kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Условное наклонение" 7 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Условное наклонение. Урок татарского языка в 7 ом классе

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Условное наклонение" 7 класс»


Тема: Шарт фигыль.

Максат: 1. Укучыларга шарт фигыльнең мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше турында төшенчә бирү.

2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

3. Бер- береңне хөрмәт итү, укучыларда әдәплелек, шәфкатлелек белем алуга омтылу, сәламәт яшәү кебек сыйфатлар тәрбияләү..


Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Г.Тукай шигырләре

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

-Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне миңа күрсәтегез әле. Рәхмәт. Укучылар, минем дә кәефем бик яхшы. Әйдәгез кунакларга да кәефләребезне күрсәтик. Рәхмәт. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь

- Тактада 4 рәсем берелгән.Уйлыйбыз. Бу рәсемнәрне нинди сүз төркеме берләштерә ( укучылар һәр картинага игътибар белән карап, предметларның эш-хәрәкәтен белдерүче сүзләр- фигыль икәнен әйтергә тиеш)

Хәзер без төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз. 1 һәм 3 нче өстәлләр 1 нче вариант, 2, 4 нче өстәлләр 2 нче вариант биремнәрен эшләрләр. Хәзер яшел төсле карточкаларны алабыз

Сораулар:

Карточка №1 1 нче вариант

-Фигыль нәрсәне белдерә?

-Фигыльнең нинди формалары бар?

-Фигыльнең юнәлешләре ничәү? Әйтеп чыгыгыз.

-Фигыльнең нинди төркемчәләрен өйрәндегез?

Карточка № 1 2 нче вариант

- Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

- Теләк фигыль нәрсәне белдерә?

- Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

- Ни өчен хикәя , боерык, теләк фигыльләр затланышлы дип атала? Сигнал карточкалары куллану.

Афәрин, укучылар. Бик матур , тулы итеп җавап бирдегез.

. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Укучылар, сезең алда төрле төсле карточкалар.Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез. Әйдәгез, ал төсле карточкаларны алабыз.. (6 шар сүз)

Бу сүзләрнең язылышларына игътибар итәбез, сорау куеп карыйбыз нинди сүз төркеме икәнлеген билгелибез һәм төркемнәргә таркатабыз

Карточка №2 1 нче вариант укысам, утырмасам, күрсәң, эшләмәсәк, , тыңласагыз, ишетмәсәләр, алмасалар,сайласагыз

Карточка №2 2 нче вариант ятласам, булышмасам, йөгерсәм, кычкырсаң, китмәсәк, , кайтмасалар, алмасам, утыртсаң

Укучылар, сез бу сүзләрне ничә төркемгә таркаттыгыз?1 нче багананы укыйбыз. Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез? Нәрсәгә карадыгыз?. Әйдәгез , бу сүзләргә сорау куеп карыйк әле. ? Алар нәрсәне белдерәләр? -Димәк бүген , без нинди тема үтәрбез? Шарт фигыл икенче бер фигылдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү- үтәлмәвенә шарт булган эш- хәлне белдерә һәм –са,сә кушымчасы ялганып ясала. Баганададагы сүзләргә тагын бер кат карыйк әле. Шарт фигыл кушымчасыннан башка, сеә тагын нинди кушымчалар күрәсез.

Шарт фигыл турында тагын нәрсә әйтә алабыз. (Берничә фигылнең затын санын әйтеп китү)

Зат- сан белән төрләнә икән бу фигыль ничек аталыр? Схема нигезендә тагын бер каткарау.

Затланышлы фигыльләр

Хикәя боерык теләк шарт

Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз.

Зәңгәр карточкаларны алабыз. Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез

Мәкальләрнең дәвамын табып, тоташтыр, шарт фигыльләрнең затын һәм санын билгелә.

Карточка №3 Укысаң белерсең, укымасаң бөләрсең.

Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч булыр.

Күп укысаң, күп белерсең.

Ничек итсәң ит, морадыңа җит!

Карточка №3 Син карышмасаң, гыйлем карышмый

Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.

Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.

Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.

Укучылар, бу мәкальләр нәрсә турында. ( Уку, белем, алу, тырышлык, максатка ирешү) Әйе, Җирнең нуры- кояш, кешенең нуры -гыйлем. Бары тырышып укысагыз гына, сез үзалдыбызга куйган максатларга ирешеп, зур кешеләр булырсыз.


Дәфтәрләрдә эш. Шәмәхә карточкаларны алабыз

  1. Җылы итеп киен(шарт ф, юклыкта IIз берлек сан), салкын тидерерсең.

  2. Күзләреңне саклыйм ди( шарт ф, барлыкта, IIз берлек сан), телевизорны якыннан карама!

  3. Сәламәт булырга телә(шарт ф, барлыкта,IIз күплек сан), спорт белән шөгыльләнегез!

Документкамера аркылы тикшерү. Сәламәтлек- зур байлык. Мәктәптәме, өйдәме- без һәрвакыт сәламәтлегебезне кайгыртырга тиеш.

Ял итү минуты.


Килешәм, килешмим уены. Г.Тукай шигырләреннән өзекләрне укып, шарт фигылләрнең зат-санының дөреслеген тикшерү.


  1. Яшьлегеңдә күп тырышсаң,(2з күплек сан)

Эшкә бирсәң,(2з берлек сан) чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны

Бик тыныч һәм бик җиңел

  1. “Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә(1 з берлек сан), 
    Мөгаллимне олугъ күрсә(3 зат берлек сан ), белергә кушканын белсә(3зат күплек с) ”Г.Тукай)

  2. “Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 
    -Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам(1з берлек сан), дәрсем кала.”

IV. Ныгыту .

Тест биреен эшләү


Тест

1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә:

А. Икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен, шарт булган эш-хәлне;

Б. Эш-хәрәкәтне;

В. Эшнең билгесен.

2. Шарт фигыль кушымчалары

А. -а/ ә, ый/ и;

Б. -ды/де, ты/те

В -са/ сә;


3. Кайсы мәкальдә шарт фигыль кулланылган:

А. Сүз сөйләсәң –ашыкма.

Б. Китап- белем чишмәсе.

В. Уку- энә белән кое казу.

4. Кайсы фигыль III з шарт ф берлек санда кулланылган:

А. Укысак

Б. Йөгерсәгез

В. Утырса.

5. Бүләк итсәм- ул ...

А. Шарт фигыль

Б.Хикәя фигыль

В. Теләк фигыль

Җавапларыбыз белән каршы яктагы дустыбыз белән алмашабыз. Билгеләрне дә куябыз. Бәяләү критерийлары тактада. –Билгеләр белән дә танышыйк.

Хатасыз- “5” ле билгесе;

1-2 хата- “4”ле билгесе;

3 хата- “3”ле билгесе.

Эшчәнлек картасы өстендә эш Үзбәя.


Өй эше. 1.116 нчы күнегү Шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә;

2. Шарт фигыльләр кергән 5 мәкаль язып алырга;

3. Әдәбият китабыннан шарт фигыль кергән 5 җөмлә язып алырга.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
"Условное наклонение" 7 класс

Автор: Ахтямова Гульназ Мингалиевна

Дата: 25.12.2016

Номер свидетельства: 373318

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(162) "Урок по русскому языку в 7 классе на тему: "Повелительное и условное наклонения глаголов" "
    ["seo_title"] => string(97) "urok-po-russkomu-iazyku-v-7-klassie-na-tiemu-povielitiel-noie-i-uslovnoie-naklonieniia-ghlagholov"
    ["file_id"] => string(6) "242050"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1445364042"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(74) "НАКЛОНЕНИЯ ГЛАГОЛА. УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ"
    ["seo_title"] => string(43) "naklonieniia-glagola-uslovnoie-naklonieniie"
    ["file_id"] => string(6) "274552"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1452420192"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(97) "Урок по русскому языку  "Условное наклонение глагола""
    ["seo_title"] => string(56) "urok-po-russkomu-iazyku-uslovnoie-naklonieniie-ghlaghola"
    ["file_id"] => string(6) "254409"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1447761570"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(38) "Условное наклонение "
    ["seo_title"] => string(22) "uslovnoie-naklonieniie"
    ["file_id"] => string(6) "161489"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422242653"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(171) "Презентация для урока русского языка по теме: "Сослагательное (условное) наклонение глагола". "
    ["seo_title"] => string(104) "priezientatsiia-dlia-uroka-russkogho-iazyka-po-tiemie-soslaghatiel-noie-uslovnoie-naklonieniie-ghlaghola"
    ["file_id"] => string(6) "190227"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1427123482"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства