В нашей школе проходят разные мероприятия посвященные какому-нибудь событию. Эта работа была подготовлена ко дню космонавтики. В каждом классе проходят отборочные этапы.После этого выбирают самую хорошую работу. Эта работа участвует в общешкольном конкурсе.Учащиеся выступают,защищают свои проекты.Самые-самые получают дипломы,сертификаты.Предлагаю одну из таких работ и вам.
Просмотр содержимого документа
«Ай турында презентация. »
«Мин Айга очам»
МБГУ «Яңа Кенәр лицее»
Әзерләде : 3 Г укучысы Фазуллина Д.Д.
Әзерләде : 3 Г укучысы Фазуллина Д.Д. Әзерләде : 3 Г укучысы Фазуллина Д.Д. Әзерләде : 3 Г укучысы Фазуллина Д.Д. Әзерләде : 3 Г укучысы Фазуллина Д.Д. Җитәкчесе : Сафиуллина Р.Х.
Апрель 2014
Җиргә якын булган планеталар бездән еракмы ? Әлбәттә, ерак! Венера планетасына космик аппаратлар дүрт айда, ә Марска ике ел да алты ай да барып җитәләр. Аның каравы Җирнең иярчене Айга өч көн эчендә барып җитәргә мөмкин. Бу инде поездга утырып Мәскәүдән Абакан шәһәренә барган кебек. Аерма шунда , Абаканга поездга яки самолетка утырып барырга була,ә Айга бары ракетада гына.
Килеп чыгышы .
Килеп чыгышы . Килеп чыгышы . Килеп чыгышы . Килеп чыгышы . Ай –ул Җир тирәли әйләнүче бердәнбер күк җисеме. Әле Борынгы Грециядә үк галимнәр Айның хәрәкәте турында белгәннәр.Аңа карап Кояш, Ай тотылулары турында әйткәннәр. Ай календаре дә бик күптән барлыкка килгән. Борынгы шумерлар аның белән бары безнең эрага кадәр 2500 ел кулланганнар.
Безгә шулай бик яхшы таныш булган Ай каян килеп чыккан соң? Моның турында бик кызыклы мәгълүматлар йөри. Имеш, Марс планетасы зурлыгындагы бер планета Җир шары белән бәрелгән. Шул көчле бәрелеш нәтиҗәсендә Ай барлыкка килгән.
Өсте һәм төзелеше .
Кояш системасындагы планеталар кебек, Айны берничә катламга бүләргә мөмкин. Уртасында - бик каты булган тимердән капланган –төше.Аннан таш мантия белән капланган катлам.
Айның иң өске катламы кабыгы дип атала. Кояш системасы формалашканчы Айның мантиясе сыек хәлдә була. Зур метеоритлар төшкән вакытта ул тышка агып чыга торган була.Вакыт үтү белән бу өлешләр каталар һәм хәзерге вакытта Ай өстендәге зур таплар булып торалар. Элек кешеләр аны су белән тулган диңгезләр дип йөрткәннәр һәм исемнәр кушканнар: Ачыклык диңгезе, Салават күпере култыгы, Төшләр күле,Муллык диңгезе. Астероидлар төшү нәтиҗәсендә көмеш нурлы якты кратерлар барлыкка килә.
Тикшерүләр.
1959 елда Айга беренче тапкыр “Луна 2” дигән совет космик корабле барып җитә. Ә инде ун елдан соң Америка космонавты Нейл Армстронг Ай өстенә төшә. Тикшерүләр вакытында бик күп фәнни экспериментлар,төрле тикшерүләр, фотога төшерүләр була. Галимнәргә тикшерүләр алып барырга анда атмосфераның булмавы комачау итә. Билгеле ,радиация дә бик көчле.
Кешеләр Җирдән һава алып китереп Ай базалары төзергә хыялланалар. Метеорит яңгырларыннан мәгарәләрдә качып котылырга уйлыйлар
Горизонт белән якын урнашкан вакытында без Айны бик зур итеп күрәбез. Ләкин бу дөрес түгел! Аның зурлыгы беркайчан да үзгәрми. Бу аның янәшә нәрсәләр белән булуыннан тора. Шуңа күрә горинзонтка якын булгда ул зур булып күренә. Түбәндәге рәсемдә моны күрергә мөмкин.
Уртадагы ике түгәрәктә бертөсле,бары төрле предметлар белән булганга төрле булып күренә.
Кызыклы мәгълүмат. Айның үз күчәрендә һәм Җир тирәли әйләнү күчәрләре бертөсле. Шуңа күрә Ай Җиргә бер ягы белән генә торган кебек. Рәсемдә бу менә болай күренә.
Күзәтүчегә күренмәгән өлеше Айның кире ягы булып атала. Айның кире ягын беренче тапкыр 1959 елда совет станциясе “Луна 3” төшереп алган.
Мин д ә Айга очарга булдым. Моның өчен миңа кораб кирәк . Мин аны тозлы камырдан ясарга булдым.
Тозлы камыр ясау өчен миңа : тоз, он, су һәм буягыч кирәк.
Мин эшкә керештем, кораб ясау өчен камыр әзерлим.
Менә корабым әзер! Мине Ай көтә! Очрашканга кадәр!