Табигатьне саклыйк.
Солтанова Эн җе Мөбәрәкҗан кызы
Актаныш районы Усы башлангыч мәктәбе
Максат: табигатькә мәхәббәт,сак караш тәрбияләү, җирне матурларга, аны “дәваларга “ өйрәтү.Укучыларның экология өлкәсендәге белемнәрен арттыру,аларның танып-белү мөмкинлеген үстерү.
Зал җәйге табигатьне чагылдырып бизәлгән,ясалма агачлар,чәчәкләр куелган.
А.б Гүзәл җирем ( Р.Вәлиева).
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Нинди генә төс юк анда:
Аланында- алсу гөлләр,
Алтын кояш кырларында.
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Нинди генә моң юк анда:
Әрәмәдә- сандугачлар,
Кәккүк тавышы – урманында
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Нинди генә ямь юк анда:
Сихри нурлар- таңнарында
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Якты ямең,татлы тәмең
Мәңге минем күңелемдә...
Алсу. Инде шактый җир үттек, арыдык,әйдәгез утырып ял итеп алыйк.
Галия. Әйдәгез,чәчәкләрне чирәмгә куеп торыйк.
Наил. Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без аларны?
Марат. Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.( кулларына рогаткалар,озын чыбыклар тотып,лимонад шешәсе кыстырып тәртипсез балалар керәләр).
1 бала. У-у, карагыз әле, күпме чәчәк монда,җитмәсә кычытканы тора юл өстендә (тибеп җибәрә, ялгыш кулы эләгә,бала ыңгырашып куя).Әл-лә-лә, кулымны чагып та алды.
2 бала. Әйдәгез, чәчәкләр очыртып уйныйбыз. Кем ераккарак очыртыр икән? (күбәләккә дә ташлар ыргыталар).
Саескан. Әле генә нинди матур балалар килгән иде, ә болары нинди тәртипсезләр.Урман аланында нәрсә ясап бетерделәр. Әй сез, урман җәнлекләре,кошлары, бөҗәкләре урман аланында бәла, барыгызда ашыгыгыз.
Бу аланга тәртипсез балалар килделәр дә күрегез, нәрсә ясап киттеләр. Алар әле ерак түгел, алып килергә кирәк аларны.
Җәнлекләр. Ярар, хәзер без аларны(артларыннан куа китәләр).
Төлке. Менә алар, тиз куып тоттык без аларны.
Аю. Ә хәзер аланның хуҗаларын тыңлап карыйк әле.
Ни булды сиңа күбәләк.
Нигә син шундый моңсу,
Тавышың да нигә чыкмый,
Җырламыйсың, бу ни, бу?
Күбәләк. Әй дусларым, белмисезме,
Хәлем авыр икәнен
Җырлар идем мин теләп
Тик юлымны бүлделәр.
Авыр- авыр ташлар белән
Канатны сындырдылар.
Аю. Ай-һай, бигрәк тәртипсез балалар килгәннәр икән урманга кунакка.Тиз генә без аларны салкын базга ябып куйыйк, тәртипле булсыннар,аннан чыгарырбыз.
А.б Аю абзый, ә бәлки алар үз ялгышларын үзләре аңларлар,тәртипләрен төзәтерләр.(Тәртипсез балаларның аягы аксаганы елый башлый.” Ай, аягым авырта, сезнең урманда аягыма әллә ни керде, ярдәм итегез миңа”)
Төлке. Үзең ваткан лимонад шешәсенең пыяласы ул.Сиңа кем булышыр икән?
Бака яфрагы. Ул мине таптап китте, мин аңа булышмыйм.
А.б Иң элек аякны юарга кирәк,аннан соң яфрак куярга.
Күбәләк. Алар миңа авыр ташлар аттылар.
Аю. Күрдегезме, алар сезгә ничек үпкәләгәннәр.
Урман хуҗасы. Мин- табигать сакчысы,урман хуҗасы.Явызлардан,усаллардан табигатьне саклыйм. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Әгәр хәзер серле таягымны селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтенләй таба алмассыз. Аңладыгызмы?
Балалар. Урман хуҗасы, зинһар кичер безне.Без башка беркайчан да алай эшләмәбез.
Урман хуҗасы. Бу юлга гафу итәм.Тик бер шартым бар. Әнә тегендә агачлык артында балаларны күрәсезме?
Балалар. Күрәбез.Күрәбез.
Урман хуҗасы. Бу балалар табигатьнең чын дуслары,сезне табигать сакчысы булырга өйрәтерләр.
Урман хуҗасы Исәнмесез, балалар!
Балалар. Исәнмесез!
Урман хуҗасы. Мин сезгә кунаклар алып килдем.
А.б Күптән көтәбез сине, Урман хуҗасы. Рәхим итеп утырыгыз.
1 бала. И күңелле җәй көнендә,
Табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында.
2 бала. Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
3 бала. Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Барысы бергә. Табигать ул – безнең әни,
Табигатьне саклагыз.
4 бала. Урманны саклап ,карап торуда
Безгә Урманчы бабай булыша
Киекләре белән серләшкән ул,
Агачлары белән сөйләшкән
Булган җан җылысын
Шушы урманына өләшкән.
5 бала. Куаклары битен тырнаганда,
Төпләренә күпме абынган
Һәр агачның битен сыйпаган ул,
Һәр куакка кулы кагылган.
6 бала. Урманчыга яшел һәйкәл булып,
Аягүрә баскан урманы
Һәйкәлнең дә елый, көлә белә
Ыңгыраша белә торганы.
Җыр “ Барган идем”
А.б Һәркем өчен үзенең торган җире,туган ягы бик тә кадерле. Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән, балачактан башлана. Шуңа күрә дә кечкенәдән үк табигатьне яратырга, сакларга өйрәнергә кирәк.
Җыр “Зәңгәр күл” С Сәйдәшев музыкасы. Г Насрый шигыре
.А.б Безнең урманнарыбыз,елга-күлләребез бик бай. Урман-кырларыбызда нинди генә тәмле җиләкләр пешми,төрледән- төрле гөмбәләрне әйтеп тә торасы юк. Әле бит ул үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый. Безнең илдә 500 дән артык дару үләне үсә. Барлык даруның 30% ын дару үләненнән ясыйлар.(Табибә керә)
Табибә Исәнмесез , балалар. Мин дә сезнең бәйрәмгә килдем әле. Монда дару үләннәре турында шигырьләр сөйлиләр дип ишеттем, миндә аларның файдасы турында әйтеп китәрмен.
Мәтрүшкә Мәтрүшкәнең зәңгәрен
Бардыр әле күргәнең
Ә мин булам сарысы
Шәп доктор, дип кешеләр,
Мактый мине барысы
“Панадол”ны, “Упса”ларны
Күпләп эчү зарарлы.
Дару үләннәре эч син
Тыңла мине, ярармы?
А.б Мәтрүшкәне ничек кулланалар? Табибәне тыңлап карыйк әле.
Табибә Мәтрүшкәнең ревматизм,паралич,баш авыртуыннан,салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр.
Җыр. Мәтрүшкәләр А Гыйләҗев музыкасы. И Юзеев сүзләре.
Тузганак Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң киптереп,
Тәме исең китәрлек
“Брук Бонд” чәеннән бер дә
Калышмыйм мин, белегез,
“Принцесса Гита” белән
Ярышырга әзер без
Табибә Тузганак тамыры төнәтмәсе белән пешкән урынны дәвалыйлар. Яфракларыннан әзерләнгән сокны сары авыруы булганда эчәләр.Ул витаминнарга бик бай.
Ромашка Ромашка минем исемем
Минем чәчәкләрне җыеп,
Чәчегезне юсагыз,
“Ходен Шолдерс” шампунен
Читкә алып куегыз
Чәчәкләрем төнәтмәсе
Бар чирдән дә дәвалый
Смекта”,”Ренни” урынына
Мине эчсәң дә ярый
Табибә Ромашка чәчәгенең төнәтмәсен салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда,авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.
Кычыткан Кычыткан усал, диләр,
Кычыткан чага,диләр
Минем витаминнарымның
Файдасын бит белмиләр
Кычытканлы тәмле аш
Ашаганыгыз бармы?
“Галина Бланка”, кубик “Магги”
Минем кебек витаминнарга баймы?
Табибә Кычыткан шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә,йөрәк- кан системасын ныгыта.
Җыр “Үз илемдә”Сара Садыйкова музыкасы.Гөлшат Зәйнашева сүзләре.
1 бала Туган як күгендә йолдызлар
Тоныкланса бер көн нишләрмен
Мин үскәч корыса соңгы тал,
Серемне кемнәргә сөйләрмен?
2 бала Сандугачлар бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен китсәләр күлемнән,
Корыса күкеле урманнар.
3 бала Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә елгалар,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
4 бала Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне,
Юлымда чирәмнәр үссеннәр
Барысы бергә Кешеләр, саклагыз җиремне!