kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по биологии

Нажмите, чтобы узнать подробности

План-конспект урока для 10 класса предназначен для школ с татарским языком обучения.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по биологии»

Тема: Вируслар


Максат: күзәнәк төзелеше булмаган тере организмның – вирусларның төзелеше һәм тереклек үзенчәлекләрен ачыклау, үсемлек һәм хайван организмнарыннан аермалы якларын таба белүләренә ирешү, табигать һәм кеше тормышындагы биологик роле белән таныштыру.Өстәмә әдәбият белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру. Табибларга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. “Күзгә күренмәс дуслар һәм дошманнар”

  2. дәреслек

  3. таблица “Вирусы”

  4. вируслар китереп чыгарган авыруларны күрсәткән схема.

  5. “Сам себе доктор”

  6. Китаплар күргәзмәсе

Дәрес планы.


I. Оештыру моменты:

Укытучының кереш сүзе: “Хәерле көн укучылар һәм чакырылган кунаклар! Бүген безнең мәктәптә 10 класс укучылары катнашында вирусларга багышланган конференция уздырыла. Әйдәгез конференциянең программасы белән танышып китик (программа язылып укучыларга таратыла)

  1. Нәрсә ул вируслар, аларның ачылу тарихы белән таныштыру.

  2. Вирусларның төзелешен өйрәнү.

  3. Вирусларның төзелешенә бәйле тереклек үзлекләре, аларның табигатьтәге роле.

  4. Вирусларга каршы көрәш чаралары һәм авыл фельшеры Харисова Гөлнираның хатын тикшерү.

Бу сорауларга җавап табу өчен без бүген вирусларны өйрәнүгә үзләренең гомерләрен багышланган биолог – эзләнүче, врачларны һәм башка белгечләрне чакырдык. Соңгы вакытта без вируслар дигән сүзне бик эш кулланабыз. Нәрсә соң ул вируслар? Аларның килеп чыгу тарихы ниндирәк? Әйдәгез, бу турыда сөйләү өчен сүзне биолог- эзләнүче Ләйсән Раифовнага бирик. Ә сез ихтибар белән Ләйсәннең чыгышын тыңлагыз, кызыксындырган сорауларыгыз булса аның чыгышыннан соң бирә аласыз.

  1. Биолог-эзләнүченең чыгышы. Ул вирусларның килеп чыгу тарихы белән таныштыра

  • Кемдә нинди сораулар бар? ( 1-2 сорау бирелә)

  • Вирусларны микроскоп аша гына күреп булгач, аларны ничек өйрәнергә, табарга соң?

  • Вирусларны өйрәнүнең нинди әһәмияте бар? ( биолог-эзләнүченең җавабын тыңлау)

  1. Аларның килеп чыгу тарихы белән танышканнан соң, беренче көн тәртибенә карата сораулар булмаса, икенче көн тәртибенә күчик.

Хәзер мин сезгә сораулар таратам, шушы сорауларга дәреслектәге 67 нче рәсем буенча сорауларга җавап бирик.

  1. Вирусларның төзелешен ихтибар белән кара һәм башка тере организмнардан төзелеше буенча аерыламы?

а). Тере организмнар нәрсәләрдән тора?

б). Вируслар күзәнәкчел төзелешлеме?

в). Нәрсә ул күзәнәк? Күзәнәк нинди функцияләр үтәргә сәләтле?

  1. Күзәнәкчел төзелешләре булмагач, алар ничек яшәргә сәләтле соң? ( башка тере организмнар хисабына)

  2. Башка тере организнар хисабына яшәгәч ул бу тере организм өчен яхшы буламы? ( төрле авырулар китереп чыгара) Аларга грипп, полиомилит, чәчәк, котыру һ.б.)

  3. Ә сез үзегез бу авыруларның кайсысы белән таныш соң? Кече яшьтә яки хәзер кайсыгызның бу авырулар белән авырганыгыз бар? Бер укучы грипп авыруы белән авырганлыгы турында сөйли. Менә мин еш кына грипп авыруы белән авырый идем. Шуңа күрә мин үземнең гомеремне шуларны өйрәнүгә багышладым дип башлый сүзен.

  • бу вируслар хакында сорауларыгыз бармы?

Ә менә грипптан кала хезерге вакытта киң таралган авыру, телевизор экраннарында рекламалар бирелгән авыру булып нинди авыру исәпләнә? (полиомиелит авыру дип әйтергә тиешләр)

  1. Чыннан да хәзерге вакытта безнең илебездә балалар арасында киң таралган авыру булып – полиомиелит авыруы тора, дип сөйли икенче укучы.

  2. Ә бөтен дөнья күләмендә таралган, 20 гасыр чумасы дип аталган авыру? (СПИД) Газета- журнал битләрендә, телевидение аша бу авыру хакында информация күп бирелә, дип сөйләп китә өченче укучы.

  3. Сорау бирелә: Менә минем кечкенә кызым гепатит белән авырды. Ул нинди авыру, килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау ысуллары белән таныштырып китсәгез иде. Бер укучы гепатит авыруы хакында сөйли.

  4. Менә тагын балаларда еш кына була торган чәчәк авыруы да вируслар тарафыннан килеп чыга. Кыскача шушы авыру белән таныштырып китәм. ( Чәчәк авыруының килеп чыгу тарихы белән таныштыра)

  5. Менә без бары тик кеше организмында яшәүче вируслар белән генә таныштык. Әгәрдә биолог-эзләнүченең чыгышын ихтибар белән тыңласагыз, алар хайван һәм бактерия күзәнәкләрендә дә яшиләр диде. Менә хайван күзәнәгендә яшәүче вирус- котыру авыруын китереп чыгара. Әйдәгез сүзне ветеринар врачына бирик. ( ул котыру авыруы белән таныштыра)


II. Менә бүген мәктәптә вирусларга багышланган конференция уздырылганын ишетеп авылыбыз фельшеры Харисова Гөлнираның борчулы хаты килде. Әйдәгез, аның хаты белән таныштырып китик. Аның хаты түбәндәгечә: “Үземнең эшләү дәверендә мин вируслар китереп чыгарган күп авырулар белән көрәшеп килдем, ә хәзер дөньялар авырлашкач бу вируслар үз эшчәнлекләрен тагында көчәйттеләр. Быел аеруча авыр булды. Мин алар белән көрәшүдән арыдым, аларга каршы көрәш чаралары күрүегезне сорыйм” – дип тамамлый хат авторы. Ул бездән җавап көтә. Нинди генә эчтәлекле хат килсәдә без аңа җавап бирергә тиешбез. Хатны тикшерү өчен мин хөкем органнарына тапшырам.

Судья : Басарга, суд бара. Суд вирусларга карата. Монда гаепләнүче, акланучылар, тыңлаучылар, эксперт, адвокатлар катнаша. Бу мәсьәләне хәл итүгә күчик. Утырыгыз. Сүзне экспертка бирик.

Эксперт: Гаепләнүче – күзәнәксез, электрон микроскоп аша гына күренә торган , вак, озак вакытлар бернинди тирәлеккә хас билгеләр күренмәскә мөмкин булган, чит организмнар хисабына яшәүче җан иясе.

Гаепләнүче: Бу хат белән бердә килешәсе килми минем. Монда минем бер гаебемдә юк кебек. Монда кешеләр үзләре гаепле, нигә үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртмыйлар. Тәмәке тарталар, хәмер эчү белән мавыгалар, көндәлек реңим таләпләрен үтәмиләр, саный китсәң бик күп. Минем төзелешем шулай булганга, ягъни башка тере организмнар хисабына яшәүемә мин гаепле түгел шикелле. Мин бу хат белән килешмим.

Судья: Сүзне адвокатка бирик.

Адвокат: Менә гаепләнүченең үзен тыңлагач миндә бу хат авторы белән килешәсем килми. Монда вируслар гаепсез дип уйлыйм. Төп гаеп кешеләрдә. Гаепне үзләреннән эзләсеннәр.

Судья: Сөйләгәннәрдән чыгып суд карар чыгара

Харисова Гөлнирага җавап җибәрик

  1. кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш, моның өчен

а). тәмәкене авызга алмаска

б). спиртлы эчемлекләр кулланмаска

  1. Тәртипле һәм тыйнак булырга

  2. Шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, чиста, пөхтә киенергә

  3. Үзеңне чыныктырырга, спорт, физик хезмәт яратырга.

  4. Этләрне, мәчеләрне караусыз калдырмаска

  5. Прививкалардан читтә калмаска

Суд ябык.


Менә без бүген вируслар дөньясында булып, күп кенә мәгълүматлар алдык. Безгә бу мәгълүматләрне табиб һәм башка белгечләргә рәхмәт. Безнең сәламәтлекне саклауга үзләренең гомерләрен багышлаган врачларга тукталып китәсем килә. Алар бөек кешеләр. Чөнки кешенең гомере алар кулында. Минзәлә мед училищасы , Казан медицина университеты турында сөйләү. ( Профессиягә мәхәббәт уяту)

III.

  1. Алган белемнәребезне тикшереп карау өчен мин сезгә карточкалар таратам. Тест- карточкалар.

  2. Карточкалар белән эш

  3. Йомгаклау.

  4. Билге кую.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Биология

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 10 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока по биологии

Автор: Фатихова Лайсира Мурзагидановна

Дата: 15.01.2020

Номер свидетельства: 535890

Похожие файлы

object(ArrayObject)#861 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(85) "конспект  урока биологии на тему "Тип Моллюски""
    ["seo_title"] => string(48) "konspiekt-uroka-biologhii-na-tiemu-tip-molliuski"
    ["file_id"] => string(6) "251736"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1447271099"
  }
}
object(ArrayObject)#883 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(99) "Конспект урока биологии в 7 классе "Класс земноводные" "
    ["seo_title"] => string(57) "konspiekt-uroka-biologhii-v-7-klassie-klass-ziemnovodnyie"
    ["file_id"] => string(6) "218599"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1433847972"
  }
}
object(ArrayObject)#861 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(119) "Конспект  урока биологии в 6 классе "Клеточное строение растений" "
    ["seo_title"] => string(71) "konspiekt-uroka-biologhii-v-6-klassie-klietochnoie-stroieniie-rastienii"
    ["file_id"] => string(6) "133381"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1416501469"
  }
}
object(ArrayObject)#883 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(104) "Конспект урока биологии "Рефлекторная теория поведения" "
    ["seo_title"] => string(63) "konspiekt-uroka-biologhii-riefliektornaia-tieoriia-poviedieniia"
    ["file_id"] => string(6) "108671"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1403801851"
  }
}
object(ArrayObject)#861 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(105) "КОНСПЕКТ УРОКА БИОЛОГИИ "ОТРЯД ДВУКРЫЛЫЕ" С ПРЕЗЕНТАЦИЕЙ "
    ["seo_title"] => string(61) "konspiekt-uroka-biologii-otriad-dvukrylyie-s-priezientatsiiei"
    ["file_id"] => string(6) "143655"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1418567254"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства