М?кт?п музее – т?рбия учагы.
Со?гы елларда милл?тебезне? ?тк?не, тарихы бел?н кызыксыну артты. Халкыбызны? рухи мирасын барлау, торгызу, динебезг? х?рм?т уяту юн?лешенд? яхшы гам?лл?р башкарыла. Кешелек ?чен хас булган намуслылык, гаделлек, ш?фкатьлелек, олыларны х?рм?т ит? кебек асыл сыйфатлар онытыла т?шеп, матди байлыкка к?бр?к омтылу к?ч?йг?н заманда, мондый эшл?р бик т? кир?к. Шу?а к?р? яшь буынны т?рбиял?? ?лк?сенд? алдыбызга я?а бурычлар килеп баса. Шундый бурычларны? берсе – яшь буында милли ?за? ?стер?, ягъни ?з халкыны? тарихын бел?че ??м аны х?рм?т ит?че, ?з милл?те бел?н горурланучы ш?хес т?рбиял??. Н?къ мен? шушы бурычларны х?л ит?д? этнографик музей безг? ярд?мг? кил?.
?леге музейны без татар халкыны? яш?еше, милли ?зенч?лекл?ре бел?н укучыларны якыннанрак таныштыруны к?зд? тотып оештырган идек.Ул татар ?е р?вешенд? к?рс?телде. Биред? милл?тебезне? милли й?зен билгел??че, халкыбызны? ?тк?нен, гореф – гад?тл?рен, хезм?тен чагылдыручы материаллар тупланган. Ш???ребезд? яш??че татарларны? к?бесене? руслашкан татарлар булуын иск? алсак, кайбер балаларны? мондый ?йберл?рне ?лег? кад?р б?тенл?й д? к?рг?не булмавын а?ларга була. Милли й?зебез авылларда яш??че ?лк?н буын кешел?ренд? сакланган дип ?йтс?к т?, кайбер предметларны инде авылларда да бик сир?к к?р?се?. Шу?а к?р? д? с?ке, чабагач, г?бе, к?мер ?т?ге кебек ?йберл?р балаларда зур кызыксыну уята. ??рберсене? кайда ??м ничек кулланылуы турында бел?сел?ре кил?. Шул максат бел?н музейда ?лед?н – ?ле экскурсиял?р оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар т?ркеме оештырылып, алар музейга кил?чел?р ?чен кызыклы ??г?м?л?р оештыралар. Бу - бик ?аваплы эш. Ч?нки ??рбер экспонат турында тулы м?гъл?матлы булу бел?н берг?, д?рес ??м матур итеп с?йли белерг? д?, кеше алдында ?зе?не тота белерг? д? кир?к. Шу?а к?р? бу эш 5 класс укучылары бел?н башланып кит?. Озак вакытлар ?теп, зур тырышлык куйганнан со? гына, алар конкурсларда катнаша алырлык д?р???г? ?ит?л?р??м тел?с? кем алдында с?йли алалар.
Д?ресл?рд? ?д?би ?с?рл?рне ?йр?нг?нд?, ??г?м?л?р вакытында, т?рле чараларга ?зерл?нг?нд?, халкыбызны? тормышы – к?нк?решен? караган т?шенч?л?р, ?йберл?р турында а?латканда, экспонатлардан файдалану бик т? у?ай. А?лашыла да, ист? д? кала. ?йтик, бала ит?кле к?лм?к, калфак, коштабак, ипи к?р?ге, кызыл башлы с?лгел?р турында с?з барганда, аларны? ??рберсен к?реп кен? калмыйча, тотып карарга м?мкинлек була.
Рус балаларында татар телен ?йр?н?г? кызыксыну тудыру чарасы буларак та музейны? ???мияте зур. Татарларны? яш?? р?веше, милли киемн?ре, милли ашлары, ??н?рчелек ?сеше турында м?гъл?мат бирг?нд?, шулай ук шушы экспонатларга м?р???гать ит?без. Милли с?нгать ?с?рл?рен ?йр?н? д? шушы ?йберл?р аша алып барыла.?йтерг? кир?к, алар татарларны? тырыш та, п?хт? д?, у?ган да, м?д?ниятле булуларына соклануларын белдерми калмыйлар.
Ел д?вамында балалар бел?н милли х?зин?л?ребезне ?йр?н? буенча зур эш алып барыла. ??р елны алар ?зл?рене? эзл?н?л?ре ??м ачышлары бел?н уртаклашып, ф?нни – гам?ли конференциял?рд? чыгышлар ясыйлар. Эзл?н?л?р т?рле ?лк?л?рд? алып барыла: татар ?ене? биз?леше, йорт кир?к – яраклары, ирл?р ??м хатын – кыз киемн?ре, биз?н? ?йберл?ре, милли йолалар, б?йр?мн?р ?.б.
Д?ресл?рд?н тыш уздырыла торган чараларда да музей экспонатларыннан еш файдаланабыз. ?би – бабаларыбызны? гореф – гад?тл?рен, йолаларын, б?йр?мн?рен укучыларга ?иткер?д? т?рле кич?л?рне? роле зур. М?кт?пт? даими р?вешт? уздырылып кил? торган “С?мбел?”, “Н??р?з”, “?бием сандыгы”, “?биемне? ак яулыгы”, “Аулак ?й” кебек кич?л?р вакытында да музей материалларыннан файдаланабыз.
Аеруча музейга кече яшьт?ге м?кт?п балалары бик тел?п тартыла. Алар ?чен фольклорга багышланган, аерым экспонатлар бел?н таныштыру максатыннан т?рле чаралар уздырабыз. Бу у?айдан ?ле к?пт?н т?гел ген? булып узган “ ?бием сандыгы” кич?сене? чираттагы чыгарылышы турында иск? алып ?т?сем кил?.
М?кт?бебезд? т?рле т?б?кл?рд?н килг?н кунаклар да еш була. Музейда булу аларда зур т?эсирл?р калдыра. Балаларыбызны? халкыбыз тарихы, м?д?нияте, гореф – гад?тл?ре бел?н кызыксынуы ??м бел?е кунакларда соклану тудыра. Читт?н килг?н кунакларны мзейда милли ризыгыбыз – катык бел?н сыйлау да матур бер традицияг? ?йл?неп китте.
Йомгаклап шуны ?йт?се кил?: телебезне, милл?тебезне саклап калуда, туган ?иребезг? ??м хакыбызны? ?тк?нен? м?х?бб?т ??м х?рм?т т?рбиял??д? м?кт?пне? этнография музее зур роль уйный. Ч?нки милли традициял?рг? нигезл?нг?нд? ген? м?кт?п ?зене? т?рбияви ??м белем бир? бурычларын тулысынча ?ти ала.
Просмотр содержимого документа
«М?кт?п музее - т?рбия учагы »
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
Мәктәп музее – тәрбия учагы
1 категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Биккинина Динә Абдул кызы
Яшел Үзән 2014
Мәктәп музее – тәрбия учагы.
Соңгы елларда милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну артты. Халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу, динебезгә хөрмәт уяту юнәлешендә яхшы гамәлләр башкарыла. Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла төшеп, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда, мондый эшләр бик тә кирәк. Шуңа күрә яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә алдыбызга яңа бурычлар килеп баса. Шундый бурычларның берсе – яшь буында милли үзаң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче, үз милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итүдә этнографик музей безгә ярдәмгә килә.
Әлеге музейны без татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән укучыларны якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырган идек.Ул татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шәһәребездә яшәүче татарларның күбесенең руслашкан татарлар булуын искә алсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр бөтенләй дә күргәне булмавын аңларга була. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер предметларны инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән – әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр оештыралар. Бу - бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматлы булу белән бергә, дөрес һәм матур итеп сөйли белергә дә, кеше алдында үзеңне тота белергә дә кирәк. Шуңа күрә бу эш 5 класс укучылары белән башланып китә. Озак вакытлар үтеп, зур тырышлык куйганнан соң гына, алар конкурсларда катнаша алырлык дәрәҗәгә җитәләрһәм теләсә кем алдында сөйли алалар.
Дәресләрдә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормышы – көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп кенә калмыйча, тотып карарга мөмкинлек була.
Рус балаларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру чарасы буларак та музейның әһәмияте зур. Татарларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, милли ашлары, һөнәрчелек үсеше турында мәгълүмат биргәндә, шулай ук шушы экспонатларга мөрәҗәгать итәбез. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнү дә шушы әйберләр аша алып барыла.Әйтергә кирәк, алар татарларның тырыш та, пөхтә дә, уңган да, мәдәниятле булуларына соклануларын белдерми калмыйлар.
Ел дәвамында балалар белән милли хәзинәләребезне өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Һәр елны алар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашып, фәнни – гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйлар. Эзләнүләр төрле өлкәләрдә алып барыла: татар өенең бизәлеше, йорт кирәк – яраклары, ирләр һәм хатын – кыз киемнәре, бизәнү әйберләре, милли йолалар, бәйрәмнәр һ.б.
Дәресләрдән тыш уздырыла торган чараларда да музей экспонатларыннан еш файдаланабыз. Әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен укучыларга җиткерүдә төрле кичәләрнең роле зур. Мәктәптә даими рәвештә уздырылып килә торган “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Әбием сандыгы”, “Әбиемнең ак яулыгы”, “Аулак өй” кебек кичәләр вакытында да музей материалларыннан файдаланабыз.
Аеруча музейга кече яшьтәге мәктәп балалары бик теләп тартыла. Алар өчен фольклорга багышланган, аерым экспонатлар белән таныштыру максатыннан төрле чаралар уздырабыз. Бу уңайдан әле күптән түгел генә булып узган “ Әбием сандыгы” кичәсенең чираттагы чыгарылышы турында искә алып үтәсем килә.
Мәктәбебездә төрле төбәкләрдән килгән кунаклар да еш була. Музейда булу аларда зур тәэсирләр калдыра. Балаларыбызның халкыбыз тарихы, мәдәнияте, гореф – гадәтләре белән кызыксынуы һәм белүе кунакларда соклану тудыра. Читтән килгән кунакларны мзейда милли ризыгыбыз – катык белән сыйлау да матур бер традициягә әйләнеп китте.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм хакыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәпнең этнография музее зур роль уйный. Чөнки милли традицияләргә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.