Тема: XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү.А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку.
Максат һәм бурычлар:
Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе,аның күренекле вәкилләре,иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру;
1. XIX гасыр татар әдәбияты үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;
2.XIX гасыр шагыйрьләренең иҗатларыннан кайбер үрнәкләрне укып анализлау;
3. Безгә кадәр яшәгән язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына хөрмәт тәрбияләү.
Өй эшен тикшерү
Төрекмән шагыйре Мәхтумколый Фирагиның шигырьләрен сәнгатьле уку;ТҮРКСОЙ халыклары оешмасы турындагы конспектланган мәдәни белешмәне сөйләү
X
XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү
Татар халкы, Казан ханлыгы җимерелгәч, дәүләтен дә, иреген дә,әдипләрен дә югалта.Татарлар өчен тарих туктала.
XIX гасырда Рәсәйдә завод-фабрикалар төзелә, яңача укыта торган мәктәпләр ачыла,галимнәр,язучылар, композиторлар үсеп чыга.
Татар халкы үзенең яшәешен саклап калу өчен көрәшә башлый. Ш.Мәрҗани,Х.Фәезханов,К.Насыйри кебек күренекле галимнәр,Г.Кандалый,М.Акъегетзадә,Р.Фәхретдин,З.Һади кебек талантлы әдипләр туа.
Яңа чор әдәбиятымилләт язмышы өчен борчыла.
XIX гасыр татар әдәбияты турында Альберт Яхин фикере: Татар зыялылары «Дөнья үзгәргән.Без артта калганбыз:искечә яшибез, искечә уйлыйбыз,искечә укыйбыз. Бу караңгылыктан без мәгърифәт ярдәме белән генә чыга алачакбыз,”- дип аваз сала. Татарлар китаплар бастыра башлый,мәдрәсәләр ача.
Дәреслек белән эш XIX гасыр үзенчәлекләре турындагы материалны укырга
XIX гасыр поэзиясенә күзәтү
Кушма җөмлә, бәйләнеш төренә карап, тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләргә бүленә.
Мәсәлән: Алтын черемәс, тимер тузмас.(мәкаль)- тезмә кушма җөмлә ;
Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде. (Ә.Еники)- иярченле кушма җөмлә
Бәйләүче чаралардан чыгып, кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?
Үрнәккә нигезләнеп, тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр төзергә: - Син әйтмәдең, мин ишетмәдем.(тезмә кушма җөмлә); - Син әйтмәгәнгә, мин ишетмәдем. (иярченле кушма җөмлә);
“ Хәрам малның хәере юк” текстын сәнгатьле укырга һәм иярченле кушма җөмләне табарга, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә:
Минем абыем, ВДВ да хезмәт итеп кайткач, милициягә эшкә урнашты. Ул көннәр буе машиналар хәрәкәтен күзәтә, юл кагыйдәләрен бозганнарны кисәтә. Араларында акча бирергә теләүчеләр дә була икән. Илфат абый машина йөртүчеләргә хәрамнең нәрсә икәнлеген җентекләп аңлаткан. Кайберәүләр аны сынап карарга теләгәннәр. Минем абый сынатамы соң? Аның кебек гадел, әдәпле, тәрбияле егетләр күбрәк булса, илдә яшәве күпкә тыныч, рәхәт булыр иде дип уйлыйм. Кешеләргә бу турыда күбрәк аңлатырга кирәк. Юл читенә куелган рекламаларга “Хәрам малның хәере юк!” дип язарга киңәш итәр идем.
Өй эше
1. Кагыйдәне өйрәнергә;
2. “Хәрам малның хәере юк” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз? Кушма җөмлә төрләрен кулланып языгыз.
Сез бик акыллы, эшчән, тәрбияле һәм шәфкатьле балалар!