kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше" дигән темага 3 класс өчен дәрес планы. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.»

Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.





















Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.

3 класс.















Төзеде: Чат башлангыч мәктәбе укытучысы

Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.

Максат: 1) исем темасы буенча өйрәнгән белемнәрен искә төшерү; исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнешен аңлату, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру; 2) иҗади фикерләү сәләтен, танып-белү активлыгын үстерү; 3) эшкә мәхәббәт тәрбияләү.

  1. Оештыру.

  1. Исәнләшү.

  2. Өй эшен тикшерү

  3. Матур язу

  1. Актуальләштерү.

  1. Ребус чишү.


  • Нәрсә ул исем?

  • Сүз төркеме.

  • Исем нинди сорауларга җавап бирә?

  • Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.

  • Исем дип нинди сүзләргә әйтәбез?

  • Предметны белдергән сүзләргә.

  • Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

  • Зат, сан һәм килеш белән төрләнә.

  • Татар телендә ничә килеш бар?

  • Алты килеш бар. (Килешләрне сораулары белән искә төшерү)

  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Ә хәзер табышмак укыйбыз.

Көндә бар, төндә юк,

Кояшта бар, Айда юк.

  • Нәрсә ул?

  • К хәрефе.

  • Ә хәзер исемнәргә сораулар куегыз.

  • Көндә (кайда?), төндә (кайда?), кояшта (кайда?), айда (кайда?).

  • Предметның нәрсәсен белдерә?

  • Предметның урынын белдерә.

  • Нинди килеш була?

  • Урын-вакыт килеше.

  • Без бүген нинди килешне өйрәнербез?

  • Урын-вакыт килешен өйрәнәбез.

  • Димәк, урын-вакыт килеше нинди сорауларга җавап җавап бирә?

  1. Дәреслектән кагыйдә уку.

Урын-вакыт килешендә урын мәгънәсен белдергән исемнәргә кайда? , вакытны белдергән исемнәргә кайчан? сораулары куела. Кайда? – урманда, мәктәптә, кайчан? – мартта, майда.

  1. 134 нче күнегү – сынамышны хәтердән язабыз. Урын-вакыт килешендәге исемнәрне үрнәктәгечә тикшерәбез.

Үрнәк: каенда – уртаклык исем, берлек санда, кайда? соравына җавап була, урын-вакыт килешендә.

Эшләрне алмашып тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз.

  1. 135 нче күнегү – ребусларны чишәбез. Җавапта килеп чыккан исемнәрне тактада килеш белән төрләндереп язабыз.

  2. Ял минуты.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

IV. Белемнәрне ныгыту.

  1. Ә хәзер уен уйнап алабыз. Мин сүзләр әйтәм. Ә сез урын-вакыты килешендәге сүзләрне әйткәндә утырасыз, ә башка килештә килгән сүзләргә басасыз.

Мәсәлән: агачлар, кышны, китапта, дәфтәрнең, авылда, дуска, капканың, юлга, күршедә, апаны, абыйның, әнигә, урманда һ.б.

  1. Мәкальләрдәге исемнәргә урын-вакыты килеше кушымчаларын өстәп язарга.

Сүз... мактанма, эш... мактан.

Акча бакча... үсми.

Эш беләк... түгел, теләк... .

Эш - акча... , гөл – бакча... .


  1. Тикшерү эше. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә

  2. 1. УРМАНГА

2. БАЛАНЫ

3. ДИВАНДА

4. АПАДАН

5. АВЫЛДА

6. АКЧАНЫҢ

7. БАЛАН

8. УРАМНЫ

9. БОЛЫННАН

10. КОШ

  1. “Кыш” исемле рәсем буенча җөмләләр төзегез. Урын-вакыт килешендәге исемнәргә сораулар куегыз.

  2. Исемнәргә урын-вакыт килеше кушымчаларын өстәп языгыз.

Кемдә?

Кайда?

Апа -

Актаныш -

Әти -

Дәфтәр -

Туган -

Ручка -

Азат -

Өй -

Укытучы -

Мәктәп-


  1. Рефлексия.

  1. Без бүген нинди килеш турында сөйләштек?

  • Ул нинди сорауларга җавап бирә?

  • Нинди кушымчалар ялгана?

  1. Билге кую.

  • Кемгә нинди билге куябыз?

  1. Өй эше.

а) Кагыйдә ятларга – 73 бит;

б) 133 нче күнегү – 72 бит.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.

Автор: Бадертдинова Зугра Баязитовна

Дата: 12.05.2017

Номер свидетельства: 414873


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства