Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа № 7 города Бирска муниципального района Бирский район Республики Башкортостан
ПРОЕКТНАЯ РАБОТА
Дастаны
Выполнила работу
учительница татарского
языка и литературы Муслимова Ф.Х.
2022г.
Эчтәлек
1.Кереш өлеш.
2.Төп өлеш.Дастаннар,аларның төрләре.
3.Йомгак.
Кереш өлеш
Минем максатым:дастаннарны өйрәнү,төрләрен ачыклау.
Дастан атамасы фольклор әсәрләрендә очрый. Алар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырып киленгән. Халыкның авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә, дастан − фольклорның зур бер төре.
Дастан − фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул "тарих", "хикәя," "үткән эшләр хикәясе" мәгънәсендә йөри. Дастан − гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Аларны лиро-эпик характердагы әдәби әсәрләр рәтенә кертәләр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Н. Исәнбәт дастанга түбәндәге мәгънәне бирә: "Дастан бездә эпос дигән мәгънәне дә, поэма дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Шуның белән бергә, халык иҗаты өчен хас булган эпик поэма дигән мәгънәне аңлатуы белән дә бу атама сүз үз урынында әйтелгән була. Ул русчадан − былина мәгънәсен дә үз эченә ала."
Дастаннарны әйтүче, сөйләүчеләр төрле халыкта төрлечә − манасчы, акын, ашуг, чичән, җырау, дастанчы һәм башка исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Дастаннар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар югары гуманистик идеяләрне, аларның сәнгатьчә матурлыгын хәзерге көннәргәчә саклап килгән жанр булып калалар. Алар бүгенге көндә дә язучы, шагыйрь, драматургларга яңа әдәби әсәрләр тудыруга нигез булып торалар. К. Галинең "Кыйссаи Йосыф", М. Җәлилнең "Алтынчәч", Н Исәнбәтнең "Идегәй", "Түләк һәм Сусылу" әсәрләре шундыйлардан. Татар дастаннарын, гадәттә, өч төркемгә бүлеп йөртәләр. Болар: тарихи дастаннар, алыплар (батырлар) турында хикәятләр, мәхәббәт дастаннары.
Төп өлеш
Дастаннар,аларның төрләре .
Бер генә халыкның да әдәбияты халык тормышыннан аерым яшәми. Ул халыкның яшәү һәм этник тарихын чагылдыра. Шуңа күрә халык әдәбиятында, мәдәниятендә патриотизм (ватандарлык), гуманизм (кешелеклелек) сыйфатлары буш җирлектә барлыкка килмәгән дип әйтә алабыз. Татар әдәбияты тарихында язма дастаннарның XII гасырдан бирле килгән традициясе билгеле. "Кыйссаи Мәрьям", "Кыйссаи Йосыф", "Чыңгызнамә", "Искәндәрнамә" безгә килеп җиткән иң борынгы дастаннардан санала. Соңгырак гасырларда булып үткән тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә яңа дастаннар барлыкка килгән. Аеруча XIV гасырда, Алтын Урда дәүләтендә ислам дине тамыр җәю чорында каһарманлык сюжетына корылган дастаннар арта. Татарларның Аксак Тимер һәм Мәскәү хөкүмәтләре белән көрәш дәверендә туган "Идегәй", "Чура батыр" дастаннары телдән-телгә күчеп, кулъязма китапларга да килеп кергәннәр, халык хәтерендә дә сакланганнар. Фольклор яки халык эпос-дастаннарын әдәби яки китаби эпослардан аера белергә кирәк. Китаби эпос-дастаннар дип язма рәвештә иҗат ителгән һәм китап кебек укылып йөргән яки халык дастаннары үрнәгендә сөйләп яки көйләп башкарылган эпос-дастаннарны атыйлар. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан», Гали исемле автор, күчерүче яки тәрҗемәченең «Кисекбаш», Мәҗлисинең «Кыйссаи Сәйфелмөлек», Сайядинең «Бабахан дастаны», Баһавинең «Бүз егет», Әхмәт Уразаев-Кормашиның шул ук исемдәге һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән эпик әсәрләре моңа мисал була ала. Халык иҗаты һәм язма шигърият традицияләре җирлегендә иҗат ителгән мондый китаби эпос-дастаннар, кагыйдә буларак, борынгы милли әдәбият кысасында өйрәнеләләр. Ләкин фольклорга караучы сөйләмә яки халык дастаннары да, язмага теркәлгәндә, вакыт-вакыт әдәби эшкәртүгә дә дучар булганнар, ягъни теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртелгәннәр, тулыландырылганнар, хәтта кайбер әсәрләрнең китаби вариантлары барлыкка килгән. Менә шуңа күрә дә эпос-дастаннарның аерым үрнәкләрен анализлаганда, ошбу үзенчәлек тә, һичшиксез, исәпкә алынырга һәм аларның нинди сыйфат үзгәрешләренә китергәнлеге ачыкланырга тиеш.
Фәндә халык эпос-дастаннары борынгы ыруглык җәмгыятендә һәм ыруглык мөнәсәбәтләре таркала-җимерелә башлаган дәверләрдә үк мифология һәм батырлар әкияте җирлегендә формалаша башлаган дип карала. Аннан соңгы чорларда, ягъни феодаль җәмгыять шартларында аларның үсеше ары таба дәвам иткән һәм, тарихи-социаль үзгәрешләргә бәйле рәвештә, жанр эчендә акрынлап яңа сыйфатлар барлыкка килгән. Әмма җәмгыятьтә патриархаль мөнәсәбәтләрнең саклануына бәйле рәвештә эпосның архаик формалары да теге яки бу дәрәҗәдә сакланып калган.
Эпос үрнәкләренең күпчелеге героик характерда. Чөнки аларның үзәгендә батыр-алып яки пәһлеван образы тора. Ул еш кына туганда ук батыр булып туа яки батыр булып үсә һәм, батыр-пәһлеван буларак, мифик көчләргә яки эчке һәм тышкы дошманнарга каршы кискен көрәш алып бара. Җиңүгә ирешүгә аңа батыр аты, куәтле җәясе яки кылычы ярдәм итә.
Ләкин, тылсым көченә таянып эш итүче тылсымлы әкият героеннан аермалы буларак, эпос каһарманы үзе дә зур көчкә ия итеп тасвирлана. Бу, һичшиксез, эпос героеның мифик көчкә ия булган миф геройлары, уңай илаһи көчләр яки культура каһарманнары белән арасын өзеп бетермәвеннән килә. Әнә шундый батырлык сыйфатларына ия булганга күрә дә, мондый тип халык эпосын фольклористикада героик эпос дип йөртәләр. Шушы төшенчәгә тәңгәл рәвештә бездә батырлык яисә алыплык дастаннары дигән атамалар да кулланыла.
Героик эпос-дастаннарны фольклористикада һәм тюркологиядә өчкә бүлеп йөртәләр: 1) архаик-героик яки, төгәлрәк термин белән әйткәндә, әкияти-мифологик эпоска, 2) классик-героик эпоска, 3) тарихи-героик эпоска. Әлеге өченче төрне реаль-тарихи эпос (Б. H. Путилов) һәм тарихи эпос (B. M. Гацак) дип атау да бар. Ошбу өч төр эпос үсешенең өч стадиясен яки өч эволюцион баскычын тәшкил итәләр һәм шуңа бәйле рәвештә бер-береннән чынбарлыкны чагылдыру рәвешләре, тарихилык дәрәҗәләре белән аерылалар.
Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә аларны батыр дип йөртәләр. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән, шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр, каһарман булып санала. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм кискен көрәшләрдә корбан булуы турында халыкта төрле хәбәрләр, төрле җырлар, легендалар, дастаннар таралган. Шуларның берсе − "Идегәй" дастаны. Ул героик эпос рәтенә керә. Ә героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Героика темасы әкиятләрдә дә очрый. Ләкин дастаннар әкиятләрдән аерылып торалар. Биредә батырлык − дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Әкиятләр уйдырмага нигезләнгән. Ә дастаннар бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләргә вәгъдә итәләр, чыганакларга таяналар. Татар дастаннарының вариантлары күп төрки халыкларда сакланган. Н. Исәнбәт "Идегәй" дастанының татарларда − 18, башка халыкларда 34 варианты барлыгын әйтеп үтә.
Н. Исәнбәт "Идегәй" дастынының барлыкка килүенә XIV йөзнең ахырында һәм XV йөзнең башында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар, Идегәй баш күтәрүе дип билгеле булган халык кузгалышлары сәбәп булган дип аңлата. Дастанның нигезендә халыкның хөрлек һәм иминлек, бәхетле һәм тату тормышы хакындагы идеаллары ята.
Әсәрнең төп герое Идегәй − 1419 елда Алтын Урдада сарай аристократиясенә каршы сугышта үтерелгән бик билгеле, тарихи бер кеше. Аның сугышчан даны, батырлыгы халыкка билгеле булган. Халык аны легендар шәхес дәрәҗәсенә күтәргән. Аның турындагы төрле легендалар үзе исән вакытта ук халык авызыннан сөйләнгән. Ә замандашы Ибне Гарәпша аның турында: "Ул бодай төсле куе коңгырт чәчле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл, елмаючан, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм Фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләүче иде", − дип язып калдырган. Бу характеристика үзе генә дә дастан иҗат итүне сорап тора кебек.Идегәй турында дастанның үзеннән дә шактый мәгълүматлар алып була. "Идегәй" − Котлы Кыя би углы. Котлы Кыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы була. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлы Кыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра. Идегәй Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була. Ул бала чагында ук көчле булуы, ярдәмчеллеге, зирәклеге, тапкырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Шушы сыйфатлары Туктамышны үзенә җәлеп итә, һәм ул аны сараенда калдыра.
"Идегәй" дастанының сюжеты төрле интригаларны, очрашуларны, сугыш күренешләрен, гыйбрәтле вакыйгаларны эченә алуы белән кызыклы. Аерым өлешләре тәрбия үрнәге дә булып тора. Мәсәлән, ата белән бала, ана белән бала диалоглары бүгенге көндә дә урынлы яңгырый. Дастан төрле әдәби сурәтләү чараларына, халык телендә йөргән мәкаль-әйтемнәргә бик бай. Теле − шул вакыттагы халык теле. Идел-Йортны ярату, туган җирне сөю дастанның буеннан-буена сузылган. Шуңа күрә дә "Идегәй" инде биш гасырдан артык татар халкы " белән бергә яши. Бу урында галим Илбарис Надировның бәяләмәсен әйтеп үтәсе килә: "Идегәй" дастаны − фольклор мирасыбызның биниһая гүзәл йөзек кашы. Ул − халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр."
Йомгак
Йомгаклап әйткәндә, дастаннар халыкның үткәнен тирәнрәк белергә, аның рухи матурлыгын тоярга ярдәм итәләр. Дастан – халык авыз иҗатында эпик характердагы, гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Формасы белән тезмә яки чәчмә булырга мөмкин. Татар дастаннары өч төркемгә бүленә: тарихи дастаннар (“Җик Мәргән”, “Чура батыр хикәяте”, “Идегәй” һ.б.), алыплар турында хикәятләр (“Мешәк Алып”, “Кара Күңел”, “Ак Күбәк” һ.б.), мәхәббәт дастаннары (“Түләк”, “Йосыф китабы”, “Таһир белән Зөһрә”, “Бүз егет” һ.б.). Татар фольклорында дастаннарны классификацияләүдә аларның төп ике төркемен күрсәтү мөһим: китаби һәм традицион дастаннар. Алар икесе дә шартлы атамалар гына. Китаби дастаннарга китап булып басылып чыккан дастаннар да, шәкерт дәфтәрләренә күчерелеп, безнең көннәргә килеп җиткән әсәрләр дә, кулъязма китапларда сакланган кыйссалар да керә. Аларны берләштерүче төп билге – таралу һәм саклану рәвешенең язмача-басмача булуы, башкарылу рәвеше исә, кагыйдә буларак, кич утырулар вакытында яисә шәкертләр арасында кычкырып уку. Ә традицион дастаннар бары телдә генә саклана, телдән башкарыла,дөресрәге, аерым кешеләрнең – чичән яки акыннарның хәтерендә саклана. Тагын бер искәрмә бар: халыктан XVIII–XIX гасырларда язып алынган әсәрләр, еш кына, дастаннарның кыскартылган эчтәлеге, аерым шигъри өзекләре генә дастаннарның чагыштырмача үзгәрешсез сакланган өлешен тәшкил итә. Бу бүленеш дастаннарның саклану һәм башкарылу рәвешенәбәйле. Шул ук вакытта традицион дастаннарның да, язма дастаннарның да үз эчләрендә тематик бүленеш бар.Югарыда тәкъдим ителгән кл Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, татар халкында борынгы алыплар турындагы әкияти дастаннар да («Алпамыш»), героик эпос та («Ак Күбек»), тарихи эпос та («Гайса улы Амәт», «Идегәй»)һәм героико-романик, ягъни мәхәббәт дастаннары да («Кузы-Күрпәч һәм Баянсылу») бар.ассификацияләр шуларның тематик үрнәкләре булып тора.
Әдәбият
1.Каһарманнар йолдызлыгы. Тарихи-фольклористик очерклар. Казан, 2006.
2.Ахметова Ф.В. К сравнению якутско-татарских эпических связей // Эпическое
творчество народов Сибири и Дального Востока. Якутск, 1978. С. 124–129.
3.Ахметова Ф.В. Татар дастаннарының бүгенге яшәеше // Татар халык иҗатының
хәзерге торышы. Казан, 1988.
4.Бакиров М.Х. Татар фольклоры. Казан: Мәгариф, 2008. 359 б.
5.Госманов М.Г. Каурый каләм эзеннән. Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. 463 б