Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү,мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Просмотр содержимого документа
«Кушма җөмлә төрләре»
Тема: Кушма җөмлә төрләре.
Максат: Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү,мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Җиһазлау: Дәреслек,презентация, күнегүләр җыентыгы.
Дәрес барышы
Оештыру.Мотивлаштыру.
Исәнләшү.Унай психологик халәт булдыру.
Өй эшен тикшерү.
1.Сорауларга җавап бирү:
а) Кушма җөмлә дип нинди җөмлә атала?
б) Ул ничә җөмләдән тора?
2. Беренче укытучым” дигән темага мини- сочинениеләрне тапшыру.
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
Җөмләләрне укырга һәм аермасын табарга.
Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? Шуннан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен (УМ) формалаштыру.
? |
Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды. | Кыңгырау шалтырагач, дәрес башланды. |
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.
Яңа белемнәрне үзләштерү.
1.Кагыйдәне уку;
2.Бәйләүче чаралардан чыгып, кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?(тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә)
3.Үрнәккә нигезләнеп,тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр төзергә;
а) Син әйтмәдең, мин ишетмәдем.(тезмә кушма җөмлә);
б) Син әйтмәгәнгә,мин ишетмәдем (иярченле кушма җөмлә);
Материалны ныгыту.
”Хәрам малның хәере юк” текстын сәнгатьле укырга һәм иярченле кушма җөмләне табарга,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә;
Өй эше.
1.Кагыйдәне өйрәнергә;.
2. ”Хәрам малның хәере юк” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?
Кушма җөмлә төрләрен кулланып языгыз.
VIII. Рефлексия.Бәя.Үзбәя.