3. Яңа теманы аңлату | Фонетик зарядка. -Укучылар, әйдәгез әле, фонетик зарядка ясап алыйк. (Сүзләрне укучылар укытучы артыннан кабатлап укыйлар). Чәкчәк, бәлеш, алма, өчпочмак, ипи, чөгендер, кишер. -Укучылар, ә хәзер әйдәгез әле, шушы сүзләр ярдәмендә сүзтезмәләр, җөмләләр төзик. (3 мисал тыңланыла). -Укучылар, дәресебезнең темасын белү өчен мин сезгә “Хәрефләрне җый” уенын тәкъдим итәм. Шушы сүзләр арасында кызыл белән бирелгән хәрефләр бар шул хәрефләрдән сүз төзергә кирәк. -Укучылар, кем әйтә нинди сүз килеп чыкты? -Нәрсә соң ул килеш? Кем белә? -Беләсегез киләме? -Ә хәзер укучылар тактада бирелгән җөмләләрне укыйк әле? Беренче багана 1)Бу – минем әни. 2)Әнинең сумкасы яңа. 3)Әнигә чәчәк бирдем. 4)Мин әнине яратам. 5)Әнидән алма сорадым. 6)Әнидә тәмле кәнфит бар. Икенче багана. 1)Бу апа – матур. 2)Апаның итәге озын. 3)Апага бүләк бирдек. 4)Мин апаны котладым. 5)Ападан дәфтәр алдым. 6)Апада кызыклы китап бар. -Укучылар, карагыз әле, беренче баганадагы сүзләргә нинди кушымчалар ялганган? Ә икенче баганадагы сүзләргә нинди кушымчалар ялганган? -Ни өчен? -Дөрес, укучылар, беренче баганадагы сүзләр нечкә, ә икенче баганадагы сүзләр калын. Димәк, без сезнең белән нинди нәтиҗә ясыйбыз? -Укучылар, бу җөмләләрдә кайсы сүзләр кабатлана?Әйдәгез әле, бу сүзләрне аерып язып алыйк, сораулар куеп кушымчаларын билгелик. -Ә кем әйтә әниһәм апасүзләре нинди сүз төркеменә керә? -Кушымчалар нишли? -Рус теле дәресендә сез исемнәрне аффикслар ярдәмендә үзгәртәсезме? Сүзләрне төрләндерәсезме? -Рус телендә бу эшне сез ничек дип атыйсыз? -Димәк, килешнең нәрсә икәнен кем әйтә? -Димәк, без бүген дәрестә нинди темага сөйләшәчәкбез инде? -Дәрестә нәрсәләр эшлиячәкбез? Презентация. -Балалар, әйдәгез әле, хәзер таблица ярдәмендә килеш исемнәрен, сорауларын, аффиксларын карыйк. Татар телендә килешләр язуда кыскартып(сокращенно) бирелә. Таблица өстендә эш.-Укучылар, дәреслекнең 89 нчы битен ачыгыз. Сезнең анда килешләр күрсәтелгән таблица бар. Игътибар белән карап алыгыз. -Татар телендә ничә килеш бар? -Кушымчалар ни өчен үзгәртелә? -Бергәләп укучы, мәктәпсүзләрен төрләндерик. (Укучылар эшли, тикшерәбез). -Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганды? -Ни өчен? -Әйе. Физкультминутка. -Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. 1.Карточкалар белән эш. Укучыларда карточкалар таратыла. -Укучылар, сезнең алда карточкалар ята. Бу карточкаларда килешләр белән төрләнгән исемнәр бирелгән. -Укучылар, карагыз әле, сыйныфта килешләр язылган карточкалар эленгән, сез сүзләрегезнең килешләрен билгеләгез һәм тиешле килеш астына басыгыз. ӘТИ, БАБАЙ сүзләре бирелә. -Сез нигә әлеге килешне сайладыгыз? Фикерләшегез. Посоветуйтесь. Почему вы выбрали именно этот падеж. 2. Диалог белән эш. (Телефоннан сөйләшү). -Укучылар, сезнең алда карточкалар ята. Анда диалог язылган. Диалогны парларда игътибар белән укыгыз, килеш сораулары һәм җаваплары бар асларына сызыгыз. -Алло, исәнмесез Сания апа! -Исәнмесез! Бу кем? -Бу – Айрат. Сания апа, миңа Шамиль кирәк иде? -Ул юк әле. -Ә ул кайда? -Шамиль мәктәптә.Кайткач шалтыратыр. -Ярар, рәхмәт, саубулыгыз. Диалогны парларда укыту | Фонетик зарядка. Сүзләрне укытучы артыннан кабатлап укыйлар. Чәкчәк, бәлеш, алма, өчпочмак, ипи, чөгендер, кишер Сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзиләр. Укучылар сүзләр төзеп карыйлар. -Җөмләләрне укыйлар. -Нечкә кушымчлар һәм калын кушымчалар. -Укучыларның җаваплары тыңлана. -Нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар, калын сүзләргә калын кушымчалар ялгана. Сүзләрне аерып язып алалар һәм кушымчаларын билгелиләр. (Такта янында эшлиләр). Әни, әнинең, әнигә, әнине, әнидән, әнидә. Апа, апаның, апага, апаны, ападан, апада. -Исем. -Үзгәрә.(меняются) -Әйе. -Изменение по падежам. -ПАДЕЖ -Килешләр турында сөйләшәчәкбез. -Җөмләләр төзибез, исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнәбез. (Предложения составлять и склонять слова по падежам). -6 килеш бар. -Җөмләләрне дөрес язар өчен. Калын һәм нечкә Чөнки укучы сүзе калын, ә мәктәп сүзе нечкә. 1.Карточкалар эшлиләр. -Без, бу килешне сайладык чөнки........ 2. Диалог белән эш. -Алло, исәнмесез Сания апа! -Исәнмесез! Бу кем? -Бу – Айрат. Сания апа, миңа Шамиль кирәк иде? -Ул юк әле. -Ә ул кайда? -Шамиль мәктәптә.Кайткач шалтыратыр. -Ярар, рәхмәт, саубулыгыз. Диалогны парларда укыйлар. | П: танып-белү максатын аерып мөстәкыйль рәвештә ачыклау һәм формалаштыру; аңлап уку; кирәкле информацияне табу. К: укытучыһәм сыйныфташларыбелән теләктәшлектәбулу ; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларынакитереп формалаштыру. Р: максатбилгеләү. |