kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Проект мастер-класса по татарскому языку "Табигатьне саклыйк!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка предназначена для учителей, работающих в русскоязычных классах, в 7, 8 классах. Содержит в себе следующее: записи птичьих голосов для звукового сопровождения с целью создать нужную атмосферу в классе, план-конспект урока, презентация, предназначенная для закрепления знаний в конце урока. Данная разработка может послужит вам помощью в проведении мастер-класса в чужом классе по татарскому языку.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«дәрес планы»

Дәреснең темасы: Урманда үзеңне тота беләсеңме?

Максаты: 1. Инфинитив+модаль сүз конструкциясен сөйләмдә ныгыту; 2. Боерык фигыль формасын сөйләмдә активлаштыру; 3. Аудиториядә ишетеп аңлау күнекмәләрен булдыру; 4. Текст буенча коммуникатив бурычларны үтәргә күнектерү; 5. Тәрбияви максат: гражданлык позицияләрен тәрбияләүгә шартлар тудыру.

Дәресне оештыру моменты: аудиториядә кошлар тавышы. Слайдда урман картинасы.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Хәзерге минутта без сезнең белән табигатьтә. Дәреснең темасы: “Урманда үзеңне тота беләсеңме?”Урманда үзеңне тота беләсеңме? Урманда нишләргә ярамый? Инструктаж үткәреп алабыз. (Слайдларда тыючы билгеләр белән рәсемнәр бирелә)

  1. Көчле музыка тыңларга ярамый. Килешәсезме?

  2. Сызгырырга ярамый

  3. Агачларны сындырырга ярамый

  4. Агачларны кисәргә ярамый

  5. Кош ояларын туздырырга ярамый

  6. Кырмыска ояларын туздырырга ярамый

  7. Чүпләргә ярамый

  8. Ут белән уйнарга, учак ягарга ярамый

  9. Бөҗәкләрне, җәнлекләрне, кошларны үтерергә ярамый

  10. Үләннәрне, гөмбәләрне тамыры белән өзәргә ярамый

  11. Гөмбәләрне таптарга ярамый

  12. Чәчәкләрне күпләп өзәргә ярамый

  13. Урман кошларын, җәнлекләрен өйгә алып кайтырга ярамый

Ял итүчегә нишләргә ярый?

  1. Ял итәргә ярый

  2. Җиләк, гөмбә җыярга ярый

  3. Дару үләннәрен җыярга ярый

  4. Саф һава суларга ярый

  5. Бөҗәкләр тормышын күзәтергә ярый

  6. Кошларны күзәтергә ярый

  7. Фотога төшерергә ярый

Слайдларны һәм сүзләрне тарату. Сүзләрне, җөмләләрне слайдларга туры китереп куеп чыгабыз. Урманда нишләргә ярамый? Бу сорауга 1нче төркем укый. Урманда нишләргә ярый? Бу сорауга икенче төркем укый.(Рәсемнәрне һәм сүзләрне күрсәтеп укыйлар)

II. Текстны уку. Хәзер Александр Бистәсендә яшәүче бер укучы кызның дустына язган хатыннан бер өзек белән танышып китәбез.

Без, малайлар һәм кызлар, җәйге каникулда табигатьтә ял итәргә яратабыз. Безнең авылыбыз урманнар, таулар арасына урнашкан. Табигатебез бик матур. Бездә каен урманнары да, нарат белән чыршы урманнары да, имән урманнары да, катнаш урманнар да бар. Урманнарда җиләк, гөмбә дә күп. Урманнарыбыз төрле җәнлекләргә, урман хайваннарына, бөҗәкләргә бай. Чәчәкләрнең дә төрлесе үсә. Рәхәтләнеп ял итеп була. Ләкин урманда кеше үз эзен калдыра. Кешеләр урманда учак ягалар, агачларны сындыралар, кисәләр, үзләре белән алып килгән пакетларны, пластик шешәләрне, кәгазь һәм газета , иске чиләк, шифер кисәкләрен ташлап калдыралар. Малайлар кырмыска ояларын, кош ояларын туздыралар, урман җәнлекләрен, кош балаларын өйләренә алып кайталар, дару үләннәрен, чәчәкләрне, гөмбәләрне тамыры белән өзәләр. Чәчәкләрне дә күпләп җыялар, аннары ташлыйлар. Урманга ял итәргә килсәләр, көчле музыка тыңлап, кошларга, җәнлекләргә комачаулыйлар. Әллә кешеләр үзләрен табигатьтә тоту кагыйдәләрен белмиләрме?

Дустым, сезнең авылның табигате нинди? Сездә нинди урманнар үсә? Урманнарда җәнлекләр, урман хайваннары яшиме? Җиләк, гөмбә күпме?

Биремнәр эшләү:

1. Без .... табигатьтә ял итәргә яратабыз.

а) җәй көне б)яз көне в)көз көне г)кыш көне

2. Безнең авыл .... урнашкан.

а)күл янында б) урманнар һәм таулар артында в) урманнар һәм таулар арасында

3. Бездә .... бар

а) каен, имән, нарат, чыршы урманнары

б) каен, имән, нарат, чыршы урманнары да, катнаш урманнар да

4. Урманнарда .... күп.

а) җиләк, гөмбә

б) гөмбә, чикләвек

5. Урманыбыз төрле төрле җәнлекләргә, урман хайваннарына, бөҗәкләргә ... .

а) бай түгел б) бай

6. Чәчәкләрнең ... үсә.

а) кызылы б) төрлесе в) зәңгәрләре

7. Кешеләр табигатьтә нишлиләр? (текст эчтәлеге буенча рәсемнәрне кулланып җавап бирәләр)

III. Сезнең авылның табигате нинди? Сездә нинди урманнар үсә? Урманнарда җәнлекләр, урман хайваннары яшиме? Җиләк, гөмбә күпме?

IV. Хат эзеннән табигатьне саклау йөзеннән акция . Кешеләргә киңәшләрне боерык фигыль формасында бирәбез.

Мин ---- Без саклыйк/сакламыйк

Син сакла/саклама Сез саклагыз/сакламагыз

Ул сакласын/сакламасын Алар сакласыннар/сакламасыннар

V. Презентацияне кулланып мастер-класс үткәрү.

1. Укучылар слайдлар буенча урманда нишләргә ярамаганны/яраганны кабатлыйлар.

2. Бер төркем укучы, кулларына тыючы билгеләрне тотып такта янында урманда нишләргә ярамый соравына җавап бирәләр. Аларны башка төркем алыштыра. Төркемнәр берничә булган саен яхшырак, укучылар ишетү, кабатлау дәверендә сүзләрне исләрендә яхшырак калдыралар.

Просмотр содержимого презентации
«мастер-класс (2)»

Ял итүчегә урманда нишләргә ярамый? Сызгырырга ярамый! Көчле музыка тыңларга ярамый!

Ял итүчегә урманда нишләргә ярамый?

Сызгырырга ярамый!

Көчле музыка тыңларга ярамый!

Ял итүчегә урманда нишләргә ярамый?  Агачларны сындырырга ярамый! кисәргә ярамый!

Ял итүчегә урманда нишләргә ярамый? Агачларны

сындырырга ярамый!

кисәргә ярамый!

Урманда кош ояларын туздырырга ярамый!

Урманда кош ояларын туздырырга ярамый!

Урманда кырмыска ояларын туздырырга ярамый!

Урманда кырмыска ояларын туздырырга ярамый!

Урманда чүпләргә ярамый!

Урманда чүпләргә ярамый!

Урманда ут белән уйнарга ярамый!  Учак ягарга ярамый!

Урманда ут белән уйнарга ярамый! Учак ягарга ярамый!

Җәнлекләрне, кошларны урманнан өйгә алып кайтырга ярамый!

Җәнлекләрне, кошларны урманнан өйгә алып кайтырга ярамый!

Үсемлекләрне тамыры белән өзәргә ярамый!

Үсемлекләрне тамыры белән өзәргә ярамый!

Бөҗәкләрне, җәнлекләрне, кошларны үтерергә ярамый!

Бөҗәкләрне, җәнлекләрне, кошларны үтерергә ярамый!

Чәчәкләрне күпләп җыярга ярамый!

Чәчәкләрне күпләп җыярга ярамый!

Гөмбәләрне таптарга ярамый!

Гөмбәләрне таптарга ярамый!

Ә ял итүчегә урманда нишләргә ярый?  Файдалы һәм күңелле итеп ял итәргә ярый

Ә ял итүчегә урманда нишләргә ярый? Файдалы һәм күңелле итеп ял итәргә ярый

Урманда шашлык пешерергә ярыймы?

Урманда шашлык пешерергә ярыймы?

Дөрес итеп гөмбә һәм җиләк җыярга ярый

Дөрес итеп гөмбә һәм җиләк җыярга ярый

Ял итүчегә урманда дөрес итеп дару үләннәре җыярга ярый саф һава суларга ярый

Ял итүчегә урманда

дөрес итеп дару үләннәре җыярга ярый

саф һава суларга ярый

Ял итүчегә урманда бөҗәкләр тормышын күзәтергә ярый

Ял итүчегә урманда бөҗәкләр тормышын күзәтергә ярый

Ял итүчегә урманда ... күзәтергә ярый җәнлекләр тормышын кошлар тормышын

Ял итүчегә урманда ... күзәтергә ярый

җәнлекләр тормышын

кошлар тормышын

Ял итүчегә урманда фотога төшерергә ярый

Ял итүчегә урманда фотога төшерергә ярый

Табигатьне яратыгыз!

Табигатьне яратыгыз!

Безнең авыл .... урнашкан.

Безнең авыл .... урнашкан.

  • а)күл янында
  • б) урманнар һәм таулар артында
  • в) урманнар һәм таулар арасында
Бездә .... бар

Бездә .... бар

  • а) каен, имән, нарат, чыршы урманнары
  • б) каен, имән, нарат, чыршы урманнары да, катнаш урманнар да
. Урманнарда .... күп.

. Урманнарда .... күп.

  • а) җиләк, гөмбә
  • б) гөмбә, чикләвек
.

.

  • Урманыбыз төрле төрле җәнлекләргә, урман хайваннарына, бөҗәкләргә ... .
  • а) бай түгел
  • б) бай
.

.

  • Чәчәкләрнең ... үсә.
  • а) кызылы
  • б) төрлесе
  • в) зәңгәрләре
.

.

  • Кешеләр табигатьтә нишлиләр?
.

.

  • Сезнең авылның табигате нинди? Сездә нинди урманнар үсә? Урманнарда җәнлекләр, урман хайваннары яшиме? Җиләк, гөмбә күпме?
.

.

  • Мин -----
  • Син сакла/сакла ма
  • Ул сакласын/сакла ма сын
  • Сез саклагыз/сакла ма гыз
  • Алар сакласыннар/ сакла ма сыннар


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
проект мастер-класса по татарскому языку "Табигатьне саклыйк!"

Автор: Хадиуллина Рузалия Хасановна

Дата: 07.11.2015

Номер свидетельства: 249550


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства