kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туган көн - иң күңелле бәйрәм!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Прививать детям этические нормы поведения и гостеприимства; развитие у детей умение принимать гостей, дарить и принимать гостей.Поздравления,улыбки это все вам! О том,как сделать этот день действительно праздником, как принимать гостей, какие подарки уместно даритьи как их следует принимать пойдёт сегодня речь.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туган көн - иң күңелле бәйрәм!»

Туган көн - иң күңелле бәйрәм!



Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй уйный. Ике клоун сәхнә буйлап йөриләр.

1 нче клоун – Фунтик: Уф, арыдым, ярар мин утырып хәл җыеп алыйм әле.(утыра)

2 нче клоун – Пунтик: Син нәрсә, тор, тиз бул, безне бит туган көн кичәсенә чакырдылар, балалар көтәләр безне. (Фунтикны тартып торгыза)

Шуннан Фунтик балларны күреп ала.

Фунтик: Исәнмесез, балалар, мондамы туган көн кичәсе үткәрәләр?(балалар: - “әйе”,- дип җавап бирәләр). Без, балалар, сезгә кунакка килдек, минем исемем Фунтик.

Пунтик: Ә минеке, минеке Пунтик.

(Барып укучылар белән күрешә, кочаклый)

Фунтик: Туган көннәре булган укучылар чыксыннар әле сәхнәгә, алкышлар белн чакырыйк әле үзләрен.

1.Соковой Леонид.

2.Лихтман Лиза.

3.Магсумова Гузель.

4.Ахмадуллина Ралина.

5.Валиев Айрат.

6.Файзуллин Айнур.

7.Набиева Диля.

8.Аблиев Даниил.

9.Ахмадуллин Расим.

10.Люсов Кирилл.

11.Мубаракшин Рамазан.

12.Валишин Ришат.

13.Яковлева Кристина.

14.Алтаев Салават.

15.Валиева Фарида.

16.Исмагилова Айсина.

17.Ахметгараева Лейсан.

18.Аухадиев Раил.

19.Закиев Ильназ.

20.Рахимова Лилия.

21.Ибрагимов Айнур.

22.Каримов Адель.

23.Люсова Вероника.

24.Хасаов Ильфар.

25.Плотников Максим.

26.Хуторной Фанис.

27.Шамсутдинов ильгизар.

28.Ахатов Инсаф.

29.Биктиев алмаз.

30.Фаттриева Камиля.

Пунтик: Котлыйм, котлыйм сезне балалар! (балаларны котлый)

Котлы булсын туган көнегез,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез,

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Фунтик: Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күгебез.

Бәхетле балачак, озын гомер.

Телибез сезгә бүген!

Бию “Шарики, фонарики”. Бииләр Раил белән Эльвина.

Пунтик: Әйдәгез,балалар, бер уен уйнап алабыз. Уеныбыз “Әйдә исәнләшәбез” дип атала. Уйнаучылар, ике түгәрәккә булып, кулга-кул тотынышып басалар.Уен башлангач, алар әкрен генә биеп әйләнә башлыйлар (татар халык бию көйләре яңгырый)

Эчтәге түгәрәк сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның ике юлы беткәч, барысыда туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчыларда, бер- берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар; бер-берсе белән исәнләшәләр. Уйнаучылар күрешеп беткәнче, уен шулай дәвам итә.

Пунтик: Куллардан- кулларга җылылык, күңелдән- күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирәдә инде. Шушы күтәренке кәефтә туган көн кичәбезне дәвам итәбез.

Лиза белән Гузель шигырь сөйлиләр.



Фунтик: Укучылар, мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. Хәзер сезгә дуслык турында мәкальләр әйтәм. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез ахырын әйтеп бетерәсез.

-Кош канаты белән (кеше дуслык белән көчле)

-100 сум акчаң булганчы, (100 дустың булсын)

-Дуслык сүздә түгел, (Эштә сынала)

-Дусларын онытканны, (үзен дә онытырлар)

-Дустың авырса, (син дә ыңгыраш)

-Матурлык-бер көнлек, дуслык-(гомерлек)

-Күп дус эзләгән, (дуссыз калыр)

-Кешенең иң зур дәүләте-(чын дусты)

-Аерылганны аю аю ашар,бүленгәнне (бүре ашар)

-Күрше хакы-(тәңре хакы)

Фунтик: Балалар, сез бик күп мәкальләр беләсез икән, молодцы!

Фунтик: Җырлар тыңлыйк, җырлыйк,отыйк,

Җыр күңелне җылыта

Әйдә җырлап яшик дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

Әйдәгез, балалар, җырлыйбыз.

4 нче группа балалары башкаруында җыр “Крылатые качели”

Пунтик: Бик матур итеп җырлый да беләсез икән , балалар!

Пунтик: Күз алдыгызга китерегез әле. Эссе, кояш кыздыра. Башыгызны эссе кояштан ничек сакларсыз? (Укучылар җавабы тыңланыла) Әйе, газетадан шапка, панамалар ясарга мөмкин.

Эшләпәләрнең ниндиләре генә юк: саламнан үргәне, теккәне, җәй кия торганы, көзгесе-язгысы, чәчәклесе, ләкин барысыда ни өчен хезмәт итә, балалар?

-матурлык өчен;

-башны салкыннан саклау өчен;

-башны артык эсседән саклау өчен;

-кайберәүләр модный булыр өчен кия.

-Ә ничек уйлыйсыз, башны сакларга кирәкме?

-Кирәк, чөнки сәламәт кеше генә матур яши ала, бәхетле була, җәмгыятькә файда китерә ала.

- Хәзер, сезнең җитезлекне сынарга вакыт җитте. Хәзер “Эшләпәләр ярышы”уенын уйнап алырбыз. 2 минут эчендә кайсы команда күбрәк баш киеме ясый.

Фунтик: Булдырдыгыз, балалар. Шундый җитез икәнсез! Сезнең белән шундый күңелле!

Пунтик: Ә сез, балалар , бии беләсезме? Хәзер безнең Эльвина белән Ильдан үзләренең өйрәнгән биюләрен биеп китәрләр. “Чегән биюе”

Фунтик:

-Эх, эх, мин балалар шундый, менә шундый(кулы белән күрсәтә), шәәәәп уен беләм. Ул уен “Менә шулай”- дип атала. (Һәр сорауга бергәләп, “Менә шулай” диеп җавап бирергә, берүк вакытта хәрәкәтләр белән күрсәтергә). Кайсы бала дөрес эшләми уеннан чыгып бара.

  • Ничек яшисез? (Кул белән күрсәтергә)

  • Ничек атлыйсыз?(Атлап)

  • Ничек еракка карыйсыз?(Каш өстенә кулны куеп карай)

  • Ничек йоклыйсыз? (күзне йому)

  • Ничек сәгатькә карыйсыз? (сәгатькә карау)

  • Ничек ботка ашыйсыз? (ашап күрсәтү)

  • Ничек колак кашыйсыз? (Кул белән колак кашу)



  • Уен ошадыма, балалар? (Балалар җавабы)



Расим белән Зөлфәт шигырь сөйлиләр.





Пунтик:

- Ә хәзер “Әйе һәм юк”- уены уйныйбызма? Мин сораулар бирәм, сез “әйе”, “юк”дип кенә җавап бирәсез.

  • Алтын таракның төшеп калган урыны- урман?(юк, басма)

  • Әйт әле,күбәләк, сөйләшик бергәләп...бу юлларны Ш.Галиев язган(юк, Г.Тукай)

  • Былтыр исемле егет “Саламторхан” әкиятеннән(юк, Шүрәле әкиятеннән)

  • Дөя 3 көн ашамыйча тора аламы?(Әйе)

  • “Теремкәй”(Теремок) әкиятендә өйне, теремкәйне төлке ватамы?(юк, аю)

  • Молодцы, балалар, бик күп әкиятләр беләсез икән.Акыллы,тырыш, уңган балалар сез!



Фунтик: Шатлык, бәхет телим дусларым,

Сезгә бәйрәм көнегездә,

Шул шатлык, ак бәхетләр,

Сөендерсен сезнедә.

Озын гомер, ак бәхетләр

Сезгә минем теләгем.

Шушы кечкенә шигырем,

Булсын сезгә бүләгем.



  • Ә хәзер әйдәгез әле, җәйге айларда туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны бүләкләп китик әле.



(Фунтик белән Пунтик балаларга бүләк өләшәләр)

Пунтик: Котлы булсын туган көнегез,

Күзләрегездә нурлар сүнмәсен,

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез,

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Сез яшәгән гүзәл җирдә,

Гел аяз булсын күгебез,

Бәхетле балачак, озын гомер,

Телибез сезгә бүген!



Фунтик: Изге теләк белән барыгызга,

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез”

1 нче төркем балалары башаруында җыр “День роҗденья”










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Туган көн - иң күңелле бәйрәм!

Автор: Утяганова Флюза Рафаиловна

Дата: 31.01.2022

Номер свидетельства: 599251

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(44) "Туган к?н - к??елле б?йр?м. "
    ["seo_title"] => string(28) "tughan-kon-kun-iellie-b-ir-m"
    ["file_id"] => string(6) "190719"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427212264"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(47) ""Минем туган к?нем" д?ресе. "
    ["seo_title"] => string(29) "miniem-tughan-koniem-d-riesie"
    ["file_id"] => string(6) "191411"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427301173"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(39) ""И туган тел,туган ил" "
    ["seo_title"] => string(23) "i-tughan-tiel-tughan-il"
    ["file_id"] => string(6) "232429"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442842941"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) ""И  туган  тел, и туган ил"... "
    ["seo_title"] => string(25) "i-tughan-tiel-i-tughan-il"
    ["file_id"] => string(6) "232432"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442843432"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(49) ""Туган к?н - и? к??елле б?йр?м"."
    ["seo_title"] => string(24) "tughankoninkunielliebirm"
    ["file_id"] => string(6) "255912"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1448018822"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства