kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

4 КЛАСС ТАТАР ТЕЛЕ Тема: “Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше”

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                 Татар теле д?ресен? самоанализ.

Д?ресемне? темасы “Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше”.

Максатларым:

1.Юн?леш килеше бел?н танышу, юн?леш килешенд?ге с?зл?рг?  д?рес    сорау куярга, ??мл?д? юн?леш килешенд?ге с?зл?рне билгели белерг? ?йр?терг?, [к] тартыгына т?мамланган исемн?рне? юн?леш килешенд? ике к х?рефе бел?н язылганын т?шендер?. 2.?йр?нг?н орфограммаларны кабатлау, ??мл?д? исемн?рне таба бел?не ныгыту, килешл?р турында булган белемн?рне тир?н?йт?не д?вам ит?. 3.Хайваннарга карата ?ылы м?н?с?б?т, аларны ярату хисл?ре т?рбиял??, аларга, булдыра алганча, ярд?м ит? тел?ге тудыру.

Д?ресне? тибы: “Я?а белем ??м к?некм?л?р формалаштыру”

Д?ресне? башыннан алып ахырына кад?р биремн?рн?рне? ?кият бел?н ?релеп баруы психологик у?ай хал?т тудырды дип уйлыйм. Д?рес мавыктыргыч булсын ?чен т?рле алымнар ??м методлар кулландым. Д?ресне? барлык этаплары да сакланды.  Актуальл?штер? этабында “Аукцион ” ?тк?реп тиз ген? исемн?рне кабатлап алдык. Д?рес саен т?рле формада орфограммаларны кабатлыйбыз. Н?ти??д?, татар теленн?н 27 октябрьд?  язган  контроль диктантны 16 баланы? 12 се “5” билгесен? язган.

 Килешл?р темасын ?йр?т? башлагач та мин перфокарталар бел?н эшл??не керт?м. Аларны д?рес бетк?ч берг?л?п тикшер?без, хаталарын т?з?т?без. “Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?н?е ” темасы бетк?ч шушы ук эшне билгег? эшлибез. Шушы 10 с?гать ?тк?нче инде мин 100% ышаныч бел?н ?йт? алам, аларны? барысы да килеш бел?н т?рл?ндер?не ?йр?неп бет?ч?к.

 Ребусларны чишк?нн?н со?, уку м?сь?л?сен балалар ?зл?ре ?йттел?р. Алдагы этапта уку м?сь?л?се ?лешл?п чишелде. Балалар ?зл?ре, нинди кушымчалар ялганганын, нинди орфограмма барлыкка килг?нен таптылар.

          Я?а алган белем к?некм?л?рен ныгыту ?чен сигнал карточкалары бел?н фронталь эш алып бардым.

  Белемн?рен б?ял?р ?чен, б?ген ?йр?нг?н теманы да кертеп, тест эшл?п алдык. Д?рест? барысы да бик яхшы эшл?де. Тестны тикшерг?ч барсына да билге куячакмын.

         Шулай ук “?йл?н?-тир?безд?ге д?нья” д?ресе бел?н предметара б?йл?неш булды. Аз гына булса да региональ компонент урын алды.

          Д?рест? балаларны ялыктырмый торган биремн?р сайларга тырыштым. Мен? шулай, эш алымнарын т?рл?ндереп торып, д?рест? укучыларны? активлыкларына ирештем. К?рс?тм? материаллар куллану д?ресне ?анландырып ?иб?рде.

  Укучылар, мондый традицион булмаган д?ресл?рне ныграк яраталар. Бу д?рес вакытында булган микроклиматта чагылыш тапты. Д?рес буе укучылар бел?н минем арада ?ылы, дустан? м?н?с?б?т булды. Психологик атмосфера ?зем? ошады.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«4 КЛАСС ТАТАР ТЕЛЕ Тема: “Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше” »



Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбе.













4 сыйныф

Тема: “Исемнәрнең килеш белән төрләнеше”







Шәйдуллина Гүзәлия Нәкиф кызы

2014, ноябрь.






Дәрес барышы.

I. Психологик уңай халәт тудыру.

1.Без бу дәрестә әкиятләр дөньясына кереп китәбез. Кәефләрегез ничек? Сез әзерме? Мин укыганны тыңлап торыгыз һәм укып бетергәч исем сүз төркеменә кер- гән сүзләрне әйтерсез.

Борын-борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла.

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән.


  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Актуальләштерү.

а)- Әйдәгез, исемнәрне атагыз.

-Әкият сүзендә ничә аваз, ничә хәреф бар? Ни өчен авазлар саны хәрефләр саныннан күб- рәк?


б)Аукцион. “Исемнәр турында нәрсәләр беләбез?” (Үзбәя)


в)Перфокарталарда килешләрне билгеләү.


г)Күнегү 142. Сүзләр тактада эленгән. Тиешле хәрефне урынына беркетә баралар.

Бу сүзләргә сорау куегыз.Нинди сүз төркеменә керәләр? Исемнәрне калын һәм нечкә төр- ләнешкә аерып әйтегез. (Үзбәя)


2.Матур язу минуты.

Саескан әкиятне томшыкларына, канат очларына тагып килеп тә җиткән. Саесканны нинди кош дип атыйлар? Бездә алар бармы? Алар җылы якка китәме?

”Койрыклар” әкиятенең башын уку.

Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Ша-ян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган. Хәйләкәррәк ерткыч-лар җыелганнар барысы да бергә, койрык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саес-каннарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар.

Бу нинди әкияттән? Әкиятне кем язган? (А.Алиш портретын элү) Аңа быел ничә яшь? (112), (1908, 15.09.)


2.Матур язу минуты.

Саескан безгә А.Алишның “Койрыклар” әкиятен алып килгән.

Табышмакның җавабын тапсак , иң беренче булып койрыкка килгән җәнлекне белербез:

Көлтә – көлтә койрыгым

Селки – селки барамын,

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык – чеби аламын. (төлке)

Төлке сүзендә нинди орфограмма бар?

-Төлкене койрыклы итә алырбызмы икән?



Матур язу өчен бирелгән текстны тырышып, пөхтә, каллиграфик дөрес итеп язсак, без төлкене койрыклы итә алырбыз.

- Исемнәрне атагыз. Җиргә, туфракка сүзләренә нинди кушымчалар ялганган?

(Төлкегә койрык эленә.)

  • Бер ел эчендә төлке 2-3 мең тычканны юк итәргә мөмкин.


III. УМ кую.

3.Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (бүре)

Ребуслар чишү.(Чукыр, кыр казы, челәнгә, ябалакның, козгынның. )

-Баш килештәге исемнәрне атагыз.

-Иялек килешендәге исемнәрне атагыз.

-Ә бүген кайсы килешне өйрәнербез дип уйлыйсыз?

-Күнегү 143 тән юнәлеш сүзенә тамырдаш сүзләрне укыгыз.

-Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрдән соң үзеннән-хзе нинди сорауга җавап аласы килә? (Кая? Кемгә? Нәрсәгә?)

(Бүрегә койрык куела.)

-Бүреләрне “урман санитары” дип атыйлар. Ни өчен? (Хәлсез, авыру, имгәнгән хайваннарны тоталар.)

IV.УМ өлешләп чишү.

1.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (аю)

Ни өчен аю кыш көне кардан да аста инде.

-Аюны да койрыклы итә алырбыз микән?

-Кайсы сүз артык?

тавыкның,казга, үрдәкнең, күркәнең;

төлке, аю, бүрегә, куян;

агачның,үләннең, җиләкнең, куакка;

бәскә, яңгыр, кар, болыт;

Юнәлеш килешендәге исемнәргә нинди кушымчалар ялганды?

-Дәреслекнең 79 битендәге аңлатманы укыгыз.

-Кушымчалар турында тагын нәрсә әйтә аласыз?

([К] тартыгына тәмамланган исемнәр юнәлеш килешендә ике к хәрефе белән язылалар.)

Димәк, без сезнең белән тагын бер яңа орфорамма белән таныштык.

2.Күнегү 144тәге сүзләр язылган бит. Хаталарны табарга.

-Исемнәр нинди тартыкка тәмәмлана.Исемнәрне юнәлеш килешенә куеп күчереп язарга. Язганда бүген өйрәнгән орфограмманы истә тотабыз. Парларда киңәшләшеп эшләгез. (Тикшерү, үзбәя)

(Аюга койрык куела)

- Көрән аю Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

V.Физкультминутка.


VI.Яңа алган белем күнекмәләрен ныгыту.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (куян)

1.-Ә хәзер куянны кйрыклы итү өчен тырыша башлыйбыз. Куянны койрыклы итү өчен дәреслектән 145 нче күнегүне эшләргә кирәк. Парларда киңәшләшеп эшләгез.

Юнәлеш килешендәге исемнәрне генә күчереп алабыз.(Тикшерү, үзбәя)

-Килеш кушымчалары ни өчен кирәк?


2.Сигнал карточкалары белән эшләү.

(Укытучы сүзләр әйтә, укучылар тиешле юнәлеш килеш кушымчасын күтәрәләр.)

Сүз, кар, китап, мәктәп, тәрәзә, гөл, такта, дәреслек, урам, дәфтәр һ.б. (Үзбәя)


  1. Тест эшләү.

Ә хәзер, бүгенге теманы да кертеп, без тест эшләргә әзер дип уйлыйм.

(Куянга койрык куела. )

-Куяннар бик күп төрле була. Иң эресе - үр куяны. Ул басуларда, кечкенә урманнарда, далада яши. Авырлыгы 6 кг га җитә. Үр куянының койрыгы балалары өчен сигнал хезмәтен үти икән. Куркыныч туганда, яисә башка сәбәп булганда, куян койрыгын күтәрә. Балалары шул койрыкны күреп, әниләре янына җыелалар.

- Төлке чыннан да хәйләкәрме? Ә куян куркакмы? Сорауларга җавапны шушы китаптан алырга мөмкин. Мин сезгә китергән кызыклы мәгълүматлар да шушы китаптан. Кызык-сынган кешеләр алып укый ала. (“Хайваннар дөньясы: имезүчеләр”/ серия авторы һәм төзүчесе Талия Шакирова)


-Бу хайваннар кайда яши инде?

-Без аларны нинди хайваннар дип атыйбыз?

Урмандагы җәнлекләрне куркытмас өчен без нинди кагыйдәне белергә тиеш ?(Музыка акыртмаска.)

  • Ә безнең урманда бу хайваннар бармы?

3.- Хәзер шушы хайваннарның берсе турында кечкенә хикәя язабыз. Бу хайванннар турында сез нәрсәләр беләсез икән?


VII.Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау

а)-Бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек?


б)Җөмләдәге исемнәрнең килешләрен билгеләү.

-Килеш кушымчалары җөмләдә ни өчен кирәк?


в)Өйгә эш күнегү 146.



















Максат:

1.Юнәлеш килеше белән танышу, юнәлеш килешендәге сүзләргә дөрес сорау куярга, җөмләдә юнәлеш килешендәге сүзләрне билгели белергә өйрәтергә, [к] тартыгына тәмамланган исемнәрнең юнәлеш килешендә ике к хәрефе белән язылганын төшендерү.


2.Өйрәнгән орфограммаларны кабатлау, җөмләдә исемнәрне таба белүне ныгыту, килешләр турында булган белемнәрне тирәнәйтүне дәвам итү.


3.Хайваннарга карата җылы мөнәсәбәт, аларны ярату хисләре тәрбияләү, аларга, булдыра алганча, ярдәм итү теләге тудыру.

Тибы: “Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру”.


Җиһазлар:

саескан, төлке, бүре, аю, куян рәсемнәре, аларга койрыклар, таблицалар, тест, сигнал карточкалары, перфокарта, дәреслек, А.Алиш портреты, ребуслар.


Методлар һәм алымнар:

әңгәмә, парларда эшләү, фронталь эш, тест, аукцион, аңлату-дәртләндерү.





















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
4 КЛАСС ТАТАР ТЕЛЕ Тема: “Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше”

Автор: Шайдуллина Гузалия Накифовна

Дата: 02.04.2015

Номер свидетельства: 196103


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства