kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока на тему "Фигыль с?з т?ркеме

Нажмите, чтобы узнать подробности

 ?леге д?рес татар м?кт?пл?рене? 6 нчы сыныф укучылары ?чен т?зелде.Д?рес фигыль темасын ?теп бетерг?ч, кабатлау-гомумил?штер? д?ресе буларак ?тк?рел?.Алган белемн?р ныгытыла,системага салына.Укучыларны? белемн?ре тикшерел?.Д?рест? халык авыз и?аты ?с?рл?ре д? кулланыла.Логик фикерл?? с?л?тен ?стер? ?чен д? биремн?р бар.Д?рес укучыларда игътибарлылык,м?ст?кыйльлек т?рбияли.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока на тему "Фигыль с?з т?ркеме»

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем учреждениесе

Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе” филиалы –

Көшкәтбаш башлангыч белем мәктәбе”







Рамазанова Ләйсән Фоат кызының

6 нчы сыйныф

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе



























Әлеге дәрес татар мәктәпләренең 6 нчы сыныф укучылары өчен төзелде.Дәрес фигыль темасын үтеп бетергәч, кабатлау-гомумиләштерү дәресе буларак үткәрелә.Алган белемнәр ныгытыла,системага салына.Укучыларның белемнәре тикшерелә.Дәрестә халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланыла.Логик фикерләү сәләтен үстерү өчен дә биремнәр бар.Дәрес укучыларда игътибарлылык,мөстәкыйльлек тәрбияли.

Тема : Фигыль сүз төркемен кабатлау-гомумиләштерү дәресе.

Дәрес тибы : белем – күнекмәләрне гомумиләштерү.

Максат :

1.Фигыль сүз төркеме буенча алган белемнәрне ныгыту,системага салу.

2.Белемнәрне тикшерү,логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Игътибарлылык,мөстәкыйльлек тәрбияләү; халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт уяту.

Материал : “Татар халык мәкальләре” , “Табышмаклар” , “Татар теленнән күнегүләр җыентыгы” Г.Вәлиева

Җиһазлау : Кагыйдәләр язылган плакат , таблица , башваткыч , туп , тест биремнәре

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше

-Укучылар,менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга без җирдә бәхетле яшәвебезгә ,туган мәктәбебездә белем алуыбызга шатланабыз.Галим Ризаэтдин Фәхретдиннең “Нәсихәт” китабыннан алынган юллар белән дәрестә эшләү һәм утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

- үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыру

- дәрескә күңел салу

- сораган сүзне яхшы аңлап , ачык тавыш белән җавап бирү

- мөгаллимнең һәр сүзен мәхәббәт белән үтәү.

II.Актуальләштерү

-Моңарчы без нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?(таблица буенча җавап бирү)

-Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз әле?

- Бәйләгеч сүз төркемнәре?

- Модальлек сүз төркемнәре?

-Ә бүген кайсы сүз төркемен кабатларбыз икән?Башваткыч чишеп моны да белик.

-Нинди сүз килеп чыкты?(Фигыль)

-Әйе,бүген без сезнең белән фигыльләр дөньясына сәяхәткә чыгабыз.Сәяхәт күңелле , кызыклы узсын өчен ,сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала.Бүгенге дәреснең девизы : (барысы бергә тактадан укыйлар)

- Тырышкан табар,ташка кадак кагар.(Фигыльләрне табалар)

III. Белем,күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау.

-Укучылар,безнең бүгенге сәяхәттә 2 төркем катнаша.

1 нче бирем. Һәр төркем өчен фигыльләр бирелә.

1 төркем 2 төркем

1.Барды

2.Укыган

3.Язмаган 4.Сорый 5.Кайтып

1.утырдым

2.күрмәде

3.үскән

4.язар

5.тек













1 төркем өчен биремнәр :

-Бу фигыльләрнең барысы да хикәя фигыль (5 – хәл фигыль)

-Болар бар да барлыкта (3 – юклыкта)

-Кайсы фигыль хәзерге заманда? (4)

-Хәл фигыльне күрсәтегез? (5)

2 төркем өчен биремнәр :

-Монда үткән заман хикәя фигыльләр генә язылган. (4-киләчәк заман,5 –боерык фигыль,заманы юк)

-Барысы да III затта (1- I затта,5-боерык фигыль)

-Барысы да барлыкта (2 – юклыкта)

-Хикәя фигыльләр генә (5 –боерык фигыль)

2 нче бирем.Фигыль төркемчәләре таблицасын кайсы төркем беренче тутырып бетерә?

Затланышлы

?

Хикәя фигыль

?

Шарт фигыль

Сыйфат фигыль

?

?

Инфинитив


?



Җырла

Тыңла-

сын

Көйләмә



?



?

Язып(бетергән)

Карамыйча(сөйләде)

Казый-казый (арыды)

Бәяләү

Түләү

Буяу



?



3 нче бирем. Артык сүзне тап һәм ни өчен артык булуын аңлат.

1 нче төркем өчен бирем.

Инфинитив

Сыйфат фигыль

Хәл фигыль

Шарт фигыль

Исем фигыль

Алмыйм

Чыгарганнар

Чумдым

Өзелеп

-1 нче баганада шарт фигыль артык. Ул затланышлы,ә калганнары затланышсыз

2 нче баганада өзелеп фигыле артык.Ул хәл фигыль, ә калганнары хикәя фигыль.

2 нче төркем өчен бирем.

Төп

Гади

Кайтым

Төшем

Уртаклык

Йөкләтү

Тамыр

Ясалма

Кыскартылма

Кушма

Тезмә


-1 нче баганада гади артык. Монда фигыль юнәлешләренең төрләре язылган,гади юнәлеш төренә керми.

2 нче баганада кыскартылма артык.Монда фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре язылган.

Ял сәгате.Түгәрәккә басабыз.Уртада йөк машинасы.Шуны фигыльләр белән тутырасы.Бер фигыль әйтәсең дә тупны иптәшеңә ыргытасың.Ул әйтә дә икенче кешегә ыргыта.Туп һәр укучыда йөреп чыгарга тиеш.

4 нче бирем.Әкиятләр иленә сәяхәт.Һәр төркемгә әкияттән өзекләр бирелә.Фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.Әсәрнең авторын әйтергә.

1 нче төркем.Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.(Г.Тукай “Су анасы)

Чаптым,белдем,элдем – билгеле үткән заман хикәя фигыль

Үрдәк күнгән : “Ярар,сезнең хаккыгыз өчен генә барсам барырмын инде “ дигән.(А.Алиш “Сертотмас үрдәк)

Күнгән- билгесез үткән заман хикәя фигыль

Барсам- шарт фигыль

Барырмын-киләчәк заман хикәя фигыль

2 нче төркем.Кыз шундук гөберле бакага әйләнгән дә ләгәндәге суга чумган , ди. (“Өч кыз” татар халык әкияте)

Әйләнгән , чумган - билгесез үткән заман хикәя фигыль

Бер заман мәче,әтәч,каз һәм үгез бик дуслашканнар : бик тату,бик күңелле яшәгәннәр.(“Дүрт дус” татар халык әкияте)

Дуслашканнар,яшәгәннәр -билгесез үткән заман хикәя фигыль

5 нче бирем.Мәкальләр иленә сәяхәт. Мәкальнең калган өлешен әйтергә.Фигыльләрне табарга,бу фигыль турында белгәннәреңне әйтергә.

1 нче төркем өчен мәкальләр :

Бүгенге эшне (иртәгә калдырма).

Язның бер көне (ел туйдыра).

Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс).

Эш эшләми, (уңыш килми).

2 нче төркем өчен мәкальләр :

Аз сөйлә, (күп эшлә).

Тел сөйли, (кул эшли).

Ялкауга эш кушсаң, (башы авырта).

Киңәшле эш (таркалмас).

6 нчы бирем.Тест сорауларына җавап бирү.

1.Фигыль нинди сүз төркеме?

1)мөстәкыйль

2)бәйләгеч

3)модальлек

2.Фигыль нәрсә белән төрләнә?

1)сан

2)килеш һәм тартым

3)заман,зат-сан,барлык-юклык

3.Кайсы парлар дөрес түгел?

1)төп юнәлеш - юынды

2)кайтым - бизәнде

3)төшем – аерылды

4)уртаклык – ясашты

5)йөкләтү – эшләтте

4.Хикәя фигыль кайсы җөмләдә?

1)Җырла әле,җырла , Муса,

Нәкъ безнеңчә – татарча.(Г.Мөхәммәтшин)

2)Сөйләшсәк тә төрле

Йөрәкләр бергә тибә.(Г. Гарипова)

3)Кайдан дип сорасагыз,

Мин бит Казан артыннан.(Г.Мөхәммәтшин)

5.Кайсы җөмләдә фигыль юк?

1)Әмма бу бит гади һөнәрче генә түгел.(К.Тимбикова)

2)Әмма аны хәйран калдыра торган вакыйга алда булган икән.(Ф.Шакирова)

3)Йолдызлы күгенә , тулган аена карап сокландым.(З.Шәмсетдинова)

IV.Йомгаклау.

-Укучылар без бүгенге сәяхәтебездә нинди юллар үттек?

-Фигыль дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?

V. Билгеләр кую.

VI.Өй эшен башкару буенча күрсәтмәләр бирү.Түбәндәге мәкальләрнең эчтәлеген ачыклый торган хикәя уйлап языгыз.

1 нче төркем.Аннан-моннан эшләсәң,

Яңадан эшләрсең.

2 нче төркем.Якутлар табыладыр вакыт белән,вакытлар табылмыйдыр якут белән.(вакытның кадерен белү турында)


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Конспект урока на тему "Фигыль с?з т?ркеме

Автор: Рамазанова Ляйсан Фоатовна

Дата: 31.03.2016

Номер свидетельства: 313029


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства