Табышмак чишеп,су ик?нен бел?л?р. Аннан суны? ?злекл?рен кабатлыйлар. Укучыларга экологик т?рбия бирел?. Пычрак елга янына килеп, суны? нилект?н пычрануын ачыклыйлар.Завод-фабрикалардан елгага пычрак сулар агызалар.Кешел?р чуп-чар ташлыйлар.Елга буендагы агачларны кис?л?р . Укучылар бел?н с?б?пл?ре ачыклангач елга буенда куркынычсызлык кагыйд?л?ре а?латыла, инструктаж ?тк?рел?.Темага ?ыр башкаралар.Со?ыннан темага р?сем ясарга кушыла.
Просмотр содержимого документа
«Су - яш?? чыганагы. »
Тема. Су — яшәү чыганагы
Максат. Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һэм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату. Яз көне сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату,инструктаж үткәрү.
Җиһазлау:. елга, чишмә, кешенец суны ничек куллануын сурәтләгән сюжетлы рәсемнәр.
Дәрес барышы:
ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
Укытучы:Мин сезгэ бер табышмак эйтәм.Ул— безнец тормышыбыздагы иң кирэкле эйберләрнең берсе.
Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк. Яки:
Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк. (Су)
ӘҢГӘМӘ.
Без су турында ниләр беләбез? Ул нинди? Кемгә кирәк?
Су усемлекләргә ни өчен кирәк? Хайваннарга су кирәкме? Алар суны каян табалар? Кешегә су кирәкме? Ул аның белән нишли?
Балалар, рәсемнэргә карап, суныц кулланылышы турында сөйлиләр.
Укытучы:Су бетен тереклек ияләренә — усемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Кешеләр суны азык эзерләгәндә, юыну, кер юу, усемлекләргә сибү өчен куллана. Эчәр өчен чиста су гына кулланыла. Аны коедан, чишмәдәге сууткәргечтән алалар. Диңгез һәм океаннарда су тозлы була. Ул эчү өчен яраксыз. Чиста су — бик кыйммәтле әйбер. Аны сакларга, урынлы файдаланырга кирәк. Су краннарын ачык калдырырга ярамый.
Укучылар, сезнең белэн сәяхәткә чыгабыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Әгәр аларның җавабын дөрес әйтсәгез, кая барасыбызны белерсез.
Аягы — дицгездэ. (Елга) Яз җиттеме — котыра. (Елга)
Укучылар табышмакларның җавабын әйтәләр. Аннары тәрбияче балалар-
ны залга алып керә. Ясалма елга янына киләләр. Тәрбияче балаларньң
игътибарын суның пычраклыгына юнәлтә.
Укытучы:. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, елганың суы нигә пычрак икән?
- Завод-фабрикалардан елгага пычрак сулар агызалар.
Укытучы:Ә елгаларга ничек тә булса ярдәм итеп буламы?
Завод-фабрикаларда чистарту корылмалары, фильтрлар куярга кирәк.
Укытучы:Хәзерге елгаларны күзаллап алыйк әле . Хәзерге вакытта елгалар нәрсә белән куркыныч?(куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, инструктаж үткәрү).
“Салкын чишмә” җыры белән класс сәгатен йомгаклау