kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Аулак ой

Нажмите, чтобы узнать подробности

                 

(?ырлы-биюле тамаша)

Максат: - татар милли тарихына, татар телен?, м?д?ниятен? м?х?бб?т тойгысы, ?з халкы бел?н горурлану хисл?ре, ?з халкы?ны? тарихын, аны? у?ай гореф-гад?тл?рен, традициял?рен ?йр?н? шикелле к?рк?м сыйфатлар т?рбиял??;

  • халык традициял?ре т??риб?сен? нигезл?неп укучыларда милли ?за? формалаштыру;
  • халкыбызны? ?ыр ??м биюл?рен ?йр?н?, башкару;
  • эстетик, ?хлак, хезм?т т?рбиясе бир?.

 

?и?аз:С?хн? ?й кебек итеп биз?лг?н:  чиг?ле тастымаллар , ашъяулыклар,  суккан паласлар,  борынгы челт?рл?р, с?ке, чиг?ле менд?р.

Т?рд? – сандык; алдарак – самавыр, ч?йнек ??м чыянаклар, татар халык ашлары (?чпочмак, ч?кч?к, т?г?р?к ипи) куелган, борынгы ашъяулык япкан ?ст?л.

Катнашалар:

Гайш? ?би

Б?дри абзый – ху?а карт

Х?лим? –аларны? кызлары, карт кыз

Г?лназ– аларны? кызлары

Л?йс?н  – к?рше авыл  кызы

Илнар  – авыл малае

Егетл?р, кызлар – авыл яшьл?ре

 

                                             

                                                    Т?зеде: т?рбияче Музипова Р?сил? Рифгатовна

                                                                                                 Ноябрь , 2014ел

 

С?хн?д? ?й к?ренеше. ?би бел?н бабай с?йл?шеп кер?л?р ( Сарман буйларында ?ыры я?гырый)

Бабай. ?й, си?а ?йт?м анасы, ?йд? инде тизр?к!

?би. Тукта инде, тукта, ?йне кемг? калдырыйк ик?н атасы? К?рше Бибинур ?би чирл?п тора бит!

Бабай. Ниг? юкка кайгырасы?, Х?лим?без карт кыз бит, аны ?й сакларга калдырып була инде. Карт кыз янына яшьл?р килми инде, анасы.

?би. Ярар, алайса, шулай ит?рбез. Кызыбызны кис?теп калдырыйк!

(?би Х?лим?не чакыра)

?би. Х?лим? кызым, без к?рше авылдагы абзыйларга кунакка барабыз. Бер?к ?йне сакла, се?еле?  Г?лназга да к?з-колак булырсы?. Егетл?р, кызлар ?ыеп аулак ?йл?р ясап ятмагыз!

Х?лим?. Юк, юк тыныч кына й?реп кайтыгыз!

(?би бел?н бабай чыгып кит?л?р)

Г?лназ кер?. Х?лим? апа, мин барысында ишетеп тордым. ?йд? апа аулак ?й ясыйбыз.

Х?лим?. Абау! ?ти бел?н ?ни мине карт кыз диеп, к?з-колак булырга кушып калдырдылар бит. Ачуланмаслармы ик?н?

Г?лназ. ?йд? инде, Х?лим? апа, ясыйк инде, ?зе?д? безне? бел?н бераз к??ел ачырсы?!

Х?лим?. Чакыр инде ипт?ш кызлары?ны!

Г?лназ. Кызлар, ?йд?гез тизр?к, безд? аулак ?й, ?нил?р кунакка киттел?р.

(кызлар кер?л?р, кулларында кул эшл?ре)

Эск?миял?рг? утыралар. “ Каз канаты” (халык ?ыры) ?ырлап кул эшл?рен эшлил?р.

Егетл?р ?ырлап кил? “ Эх,сез матур кызлар” к?ен?.

Егетл?р. ?й, кызлар ачыгыз ишекне, безне? д? уйныйсыбыз кил?.

Кызлар.  Бусага ялын т?л?мич? кертмибез!

Егетл?р. Т?либез, т?либез, кертегез инде!

Кызлар. Ялыгыз нинди?

Егетл?р (бер?м-бер?м)

 -Мин биим,

-мин ?ырлыйм,

- мин такмак ?йт?м!

(Егетл?р кереп ис?нл?ш?л?р) --------------- Челт?р элдем чит?нг? ?ырын берг? башкаралар.

Кызлар. ?йд?гез такмаклар ?ырлашабыз

Егетл?р. Ис?нмесез. саумысез, ниг? к??? саумыйсыз?

?т?чегез к?к?й салган, ниг? чыгып алмыйсыз?

Кызлар. Безне? песи бигр?к у?ган, л?г?нг? су тутыра,

Бозавыбыз мич башында оек б?йл?п утыра.

Егетл?р   Ике сарык юлга чыккан, кулларында чемодан,

Иренн?рен буяганнар, ? битл?рен юмаган.

Кызлар  Ике чеби алып китк?н, безне? чишм? улагын

Берсен ?т?ч тотып алып, борган дил?р колагын.

Х?лим?. Бигр?к матур ?ырлыйсыз ик?н. Булдырдыгыз. ? х?зер ?йд?гез уйнап алабыз. “Й?зек салыш” уенын бел?сезме со??

Берг?. Бел?без. Бел?без!

Кыз. ?зем саныйм. З?й. З?й, З?йн?бем. Атны кайда б?йл?де??

Алмагачка б?йл?дем.

Алма т?ште шап итеп, З?йн?п чыкты ялт итеп!

(Кемд? й?зек , шул сикереп чыга)

Х?лим?. Нинди ??за бир?без?

Егет. ?т?ч булып кычкырсын !!!

Кыз . Скрипкада уйнасын!!

Г?лназ  ?ле безне? монда к?рше авылдан кунак кызыбыз да бар .?йд?гез аны ?ырлатабыз.

Кунак кызы ?ырлый. “Мо?нар кайтсын авылга ”?ыры

Г?лназ. Бигр?к матур ?ырлыйсы?, Л?йс?н  се?елем.

Илнар. И-и-и, кызлар- егетл?р, т?б?т?йле уен да бар бит ?ле , ?йд?гез уйныйбыз.

“ Т?б?т?й” уены

  1. Бию ( т?б?т?й Артурда кала)

 

  • Нинди ??за бир?без?

Берг?. ?ырласын ,биесен!!!

Артур . Егетл?р,ми?а ярд?м итегез ?ле!!!

  1. ?ыр ( т?б?т?й Аделинада кала)

 

  • Нинди ??за бир?без?

 

  • ?ырласын!!!  ( Эх ,тала-тала-тала ,тала ике бел?гем)

?би бел?н бабай кайтып кер?л?р.

?би. И, карале, карт боларны! Карт кызы?- Х?лим?? нишл?г?н бит! Аулак ?й ясап яталар!

Бабай. Ачуланма, анасы, ?лл? ?зебезне? яшь чакларны онытты? мыни?

?би. И-и, онытыламы со? ул яшь чаклар?!

?би ?ырлап ?иб?р?:

Ак тавыгым бар иде,

 йомыркасы пар иде

Безне? д? бит сезне? кебек,

яшь вакытлар бар иде.

Ягез эле, яшл?р, бер биеп т? к?рс?тегез ?ле!!!.

?би. И, онытып та торам бит. Кунактан к?чт?н?чл?р алып кайткан идек. ?йд?гез, ак ?йг? чыгып,  ч?й эчеп алыйк.

(?би бел?н бабай алдан чыга, яшьл?р алар артыннан “Каз канаты” ?ырын ?ырлый-?ырлый чыгалар)

 

 

П?рд?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Аулак ой »

(җырлы-биюле тамаша)

Максат: - татар милли тарихына, татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тойгысы, үз халкы белән горурлану хисләре, үз халкыңның тарихын, аның уңай гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү шикелле күркәм сыйфатлар тәрбияләү;

  • халык традицияләре тәҗрибәсенә нигезләнеп укучыларда милли үзаң формалаштыру;

  • халкыбызның җыр һәм биюләрен өйрәнү, башкару;

  • эстетик, әхлак, хезмәт тәрбиясе бирү.



Җиһаз:Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән: чигүле тастымаллар , ашъяулыклар, суккан паласлар, борынгы челтәрләр, сәке, чигүле мендәр.

Түрдә – сандык; алдарак – самавыр, чәйнек һәм чыянаклар, татар халык ашлары (өчпочмак, чәкчәк, түгәрәк ипи) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл.

Катнашалар:

Гайшә әби

Бәдри абзый – хуҗа карт

Хәлимә –аларның кызлары, карт кыз

Гөлназ– аларның кызлары

Ләйсән – күрше авыл кызы

Илнар – авыл малае

Егетләр, кызлар – авыл яшьләре



Төзеде: тәрбияче Музипова Рәсилә Рифгатовна

Ноябрь , 2014ел



Сәхнәдә өй күренеше. Әби белән бабай сөйләшеп керәләр ( Сарман буйларында җыры яңгырый)

Бабай. Әй, сиңа әйтәм анасы, әйдә инде тизрәк!

Әби. Тукта инде, тукта, өйне кемгә калдырыйк икән атасы? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Бабай. Нигә юкка кайгырасың, Хәлимәбез карт кыз бит, аны өй сакларга калдырып була инде. Карт кыз янына яшьләр килми инде, анасы.

Әби. Ярар, алайса, шулай итәрбез. Кызыбызны кисәтеп калдырыйк!

(Әби Хәлимәне чакыра)

Әби. Хәлимә кызым, без күрше авылдагы абзыйларга кунакка барабыз. Берүк өйне сакла, сеңелең  Гөлназга да күз-колак булырсың. Егетләр, кызлар җыеп аулак өйләр ясап ятмагыз!

Хәлимә. Юк, юк тыныч кына йөреп кайтыгыз!

(Әби белән бабай чыгып китәләр)

Гөлназ керә. Хәлимә апа, мин барысында ишетеп тордым. Әйдә апа аулак өй ясыйбыз.

Хәлимә. Абау! Әти белән әни мине карт кыз диеп, күз-колак булырга кушып калдырдылар бит. Ачуланмаслармы икән?

Гөлназ. Әйдә инде, Хәлимә апа, ясыйк инде, үзеңдә безнең белән бераз күңел ачырсың!

Хәлимә. Чакыр инде иптәш кызларыңны!

Гөлназ. Кызлар, әйдәгез тизрәк, бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр.

(кызлар керәләр, кулларында кул эшләре)

Эскәмияләргә утыралар. “ Каз канаты” (халык җыры) җырлап кул эшләрен эшлиләр.

Егетләр җырлап килә “ Эх,сез матур кызлар” көенә.

Егетләр. Әй, кызлар ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар.  Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Егетләр. Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызлар. Ялыгыз нинди?

Егетләр (берәм-берәм)

-Мин биим,

-мин җырлыйм,

- мин такмак әйтәм!

(Егетләр кереп исәнләшәләр) --------------- Челтәр элдем читәнгә җырын бергә башкаралар.

Кызлар. Әйдәгез такмаклар җырлашабыз

Егетләр. Исәнмесез. саумысез, нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?

Кызлар. Безнең песи бигрәк уңган, ләгәнгә су тутыра,

Бозавыбыз мич башында оек бәйләп утыра.

Егетләр   Ике сарык юлга чыккан, кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар, ә битләрен юмаган.

Кызлар  Ике чеби алып киткән, безнең чишмә улагын

Берсен әтәч тотып алып, борган диләр колагын.

Хәлимә. Бигрәк матур җырлыйсыз икән. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?

Бергә. Беләбез. Беләбез!

Кыз. Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!

(Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)

Хәлимә. Нинди җәза бирәбез?

Егет. Әтәч булып кычкырсын !!!

Кыз . Скрипкада уйнасын!!

Гөлназ  Әле безнең монда күрше авылдан кунак кызыбыз да бар .Әйдәгез аны җырлатабыз.

Кунак кызы җырлый. “Моңнар кайтсын авылга ”җыры

Гөлназ. Бигрәк матур җырлыйсың, Ләйсән сеңелем.

Илнар. И-и-и, кызлар- егетләр, түбәтәйле уен да бар бит әле , әйдәгез уйныйбыз.

Түбәтәй” уены

  1. Бию ( түбәтәй Артурда кала)



  • Нинди җәза бирәбез?

Бергә. Җырласын ,биесен!!!

Артур . Егетләр,миңа ярдәм итегез әле!!!

  1. Җыр ( түбәтәй Аделинада кала)



  • Нинди җәза бирәбез?



  • Җырласын!!! ( Эх ,тала-тала-тала ,тала ике беләгем)

Әби белән бабай кайтып керәләр.

Әби. И, карале, карт боларны! Карт кызың- Хәлимәң нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар!

Бабай. Ачуланма, анасы, әллә үзебезнең яшь чакларны оныттың мыни?

Әби. И-и, онытыламы соң ул яшь чаклар?!

Әби җырлап җибәрә:

Ак тавыгым бар иде,

йомыркасы пар иде

Безнең дә бит сезнең кебек,

яшь вакытлар бар иде.

Ягез эле, яшләр, бер биеп тә күрсәтегез әле!!!.

Әби. И, онытып та торам бит. Кунактан күчтәнәчләр алып кайткан идек. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, чәй эчеп алыйк.

(Әби белән бабай алдан чыга, яшьләр алар артыннан “Каз канаты” җырын җырлый-җырлый чыгалар)





Пәрдә.






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Аулак ой

Автор: Музипова Расиля Рифгатовна

Дата: 02.12.2014

Номер свидетельства: 138186

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(34) "Б?ген безд? аулак ?й"
    ["seo_title"] => string(19) "bughienbiezdaulakoi"
    ["file_id"] => string(6) "282201"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1453653010"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(77) "Внеклассное мероприятие на тему:"Аулак ?й" "
    ["seo_title"] => string(46) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-na-tiemu-aulak-oi"
    ["file_id"] => string(6) "191336"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1427295621"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(54) "Татар халкыны? гореф-гад?тл?ре"
    ["seo_title"] => string(30) "tatarkhalkynynghoriefghadtlrie"
    ["file_id"] => string(6) "271210"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1451404116"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(29) ""Милли б?йр?мн?р" "
    ["seo_title"] => string(15) "milli-b-ir-mn-r"
    ["file_id"] => string(6) "147299"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1419354676"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(47) "М?кт?п музее - т?рбия учагы "
    ["seo_title"] => string(30) "m-kt-p-muzieie-t-rbiia-uchaghy"
    ["file_id"] => string(6) "148303"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1419653182"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства