kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Хайваннар турында табышмаклар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Изучение татарских загадок о животных 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Хайваннар турында табышмаклар»


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя

общеобразовательная школа № 7 города Бирска муниципального района Бирский район Республики Башкортостан








Проектная работа

Загадки о животных


Хайваннар турында табышмаклар








Выполнила учительница татарского

языка и литературы Муслимова Ф.Х.






2021г.


Эчтәлек


  1. Кереш...................................................................................................................3

  2. Төп өлеш.

2.1.Татар халык авыз иҗатында табышмакларның тоткан урыны..............4

2.2.Табышмакларның төрләренә кыскача күзәтү..........................................5

2.3. Укучылар иҗаты..............................................................................................6

III. Йомгаклау........................................................................................................10

IV.Әдәбият исемлеге.............................................................................................11




















Кереш

Халык авыз иҗаты - халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар өлкәсендә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек. Аның "Татар халык табышмаклары" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) энциклопедик хезмәте әле дә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен өстәл китабы булып тора. Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына аны табарга яратмый икән? Тагын әле ул табышмакларның нинди кызык әйтелеп, нинди сәер булып ишетелә торганнары да юк? Әйтик менә бер табышмак:

Һәт-һәт эчендә

Һәт кәләмән эчендә,

Һәт кәләмәннең кызы бар

Бикле сарай эчендә.

Ул нинди һәт эчендә һәт икән, ул нинди һәт Кәләмән икән? Ул анда кат-кат сарайларга бикләнеп куелган нинди нинди кыз икән?Чынлап та бу табышмакның җавабын табу өчен ничә кат яшерен һәм серле бикләрне ачып керергә кирәк. Нәрсә соң бу? Табышмакның җавабын табу өчен әкият батыры кебек озак юлга чыгарга, аның кат-кат яшерен бикле сарайларын ватып керергә кирәк. Шул дүрт юллык кечкенә генә табышмак үзен таптыру өчен безне нинди кызыклы , нинди ят кыю юлларга чакыра.Син хыялларың белән ниндидер тылсымнар патшасы Һәт Кәләмән сарайларын эзләп барасың, сиңа бирелгән матур сурәтләмә үзенең охшашлык җебе буенча сине уйланырга мәҗбүр итә, фикерләргә өтәрә. Уйлану, чагыштырулар аркылы син табышмакның җавабын табарга омтыласың. Уйлана һәм табышмак әйтүчедән ярдәм сорый торгач син табышмакның җавабы чикләвек булуына төшенәсең.

Шуннан чыгып табышмакның нәрсәгә корылганын, нигезен аңлый башлыйсың. Димәк әйберләр арасында охшашлык бар, алар уртак үзенчәлекләргә ия икән бит. Бер әйберне икенчесе белән чагыштырып уртак якларын күрүдә зирәк фикер йөртергә кирәклеген аңлыйсың. Шул ике яки дүрт юллык эченә күпме мәгънә салына. Димәк табышмак кечкенә генә булса да, эче төш кенә.

Менә без үзебезнең төп соравыбызга җавап та таптык. Нәрсә соң ул табышмак?

Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеге сынашып күңел ачу өчен, халык телендә күчерелмә мәгънәдә кыска гына рәвештә, ике әйбернең берсенең шигъри охшашлыгын әйтеп, икенчесен табуга табышмак диләр. Шулай ук астыртын сорау биреп шуңа каршы тапкыр җавап табуга яки кара исәп белән берәр четерекле мәсьәлә чишүгә һәм башваткычларга да үзенә бер төр табышмак диюләр бар. Шулардан чыгып фәнни-тикшеренү эшебезнең төп максаты – табышмакларны өйрәнү, балалар дөньясында табышмакларның тоткан урынын ачыклау, балаларга тәэсир көчен күрү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) табышмаклар турында материал туплау .

2) табышмакларның төрләре белән танышу.

3) иҗади, логик фикерләү сәләтен үстерү.

4) табышмаклар белән кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Фәнни эшебездә: өлешчә эзләнү, тикшеренү, чагыштыру, анализ кебек метод-алымнарын файдаландык.

II.Төп өлеш.

2.1.Татар халык авыз иҗатында табышмакларның тоткан урыны

Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек үк, халыкның афористик иҗат төре. Халык табышмакларын мәктәптә өйрәнү педагогик күзлектән караганда зур әһәмияткә ия. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат биреп, тормышны танып белергә өйрәтеп кенә калмый, укучыларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары формалаштыра, аларның логик һәм образлы фикерләү сәләтләрен үстерүгә булыша, тел байлыкларын арттыра, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Табышмак – табигать дөньясындагы, халыкның тормыш-көнкүрешендәге барлык җанлы-җансыз әйберләрне һәм күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сурәтләүгә корылган, я булмаса шаян сорау, хәйләкәр мәсьәлә рәвешендә төзелгән, күп вакытта шигъри формага салынган предметны эзләп табарга тиешләр. “Табышмак” атамасы-“табу” сүзеннән ясалган. Табышмак тыңлаучы алдына нинди дә булса әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Билгеле инде, анда бу әйбернең исеме аталмый, ә аның турында читләтеп, образлар ярдәмендә әйтелә.

Балалар табышмаклар турындагы белешмәне балалар бакчасында тәрбияләнгәндә, башлангыч сыйныфларда укыганда алалар. Гадәттә башлангыч сыйныфларда табышмакларны өйрәнү табышмакларны уку һәм җавабын табу белән тәмамлана. Дәреслекләрдә табышмактан соң ук аның җавабы бирелү табышмакның кызыктыру көчен киметә. Табышмакның җавабын укып белгәч, эзләнергә, уйланырга мөмкинлек калмый, укучы аның белән кызыксынмый башлый.

2.2.Табышмакларның төрләренә кыскача күзәтү

Табышмакларның гомуми эчтәлеген тулырак күз алдына китерү өчен, аларның төп шигъри үзенчәлегенә тагын бер тапкыр игътибар итәргә кирәк. Табышмакларның күпчелегендә сүз конкрет әйбер-предметлар турында турында бара. Кешене чолгап алган дөньядагы барлык әйберләр-предметлар табышмакларның сурәтләү объекты була ала. Ягъни табышмакларның эчтәлеге безне чолгап алган дөнья кебек үк чиксез. Н.Исәнбәт табышмакларның алтын фондын өч тематик төркемгә бүлә: 1.Табигать дөньясы; 2.Кеше, аның әгъзалары; өй-йорт тоту; кием-салым; савыт-саба; аш-су; аларны әзерләү; 3.Ил-көн итү; белем-һөнәр; юл-сәфәр; алыш-биреш; тел-музыка; уку-язу; һөнә-техника; сугыш кораллары турындагы табышмаклар. Шул ук вакытта бу өч төркемне, тагын да ваграк төркемнәргә бүләргә мөмкин.

Укучылар уку дәресләре аша башлангыч сыйныфларда ук түбәндәге темаларны эченә алган табышмаклар белән танышып өлгерәләр:

а) табигать күренешләре;

б) йорт хайваннары;

в) кыргый хайваннар;

г) яшелчәләр;

д) уку әсбаплары;

Халыкның тормышы үзгәрүгә бәйле рәвештә табышмаклар да туктаусыз үзгәреп торалар: иске тормыш белән бәйле табышмаклар онытыла, алар урынына яңалары барлыкка килә. Табышмаклар бүгенге көндә дә актив иҗат ителә. Аларда фән һәм техника казанышлары, культура-көнкүреш өлкәсендәге зур үзгәрешләр киң чагыла. Борынгы традицияләрне дәвам иттерү белән бергә, яңа табышмакларда язма әдәбиятның йогынтысы нык сизелә. Бу табигый хәл. Чөнки табышмак хәзер мәктәп балалары тарафыннан да иҗат ителә, алар тарафыннан чыгарыла.

2.3. Укучылар иҗаты

Фәнни-эзләнү эшебезнең бу өлешендә укчыларның иҗат җимешләре урын алды. Без уку дәресләрендә табышмаклар, аларның килеп чыгышы, төрләренә тукталдык. Табышмаклар турындагы җыентыкларга таянып алардагы табышмакларны чиштек.


Йомгаклау


Табышмаклар темасын өйрәнгән вакытта күзәтүләр сыйныфташларымның табышмаклар белән яратып кызыксынуларын, тирәнтен фикер йөртергә сәләтле булуларын күрсәтте. Табышмаклар темасын иҗади өйрәнү безнең танып белү активлыгыбызны көчәйтә, фикерләүнең төрле яклап формалашуына булыша.

Әлеге фәнни-эзләнү эшебез барышында без табышмакларны кызыксынып эзләдек, бу кренеш бик күңелле, шатлыклы булды. Безгә үзебезгә табышмак иҗат итү биреме бик ошады, без бу эшне өйдә әти-әниләр белән, сыйныфтагы иптәшләр белән бергәләп башкарды. Табышмаклар иҗат итү барышында табышмаклар турындагы мәгълүматларга таянып эш иттек.

Фәнни-эзләнү эшендә 2 нче сыйныфтагы татар төркемнәрендәге параллель сыйныфтагы укучылар катнаштылар.

















IV. Әдәбият исемлеге

  1. Исламов Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү/ Ф.И.Исламов.- Казан: тат.кит.нәшр., 1988.-67 б.

  2. Урманче, Ф. Татар халык иҗаты /Ф.И.Урманче// Казан, Мәгариф- 2005.-146 б.

  3. Исәнбәт, Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен/Н.Исәнбәт.-Казан: тат.кит.нәшр.,1984-454 б.

  4. Балалар бакчалары өчен хрестоматия.Гөлбакча//Казан, тат.кит.нәшр.,1990-215 б.























10



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Хайваннар турында табышмаклар

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 10.06.2021

Номер свидетельства: 583131

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(126) "Презентация.Проектно-исследовательская работа "Канатлы дусларыбыз"."
    ["seo_title"] => string(66) "priezientatsiiaproiektnoissliedovatielskaiarabotakanatlyduslarybyz"
    ["file_id"] => string(6) "272614"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1452013184"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(67) "Эзлекле уен "Экологик сукмак буйлап" "
    ["seo_title"] => string(38) "ezlieklie-uien-ekologhik-sukmak-builap"
    ["file_id"] => string(6) "213903"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1432173923"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(18) "Батыр ?т?ч "
    ["seo_title"] => string(10) "batyr-t-ch"
    ["file_id"] => string(6) "127512"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1415310551"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(39) "Т?г?ри китте йомгагым "
    ["seo_title"] => string(25) "t-gh-ri-kittie-iomghaghym"
    ["file_id"] => string(6) "238753"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1444648327"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства