kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока на тему "Сложные слова"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Сложные слова" проходится в 6 классе татарскоязычной группе

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока на тему "Сложные слова"»

13.11.15. Тема: Кушма сүзләр

Максат: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм

дөрес яза белүләренә ирешү;

Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;

Туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Материал: дәреслек 51-53 нче битләр; татар теленнән эш дәфтәре

Җиһазлау: таблица, перфокарта, дифференциаль карточкалар, компьютерда тест, индивидуаль карточка, предмет рәсемнәре.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн !

I I. Яңа материал өстендә эш.

Без бүген сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләшербез?

  1. Сүзләр төрлечә ясала. Ике сүзне кушып та яңа сүз ясала. Алар кушма сүзләр дип атала. Кушма сүзләр дә ясалма сүзләргә керә. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла.


  1. Сүзлек диктанты. Укучылар сүзләрне язалар.

Аккош, алъяпкыч, карабодай, кызылтүш, көнбагыш, төнбоек


  1. Икенче тамыр я, ю, е хәрефләренә башланганда ике тамыр арасында ъ яки ь нечкәлек билгесе куела. Мәсәлән,

кулъюгыч, ашъяулык, унъеллык

берьюлы, шәльяулык, дүртьеллык


  1. Физкультминутка

Хәзер бераз ял итик ,

Тәнебезгә көч кертик .

Бер урында таптаныйк ,

Сикергәләп тә алыйк ,

Уңга , сулга күз салыйк ,

Муеннарны боргалыйк ,

Ишкәкләрне нык тотыйк ,

Беләкләрне ныгытыйк .

Кулларны алга сузыйк ,

Үткен кайчылар булыйк ,

Бер чүгәлик , бер басыйк ,

Кул тегермәне ясыйк ,

Тиз армаска тырышыйк ,

Арганнарга булышыйк

Тиешле кушма сүзләрне куй.

  1. _______________________ әкрен йөри.

  2. _______________________ - ерткыч хайван.

  3. Су буенда ______________________күп була.

  4. Күл өстендә ___________________ йөзә.

  5. Кышын безнең урманнарга ___________________ килә.

Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.


- Безнең класста кемнең исеме кушма сүздән тора?


15. Парларда эш. Бирелгән рәсемнәр арасыннан кушма сүзне билгеләргә.


16. Бер сүз - кушма сүз белән әйт:

Таш кебек каты күмер –

Илнең төп, үзәк шәһәре –

Ап-ак кош –

Ашаган азыкны эшкәртә торган әгъза –

Ашарга йөри торган йортлар –

Чәй эчәргә йөри торган йортлар –

Кояш чыгу ягы –

Кояш бату ягы –

Өстәлгә җәя торган җәймә –

Матур чәчәкле, чәнечкеле куак –

Җылы як –

Салкын як –



Татар теле. 3сыйныф.

Тема: Кушма сүзләр.

Максат:

  1. Кушма сүзләр турында белемнәрен тирәнәйтү.

  2. Кушма сүзләрдә нечкәлек билгесе (ь), калынлык билгесе (ъ) язылышы.

  3. Татар халкының гореф гадәтләре, йолалары белән таныштыруны дәвам итү.

Дәрес барышы.


I. Актуальләштерү.

Укытучы: Кешеләр бик борынгы заманнардан ук гүзәллеккә, камиллеккә омтылганнар. Үзләренең йорт – җирләрен бизәгәннәр. Киемнәрен күңелгә ятышлы итеп тегәргә тырышканнар. Киемнәрен бизәр өчен берсеннән-берсе матур бизәкләр уйлап тапканнар. Минем сорауларыма җавап бирә алсагыз, сез дә ул бизәкләрнең берничәсен бүген күрә алырсыз.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Сораулар:

1. Һәрбер тәрбияле баланың да кесәсендә була. Кулны, битне сөртү өчен кулланыла. (Кулъяулык). Рәсеме күрсәтелә, кулъяулык сүзе белән телдән бер җөмлә төзелә.

2. Салкын көннәрдә башка, яки иңбашларга ябыла. (Шәльяулык). Рәсеме күрсәтелә, җөмлә төзелә.

3. Өстәл өстенә җәелә торгар җәймә. (Ашъяулык). Рәсеме күрсәтелә, җөмлә төзелә.

4. Ризык әзерләгәндә алга бәйләнә. Олырак яшьтәге хатын-кызлар аны Һәркөнне бәйләп йөриләр. (Алъяпкыч). Рәсеме күрсәтелә, җөмлә төзелә.

ΙΙΙ. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә эш. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН.

Укытучы: Нинди матур рәсемнәр! Хәзер шул рәсемнәрне белдергән сүзләрне үзегез төзеп карагыз әле. (Төркемнәргә ъ билгесе, ь билгесе һәм тамыр сүзләр язылган карточкалар куела: аш, ал, ъ, кул, ъ, ь, ь, яулык, яулык, шәл, япкыч, яулык, ъ, ь)

Тикшерү: Һәр төркемнән берәр укучы башта җавабын кычкырып әйтә, аннары тактада яза. (бу язуларда ь билгесе, ъ билгесе язылышында хата булырга мөмкин. Балалар такта янында эшләгәндә башка укучыларга сораулар:

  • Әлеге сүзләрдә нинди уртаклык бар?

Көтелгән җаваплар:

  • Рәсемнәрдә бизәкләр бар;

  • Хуҗалыкта кулланыла;

  • ъ, ь билгесе языла;

  • сүзләр 2 тамырдан кушылып ясалган.


Ныгыту:

1. Андый сүзләр ничек дип атала? (кушма сүзләр дип атала),

2. Сүзләрнең тамырлары билгеләнә.

Проблемалы сорау: кулъяулык, шәльяулык, ашъяулык, алъяпкыч сүзләрендә ъ яки ь билгесе язаргамы? (тактадагы һәм төркемнәрдәге эшләр тикшерелә).

  1. Нәтиҗәләр буенча кагыйдәне балалар үзләре әйтергә тиеш:

Кагыйдә:

Тартыкка беткән тамыр сүзгә е, ю, я хәрефләреннән башланган сүз кушылып, кушма сүз ясалса һәм беренче өлеше калын әйтелешле булса – ъ билгесе, нечкә әйтелешле булса, ь билгесе языла.

- Без бүген нәрсәләр өйрәндек? Ничек эшләдек?

Проблемалы сорау:

Укытучы: Ни өчен аккош һәм көнчыгыш сузләрендә ь яки ъ билгесе язылмый, ә көньяк, аръяк сүзләрендә языла?

Бу сорауга җавапны уйлый торыгыз, ә киләсе дәрестә без аны белербез. Ә хәзер күңелле ял минутларын дәвам итәрбез.

Парларда эш.

Укучылар каршыларына куелган алъяпкыч, кулъяулык, шәльяулык, ашъяулык үрнәкләрен бизәп, килгән кунакларга матур сүзләр әйтеп бүләк итәләр. Өлгеләргә алдан кисеп куелган милли орнаментларны клей белән ябыштыралар. Бу эш куңелле музыка астында бара.

VI. Йомгаклау.



Тема: Кушма сүзләр

Дидактик  максат: Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру.

Кушма сүзләрнең ясалыш     үзенчәлеген һәм бер мәгънә     белдерүен                                                                                                              төшендерү. Аларның һәрвакыт кушылып язылуын әйтеп  сүзтезмәдән аерып алырга өйрәтү.

Үстерелешле максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Фикерләрне төгәл,

дәлилләп әйтергә өйрәтү. Дөрес җөмләләр белән җавап бирүләрен таләп итү,күнегүләрнең биремнәрен  аңлап укып эшләргә өйрәтүне дәвам иттерү.

Тәрбияви максат:  Укучыларда бер-беренә ярдәмләшү сыйфатын булдыру.

Кулланылган чыганаклар: Дәреслек. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен  дәреслек.(татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.Казан. “Мәгариф” нәшрияты,2010.

 Электрон  һәм акбур тактасы; эш дәфтәрләре; контроль үлчәү материалы (карточкалар)

 Дәрес төре:Яңа белемнәрне ачу.

        Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.   

1.Уңай психологик мохит тудыру.

Укытучы.Хәерле көн,укучылар. Бер-беребезгә карап,елмаешып, уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.

Көтелгән эш:

Балалар бер-берсенә теләкләрен җиткерәләр. Мисал өчен, уңышлы эш телим, “5”ле алуыңны телим. Укытучы: (күзләре белән һәркемгә сөеп карап) мин дә сезгә тел ачкычлары,  дустанә һәм уңышлы эшчәнлек телим.

Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар,  кушымча ялгану ысулын искә төшерик әле.Бу ысул белән нинди сүз төркемнәре ясала?


Көтелгән эш һәм җавап: Төркемдә киңәшеп, дәреслек һәм дәфтәрләреннән файдаланып искә төшерәләр.

Электрон тактада

Бу ысул белән исемнәр, сыйфатлар,рәвешләр,фигыльләр ясала

Мисал. Исем- тимер-че

Сыйфат-кич-ке

Рәвеш- дуслар-ча

Фигыль- рух-лан

Укытучы: ясагыч кушымчалар сүзләргә ничек ялганалар?

Көтелгән эш һәм җавап: Төркемдә киңәшеп, дәреслек һәм дәфтәрләреннән файдаланып искә төшерәләр.

Укучы: ясагыч кушымча сүзнең тамырына яки икенче бер ясагыч кушымчадан соң ялгана.шат-лык,шат-лык-лы.

Кайбер сыйфат яки рәвеш ясагыч кушымчалар модальлек һәм бәйләгеч кушымчаларга ялганырга мөмкин.

-Укучылар әйдәгез өй эшен тикшереп китик әле.Өй эше буенча сораулар юкмы?Барлык укучыларда эшләдеме?Әйдәгез,алайса тикшерүне башлыйк.Өй эшенә нәрсә бирелгән иде.Төркемнәрдә иң яхшы эшне  ачыклагыз.

 

3). УМ кую ситуациясе.

Укытучы: -Бүгенге дәресне табышмак әйтешүдән башлыйк әле ,кем зирәк ,тапкыр икән һәм дәрескә УМ билгелик әле

- Аягын-башын яшерә

  Таш күлмәк эченә (ташбака)

-Таяк

Таяк башында табак,

Табак эчендә кибет,

Кибет эчендә ике мең егет. (көнбагыш)

-Аягы суда,башы көндә.(төнбоек)

-Ак яулыгын ябынган

Башына ут кабынган (гөлҗимеш)(слайдта башта сүзләр,аннары рәсемнәр чыга)

Укытучы:Укучылар игътибар белән карагыз әле ташбака,көнбагыш,төнбоек,гөлҗимеш нинди сүзләр икән алар?

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп сүзләрне укыйлар

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый тулыландырырга әзерләнә.

1төркем. Кушма сүзләр.

Укытучы: Ни өчен кушма сүзләр дисез?

2 төркем. Алар кушылып язылалар,бер мәгънә белдерәләр.

Укытучы:Кушма сүзләр нинди сүзләр булды инде?

1 төркем.Кушма сүзләр ике сүз кушылып бер мәгънә белдерүче сүзләр.

Укытучы. Димәк , бүген без дәрестә кушма сүзләр һәм аларны  сүз тезмәдән аерырга өйрәнербез.

 

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

                                 Кушма сүзләр

 II. УМ адымлап чишү.

Укытучы:Моның өчен әйдәгез тактадагы җөмләләргә игътибар итик.(слайдта)

- Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп җөмләләрне укыйлар

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

Укучы: Биектау авылы тирәсендә биек таулар юк.

Укытучы:Дөрес.Ә хәзер Биектау һәм биек таулар сүзләренә игътибар итик.Мәгънәләре буенча чагыштырыйк.

Укучы:Биектау-бер авыл исеме,биек таулар-аерым мәгънә белдерәләр,

Укытучы:сорау куеп карыйк.

Укучы:-Биектау-бер сорау куела-нәрсә? биек таулар ике сорау куела-нинди?нәрсәләр?

Укытучы: Ә хәзер бу эшне икенче җөмлә өстендә дә эшләп карыйк.Җөмләне укып чыгыйк.

Укучы:Актырнакның төсе кара,алгы тәпиендә генә ак тырнагы бар.

Укытучы:Беренче мәгънә белдерүен чагыштырыйк.

Укучы:Актырнак бер җан иясенең исемен белдерә-эт исеме.Ак тырнагы- ике сүз аерым-аерым мәгънә белдерә.

Сорау куеп карасак.Актырнак –нәрсә?-бер сорау куела.Ак тырнагы- нинди?нәрсәсе? ике сорау куела.

Укытучы:Өченче җөмлә өстендә бу эшне дәвам итик.Җөмләне укып чыгыйк әле.

Укучы:Өчпочмакның өч почмагы була.

Укытучы:Кайсы сүзләргә игътибар итәргә кирәк?

Укучы:Өчпочмакның һәм өч почмагы.

Укытучы:Нәрсә соң ул өчпочмак ?Ничә сорау куела?

Укучы:Бер.Өч почмагына сорау куйсак.Ничә?Нәрсәсе?

Укытучы:Дөрес.Мәгънәләрен чагыштырыйк,ничә мәгънә белдерә икән?

Укучы:-Өчпочмакның-бер предметны белдерә.Ә өч почмагы ике сүз аерым-аерым мәгънә белдерә.

Укытучы:Хәзер без караган сүзләр:Биектау,биек тау,Актырнак, ак тырнагы,өчпочмак,өч почмагы сүзләренең әйтелешенә игътибар итик.Сүзләрнең кайсы иҗекләренә басым төшә икән?

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп сүзләрне укыйлар

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

Укучы:Биектау,Актырнак,Өчпочмак кебек сүзләр бер басым белән әйтеләләр.Ә биек тау ак тырнагы, өч почмагы,сүзләр тезмәсенең һәр икесенә дә басым төшә.

Укытучы.Дөрес,әйдәгез бергәләп нәтиҗә чыгарыйк. Электрон тактада  һәм эш дәфтәрләрендә: 

Модель

       кушма сүз

  сүзтезмә

билгеләмәсе

1.Бер предмет яки төшенчә белдерә

билгеләмәсе

1.Аерым-аерым мәгънә белдерә

2.Бер басым белән әйтелә

2. Ике басым белән әйтелә

3.Бер сорауга җавап бирә

3.Һәр сүзгә аерым сорау куела

4.Кушылып языла

Мисал. Өчпочмакның

4.Аерым языла

Мисал.         Өч почмагы

 Укучылар хәзер,әйдәгез,  белемнәребезне ныгытып мөстәкыйль эш эшләп алыйк.  

Мин җөмләләр яздырам.Игътибар белән тыңлыйбыз.Дөрес итеп утырдык.

- 1)Әйдүкнең эте кара борынлы.

 2)Шуңа күрә Әйдүк аны Караборын дип атый.

3) Өйалдында чиләк белән су тора.

4)  Безнең өй алдында нарат үсә.

Үзбәя өчен критерий:

 Көтелгән җавап. Кушма сүзләр булган җөмләләр: 2, 3

 сүзләр тезмәсе булган җөмләләр: 1, 4

Дәрестәге танып белү эшчәнлеге оештырылуның  торышын ачыклау максаты  белән “2” һәм “3” билгеләре алучылар ачыклана.

Укытучы. 322 нче күнегүне эшлибез. Илнур,биремне укы әле.

Укучы. Укыгыз.Кушма сүзләрне табып,кайсы сүз төркеменә керүен әйтегез.Кушма сүзләр нинди сүзләрдән тора?

 

Укытучы.  кушма сүзләрне чыганак сүзтезмәләре белән язып куярбыз.  

Көтелгән җавап:

 -Алмагач- алма агачы,

 ишегалды- ишек алды

Юкагач- юкә агачы

Тәбикмәк- таба икмәге

 Быел- бу ел

Бүген- бу көн

Укучы: Сүзләр озак вакытлар бергә куллану нәтиҗәсендә, кайбер тезмә сүзләрдән кушма сүзләр барлыкка килгән.

     

Хәзер кушма сүзләрне үзебез төзеп карыйбыз,карточкаларда эшлибез.

Карточка.

       1 төркем

   2төркем

    3төркем

  4 төркем


төн

борын

баш

кем

көн

яулык

бер

яулык

ун

чыгыш

һич

баш

төн

як

күп

сөяр

кара

ике

ун

борын

аш

еллык

кул

наз

боз

боек

озын

аяк

ар

як

ил

юлы

бил

бау

оек

ваткыч

бер

япкыч

гөл

еллык

көн

ваткыч

тимер

тугыз

ал

як

ил

йөзем

Көтелгән җаваплар: 1төркем.Төнбоек,Караборын,унике,бозваткыч,билбау,көнчыгыш

2 төркем. Башваткыч,һичкем,унтугыз,озынборын,оекбаш,тимераяк

3 төркем. Көньяк,төньяк,ашъяулык,аръяк,берьеллык,алъяпкыч

4 төркем. Берьюлы,күпьеллык,кулъяулык,Илсөяр,Гөлйөзем,Илназ.

Үзбәя  өчен критерий:

  6 дөрес җавап –“5”

   5 - 4 дөрес җавап – “4”

    3  -  дөрес җавап –“3”

   дөрес җавап 2 һәм аннан да кимрәк  –“2”

3 нче төркемдәге сүзләрнең язылышын аңлатыйк әле.Язылышта нинди үзенчәлек бар?

Укучы: Ике сүз арасында ь яки ъ хәрефе куела.

Кушма сүзләрдә я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә,аеру билгесе буларак кулланыла.

Укытучы: Яхшы .4 нче төркем  кушма кеше исемнәре ясады Хәзер Гөл һәм Ил дән башланган исемнәрне язарбыз.1,2 нче төркем –Гөл гә, 3,4 нче төркем- Ил гә.Кем күбрәк язар икән? (1,2 нче,3,4 нче төркем алмашлап сорау ярыш формасында).Җиңүче төркем билгеләнә.

 III. Рефлексия, бәя этабы.  

  1. Рефлексия Укытучы. Укучылар, дәрескә рефлексия ясыйбыз.

(« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?» сорауларына җавап бирү.)

Көтелгән эш һәм җаваплар. Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп дәрестәге эшчәнлекне кабат күздән кичерәләр.  Дәфтәр, тактадагы модель, дәреслек кулланышта. Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый тулыландырырга әзерләнә.

1 нче төркемнән берәү: Бүген,без дәрестә кушма сүзләрне өйрәндек.  

2 нче төркемнән берәү:Шулай ук кушма сүзләрне сүзтезмәдән аерырга өйрәндек

Укытучы:  Өстәмәләр, тулыландырулар булырмы?  (Пауза ясый)

3 нче төркемнән берәү:   Билгеләмә  әйтелмәде.

1.Бер предмет яки төшенчә белдерсә,бер басым белән әйтелсә,бер сорауга җавап бирсә кушма сүз була,ул һәрвакыт кушылып языла

Мисал. Өчпочмакның

2..Аерым-аерым мәгънә белдерсә, ике басым белән әйтелсә,һәр сүзгә аерым сорау куелса, ике яки берничә мөстәкыйль сүздән торса сүзтезмә була һәм ул аерым языла. Мисал. Өч почмагы

Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Үзбәя критерийлары:

Электрон журналга билгеләр кую.

  1. Өй эшләре тәкъдим итү.

  • Мәҗбүри эш:  323 нче күнегү.

  •  Ярым иҗади бирем (ирекле).  Әдәби әсәрдән кушса сүзләр кергән 3 мисал язып килергә.

         Укытучы. Дәрес тәмам.  Укучылар,сезгә дәрес өчен зур рәхмәт. Чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.            




Тема: Кушма сүзләр

Максат: укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру; аларның язылу үзенчәлекләрен үзләштерү; ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә ирешү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында  белем күнекмәләрен ныгыту, үстерү.

Башкалар турында да кайгырту, киң күңеллелек, толерантлык хисләре тәрбияләү, коллективта эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, дидактик материал, сүздәр язылган карточкалар, слайдлар.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәрес барышы:

  • Исәнмесез, укучылар, хәерле көн!

  • Бер-берегезне сәламләгез.  Без бүген белемнәребезне бергәләп, төркемнәрдә үзләштерербез.

  • Бүген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

Укытучы: “Тел” дигән дәрья бар

                    Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

                    Белгәннәр чумып алыр,

                    Белмәгәннәр коры калыр.

  • Мин дә сезне тел дәръясына чумып андагы серләрне, хәзинәләрне табарга чакырам.

  • Укучылар, сүзләрнең нинди серләре бар икән? Экранга карагыз.

1 нче слайд.           15+14   ничә була?

2нче слайд.           [Б] авазына [А] авазын кушабыз. Нәрсә килеп чыга?

3 нче слайд.          КА иҗегенә  ЛА иҗеген  кушабыз. Нәрсә килеп чыга?

  • Кала сүзе русча ничек була?

Экранга Казан шәһәре сурәтләнгән рәсем чыгарыла. Рәсем астына: “Казан каласы –  Татарстанның башкаласы”,- диеп язылган.

- Бу җөмләдә кала сүзенең мәгънәсе ничек була? Бу сүзне русча әйтегез.

  • Әйе, укучылар кала сүзе ике мәгънә белдерә.

  • Башкала сүзен аңлыйсызмы? Русча ничек була ул сүз?

  • Ул нинди сүзләрдән ясалган?

  • (Баш һәм кала сүзләреннән ясалган.)

  • Димәк, укучылар, башкала сүзе ничек ясалды?

Игътибарларын тактадагы схемага юнәлтәм.

БАШ + КАЛА

  • Укучылар, ә барлык сүзләрне дә бер-берсенә кушып буламы икән? Кушкач нәрсә килеп чыга?  Беләсегез киләме?

  • Моны белер өчен төркемнәргә конвертлар бирелгән. Һәр төркемнең беренче № ы конверарны ачыгыз.Конверт эчендә 10 сүз бар. Бу сүзләрне кушып яңа сүзләр ясый алырсызмы икән? Сезнеңчә, кайсы сүз нинди сүз белән парлашыр? Таләп шундый: сүзләрне парлаштырганда, аларның мәгънәсе булырга тиеш. Кайсы төркем күбрәк сүз ясый – шул төркем җиңүче була.

  • Хәзер һәр укучы 2 сүзне берләштереп, кәгазъләрне ябыштырып         1 сүз төзи. Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.

  • Вакыт бетте. Нинди сүзләр килеп чыкты? Һәр төркемнән 2 нче номерлары сүзләрегезне күрсәтегез һәм укыгыз.

Экранга   ИТТАРТКЫЧ, ТАШБАКА, КӨНБАГЫШ, АККОШ    сүзләре чыга.

  • Зәринә, укы.

  • Ә бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлыйсызмы?

  • Нәрсә дигәнне аңлата?

  • Русча ничек була?

  • Нинди сүзләрдән тора?

  • Татар телендә 2 сүз кушылып ясалган сүзләр дә була икән.

  • Ә рус телендә мондый сүзләр буламы?

  • Андый сүзләр ничек атала?

  • Кем андый сүзләр белә, мисаллар китерегез.

  • Бу сүзләр ничек ясала? (Сложные слова)

  • А сложные слова как пишутся?

  • Вместе пишутся татарча ничек була?

Тема эранга чыга:

КУШМА СҮЗЛӘР

  • Нәтиҗә ясыйбыз. Татар телендә кушма сүзләр ничек ясала?

  • Ике тамыр кушылып ясала.

  • Алар ничек язылалар?

  • Кушылып язылалар

  • Дәреслекнең 57 нче битен ачыгыз, тикшерегез, чынлап та, кушма сүзләр турында без дөрес әйттекме икән?

  • Кагыйдәне бергәләп кычкырып укыйбыз.

  • Балалар, безнең фикеребез дөрес булганмы? Килешәсезме?

  • Әйтегез әле, бу сүзләрне белү нәрсә өчен кирәк?

  • Бу сүзләрне белү аларны дөрес язу өчен һәм сөйләмдә дөрес куллану өчен кирәк.

  • Без бүген дәрестә кушма сүзләр турында өйрәнербез, аларның дөрес язылышларын истә калдырырбыз.

  • Ә хәзер беренче төркем белән икенче төркем; өченче төркем белән дүртече төркем  эшли. Беренче төркемнең өченче номеры куша сүзләренең башын әйтә, ә  икенче төркемнең   өченче номеры әйтеп бетерә. Шулай ук өченче төркемнең өчнче номеры кушма сүзләренең башын әйтә, ә  дүртенче төркемнең   өченче номеры әйтеп бетерә.

  • Яхшы. Алга таба бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. Һәр укучы бер кушма сүз белән бер җөмлә төзи. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

  • Һәр төркемнең дүртенче номеры башлый. Бер-берегезгә төзегән җөмләләрегезне хәбәр итегез.

Физкультминут.

Дәреслек белән эш.

 -      Ә хәзер, укучылар, күнегүләр ярдәмендә кушма сүзләр турында белемнәребезне ныгытырбыз. Дәреслекнең 57 нче битен ачыгыз, 131нче күнегүне  табыгыз. Биремне Алмаз укый.

- Әйе, бу сүзләр нинди мәгънәле кисәкләрдән тора икән? Беренче сүзне үзем әйтәм. Ташкүмер – таш һәм күмер. Сез дәвам итегез, Һәр төркемнең беренче номеры  икешәр сүз укый.

- Укучылар, барлык сүзләрнең дә мәгънәләрен аңладыгызмы?

- Чуерташ (ташбака, елъязма, башваткыч) русча ничек була?

Уен. Смарт тактада.

- Кушма сүзләр татар телендә дә, рус телендә дә бик күп. Ә менә 132 нче күнегүдәге җөмләләрдән кушма сүзләрне таба алырсызмы икән? Күнегүне күчереп языгыз, кушма сүзләрнең асларына сызыгыз.

- Нинди сүзләр таптыгыз?

- Экранга карыйбыз. анда табышмаклар бирелгән. Шул табышмакларга җаваплар эзләрбез.

- Без бүен дәрестә нинди сүзләр турында өйрәндек?

- Кушма сүзләр  ничек ясалалар?

- Алар ничек язылалар?

- Хәзер, укучылар, үз белемнәребезне бәялибез.

- Яхшы, рәхмәт!

- Дәрестә актив булдыгыз, тырышып эшләдегез. Мин сездән канәгать.

Билгеләр куела.

  • Дәрес бетте. Сау булыгыз.





Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру (15минут);

1.Дәресне оештыру (2 минут);

- Исәнмесез, укучылар, хәерле иртә. Бер-берегезгэ елмаю бүлэк итик тә дәресебезне башлап жибәрик.

Дәресебезне Каюм Насыйри сүзләре белән башлап җибәрәсем килә: “Әй улым! Һөнәрләрнең иң күркәме – сүз һөнәредер. Шуны аңла һәм матур сөйләшергә өйрән, һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, сыйныфташыгызга ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

2) Өй эшен тикшерү (3 минут)

1. Укучылар, без бүген дәрестә алган яңа белемнәребезгә таянып, төрле күнегүләр эшләрбез һәм белемнәребезне бәяләрбез. Сезгә өйдә кагыйдәләрне искә төшереп, кабатлап килергә кушылган иде. Өй эшен тикшерү өчен, түбәндәге башваткычны чишәрбез. Нинди тема өйрәнә башлаган идек әле? 

Кушма сүзләр ясарга, алар белән җөмләләр төзергә

1нче төркем

2 нче төркем

ак

туй

боек

күмер

җимеш

агач

яулык

Идел



тамыр

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

ясалма

 

 

 

.

 

.

 

 

 

 

кушма

 

 

.

 

 

 

.

 

 

 

парлы

 

.

 

 

 

 

 

.

 

 

тезмә

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

кыскартылма

.

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

-Укучылар, без бүген дәрестә алдыбызга куелган максатка ирештекме? Нәрсәләр аша ирештек?  Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә ошадымы?

Кушма сүзләр ясарга, алар белән җөмләләр төзергә

1нче төркем

2 нче төркем

ак

туй

боек

күмер

җимеш

агач

яулык

Идел




Тикшерәбез. (аккош, сабантуй, төнбоек, ташкүмер, гөлҗимеш, алмагач, кулъяулык, Агыйдел)


2) Кызлар Гөл тамырыннан, малайлар Ил тамырыннан яңа исемнәр төзиләр,

5 әр исем уйлыйсыз. (2 минут)

 
































































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока на тему "Сложные слова"

Автор: Гульназ Ханифовна Насертдинова

Дата: 14.03.2024

Номер свидетельства: 647129

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(108) "Конспект урока на тему "Сложные слова. Сложение двух основ"."
    ["seo_title"] => string(64) "konspiekt_uroka_na_tiemu_slozhnyie_slova_slozhieniie_dvukh_osnov"
    ["file_id"] => string(6) "348039"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1476110006"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(142) "Конспект урока русского языка по теме "Знакомство с понятием "сложные слова"." "
    ["seo_title"] => string(82) "konspiekt-uroka-russkogho-iazyka-po-tiemie-znakomstvo-s-poniatiiem-slozhnyie-slova"
    ["file_id"] => string(6) "232479"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442850368"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(97) "Конспект урока русского языка на тему "Сложные слова""
    ["seo_title"] => string(57) "konspiekt-uroka-russkogho-iazyka-na-tiemu-slozhnyie-slova"
    ["file_id"] => string(6) "257869"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1448391949"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(115) "Конспект урока русского языка в 3 классе на тему "Сложные слова""
    ["seo_title"] => string(69) "konspiekt-uroka-russkogho-iazyka-v-3-klassie-na-tiemu-slozhnyie-slova"
    ["file_id"] => string(6) "257871"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1448392110"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(113) "Конспект урока на тему "Сложные слова в текстах разных стилей""
    ["seo_title"] => string(63) "konspekt_uroka_na_temu_slozhnye_slova_v_tekstakh_raznykh_stilei"
    ["file_id"] => string(6) "473996"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1529598328"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства