kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок на тему : "Изучение буквы Т,т"1 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Изучение новой темы. Согласный буква Т,т. Презентация урока по этой теме.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок на тему : "Изучение буквы Т,т"1 класс»

дәрес Татар теле (әлифба)

Тема. Тартык [т-т'] авазлары һәм Тт хәрефләре. Тт хәрефләрен язу

Максат: балаларны саңгырау [т ]авазы белән таныштыру.Бу авазны

яңгырау пары [д ]тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.Өйрәнелә торган авазларны яңгыраулыкта-саңгыраулыкта аера алу юлларын гамәли өйрәтү.Укучыларны иҗек, сүз һәм текстларны укырга күнектерү; фонематик ишетү һәм авазларны дөрес әйтә белүне үстерү; парлап бирелгән сүзләрне чагыштырып карау үрнәгендә, укучыларда фонеманың мәгүнә аеру функциясенә ия булуын аңлауны формалаштыру; уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Төп төшенчәләр: сузык авазлар, сузык аваз хәрефләре, калын сузыклар, нечкэ сузыклар .

Җиһазлау: Әлифба-46-48 бит

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше

-Хәерле иртә,балалар.Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Әни телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бик яхшы.Димәк сез белем алырга дип килгәнсез. Әлифба дәресләре ошыймы сезгә? Ни өчен?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Ә Л О Ы Т У Н Ү Ө А Э Ә Н И

-Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез?(хәрефләр)Хәрефләрне уку.

Ә хәзер шулар арасыннан сузык аваз хәрефләрен генә укыгыз әле. (җавап).Ни өчен аларны сузыклар дибез?(аларны сузып, җырлап була)

Сузыклар нинди ике төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә сузыклар)

-Тагын нинди аваз хәрефләре бар?(тартык аваз хәрефләре).

Алар турында нәрсә әйтә аласыз?(Алар яңгырау һәм саңгырау булалар.)

Балалар, авазларны без нишлибез?(әйтәбез, ишетәбез). Ә хәрефләрне?(Аларны күрәбез, язабыз,укыйбыз.) Балалар, игътибар белән карагыз әле, монда берәр сүз яшерелмәгәнме? (ун, әни,тун)


III. Яңа белемнәр формалаштыру.

1) төлке, торна)- Сез монда нәрсә күрәсез, әйтегез әле? (җавап).

Сүз башында нинди яңа аваз ишеттегез? (җавап). [ т ] авазы турында нәрсә әйтә аласыз?(тартык аваз, саңгырау).Димәк, бүгенге дәреснең темасы- [т] авазы һәм Т,т хәрефләре.

2)- Балалар, төлке белән торна кайсы әкият геройлары ,искә төшерик әле? (җавап).Әйе, Ә хәзер дәреслекне ачыйк..(Укучылар үзләре кирәкле битне ачалар).

-Рәсемгә туры килгән өзекнең эчтәлеген кем сөйли?( укучының сөйләве).Калган өлешне мин сөйләп бетерәм,игътибар белән тыңлагыз.

- Балалар, татар халкының “Кунак ашы-кара каршы” дигән мәкале

бар. Бу әкиятнең ахырында шуны әйтеп буламы?( була). Сез аны ничек аңлыйсыз?(җавап) Димәк, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк.Син башкаларга карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, сиңа да шундый ук караш булыр.

-Бу төлке белән торна хәзер кабат дуслашканнар, хаталарын аңлаганнар. Сезгә үзләренең ялгышларын кабатламаска кушалар һәм безнең дәрескә килгәннәр. Аларның серле тартмалары да бар. Дәрестә кем актив катнашып утыра ,тырышып укый, шуларны билгеләп барачаклар. Дәрес ахырында сезгә әйтәчәкләр. Шулай булгач ,сынатмабызмы? (сынатмабыз.)

- Балалар, рәсем астындагы сүзне укыйк әле. (аваз анализы ясау).Торна схзендә т хәрефен ничек итеп укыдык? (калын итеп) Ни өчен? (калын[ о] сузык авазы бар).Ә төлке сүзендә ничек?( нечкә итеп) Ни өчен? (нечкә [ө]сузык авазы бар).

3)Т хәрефе белән таныштыру:

-саңгырау [т] авазын язуда Т, т хәрефләре белән белдерәбез. Ул нәрсәгә

охшаган?.... Алфавитта аның урыны кайда? Әйдәгез,“тере “т хәрефен ясап күрсәтик әле.

4)Өлге элементларыннан т, Т хәрефләрен төзү.

5)Кем күбрәк т хәрефе кергән сүз таба?-уен.

6)Абак белән эшләү-иҗек, кушылмалар төзү: ат, та, ут, эт, ти.(Бер укучы тактада магнитлы хәрефләр белән эшли)

7)Дәреслекнең 46 нчы битеннән тал, эт, тиен сүзләрен уку, аваз-хәреф анализы, иҗек санын билгеләү.

- Cхемадагы иҗекләрне уку.(күмәк)

8)Баганалап бирелгән сүзләрне уку.Сүзлек эше-торма, тутырма.

-торма сүзе янында нинди төстәге турыпочмаклык? (сары)

Димәк , нинди сүз өстәрбез?(билгене белдерүче сүз-ачы)

Тутырма сүзе янына нинди сүз өстәрсез?

Тәмле сүзе янына нинди сүз өстәрсез? (предметны белдерүче сүз) Ни өчен? (ал төстәге турыпочмаклык)

9)Төркемнәрдә эш-“Иҗекләрдән сүзләр төзү” уены(ике төркемдә):

1төркем 2 төркем

Ти-мер Төй-мә

Тарт-ма Тү-тәл

Тыр-ма Та-тар

Сүзләрне уку. 4 нче слайд буенча тикшерү.

Физкультминутка

10) –Балалар, рәсемдә кемне күрәсез?(җавап). Малай нишли? (малай эт белән уйный.)Әйдәгез, шушы җөмләне модель берәмлекләре ярдәмендә төзик әле.(җөмлә төзү). Эт нинди?(Эт нәни, матур.) Хәзер шушы җөмләне төзибез.

-Текстны уку. Бу текстта т хәрефен ничә тапкыр очраттыгыз? (җавап).


IV. Үткәннәрне ныгыту.

1)-Үткән дәрестә без нинди аваз һәм хәреф белән таныштык?( [ д ] авазы , д хәрефе белән.

-Ул нинди аваз? (яңгырау тартык ) Бүген без өйрәнгән [т] авазы аның иптәше-саңгырау пары .Аларны парлап әйтик әле. Алар бер -берсенә охшаганнармы?

-48 нче биттәге парлап бирелгән сүзләрне уку.Аваз-хәреф анализы.Ни өчен Дания, Талия сүзләрендә аваз саны күбрәк? (я хәрефе ике аваз белдерә)


2) –Балалар, без нинди телдә сөйләшәбез, укыйбыз? (җавап) Без кайсы милләттән? (җавап). Нинди республикада яшибез? Без- татарлар, туган телебез- татар теле.Хәзер шул турыда укыйк.

-Текстны күмәк уку.

3) “Тылсымлы таяк” шартлы билгесе белән бирелгән сүзләрен уку.

-Ал төс белән бирелгән юлдагы сүзләрнең сере нәрсәдә? (бер генә аваз белән аерылып тора) Ә зәңгәр юлдагылары? ( икенче сүзләр бер авазга артык) Сүзлек эше.

V. Йомгаклау.

-Балалар, бүген без нинди аваз һәм хәреф белән таныштык? (җавап). Дәрес сезгә ошадымы?





Татар теле. 4 нче сыйныф.

 

Тема: Синтаксис. Хәбәр һәм аның белдерелүе.

Дәреснең максатлары: Хәбәр турында төшенчә бирү. Хәбәрнең хикәя һәм боерык фигыльләр белән белдерелүен,   җөмләнең баш кисәкләрен таба белү. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: уку эшчәнлеген формалаштыру. Яңа материалны үзләштерү.

Җиһазлау:дәреслек,

җыелган, мәгънәләре бер бөтен текстны формалаштыру,төзү.

кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

фикерләү сәләтен үстерү,карарлар кабул итү, тормышка ашыру. .

 

Планлаштырылган нәтиҗә: җөмләнең баш кисәге буларак хәбәр турында төшенчәне ,хәбәрнең хикәя һәм боерык фигыльләр белән белдерелүен белү,үзбәя бирүләренә ирешү.

2.Белемнәрне актуальләштерү, ныгыту.

 Укытучы.  Инде коз көне килеп җитте

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән килеп житте.

Иртән тәрәзәләрдән

Кояш яктысы беткән.

Нинди матур сайрамыйлар

Кошлар да китеп беткән.

Салкын һавада йөреп,

Агым суларны күреп,

Күңелләрем хушлана

Кышның рәхәтен белеп. 

 Яз рәсеме (слайдлар), кошлар тавышы яңгырый.

Укучылар, көздән җылы якларга китеп, язын туган якларына кайтучы кошларны ничек атыйбыз.

-         Күчмә кошлар. Нинди күчмә кошларны беләсез?Кайберләренең рәсемнәрен  карыйбыз. Әйдәгез шушы кроссвордны чишеп, аларның исемнәрен дәфтәрләребезгә язып куябыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

К

ү

к

е

 

 

 

 

 

1.кукушка

 

 

 

 

 

 

 

 

А

к

к

о

ш

 

 

 

 

2.лебедь

 

 

 

 

 

 

к

а

Р

г

а

 

 

 

 

 

 

3.грач

 

 

 

 

 

ш

ә

ү

Л

е

г

ә

н

 

 

 

 

4. иволга

 

 

 

 

 

 

 

с

Ы

е

р

ч

ы

к

 

 

 

5.скворец

 

 

 

 

 

т

у

р

г

а

й

 

 

 

 

 

 

6.жаворонок

 

 

 

 

т

о

р

н

а

 

 

 

 

 

 

 

 

7.журавль

 

с

а

н

д

у

г

а

ч

 

 

 

 

 

 

 

 

8.соловей

 

 

 

 

 

 

 

 Укытучы.  Өстәлләрдәге рәсемнәр буенча эшлибез. Кәгазьне  түгәрәк буенча җибәрәбез: беренче укучы сүз , икенче укучы сүзтезмә, өченче укучы җөмлә яза. Шулай итеп кәгазьне 5 тапкыр үткәрәбез.

Искә төшерик: сүзтезмәгә нинди билгеләмә бирәбез?

- Җөмләгә нинди билгеләмә бирәбез?

- Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ичек атыйбыз. Җөмләнең нинди кисәкләре була?

Бирелгән шигырьдә асларына сызылган сүзләр җөмләнең нинди кисәкләре?

Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп

Шаулап килә яз.

-Ия нәрсә белән белдерелә?

-Шигырь нинди ел вкыты турында ?

3.Уку мәсьәләсен кую.

              

-Укучылар,  текстта ия турында хәбәр итә торган сүзләрне  табыгыз.(ага, елмая, үтте, уйный, килә)

 Димәк, без бүген җөмләнең нинди кисәкләрен өйрәнәбез?

Сезнеңчә,   без бүген  нинди сорауларга җавап бирербез: Хәбәр нинди җөмлә кисәге булып килә? Нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

4. Яңа белемнәрне ачу.

Сезнең каршыгызда  раслаулар язылган  таблица.  Ияне өйрәнү моделенә, алдагы эш тәҗрибәсенә таянып, таблицаны  тутырыгыз .

Әгәр сез бу раслаулар белән килешсәгез, беренче баганага  “+” ,  икеләнсәгез, белмәсәгез, килешмәсәгез,  “-“ билгесе куегыз.

 

Күнегүләр үтәгәнче

Раслаулар

Күнегүләр үтәгәч

 

Хәбәр –җөмләнең баш кисәге

 

 

 

 

 

Хәбәр хикәя  фигыль белән белдерелә.

Нишли? Нишләде? Нишләгән нишләр? Нишләячәк? сорауларна җавап бирә

 

 

Фигыль боерык фигыль  белән белдерелә. Нишлә? Нишләсен? соравына җавап бирә

 

 

Гадәттә,  җөмләдә ия  хәбәрдән алда килә.

 

 

Хәбәрнең иядән алда килгән очраклары да була.

 

 

 

5.Беренчел ныгыту.  Шушы раслауларның дөреслеген дәлилләү өчен, күнегүләр эшлибез.

1төркем. .Елгада бозлар  __________________...

________________кояш.

Урамнар буйлап ___________________________

Ямьле һәм күңелле яз.

 

Килгән кошларны күрергә

Гаяз _______________________ иртән.

Сыерчык _________________ түбәгә,

Кайчан ул _______________.

Терәк сүзләр: елмая, кузгалды, көлә,атлады, кунган, атлады, килеп җиткән, ашыкты.

 Укытучы. Нинди нәтиҗә ясыйбыз.

-Хәбәр хикәя фигыльләр белән белдерелә.

 

2 төркем.. Җәвад Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” шигыре

Йомшак су, йөгерек су,

Син мине чиста ____!

Бер тап та   _________________

Битләрем  _________________.

 Авызым __________________.

Колагым    _________________.

Күзләрем __________________.

Аяклар _____________________.

Тешләрем __________________.

Кулларым ___________________.

Йомшак су, йөгерек су,

Барын да чиста ______________.

3 төркем Өй түрендә – бакчада,

Талчыбык куначада

Сыерчык  ________________,

Яз килүгә ____________________.

 

________________    ул,  ________________,

Шатлыктан ___________________:

Ак каенның башында

Бик матур оя    _____________.

Терәк сүзләр: шатлана, җилпенә,  канат кага, талпына, сайрап куя, кора.

6. Ял итү өлеше. Су буенда бакалар

Бик иртә уяндылар.

Алга да иелделәр,

Артка да иелделәр.

Уңга да иелделәр.

Сулга да иелделәр.

Ә аннан соң бергәләшеп,

Куллар белән чәбәкләп,

Сикерешеп алдылар.

-Алар ннди тавышлар чыгаралар?

Шакмакалардагы сүзләрдән бирелгән ияләргә туры килгән хәбәрләрне табып, икесен дә бер үк төскә буя.

Шакмакалардагы сүзләрдән бирелгән ияләргә туры килгән хәбәрләрне табып, икесен дә бер үк төскә буя.

 

о

у

с

а

н

ы

й

а

ч

я

к

ы

к

а

й

т

а

т

а

ч

к

ч

у

м

й

ө

з

ә

ы

р

а

а

т

у

к

ы

л

д

ы

й

 

 Чыпчык

Тукран

Күке

Сандугач

Аккош

 Әтәч

Үрдәк

 Кыр казлары

 

8.Дәреслек белән эш.  бит. нчы күнегү(язып эшләргә)Хәбәр нәрсә белән белдерелгән?Нәтиҗә ясау.

 

10. Йомгаклау.Нәтиҗә ясау.

Үтәлгән күнегүләрдән чыгып, раслауларның дөреслеген тикшерәбез.

 

  • Рефлексия.

Укучылар бүгенге дәрестә барыгыз да бик тырыш, актив булдыгыз. Хәзер инде белемнәрне бәяләр вакыт җитте, яле әйдәгез, кем үзенә нинди билге куяр микән һәм ни өчен?

Карточка- нәтиҗәне тутыру.

1)Мин бүген    .......................... турында  белдем .     

2)    Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләргә өйрәндем. Алар   _______ һәм    __________.

 

3)    Хәбәр .......................................................... һәм..........................................................белән белдереләләр.

 

     4. Гадәттә, ,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,    ............................. алда килә.

 

    5. Мин хата җибәрдем:         ________________________________________________________________________

 Өй эше..  Сайлап бер биремне үтәргә.Сайлап,  бер биремне үтәргә.

 1.   Коз турында зур булмаган хикәя язарга.

  2. Бер күчмә кош турында зур булмаган хикәя язарга.

 




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Урок на тему : "Изучение буквы Т,т"1 класс

Автор: Руфия Фатиховна Сайфетдинова

Дата: 23.11.2023

Номер свидетельства: 640486

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(144) "Конспект урока литературного чтения по теме «ИЗУЧЕНИЕ БУКВЫ Р И ЗВУКОВ [Р], [P']» "
    ["seo_title"] => string(84) "konspiekt-uroka-litieraturnogho-chtieniia-po-tiemie-izuchieniie-bukvy-r-i-zvukov-r-p"
    ["file_id"] => string(6) "135131"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1416853983"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Закрепление изученных букв"
    ["seo_title"] => string(28) "zakreplenie_izuchennykh_bukv"
    ["file_id"] => string(6) "492958"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1545849830"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(162) "Урок обучения грамоте в 1 классе по теме "Согласные буквы З, з, обозначающие звуки [з ], [ з`] "
    ["seo_title"] => string(99) "urok-obuchieniia-ghramotie-v-1-klassie-po-tiemie-soghlasnyie-bukvy-z-z-oboznachaiushchiie-zvuki-z-z"
    ["file_id"] => string(6) "150220"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1420452172"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(95) "Тема урока: "Тема: Звук [ж], буквы Ж, ж. Письмо слов с ж.""
    ["seo_title"] => string(54) "tiema-uroka-tiema-zvuk-zh-bukvy-zh-zh-pis-mo-slov-s-zh"
    ["file_id"] => string(6) "305142"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1457877967"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(214) "Урок обучения грамоте в 1 классе на тему "Заглавная буква М в начале предложения,в именах собственных" с презентацией "
    ["seo_title"] => string(138) "urok-obuchieniia-ghramotie-v-1-klassie-na-tiemu-zaghlavnaia-bukva-m-v-nachalie-priedlozhieniia-v-imienakh-sobstviennykh-s-priezientatsiiei"
    ["file_id"] => string(6) "110183"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1405670112"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства