kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туган к?н - к??елле б?йр?м.

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Туган к?н - к??елле б?йр?м" циклын йомгаклау д?ресе, 5 нче сыйныф.(рус т?ркеме)   

Д?ресне? максаты: Х?тер ?стер?, аралашу процессында ?ылы м?н?с?б?тл?р, бер-бере?? х?рм?т, игътибарлылык т?рбиял??, дуслыкны? кадерен бел? тел?ге булдыру, кунак чакыру, кыстау формаларын кабатлау ??м ныгыту.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туган к?н - к??елле б?йр?м. »

Туган көн- күңелле бәйрәм

(5 нче сыйныфта йомгаклау дәресе)


Тема: Туган көн- күңелле бәйрәм

Дәреснең максаты: Хәтер үстерү, аралашу процессында җылы мөнәсәбәтләр, бер-береңә хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү, дуслыкның кадерен белү теләге булдыру, кунак чакыру, кыстау формаларын кабатлау һәм ныгыту.

Җиһазлау: татарча-русча сүзлекләр, ишетеп аңлау һәм коммуникатив күнегүләр буенча карточкалар, ноутбук, проектор, экран, татар халык ашлары буенча слайдлар, Крокодил Гена җыры. (В.Шаинский көе, А.Тимофеевский сүзләре)

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укытучы: - Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көннәр сезгә!

Укучылар: -Исәнмесез, саумысез!

-Имин булсын көнегез!

-Хәерле көн әнигә,

-Хәерле көн әтигә,

-Хәерле көн илемә,

-Хәерле көн үземә!

Укытучы. Бүгенге дәрестә без сезнең белән “ Туган көн- күңелле бәйрәм” циклын йомгаклыйбыз. Йомгаклау дәресендә без сезнең белән үтелгән лексиканы кабатларбыз, ныгытырбыз һәм туган көн кичәсен үткәреп карарбыз. Хәзер укучылар ике төркемгә бүленәбез.

Экранга карагыз әле, анда туган көндә сыйлау, кыстау формалары, табын янына утырырга теләмәгәндә әйтелә торган сүзләр язылган. Сез берәмләп чыгасыз да, сүзләрне сайлап алып тактага язасыз.

Беренче төркем кыстау, сыйлау формаларын җыя.

Кунакларны сыйлау, кыстау формалары.

1. Бәлешне ашагыз әле.

2. Әйдә, өстәл янына рәхим ит.

3. Табынга рәхим ит.

4. Я, инде, тагын бер чынаяк чәй эч!

5. Тавык итеннән авыз ит!

6. Әйдәгез, өстәл янына, бер генә чынаяк чәй эчәбез.

Икенче төркем табын янына утырырга теләмәгәндә әйтелә торган сүзләрне җыя.

Табын янына утырырга теләмәгәнеңне белдерү формалары.

1. Рәхмәт, башка вакытта.

2. Зинһар өчен гафу итегез, мин яңа гына аш ашаган идем, бик зур рәхмәт сезгә.

3. Яңа гына чәй эчкән идем, бик зур рәхмәт.

4. Гафу итегез, минем вакытым юк, мин түгәрәккә ашыгам.

5. Я инде, кыстама, мин тук.

6. Юк, рәхмәт, мин ашыгам.

(Укучылар сүзләрне кабатлыйлар, тәрҗемәсен әйтәләр, 2-3 репликадан торган диалог төзиләр.)

III. Төп өлеш.

1. Ишетеп аңлау күнегүләре эшләү.

1. Составьте диалог “ Әниемнең туган көне” из трех реплик по схеме: сообщение - уточняющий вопрос- ответ.

2. Прослушайте и укажите названия праздников.

Яз, 8 нче Март, кыш, Яңа ел, котлыйм, туган көн, пешерә.

3. Прослушайте предложения и определите, в котором из них действия уже произошли.

Минем туган көнем була.

Минем туган көнем булды.

Мин туган көндә җырладым, уйнадым, биедем.

Мин туган көндә җырлыйм, биим.

4. Прослушайте и укажите, сколько слов в каждом предложении.

Туган көн- күңелле бәйрәм. Бүген минем туган көнем. Туган көнең белән котлыйм.

2.Ситуатив күнегүләр эшләү.

Речевая ситуация

Речевая задача

Речевой образец

Ты пришла в гости.

Восхищаешься квартирой. Как об этом скажешь?

Нинди матур фатир!




Восхищаешься красиво накрытым столом.

Нинди матур табын!



Подружка надела новое платье. Скажи ей комплимент.

Нинди матур күлмәк!

Бик матур күлмәк!

Синең күлмәгең бик матур! Бу күлмәк сиңа бик килешә.

К тебе пришли гости.

Как ты встретишь гостей?

Әйдәгез, керегез, рәхим итегез.


Как ты пригласишь их сесть за стол?

Как ты будешь их угощать?

Как ты спросишь, надо ли ещё чаю?

Предложи выпить ещё чашку чая.

Әйдәгез, утырыгыз, табынга рәхим итегез.

Аш ашагыз, ашыгыз тәмле булсын.

Тагын чәй кирәкме?


Тагын бер чынаяк чәй эчегез.



Укытучы. Укучылар менә без сезнең белән өйрәнгән сүзләрне кабатладык, искә төшердек. Хәзер туган көн кичәсен үткәреп карыйк.

Туган көндә иң беренче нәрсә әзерлиләр?

Укучы. Табын әзерлиләр.

Укытучы. Без Ш.Галиевнең нинди шигырен өйрәндек?

Укучы. “Кунаклар” шигырен өйрәндек.

Укытучы. Ш.Галиев кем ул?

Укучы. Ш.Галиев- балалар шагыйре.

Укытучы. Ул нинди шигырьләр яза?

Укучы. Ул балалар өчен кызыклы шигырьләр яза.

Укытучы. “Кунаклар” шигырен сөйләп табын әзерлик. (Табынга куела торган ризыклар слайдларда күрсәтелеп бара)

3.Укучылар шигырьне сәхнәләштереп күрсәтәләр.

(Табын әзерләү өчен укучылар өйдә чәкчәк, бавырсак, кош теле, сумса, гөбәдия, коймак, кыстыбый пешереп киләләр.)

Укытучы. Туган көндә табын янында җырлар җырлыйлар, мәзәкләр сөйлиләр, табышмак әйтешәләр, уеннар уйныйлар.

4.“Туган көн” (Крокодил Гена җыры. В.Шаинский көе, А.Тимофеевский сүзләре) җырын җырлыйлар.

5. Уеннар уйнап күрсәтәләр.

I- төркем “Без, без, без идек”, II- төркем “Ак калач” уенын уйныйлар.

6.Туган көн белән бер-берсен котлыйлар.

( Укучылар өйләрендә бер-берсенә котлау кәгазе һәм бүләк әзерләп киләләр)

IV. Йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясала, сорауларга җаваплар алына.

Укучыларга билгеләр куела.

Өй эше бирелә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Туган к?н - к??елле б?йр?м.

Автор: Аменова Эльмира Зуфаровна

Дата: 24.03.2015

Номер свидетельства: 190719


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства