kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Шырпы уенчык т?гел. Сыйныф с?гате.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сыйныф с?гате эшк?ртм?се.

    Тема: Шырпы уенчык т?гел.

 

укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйд?л?рен а?лату;утны? ?ылылык ??м яктылык чыганагы гына т?гел , саксыз эш итк?н очракта к?п б?ла-казаларга с?б?пче булуын т?шендер?: ут ??м к?нк?реш приборлары бел?н сак, д?рес эш ит?рг? ?йр?т?;

Борынгы грек мифларында  “кешел?рг? утны Прометей атлы алла б?л?к итк?н”, диел?. Ул аны Олимптан урлаган ??м моны? ?чен каты ??за алган. Кеше утны ?зен? буйсындырган,аннан тел?г?нч? файдалана башлаган. Л?кин бу яктылык ??м ?ылылык чыганагы ?зе бел?н бик сак эш итк?нне ярата, куркынычсызлык кагыйд?л?рен т?г?л ?т?м?г?нд?, ул фа?игаг? с?б?п булырга м?мкин. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Шырпы уенчык т?гел. Сыйныф с?гате. »

Хаҗиева Гөлназ Тәлгат кызы

Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең (Бишмунча филиалы )I квалификацион категорияле ,башлангыч сыйныф укытучысы.

Сыйныф сәгате эшкәртмәсе.

Тема: Шырпы уенчык түгел.

Максат : укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын төшендерү: ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;

1укучы: Борынгы грек мифларында “кешеләргә утны Прометей атлы алла бүләк иткән”, диелә. Ул аны Олимптан урлаган һәм моның өчен каты җәза алган. Кеше утны үзенә буйсындырган,аннан теләгәнчә файдалана башлаган. Ләкин бу яктылык һәм җылылык чыганагы үзе белән бик сак эш иткәнне ярата, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәндә, ул фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин. Янгын-матди байлыкларны юк итә,кеше гомеренә куркыныч тудыра торган сихри көч.

2укучы: Ут хәвефе күп очракта торак йортта, мунча, абзар-кура тирәсендә чыга. Электр ярдәмендә эшли торган җиһазларның күбесе янгын чыгу ихтималын да арттыра. Ләкин фаҗиганең төп сәбәбе-куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, балаларның ут белән шаяруы.

3укучы: Җәй башында тирәк мамык очыра. Ул йорт тирәсенә, тәрәзә аша бушлыкларга кереп тула. Балалар әлеге мамыкка ут төртеп, җир буйлап ялкын йөгергәнен күзәтергә ярата. Мондый “уен” күп вакыт янгын чыгуга сәбәпче була.

4укучы: Бәйрәм вакытларында, яңа ел бәйрәме алдыннан,фейерверк кабызу,сигнал утлары яндыру гадәткә керде. Алар белән саксыз эш итүнең аяныч нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм.

5укучы: Инде янгын иминлеге кагыйдәләренең иң мөһимнәрен искә төшерик. Аларны балалар һәрвакыт белеп торсын:

___шырпының уенчык түгеллеген һәрвакыт истә тотыгыз!

___ төзелеп бетмәгән йорт,сарай тирәләрендә ут белән шаярырга ярамаганны беләсез,шуны иптәшләрегезгә дә төшендерегез!

___ табылдык буяу савытларын, сыеклык тутырылган шешәләрне утта яндырырга ярамый!

___ газ белән эш иткәндә,сак булыгыз!

6укучы: Янгын чыкканда,иң башта нишләргә? Бу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кыен хәл ителә торган мәсьәлә.

7 укучы: Иң мөһиме-үзеңне кулда тотарга, каушап калмаска кирәк.Әгәр төтен исе,янган,көйгән ис сизсәң,аның кайдан чыкканын эзләп тап!

8укучы: Әгәр фатирда янгын чыкса,һәм инде аны үз көчең белән сүндерә алмыйсың икән, бүлмә ишеген ябып, тиз генә тышка чыгарга,өлкәннәрне чакырырга, “01” телефоны белән шалтыратып, янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

9укучы: Янгын сүндерүчеләрне чакырганда,төгәл адресыңны; урам исемен; йорт номерын; фамилияңны хәбәр ит. Ашыкмыйча,төгәл итеп сөйлә.

10укучы: Электр челтәренә тоташтырылган җиһазларга ут капса,аларны розеткадан алмаган килеш,су сибәргә ярамый.Иң башта фатирга ток килүне туктатырга,шнурны розеткадан алырга, калын җәймә белән томаларга.

11укучы: Фатирдан мөмкин кадәр тизрәк чыгып китәргә ашыгыгыз,әйбер коткару турында уйлап та карамагыз-гомерегезне саклагыз!

12укучы: Чыгу юлына мүкәләп яки шуышып барырга кирәк:идәнгә якынрак булган саен һава температурасы түбәнрәк.

13укучы: Бер тапкыр урамга чыккач,яңадан йортка керү турында уйламагыз.Беренчедән анда хәл кискенләшкән, икенчедән сезне эзләүче булмаячак.

14 укучы: Ут белән эш иткәндә,һәрвакыт сак булыйк! Үзебезне һәм тирә –юньдәгеләрнең иминлеген һәрвакыт кайгыртып торыйк!

“01” телефоныннан беркайчан да файдаланырга туры килмәсен иде.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Шырпы уенчык т?гел. Сыйныф с?гате.

Автор: Хазиева Гульназ Талгатовна

Дата: 13.11.2014

Номер свидетельства: 130335


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства