kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку "Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше. Баш килеш"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по татарскому языку " Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше. Баш килеш " 3 нче сыйныф

Максат: Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?нешен ?йр?н?;

Баш килешт?ге исемн?рне? телд?н ??м язма с?йл?мд? куллану к?некм?л?рен булдыру;

??мл?д? с?зл?рне тиешле т?ртипт? урнаштыру к?некм?л?рен ныгыту;

Укучыларны дуслыкны? кадерен белерг? ?нд??.

?и?азлау: д?реслек, аудиотасма,  р?сем-карточкалар, 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку "Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше. Баш килеш" »



Тема:Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Баш килеш.

Максат:1)Исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү;

2)Баш килештәге исемнәрне язма һәм телдән сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту;

3) Җөмләдә сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштыру күнекмәләре өстендә эшләү;

4)Укучыларны дуслыкның кадерен белергә өндәү.


Метод һәм алымнар:укытучы сүзе, аңлату-күрсәтү,мөстәкыйль эзләнү, күнегүләр эшләү

Дәреснең тибы: кереш.

Җиһазлау:дәреслек, рәсем-карточкалар,таблица, аудиоязма.


Дәрес барышы

I Оештыру моменты:

1.Укучылар белән исәнләшү;

2.Дежур укучы белән әңгәмә;

3.Һава торышы турында әңгәмә кору.


II Актуальләштерү:

1.Таблица белән эш;

Килешләрне,килеш сорауларын кабатлау.

-Үткән дәрестә без нинди теманы өйрәндек, укучылар?

-Исемнәрнең килеш белән төөрләнүен өйрәнә башладык.

- Татар телендә ничә килеш бар?

-Алты.

Таблица ярдәмендә сорауларны,килеш исемнәрен кабатлау.

2.Өй эшен тикшерү.

138 нче күнегү.(Урман,күл сүзләрен килеш белән төрләндерергә)

Баш килеш урман, күл

Иялек килеше урманның,күлнең

Юнәлеш килеше урманга,күлгә

Төшем килеше урманны,күлне

Чыгыш килеше урманнан,күлдән

Урын-вакыт килеше урманда,күлдә

Җөмләләр: Кышкы урман бик матур.Без күлдә су коендык.


III Яңа темага кереш:

1.Карточкалар белән эш.

Карточкаларда мәкаль һәм әйтемнәр язылган.Сәнгатьле итеп укыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.Асларына сызылган исемнәргә сораулар бирегез.


  1. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

  2. Агач- җимеше белән,

Кеше-эше белән.

  1. Китап-белем чишмәсе.

  2. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

  3. Кош канаты белән,

кеше дуслары белән көчле.

  1. Батыр иле өчен үләр.

  2. Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар.


Укытучы:Кем? Соравын кемнәргә карата куябыз

  • Кешеләргә һәм профессия белдерүче сүзләргә: укучы, бала.

  • Нәрсә? Соравын?

  • Барлык калган предметларга карата куела:кошлар,хайваннар,җиһаз

  • Укучылар,рәсемнәргә карагыз әле.Анда нәрсәләр сурәтләнгәнен әйтегез һәм сораулар куегыз.

  • Песи-песиләр(нәрсә?-нәрсәләр?)

  • Укучы-укучылар(кем?-кемнәр?)

  • Димәк,исемнәр кем? кемнәр? нәрсә?нәрсәләр? сорауларына җавап булалар.

Бу сораулар кайсы килеш сораулары?

  • Баш килешнеке.

  • Әйе, ә хәзер дәфтәрләрне ачтык.Бүгенге числоны язып куябыз.Дөрес утырабыз, чиста , матур итеп язабыз.

Егерме бишенче гыйнвар.

Баш килеш.

Сыйныф эше.

141 нче күнегү

2.Дәреслек белән эш.141 нче күнегү,58 бит

- Дәреслектән 141 нче күнегүне таптык,58 нче бит.Райлә,биремне укы.

-Күп нокталар урынына тиешле исемнәрне куеп языгыз.

( Башта 1,2 нче җөмләләрне бергәләп эшлибез.Калган җөмләләрне укучылар үзләре генә яза.Соңыннан тикшерелә)

1) ...(кем?) станокта эшли.

2)...(кем?) гимназиядә укый.

3)Тышта ...(нәрсә?) улый.

4)...(кем?) дәфтәр тикшерә.

5)Тиен ...(нәрсә?) киптерә.

6)Аю ...(нәрсә?) ярата.

Исемнәр:укучы,укытучы,буран,бал,гөмбә.

-Исемнәрнең килешен билгелибез.

-Баш килештә.

-Бу килешнең кушымчасы бармы?

-Юк,баш килеш кушымчасыз

Физкультминутка ясау(физкультминутка ясаганда төрле хәрәкәтләр ясала:күрсәтү,туңу,уку һ.б.)

Тышта-салкын,

Тышта-кыш,

Өйдә-җылы,

Өйдә-мич.

Без мәктәптә укыйбыз,

Без-булдыклы,

Без-тырыш,

Тышта йөри усал кыш.

IV Теманы ныгыту:

1.Тыңлап-аңлау эше.

Магнитофон язмасында җыр яңгырый.Укучылар шул җырны тыңлап баш килештәге

исемнәрне табалар.(”Елмаюдан” җыры)

1) Елмаюдан көннәр яхшырак

Елмаюдан салават күпере чыга,

Елмай син һәркемгә яктырак,

Елмаерлар сиңа таба караучы да.

Шул вакытта болытлар

Кинәт бии башларлар,

Һәм чикерткә скрипкасын тартып утырыр.

Кушымта

Зәңгәр чишмәләр алар

Елганы тудыралар,

Ә елмаю дуслыкны гына тудырыр.


2) Елмаюдан кояшлар чыга,

Елмаюдан салкын яңгырлар да туктый,

Караңгы урман да яктыра

Кулларын табып яшеллек белән уйный.

(Укучылар исемнәрне табалар һәм сорау куялар)

  • Укучылар бу җыр нәрсә турында ?

  • (....)

  • Кеше һәр вакыттада елмаерга тиеш, хәтта күңелең боек чак булса да.Шул вакытта синең дусларың күп булыр һәм дуслык нык булыр.Дуслык булса дөньябыз тыныч,кояшлы,матур була.Укучылар,дуслыкның кадерен белик, дусларга һәрвакыт ярдәм итик,шул вакытта гына дуслык нык була.

2.Җөмләләр төзү(язмача)

-Укучылар, бүген дәрескә кунакка арыслан баласы да килгән.Аның сезнең белән дуслашасы килә,

Ул үзенә дуслар эзли.Аның да укырга өйрәнәсе килә.Укытучысы аңа өй эше биргән, ләкин ул өй эшен эшли алмаган,сездән ярдәм көтеп безнең мәктәпкә килгән.Ә бирем мондый: тактада сүзләр җыелмасы бирелгән, шул сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк.

  1. Әни тәмле өчпочмак пешерде.

  2. Тиен гөмбә, чикләвек җыя.

  3. Урманда тиен, төлке, куян, бүре, аю яши.

  4. Урамда көзге яңгыр ява.

  5. Айрат чишмәгә бара.

-Әйе,дөрес,укучылар.Ә хәзер арыслан баласына баш килештәге исемнәрне табыйк,арыслан баласына безнең дәресне аңларга ярдәм итик.Җөмләләрне дәфтәрләргә дә языйк һәм баш килештәге исемнәрнең асларына сызыйк.

3.Биремле-уен «Кем нәрсә ярата?»

-Ә хәзер уен уйнап алабыз. «Кем нәрсә ярата?»Тактада магнитлар ярдәмендә яшелчә,

җиләк-җимеш, чәчәк рәсемнәре беркетелгән.Ә сез яшелчә, җиләк-җимешләр яратасызмы?(Әйе)

Ни өчен кирәк безгә алар?

-Алар безгә кирәкле витаминнар бирәләр.

-Әйе, дөрес,укучылар.Шул рәсемнәр артында тагын рәсемнәр бар, сез шул рәсемне атап,җөмлә төзегез.Җөмләдә әлеге сүзләр баш килештә булсыннар.Ярый берлек санда да,күплек санда да.

Әйдәгез, башладык.

-Урман.Кышкы урман бик матур.

-Ат.Ат күп эшли.

-Гөмбә.Ләйлә гөмбә җыя.

-Такта.Малай такта сөртә.һ.б…

V Йомгаклау.

1.Дәрескә нәтиҗә ясау:

-Укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек?

-Исемнәрнең баш килеш белән төрләнешен.

-Баш килештәге исемнәр нинди сорауларга җавап бирәләр?

-Берлек санда:кем? нәрсә?, күплек санда: кемнәр? нәрсәләр?

-Бу килешнең кушымчасы бармы?

-Юк,бу килеш кушымчасыз килеш.

-Укучылар, килешләрне өйрәнү безгә ни өчен кирәк?

-Сүзләрне дөрес итеп бәйләр өчен, җөмләләрне, сөйләмне дөрес итеп төзер өчен.

-Әйе,укучылар, сез дөрес фикер әйттегез.Җөмләдә сүзләр бер-берсе белән бәйле булган кебек,ке- шеләр дә бер-берсе белән бәйле, дус,тату булырга тиеш.Дуслык нык булса,гаиләләр дә нык,тормышы

быз имин, тату була.Кешеләр дә бәхетле була.Дуслыкның кадерен белегез,дусларыгыгны югалтма-

гыз.Дуссыз кеше, канатсыз кош ул.

2.Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Укучылар,сез дәрестә бик актив эшләдегез.Арыслан баласына да ярдәм иттегез.Сез чын дуслар.

Ул бик шатланды(уенчыкны көлдерү).Киләсе дәресләргә дә биремнәр алып килсен ул.

3.Өй эше.( Өйдә сез алдыра торган газета-журналлардан дүрт җөмлә язып алыгыз.Баш килештәге исемнәрнең асларына сызыгыз)

4.Саубуллашу.




Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Совет районы

159 нчы лицей












Тема:

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Баш килеш


3 нче сыйныф(татар төркеме)









Уздыручы:

татар теле һәмәдәбияты укытучысы

Исмәгыйлева Гөлнур Наил кызы










2015нче ел







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Конспект урока по татарскому языку "Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше. Баш килеш"

Автор: Исмагилова Гульнур Наиловна

Дата: 14.04.2015

Номер свидетельства: 201257


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства