Тәтеш муниципаль района “Байраш төп гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ
Ярминкә - дәрес “Фигыль”темасын кабатлау”
(4 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес)
Үткәрде: I кв.категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы Хикматова Э.Х.
Февраль, 2013.
Тема:” Фигыль” темасын кабатлау
4нче сыйныф.
Максат: 1.Үтелгән материалны ныгыту, кабатлау.
2.Укучыларның фигыльне сөйләмдә дөрес куллануларына ирешү.
3. Татар халкының борынгыдан килгән йола, бәйрәмнәрен өйрәтү,
укучыларда милләт тарихы, аның үткәне белән танышу
теләге, горурлык хисе тәрбияләү.
Материал: 4нче сыйныф өчен “Татар теле “дәреслеге, “Кызыклы грамма-
тика”, “Мәгариф” журналы,5нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.
Дәрес төре. “Ярминкә - дәрес” (кабатлау дәресе).
Җ иһазлау: Тарату материаллары, таблицалар, эпиграф “Халык йоласыз
булмый, компьютер, экран,”Кырлайда Г.Тукай музее альбомы”.
Эпиграф: “Халык йоласыз булмый”. (Татар халык мәкале)
Дәрес барышы
Укытучы: Исәнмесез,хәерле көн укучылар.Әйдәгез балалар, бер-беребезгә карап ягымлы елмайыйк та,матур кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
Дәфтәрләрдә эш.
-Укучылар, дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз.Матур язу күнегүе эшлибез.Без сезнең белән бүген баш “Ф” хәрефен язуны искә төшереп китәрбез.Дәреслек артындагы 43 нче матур язуны табабыз һәм тырышым , чиста, пөхтә итеп язабыз.
-Без”фигыль” сүз төркемен йөрәнүне төгәлләдек һәм бүгенге дәреснең темасы “ Фигыль” темасын кабатлау.( Дөрес утыру кисәтелә.)
2.Ү ткән дәресне актуальләштерү.
( Фронталь беседа.)
Укытучы:
слайд.2.
слайд.3
слайд.4
(Укучылар шигырь белән җавап бирәләр.)
1 нче укучы
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы,күпме
Икәнен дә беләбез.
2 нче укучы
Кайсы затның эшләвен
Дөрес әйтә алабыз.
Төрле мәгънәләр буенча
Төркемләнә барабыз.
3 нче укучы
Кирәк икән- боерабыз,
Кирәк икән – тыябыз,
Җөмләләрдә төрле- төрле
Заманнарда киләбез.
4 нче укучы
Исемнән дә ясалабыз,
Җөмләләр дә төзибез,
Кирәк икән кушылабыз,
Шулай актив йөрибез.
Укытучы: Менә күрәсез укучылар,фигыльләр бик кирәкле сүз төркемнәре икән.Алардан башка сөйләшеп тә, җөмлә төзеп тә булмый.
Укытучы: Укучылар,бүгенге дәрес гадәти дәрес кенә түгел, Ярминкә - дәрес.
Ярминкәнең нәрсә икәнен сез беләсезме?Аның мәгънәсен аңлыйсызмы?
( Укучылар җавап бирә.)
Укытучы: Әйдәгез, мин сезгә ярминкә сүзенең мәгънәсен аңлатыйм әле.
Сүзлекләрдә “ярминкә” сүзенә менә шундый аңлатма бирелгән.
Ярминкә- һәр елны елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.Ярминкәдә төрле күңел ачу уеннары да була.
-Ахмадуллина Фәнисә ярминкә турында белешмә әзерләде. Аны тыңлап үтик әле.
Борынгы заманнарда, әле Казан ханлыгы чорында ук, Казанда яз көннәрендә Ташаяк ярминкәсе үткәрелгән.”Ташаяк” сүзе каян килеп чыккан соң?”Ташаяк” сүзе таштан ясалган савыт дигән мәгънәгә ия.
Идел буенда данлыклы бу ярминкәнең уртасында зур таш савыт булган.Борынгы Рус дәүләтеннән , Ираннан, Кытайдан һәм башка илләрдән килгән сәүдәгәрләр шул савытка акча салганнар.Бу акча ярминкәгә катнашу хокукы алу өчен кирәк булган.
Укучылар , мин әйткәннәр сезнең күз алдыгызга килдеме?
Димәк, ярминкә һәр елны елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.
- Ә безнең мәктәптә ярминкә үткәрелгәне бармы?
Укучылар: Әйе,бар.
Укытучы: Кайчан? Нинди ярминкә үткәрелде?Исеме ничек иде?
Укучылар: Уңыш бәйрәме уңаеннан үткәрелде.”Татлы ярминкә”.
Укытучы: Әйе,укучылар.Без бу ярминкәдән җыелган акчаларны ятимнәргә бирдек. Безнең максатыбыз байлык туплау түгел, ә ятим балаларга ярдәм итү иде.
Укытучы: Бүгенге ярминкәгә кунаклар килгән.Сезгә аларның серле тартмаларында күчтәнәчләре,табышмаклары бар.Әйдәгез, укучылар, шушы табышмакларның җавапларын табып кроссвордны чишәбез.
Экранга кроссворд чыга.
слайд.7
“Ярминкә ” җырын укучылар җырлыйлар. Тартмачылар керәләр. Шигырьләр әйтәләр.
Рәхим итеп килегез,
Тәмле сыйлар, шәп товарлар,
Сезне көтә күрегез.
Торма ишек янында.
Юмартларга мал җәл түгел.
Берни дә юк саранга.
(Укучылар тартмачыклардан табышмакларны алып укыйлар , җавабын тактага чыгып язалар.)
1. Минем ике канатым бар
Ике көмеш атым бар.
Йөгәнсез дә иярсез,
Чапсалар күз иярми.(тимераяк.)
2. Оча,юк канатлары,
Чаба, юк аяклары,
Тышта булса- өелә,
Өйгә керсә - җәелә.(кар.)
5. Үкерде дә котырды,
Бөтен җирне тутырды.(буран)
6. Килделәр осталар – балтасыз,
Салдылар күпер – тактасыз.(Суык.)
7. Ак сыер торып китәр,
Кара сыер ятып калыр.(кыш һәм җәй)
Укытучы: Укучылар,вертикаль буенча укыйк әле.Нинди сүз килеп чыкты?
Экранда җаваплары белән кроссворд чыга.
Укучылар: Ярминкә.
Укытучы: Бик дөрес ,булдырдыгыз.
Укытучы: Шушы табышмаклардан фигыльләрне табып,заманнарын билгеләп үтик әле.(дәфтәрләрдә эш.)
Фигыльләр:
Үткән заман хикәя фигыль:үкерде, котырды,тутырды, килделәр,салдылар.
Хәзерге заман хикәя фигыль:оча, чаба.өелә, җәелә, тишә, ача, үкерә, котыра,тутыра.
Киләчәк заман хикәя фигыль: китәр, калыр.
Ял минуты : “Ярминкә ” җыры яңгырый.Төрле хәрәкәтләр ясап укучылар ял итеп алалар.
Укытучы: Укучылар, экранда әкиятләрдән өзекләр бирелә.Сез ул әкиятләрнең исемнәрен атарга тиеш.
1.“Як- ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин”.
(Габдулла Тукай.”Су анасы”.)
2.Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны – артны, уңны – сулны белмичә, утын кисә.
(Г Тукай .”Шүрәле.”)
3. И сабыйлар! Эшләгез сез:иң мөкатләс нәрсә - эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
(Г.Тукай.”Эшкә эндәү.”)
Укытучы: Укучылар, бу өзекләр нинди әкияттән алынган? Кем иҗат иткән бу якиятләрне?
Укучылар: Габдулла Тукай.
Укытучы: Әйе, укучылар , бик дөрес.Мин Габдулла Тукайны тикмәгә генә исемә алмадым.Тукай үзе дә ярминкә шаһиты булган.Ул үзенең “ Исемдә калганнар” әсәрендә нәкъ без сөйләгән ярминкәне күрүен яза. Ничек сакланды икән аның күңелендә бу ярминкә?Тыңлап китик әле.
-Минвәлиева Гүзәл Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укый.(Татар халык көе яңгырый.)Укучылар, сез уку барышында фигыльләрне билгеләп барыгыз.
Укучылар: барабыз, торам, куркам, бирмәде, кайтам.
Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар, рәхмәт.
Укытучы: Укучылар,без сезнең белән бүгенге дәрестә “фигыль” сүз төркемен кабатлап үттек.Ә хәзер әйдәгез әле белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк.(компьютерда тест эшләү .)
Тест.
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а)предметның билгесен.
ә)эш – хәлне,хәрәкәтне
б)предметны.
2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
а)нинди?
ә)нишли?
. б)кем? нәрсә?
3. Фигыльне тап.
а)ашый.
ә) аш.
б) ашлы.
4. Үткән заман хикәя фигыльне билгелә.
а)уйнар, уйнаячак.
ә)уйный.
б) уйнады,уйнаган.
5. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап.
а)сөйли.
ә) сөйләде, сөйләгән.
б) сөйләр, сөйләячәк.
6. Киләчәк заман хикәя фигыльне билгелә.
а)барды, барган.
ә) бара.
б) барыр, барачак.
Укытучы: Хәзер компьютер дөрес җавап чыгара. Дөреслеген компьютердан карап тикшерик.
31-36 слайд
Ө й эше: Безнең авылда яисә тирә-як авылларда ярминкә үткәрелгәнме? Ничек аталган? Әби–бабаларыгыздан сорашып,язып килегез.
Йомгаклау. Билгеләр кую.
Укытучы: Укучылар , “Халык йоласыз булмый ” мәкаленә тагын игътибар итегез әле.
Нәрсә ул йола? (Укучылар җавап бирә)
слайд 38
Укытучы: Ә хәзер дәресебезнең икенче өлеше. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, дигәндәй, без дә сезнең белән бүген үзебезнең кулдан ясалган төрле матур-матур әйберләребезне ярминкә оештырып сатарга җыенган идек. Хәзер сатып алучылар керер һәм без әйберләребезне тәкъдим итәрбез.Җыелган акчаларны без кабат ятимнәр йортына җибәрербез. Халык килгәнче, элекке ярминкәләрдәгечә, күңел ачып алыйк әле!!!
Ярминкә башлана, сату гөрләп бара.
Укытучы: Укучылар,без сезнең белән ярминкәдә булдык.”Теле барның , иле бар”- диләр.Тел булса милләт тә яшәр, илебез дә яшәр.Һәр халыкның үз гореф – гадәтләре бар. Ярминкә дә борынгыдан килгән гореф - гадәт. Борынгыдан килгән гореф – гадәтләрне онытмаска кирәк. Без онытмасак кына милли бәйрәмнәр, телебез онытылмас .
Кушымта
Җ ыр “Ярминкә.”
Ярминкәдә карагыз.
Җаның нәрсә теләсә дә
Бөтен барны сайлагыз.
Кушымта: Ярминкә, ярминкә
Ярминкә сезне көтә. 2 мәртәбә
Ярминкәдә, ярминкәдә
Күңел ачылып китә.
Казанга ярминкәгә.
Уйнап, көлеп,җырлап, биеп,
Чын – чынлап ял итәргә.
Кушымта: шул ук.
Яхшы товар тиз үтә.
Җырлый тальян,сайрый тальян
Ярминкә дәвам итә.
Кушымта: шул ук.
Ял минуты.
Кирелергә.
Уңга – сулга сикереп әйләнергә.
Бил бегү.
Башны әйләндерү.
Кулларны билгә куеп, терсәкләрнең очларын тидереп әйләнү.
“Көлтә җыю”.
Кара – каршы кул чабу. (2 мәртәбә.)
Кул күтәрү.2 мәртәбә. (бил, җилкә,югары.)
“ Шома бас” җыры.
Кызлар җырлый.Малайлар уңга – сулга әйләнеп урыннарында бииләр.
Кушымтада: 4 тапкыр чүгәлиләр.
Малайлар җырлыйлар.Кызлар 4 тапкыр уңга – сулга итәк тотып бииләр.
Кушымтада кара – каршы килеп кызлар әйләнеп китә.
Кызлар, малайлар бергә җырлыйлар.”Су агу” һәм “көлтә” җыю була.