Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Дәреснең темасы:
Су - тереклек чыганагы.
(проект эшен яклау дәресе)
Укытучы: Галләмова Гөлия Барый кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Дәреснең темасы: Су- тереклек чыганагы.
Максат:
Укучыларның сөйләм телен үстерү, туган ягыбыз табигатенә, елга – күлләренә, чишмәләренә сакчыл караш ихтыяҗы тудыру, кеше өчен, барлык тереклек өчен суның әһәмиятен күрсәтү.
Җиһазлау: “Татарстанның елгалары”, “Туган ягым чишмәләре”, “Татарстанның табигате” стена газеталары, су турында әйтемнәр, “Су – тереклек чыганагы” презентациясе”.
Укытучы:
Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Аның дәвалау үзенчәлекләрен белгәннәр. Гиппократ, Әбүгалисина суны бик яхшы дәвалау чарасы буларак кулланырга киңәш иткән. Анда 65ләп микроэлемент барлыгы беленгән. Галимнәр шуның егермесенең кеше һәм тереклек организмы өчен файдалы булуын исбатлаган. Белгечләр болай ди: “Әгәр сез сәламәтлегегезне ныгыту яисә сәләтегезне арттыру, тышкы кыяфәтегезне саклап калу турында уйлыйсыз икән, бер дә кыйммәт дарулар эчмәгез. Иң яхшы дару янәшәгездә, ул-су.”
Укучы:
Кайсы ягы белән шулкадәр файдалы соң су? Без аны сусаганда эчә, аш-су әзерләү өчен куллана торган төссез, иссез бер сыеклык дип кенә беләбез.
Укытучы:
Табиблар фикеренчә, организмга су җитми башласа, күзәнәкләр кибә һәм алар үз вазыйфасын үтәми башлый. Мондый хәл даими кабатланса, бавыр күзәнәкләре бертуктаусыз холестерин эшләүгә күчә. Организмда артык холестерин булу, йөрәк-кан тамырылары авыруларына китерә.
Табиблар кан басымы күтәрелгән очракта да, чамасын белеп кенә су эчәргә киңәш итә. Әма шулай да кеше организмы кимендә 70-80 процент судан тора, дибез икән, эчә тоган суыбызның да сыйфаты яхшы булырга тиеш. Сәламәтлегебез дә күп яктан шуңа бәйле.
Укучы:
Әйе кеше, тулаем тереклек сусыз тора алмый. Су- зур бик зур байлык. Сусыз иген үсми, заводлар, фабрикалар эшли алмый. Татарстаныбызда барлыгы 19601 км озынлыкта булган 3 меңгә якын эреле-ваклы елга ага. Аларның өслеге 4,4 мең кв.км, ягъни бөтен территориябезнең 6,5 процентын алып тора.
Укучы: Идел елгасы- Татарстанда hәм Россиянең Европа өлешендә иң зур елга. Иделнең Татарстан аша аккан озынлыгы 180 км, аңа 200 дән артык елга кушыла. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Иделнең киңлеге кайбер урыннарда 35-40 км га җитте. Идел елгасы куп еллар буе кешеләргә хезмәт иткән,әле дә хезмәт итә. Хәзерге вакытта Иделнең хәле коточкыч авыр, чөнки аның суы көннән-көн азая, пычырана бара.
1989 нчы елда Казанда Иделне саклау буенча конференция булды. Иделне пычранудан саклау өчен, аңа кушылучы вак елгаларны чистартырга, зарарланудан сакларга кирәк. Конференциянең төп максаты шул иде.
Укучы.
Кама елгасы
Татарстанда икенче зур елга -Кама. Борынгы исеме- Чулман. Агыйдел, Ык, Зәй, Шушма – Каманың сулъяк кушылдыклары. Уң яктан Камага Нократ(Вятка), Туйма, Ык елгалары кушыла.
Елганың озынлыгы 1764 км. Татарстан аша аккан озынлыгы 380 км. Бу елгадан ерак түгел Алабуга, Чаллы, Чистай, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләре урнашкан.Кама елгасын саклау өчен, аның ярларын чистартырга, әйләнә-тирә мохиткә сак караш булдырырга кирәк. Гомумән, елгаларның чисталыгы, матурлыгы- кешеләр намусында.
Укучы.
Татарстанда иң озын елга – Ык. Ул Оренбург өлкәсеннән башланып, республикабызның көнчыгыш районнарын кисеп үтә. Аның озынлыгы 598 километр. Ык республикабызда иң тиз агышлы елга да.
Укучы.
Безнең Чирмешән районы аша Зур Чирмешән, Шешма, Сөлчә елгалары, кечкенә инешләр, ага.
Укучы:
Челтер-челтер чишмә ага, әллә җырлый, әллә көйли, әллә елый. Яшел чирәмле чишмә юлы... Бу юллардан кемнәр генә үтмәгән, кемнәр генә чишмәнең көмештәй суын эчмәгән. Елгаларга таба челтер-челтер чишмә ага, әйтерсең ул күл, инеш, елга, диңгез, океаннарга җан бирә. Чишмәләләр турында халык табышмак чыгарган: “Башы – тауда, аягы-диңгездә”. Идел, Кама кебек зур елгалар да чишмәләрдән башланганнар.Элек-электән чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка яшәү мөмкин түгел. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күллүәрдән су бетәчәк, табигатьтә матурлык калмаячак. Соңгы елларда табигать ярлылана, чирәм, үлән начар үсә. Кешеләр чишмәләрне чистартмыйлар, һәм алар кибәләр.Хәзер кайбыр урыннарда чишмәларне барлау һәм чистарту оештырыла башлады. Чишмәләребезгз юл өзелмәсен. Алар озын гомерле булсын һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!
Укучы.
Чишмәләребезне әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән. Чишмәләр турында күпме шигырьләр, җырлар язылган.
Укучылар туган ягыбыз чишмәләре турында сөйлиләр. (Презента ция)
Укучы:
Чишмә
Яр астыннан чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Җил искәндә иелеп кала
Читкә үскән камышы.
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез.
Муса Җәлил.
(Җыр. Яшьлегем чишмәләре.)
Укучы.
Чишмә.
Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
Безнең чишмә борыла-борыла,
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.
Тау астында чишмшбез,-
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
(Әхмәт Исхак)
Укучы.
Кешегә, хайваннарга, үсемлекләргә чиста, табигый су кирәк. Елгалар, буалар, күлләрне заводлар, фабрикалар пычратса, су зарарлы һәм агулы була, аны эчәргә ярамый. Пычрак суда балык үлә, елга, күлләр буенда үсемлекләр корый.
(Пычранган күл буе күренеше. Күл буенда Су анасы утыра)
Су анасы:
Күл буена килсәгез лә,
Хәлләремне белсәгез лә,
Болай авыр булмас иде,
Бәгъремне телсәгез дә...
Кая гына карасам да,
Яр буйларын чүп-чар күмгән,
Бөтен тереклеге белән
Минем газиз күлем үлгән...
Шәвәли( Хәлсез тавыш белән ) Айсылу...ә, Айсылу?... Туктыйк инде, хәл алыйк бераз... Тамагым да кипте... Су эчәсем килә...
Айсылу: Йә инде,Шәвәли, малайларга бердә килешми. Елама. Әнә -кошлар күреп калырлар да көләрләр үзеңнән... Күлдәге бакалар да көләрләр...
Шәвәли: Көлсә ни... Көлсеннәр...Бик арыдым шул, эчәсем килә...
Айсылу: Үзең бит, дөнья күреп күл буйларын карап, урман- кырларны сәяхәт кылып кайтыйк дидең...
Шәвәли: Дидем дә соң... Хәзер димим инде... Өйгә кайтасым килә минем...
Айсылу: Әле күп тә килмәдек бит. Менә күл буена гына җиттек. Абау! Нәрсә бу? Кем бу? Нинди Җен карчыгы?
Шәвәли: Мин курка-а-м... Әнә күл дә әллә нишләгән. Чүп-чар белән тулган...
Су анасы:
Кая гына барыйм икән?
Кемгә генә сыенасы..
Өнсез яши яр буйлары,
Сусыз яши Су анасы...
АХ! Харап булдым, кеше күзеннән шәрә тәнемне капларлык та су калмады бит күлемдә. Сез кемнәр? Бер дә күргән никән җан ияләренә охшамагансыз?... Нишләп йөрисез минем күл буенда?
Айсылу: Мин...Айсылу булам. Ә менә бу малай- Шәвәли...
Су анасы: Кем-кем?..
Айсылу: Шәвәли. исемле малай ул.
Су анасы: Каян киләсез, кая барасыз?
Айсылу: Ерак авылдан киләбез без. Күлләргә, урманнарга, кырларга сәяхәт кылмакчы булган идек... Ә үзең кем соң син?
Су анасы: Танымадыгызмы?
Айсылу: Җен-пәриме әллә? Убырлы карчыкмы?
Су анасы: “Карчык” диярлегем дә бардыр шул, ләкин мин әле яшь, таза, гүзәл бер табигать баласы. Су кызы, Су анасы мин...
Айсылу: Су анасы?...
Шәвәли: Су анасы булгач юынып йөриләр аны...
Су анасы: Әй , бар иде заманалар! Су да тонык, саф, чиста иде. Балыклар да бакалар да күпләп үрчи иде...Чәчемне дә көн саен юып үрә идем... Ә хәзер... Кара инде... Нәрсә генә юк монда... Суы пычрак ләмгә әверелде, яр буйларында чүп өемнәреннән башка берни дә юк... Шушы пычрак дөньяда бер ялгызым җан асрап яшим...
Айсылу: Кемнәр болай кыланды соң, Су анасы?
Су анасы: Кемнәр булсын, кешеләр инде, кешеләр, сезнең кебек балалар да шактый зур зыян салалар камышлы күлемә.
Шәвәли: Әйдә, Айсылу, Су анасына булышабыз, күлендәге бөтен чүп-чарны алып ташлап, суын чистартып куябыз.
Айсылу: Әйе шул, без бит - кешеләр, ә кеше - аңлы зат, кеше - хезмәт иясе. Әйдә, бу күлне кирәкмәгән әйберләрдән, чүп-чардан чистартыйк. Су анасына мәрхәмәт күрсәтик, шәфкать кылыйк... Ул да безгә рәхмәтле булыр. (Күл тирәсен җыештыра башлыйлар)
Су анасы: И-и рәхмәт төшкерләре! Менә бит ничек матурланып китте күл буе. Әнә күлемнең бакаларына да җан керде...
Укучы.
Зәңгәр күл.
Әкияттәге күлләр күк,
Бар бик матур зәңгәр күл.
Әйтерсең лә күк шәүләсе
Төшеп зәңгәрләнгән күл.
Суы чиста топ-тонык
Гөлгә кунган чык кебек,
Шундый тонык: күренә төбе...
Андый су да юк кебек.
Анда зәңгәр төннәрдә
Ай да төшеп тирбәлә,
Сайрап туймый таң алдында
Кошлар якын тирәдә.
Ялт иттереп су өстен,
Көндез кояш та төшеп,
Матур итеп күзен кысып,
Күлдә ята су эчеп.
Бари Рәхмәт.
Укучылар күл, су буенда ял итү турында шигырьләр сөйлиләр.
Укытучы:
Ни кызганыч, елга күлләребез, хәтта җир асты суларыбыз да елдан-ел пычрана бара: аларга авыл җирендә тирес, ашлама, агулы химикатлар эләгә, ә шәһәр һәм район үзәкләрендә исә предприятиеләрдән төрле зарарлы калдыклар, чүп-чар сулыкларыбызга ташлана. Кулланган суларыбызның да шактый өлеше, чистартылмаган килеш, шул ук елгаларыбызга кире ага тора, чөнки күп кенә предприятиеләрнең чистарту корылмалары нык искергән, хәтта кайберләрендә бөтенләй юк, ә яңаларын төзергә акча җитми. Димәк сулыкларыбызны күрә торып һәм даими рәвештә пычратабыз. Галимнәр фаразлавынча, дөнья базарында нефтьнең бәясе төшә , ә гап-гади эчә торган су нефтьтән күпкә кыйммәтрәк булачак. Инде хәзер үк Җир йөзендәге халыкның 1,1 миллиарды сусызлык шартларында яши, ә 2025 нче елга андыйларның саны 3 миллардтан артачак. Су җитмәүдән планета халкының 40 прценты интегәчәк. Гомумән, бүген бөтен дөнья халкы суга кытлык кичерә. ЮНЕСКО карары нигезендә 1993 нче елдан бирле ел саен 22 март- Бөтендөнья су көне буларак билгеләп үтелә. 2003 елны исә БМО “Эчә торган су елы”дип игълан иткән иде. Ә менә ике ел инде бөтен Россия буйлап барлык уку йортларында “Чиста су дәресе” акциясе үткәрелә. Бу гамәлләр тиктомалдан гына эшләнми. Бик күп ил, шул исәптән Россия дә, чиста суга тилмерә. Әгәр бу хәлләрне яхшы якка үзгәртергә телибез икән, эш – гамәлләребез өчен җаваплылык хисе тоярга тиешбез.
Табигатьне саклагыз!
И күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында:
Агачларны сындырмагыз
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе якта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул-безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
(Ирина Рәҗәпова шигыре)
Кулланылган әдәбият:
Татар теле 7 кл.
Татар теле 8 кл.
Мәгариф №3 2009