
(С?якл?рд? органик ??м неорганик матд?л?р була; озын с?якл?рне? эче куыш ?.б)
3. -? с?якл?р ничек ?с? со?? Х?зершул сорауга ?авап бир?без.
-Яшь ?т?чне? бот с?яген тулаем алалар, л?кин с?як ?лешен калдыралар. Берникад?р вакыттан сон с?як я?ара. Моннан нинди н?ти?? ясап була?(С?як ?слеге калынлыкка ?с?не к?йли,ч?нки андагы эчке катлау к?з?н?кл?ре б?ленеп тора).
- С?як озынлыкка кимерч?к ис?бен? ?с?. С?як матд?се ?зг?реп тора, ?с?. Мо?а нинди мисаллар китереп була?(С?як сынганда бераздан ул ялгана, я?ара)
4.Укучы чыгышы.
5.С?якл?р ??м мускуллар бер-берсен? б?йле. Кеше скелеты буенча аны? фигурасы ??м тышкы кыяф?тен торгызып була. С?як ?слеге, аны? кытыршылыклары буенча мускул т?зелеше турында фикер й?ртеп була. Герасимов диг?н галим к?п кен? тарихи ш?хесл?рне? скульптур сур?тл?рен булдырды.
Мускуллар никад?р к?члер?к ?ск?н булса, скелет сякл?ре шулкад?р ныграк була. Дим?к, тер?к - х?р?к?т аппаратына физик к?нег?л?р у?ай йогынты ясый.
V. Ныгыту
-С?якне тере орган дип ?йтеп буламы?
-Ни ?чен озын с?якл?р буйга т?гел, ? аркылыга сыналар?
-Рахит авыруы булганда с?якл?рне? тозларны ?зл?штер?е кими.Скелет с?якл?ре ничек ?зг?р??
VI. Эш д?фт?ре бел?н эшл??.
.-27 битт?ге 60,62 нче биремн?рне?т??.
VII. Йомгаклау, билгел?р кую.
VIII. ?й эше.
1) Д?реслект?ге (94-95 бит) материалны укырга.
2) С?якл?рне? ?сешен? физик к?нег?л?р, гипофизны? т?эсире турында чыгыш ?зерл?рг?.
Просмотр содержимого документа
«Конспект урока "Состав и строение костей" »
Дәреснең темасы: Сөякләрнең составы һәм төзелеше.
Дәреснең максаты: Скелетка ныклык һәм чагыштырмача җиңеллек бирүче сөякләрнең төзелешен һәм составын ачыклау; терәк-хәрәкәт аппаратының үзенчәлекләре һәм функцияләре турында белемнәрне гомумиләштерү ; сөякләр үсешенә физик күнегүләрнең тәэсирен билгеләү.
Җиһазлау: дәреслек, “Сөяк төзелеше”, “Скелет” таблицалары; яндырылган, кислотада торган, исән сөяк үрнәкләре, эш дәфтәре.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
II. Белемнәрне актуальләштерү
- Имезүче хайван һәм кеше скелеты арасында нинди охшашлык һәм аермалар бар?
- Скелет нинди функцияләр башкара? Аның әһәмияте нидә?
-Формалары буенча сөякләр нинди төрләргә бүленә?
III. Сорау-мәсьәләләр чишү
1) Парта артында дөрес утырмау күкрәк читлегенең кысылуына китерә? Бу нинди органнар үсеше һәм эшчәнлегенә йогынты ясый?
2) Кайбер халыкларда әсиргә төшеүчеләрнең баш бармакларын кискәннәр. Бу әсир өчен кимсетү, җиңүче өчен файдалы саналган? Ни өчен?
3) Умырткалык бөгелешләре индивидуаль үсештә бер-бер артлы барлыкка килә: башта-муен, аннары-күкрәк, соңрак-бил өлеше. Болар баланың нинди хәрәкәтләре белән бәйле?Скелетның кайсы өлешенә зур авырлык (нагрузка) туры килә?
IV. Яңа тема өстендә эш
Укытучы. Чыннан да, укучылар, сөякләр бик нык. Алар шактый зур массаны күтәреп тора. Әйдәгез әле, кешенең сөяк массасын исәплик. Аның өчен без нәрсәне белергә тиеш?
m(cөяк)=m(кеше)х18% /100%
Әйе, 70 кг.лы кешенең сөякләре авырлыгы бары ишек 10-12 кг. чамасы гына. Сөякләр бик җиңел булып та, югары ныклыкка ия. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Бүгенге дәрестә без әнә шул сорауга җавап эзләрбез. Дәресебез 2 этаптан тора.
Беренче этап- сөякләрнең химик составын билгеләү.
Икенче этап-сөяк төзелешен өйрәнү.
1 .Мин сезгә нормаль, яндырылган, кислотада тоткан сөякләр таратам. Сөякне утта тотканда, органик матдәләр яна, углерод карала. Әгәр озак тотып, углероды да яып бетсә, ак төстәге калдык калачан. Бу нык, ләкин уалучан - минераль матдә.
Сөяктә органик матдәләр дә бар. Әгәр сөякне кислотада тотсак, минераль матдәләре юкка чыга. Сөяк формасын саклый, ләкин үзлекләре кискен үзгәрә. Ул сыгылмалыга әверелә.
Нәтиҗә ясыйбыз: органик матдәләр сөяккә сыгылмалылык, минераль матдәләр катылык, ныклык бирә. Бу матдәләрнең бергә туры килүе тере сөякнең ныклыгын тәэмин итә. Неорганик матдә 65-70% тәшкил итә. Болар: фосфор, кальций тозлары.
Органик матдә - 30-35%
20-40 яшьлек кешеләрдә сөяк нык була. Яшь сөяк сыгылмалырак, тыгызрак була. Чөнки бу вакытта органик матдәләр күбрәк була. Олыгайган саен органик матдәләр кими, сөяк тиз сынучанга әверелә. Ләкин шушы истән чыгарырга ярамый: яшь сөяк деформацияләнә, ягъни дөрес утырмау, авыр йөк күтәрү скелетны үзгәртә.
2. Сөякнең макроскопик төзелеше.
Һәрбер сөяк берничә төрле тукымадан тора, алар арасында сөяк тукымасы әһәмиятле урын тота. Ул тоташтыргыч тукымага керә. Сөяк тукымасы сөяк күзәнәкләреннән һәм күзәкәкара матдәдән тора. Сөякләрнең өске йөзе сөяк өслеге белән капланган. Ул сөяк белән тоташып үскән юка, тыгыз тоташтыргыч тукыма. Сөяк өслегеннән кан тамырлары һәм нервлар үтә. Сөякләрнең эпифизында сөяк өслеге булмый.
Сөяктә тыгыз һәм көпшәк матдә була. Тыгыз матдә терәк һәм хәрәкәт функциясен үтәүче сөякләрдә яхшы үскән. Мәсәлән, озын көпшәсыман сөякләрдә тыгыз матдә күп. Тыгыз матдәдә сөяк пластинкалары цилиндр формасында, берсе эченә берсе урнашкан кебек. Мондый төзелеш сөяккә ныклык, җиңеллек бирә, сөяккә кан тамырлары үтә.
Көпшәк матдә күпләгән сөяк пластинкалардан тора. Алар арасында ячейкалар бар. Биредә кызыл сөяк җелеге була, алар кан ясауда катнаша. Озын көпшәсыман сөяк куышлыклары сары җелек белән тула, ул май күзәнәкләреннән тора.
Димәк, укучылар дәресенең башында куелган сорауга җавап бирик инде .
-Сөякләр чагыштырмача җиңел булып та аларга югары ныклыкны нәрсә бирә?
(Сөякләрдә органик һәм неорганик матдәләр була; озын сөякләрнең эче куыш һ.б)
3. -Ә сөякләр ничек үсә соң? Хәзер шул сорауга җавап бирәбез.
-Яшь әтәчнең бот сөяген тулаем алалар, ләкин сөяк өлешен калдыралар. Берникадәр вакыттан сон сөяк яңара. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? (Сөяк өслеге калынлыкка үсүне көйли,чөнки андагы эчке катлау күзәнәкләре бүленеп тора).
- Сөяк озынлыкка кимерчәк исәбенә үсә. Сөяк матдәсе үзгәреп тора, үсә. Моңа нинди мисаллар китереп була? (Сөяк сынганда бераздан ул ялгана, яңара)
4. Укучы чыгышы.
5. Сөякләр һәм мускуллар бер-берсенә бәйле. Кеше скелеты буенча аның фигурасы һәм тышкы кыяфәтен торгызып була. Сөяк өслеге, аның кытыршылыклары буенча мускул төзелеше турында фикер йөртеп була. Герасимов дигән галим күп кенә тарихи шәхесләрнең скульптур сурәтләрен булдырды.
Мускуллар никадәр көчлерәк үскән булса, скелет сякләре шулкадәр ныграк була. Димәк, терәк - хәрәкәт аппаратына физик күнегүләр уңай йогынты ясый.
V. Ныгыту
-Сөякне тере орган дип әйтеп буламы?
-Ни өчен озын сөякләр буйга түгел, ә аркылыга сыналар?
-Рахит авыруы булганда сөякләрнең тозларны үзләштерүе кими. Скелет сөякләре ничек үзгәрә?
VI. Эш дәфтәре белән эшләү.
.-27 биттәге 60, 62 нче биремнәрне үтәү.
VII. Йомгаклау, билгеләр кую.
VIII. Өй эше.
1) Дәреслектәге (94-95 бит) материалны укырга.
2) Сөякләрнең үсешенә физик күнегүләр, гипофизның тәэсире турында чыгыш әзерләргә.