Тема: Фигыль темасын йомгаклау.
Максатлар: 1) Фигыль турында алган белемнәрне камилләштерү;
2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларның белемнәрен тикшерү;
Укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү;
3) Хезмәткә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: Өйрәнелгән материалны тикшерү.
Җиһазлау: Тестлар,дәреслек, индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар.
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше
-Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез!
-Сыйныфта кем дежур?
-Сыйныфта мин дежур.
-Кемнәр юк?
-Бүген ... юк.
-Бүген ничәнче число?(21 нче ноябрь)
-Атнаның нинди көне?
-Бүген җомга көн.
II Белемнәрне актуальләштерү.
1.Ребус чишү.(фигыль )
2.”Әйтеп бетер “уены. (Укытучы мәкальләр, әйтемнәр укый. Соңгы сүзен әйтми тора.Балалар әйтәләр.)
Кем эшләми,шул ...(ашамый).
Җиде кат үлчә, бер кат ...(кис).
Аз сөйлә,күп ...(эшлә).
Уйна да көл, әмма сабагыңны ...(бел).
Аз булсын, тәмле ...(булсын).
Аш бар өйдә бәрәкәт ...(бар).
Кәнфит тамак ...(туйдырмый).
Көн саен майлы ботка ...(булмый).
III. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
“Фигыль» сүз төркемен кабатлау.(тест сораулары)
Төшеп калган фигыльләрне өстәп, җөмләләрне күчереп язарга, нинди ңөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.
? Фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге була? (хәбәр).
Безгә бүген кунаклар килде.
Әти мине бәйрәм белән котлый.
Мин кунакларны каршылыйм.
Укытучы малайга рәхмәт әйтте.
Марат миңа чәчәк бирде.
3.Тәрҗемә итү.
А) Слушайте хорошо. Б) Дети, не пишите,а слушайте.
Пиши красиво. Марат, не кричи.
Читай правильно. Девочка, не плачь, а возьми яблоко.
Мальчики, не бегите, садитесь.
А) Эч! Чиста су эчегез. Б) Өйрән! Дима татар теле өйрәнә.
Пычрак су эчмәгез. Галя, син дә татар телен өйрән.
Оля, син су эчмә! Балалар, сез дә татар телен өйрәнегез.
Начар өйрәнмәгез, яхшы өйрәнегез.
4.Фигыльнең барлык- юклык формасы.
Прослушайте слова и поднимите карточку соответствующего цвета. Красный цвет-действие происходит, синий цвет- действие не происходит.
Укыды, укымады, язган, язмаган, бармаган, көтмәгән,килмәде, уйнады, барган, килде, уйнамады, ашаган, йөгерә,сикерми.
5. “Чират буенча сөйләү” (“Ял көне” турында хикәя төзү).
Уенда ике бала катнаша.Һәрберсе укытучы буенча үз хикәясен сөйли. Уенның максаты-туктамыйча сөйләмне дәвам итү. Ләкин чират һәрберсе бер генә җөмлә әйтә. Хикәянең темасы-“Ял көне”.
Айдар. Кичә мин циркка бардым.
Алсу. Ә мин кибеткә бардым.
Айдар. Сәгать унда киттем.
Алсу. Ипи, тоз, шикәр алдым.
Айдар. Этләр, аюлар бар иде.
Алсу. Туңдырма да алдым.
Айдар. Клоун да бар иде.
Алсу. Бик тәмле булды.
Айдар. Ул мине көлдерде.
Алсу. Аннан өйгә кайттым.
Айдар. Бик күңелле булды.
6. Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.
Алар укучыларның белем дәрәҗәләренә карап таратыла.Укучыларга бу турыда хәбәр ителә. Кызыл төсле карточкалар: “Бик яхшы беләм”, яшел төсле: “Яхшы беләм”, зәңгәр төсле карточкалар: “ Белергә тырышам”.
Кызыл төсле биремнәр:
1.Вместо точек напиши подходящие по смыслу глаголы в прошедшем времени.
Син ни өчен бүген математика дәресендә ... .
Мин иртән аш ... ,чәй генә ... .
Әти бүген күлдән өч балык ... .
Нигә көзгене пычрак чүпрәк белән ...?
Сез ни өчен шулай ... , әниегез бик ... .
Алар бүләк өчен рәхмәт ... .
( Соңга кал! Аша! Тот! Бул! Әйт! Эч! Сөрт! Борчыл!)
2.Измените словосочетание по образцу.
Образец: яхшы йөгерә- яхшы йөгерми
Дөрес укый-..., начар яза-..., матур сөйлә-..., тиз эшли-... .
Зәңгәр төсле биремнәр:
1.Найди правильный перевод.
Он не ел.
А)ашады б) ашамады в) ашый
Она не купалась.
А) су коенмады б) су коенды в) су коена;
Я не видел.
А) күрәм б) күрмәдем в) күрдем;
2.Напиши глаголы в отрицательной форме.
Образец: килә- килми
Укый-...,эшли-..., яза-...,сикерә-...,бара-...,уйный-..., оча-... .
Яшел төсле биремнәр:
1.Переведи.Составь предложения.
Мин бардым. Син бардың.Ул барды. Без бардык. Сез бардыгыз. Алар бардылар.
2.Докончите предложения, используя глаголы отрицательной формы.
Ул яз… Ул йөгер... Ул сорау бир... Алар яз... Алар йөгер... Алар бир...
IV ӨЙ эше.
(Укучыларның белем дәрәҗәсен искә алып бирелә)
V.ЙОМГАКЛАУ.Билгеләр кую.