kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка внеклассного мероприятия

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие, посвященное  изучению традиций родного края

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеклассного мероприятия»

Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбе











Ачык тәрбия чарасы

Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без!







Әзерләде:

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Гайнутдинова Гөлназ Минехәмит кызы









Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без!

Максат: туган як тарихын өйрәнү; татар халкының милли йола, гореф-гадәтләрен искә төшерү, туган якка мәхаббәт тәрбияләү.

Чыгыш “Хәерле көн” җыры белән башлана.

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Без бүгенге чыгышыбызны туган төбәгебезгә багышлыйбыз.(слайд күрсәтелә)

Югары Мактама авылы Әлмәт шәһәренә якын гына, бик матур җиргә урнашкан, аның саф сулы чишмәләре, олы урамнарны табигатьне матурлап, ямьләндереп тора.

Өч гасырга якын гомере бар,

Тарихы бар безнең авылның

Эш сөючән халкы җырлап яши,

Җырлый ямен туган ягымның.

Урман-кырлар, үрләр, иңкүлекләр

Чишмә-сулар туган төбәктә,

Бар да газиз адәм баласына

Бар да якын җанга йөрәккә.

А. Б. Югары Мактама авылына 1000 еллар тирәсендә нигез салына башлый. Без яшәгән урыннарда бөтенләй урман булган, авыл тирәсендә бик күп торф ятмалары да булган, бервакыт торфка ут каба. Җир убыла башлый, бик күп кеше зыян күрә. Инеш суы да начарлана. Шуннан кешеләр торак урыннарын алыштырырга булалар. Беришесе Зәй буена төшеп китеп Түбән Мактама авылына нигез сала, кайберәүләре хәзерге Югары Мактама зираты кырыена урнаша. Шулай итеп 20-30 йортлы Югары Мактама авылы барлыкка килә. Авылда бер генә урам була, үзенең мәчете дә салына. Бу тирәләрдә бик куе урман була. Кешеләргә шактый агачларны төпләргә, елга-чишмәләрне чистартырга туры килә. Түбән Мактама һәм Югары Мактама кешеләре очрашкан вакытта үзләрең яшәгән урыннары , чишмә сулыры белән мактаныша башлаганнар. Мактама, мактама дигәннәр бер-берсенә. Шулай итеп “Мактама” дигән сүз авылга исем булып киткән. Безнең авылны икенче төрлечә Мактамабаш дип тә йөрткәннәр. Авылда башкортлар да, мишәрләр дә, типтәрләр дә, ясаклы чувашлар да яшәгәннәр. Авылга Түбән Новгород губерниясеннән, Казан губерниясе Спас өязе Исәнбәй авылыннан, Каратай, Элмәт авылларыннан күчеп килүчеләр булган. Елховой авылыннан күпләп күчкәннәр. Шулай итеп авыл экрен генә зураеп килгән.

Авыл борынгыдан үзенең чишмәләре белән дан тоткан, бүгенге көндә дә безнең авылда 6 чишмә бар.(Чишмә туранда Г. Лиана шигырь сөйли) Слайд.

Монда күчеп утыручы борынгы бабаларыбыз, агачлларны кисеп җирне эшкәрткәннәр, табигатьне, тирә-як мөхитне һәм анда яшәгән җан ияләрен олылаганнар, алар тырышып хезмәт иткәннәр, күңелле итеп ял да итә белгәннәр. Сезнең игътибарыгызга “Кич утыру”күренешен тәкъдим итәбез.

Өй эче күренеше. Бер кыз җырлый-җырлый иптәш кызлары килгәнне көтә.

Әбисе дә өйдә.

  • Әби, мин бүген кич утырырга дусларымны чакырган идем, син каршы килмәссең бит.

  • И, каршы килмим, кызым, бергәләп кич утырырбыз, кул эшләре эшләрбез.

Уртада сандык. Шул чак ишек шакыган тавыш килә, кызлар керәләр.

  • Әйдәгез, керегез оланнар, түрдән үтегез (Әби чәй эчәргә чакыра) Әйдәгез әле, оланнар, чәкчәк белән чәй эчеп алыйк. Татар халкының милли ризыгы – чәкчәк, бер генә мәҗлес тә аннан башка үтми, Камилә, кызым,”Әбием чәкчәге” дигән шигыреңне сөйләп күрсәт әле безгә. (Өстә яныннан дога кылып кузгалалар )

Бер кыз:-Әби, сандыгыңда ниләр бар, безгә дә күрсәт әле!

Әби:- Бик рәхәтләнеп, балаларым, әйдәгез әле, ярдәм итегез миңа (калфак чыгара), татар хатын -кызларының милли бизәге, элек татар хатын-кызлары алтын яки көмеш белән бизәлгән төрле чигүле калфаклар кигәннәр, калфак кигән кызлар бик зур дәрәҗәгә ия булганнар, Лиана кызым, безгә “Калфак” турында җыр җырлап күрсәт әле.

Тагын ниләр бар икән сандык эчендә? (чабата чыгара)Чабатаны, юкәдән үреп кигәннәр, тула оек белән киеп йөргәннәр, бу эшне осталар гына башкарган. Камилә кызым, безгә бер биеп күрсәтсен әле. ( чабата киеп бию)

  • Менә монысы, ир-атлар кия торган түбәтәй, түбәтәйне татар халкы гына түгел башка милләтләр дә кия, әмма татар түбәтәе үзенең чигелеше, тегелеше белән күпкә аерылып тора, түбәтәйне мәҗлесләрдә аш-су үткәргәндә, мәсҗеткә барганда, намаз укыганда кияләр. Балалар, ә сез догалар беләсезме соң?

  • -Әйе, әби безнең мәктәптә, Солтания апа әдәп-әхләк түгәрәге алып бара,анда Пәйгәмбәрләребезнең тарыхын өйрәнәбез, әдәп-әхлак турында сөйләшәбез, догалар ятлыйбыз.

  • Ягез әле, без дә тыңлап карыйк. (Балалар догалар укыйлар.) “Дога кылый без”дигән җырны җырлыйлар.

  • Сандыгымда тагын гармун да бар әле минем, бу тальян гармун, Разыйл улымның карт бабасыннан калган. Бу гармун, балалар, сугышларны да күргән, безнең сугышчыларыбызга авыр вакытта күңелләрен күтәрергә ярдәм иткән. Разыйл улым гармунда уйнап күрсәтсен әле безгә. (Разыйл гармунда уйный).

  • Балалар, матур итеп милли күлмәкләр киеп килгәнсез, берәр күмәк бию дә биеп күрсәтегез әле. (күмәк бию).

  • И, оланнар, таралышыйк ,намаз вакыты җитә.

  • И, әби, бигрәк рәхәт итеп кич утырдык, без килүгә кызыклы вакыйгаларыңны әзерләп куярсың әле, яме. Ярар, оланнар, ярар, ходай язса, әзерләрмен.

А.Б. Туган ягым минем, туган авылым

Шундый иркен синдә сулавы

Тау битләре тулы яшел улән

Челтрэп ага чишмә суларың.

Синдә ямьле булып сызылып ата

Җәйге таңнар, җәйге иртәләр.

Туган җирдә генә рәхәт диләр,

Шундый йомшак җилләр исәләр.

-Гомер үтә дибез, гомер үтми, без үтәбез гомер юлыннан. Ә гомер юлыннан үткәндә һәр кешегә биек тауларны да, сикәлтәле чокырларны да үтәргә туры килә. Вакытлар үтү белән кеше боларның барысын да оныта, тик бер нәрсәне онытырга хакы юк. Ул аның теле, милләте, мирасы. Менә без дә шушы изге юлда, телебезне, милләтебезне, онытылып бара торган гореф-гадәтләребезне саклап калырга һәм әдәбиятыбызны, тарихыбызны тирәнтен өйрәнергә тиешбез!

Чыгышыбызны “Ямьле Югары Мактама” дигән җыр белән тәмамлыйбыз. Сүзләрен безнең авылда туып үскән Асия апа Валиевна язган, көен авылыбызның гармунчысы Миннегалиев Равиль иҗат иткән.













































Әлмәт районы Югары Мактама төп гомум белем бирү мәктәбе











Ачык тәрбия чарасы

Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без!











Әзерләде: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Гайнутдинова Гөлназ Минехәмит кызы















2021 ел


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Разработка внеклассного мероприятия

Автор: Гайнутдинова Гульназ Минехамитовна

Дата: 09.08.2021

Номер свидетельства: 585123

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(256) "Методическая разработка внеклассного мероприятия Викторина "Всё, что нужно знать о налогах!" ( текст методической разработки + презентация) "
    ["seo_title"] => string(151) "mietodichieskaia-razrabotka-vnieklassnogho-mieropriiatiia-viktorina-vsio-chto-nuzhno-znat-o-naloghakh-tiekst-mietodichieskoi-razrabotki-priezientatsiia"
    ["file_id"] => string(6) "216595"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1433072568"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(165) "Методическая разработка внеклассного мероприятия для 1-4 классов "Пусть помнят поколения.""
    ["seo_title"] => string(80) "metodicheskaia_razrabotka_vneklassnogo_meropriiatiia_dlia_1_4_klassov_pust_pomni"
    ["file_id"] => string(6) "639565"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1699528600"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(179) "РАЗРАБОТКИ ВНЕКЛАССНЫХ МЕРОПРИЯТИЙ,  ИСПОЛЬЗУЕМЫЕ В РАМКАХ ПРОВЕДЕНИЯ  НЕДЕЛИ МАТЕМАТИКИ В ШКОЛЕ"
    ["seo_title"] => string(97) "razrabotkivnieklassnykhmieropriiatiiispolzuiemyievramkakhproviedieniianiedielimatiematikivshkolie"
    ["file_id"] => string(6) "282659"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1453721607"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(90) "Разработка внеклассного мероприятия по биологии"
    ["seo_title"] => string(49) "razrabotka_vneklassnogo_meropriiatiia_po_biologii"
    ["file_id"] => string(6) "528259"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1574453749"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(123) "Методическая разработка внеклассного мероприятия  "Сильное звено" "
    ["seo_title"] => string(73) "mietodichieskaia-razrabotka-vnieklassnogho-mieropriiatiia-sil-noie-zvieno"
    ["file_id"] => string(6) "235018"
    ["category_seo"] => string(8) "nemeckiy"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1443563554"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства