kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Т?г?ри китте йомгагым

Нажмите, чтобы узнать подробности

Т?г?ри китте йомгагым

(?киятл?рг? багышланган уен - б?йр?м)

 

        - Ис?нмесез, балалар! Х?ерле кич!  Б?ген без сезне? бел?н “Т?г?ри китте йомгагым ” дип аталган  б?йгег? ?ыелдык. Исеменн?н к?ренг?нч?, б?йгебез ?киятл?рг? багышланачак. ?киятл?р бел?н без кече яшьт?н ?к таныша башлыйбыз. ?киятл?рне  и? элек ?ти-?нил?рд?н, ?би-бабайлардан, аннары т?рбияче апалардан ишет?без. ? инде ?зебез укырга ?йр?нг?ч, мавыктыргыч  ??м кызыклы ?киятл?р д?ньясына чумабыз.

?киятл?р ?ч т?рг? б?лен?л?р:

  1. Хайваннар турындагы ?киятл?р;
  2. Тормыш-к?нк?реш ?киятл?ре;
  3. Тылсымлы ?киятл?р.  

- ?киятл?рд? д?ньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, х?лл?р турында с?йл?н?. М?с?л?н, чынлыкта сарайларны алмага, кешене ташка, тычканны кешег? ?йл?ндереп булмый; хайваннар, кошлар, агачлар с?йл?шми. ? ?киятл?рд? барысы да м?мкин.

- Н?рс? ген? юк ?киятл?рд?! Кара урманнарда яш??че явыз убырлы карчыклар, биек таулар артында хакимлек ит?че коточкыч диюл?р, кешел?рне ашаучы а?да?алар, тел?г?н ?ире?? илтеп куючы с?мруг кошлар, оча торган паласлар, бик к?п гаск?р чыгаручы м?гезл?р – ??мм?се д? бар. Тылсымлы ?йберл?р ярд?менд? ?кият геройлары мог?изалар эшли, ?лемн?н котылып кала.

        - ?кият кешене матурлыкка, батырлыкка, т?рле ялганнан качарга ?йр?т?. ?кият ярд?менд? кеше сабырлана, акыллылана, матурлана.

         -Б?генге б?йгебез к?ч сынашу уены. Шулай булгач безг? ике команда тупларга кир?к. ??р команда ?з исемен ??м девизын уйлый. Кем тапкыр, кем зир?к, шул ?и??р тизр?к. ?киятл?рне к?п бел?чег?,  китап  укырга яратучыга безне? биремн?ребез.сорауларыбыз бер д? авыр булмас. Алда зур к?р?ш тора. Х?р?мл?шмик, алдашмыйк, каршы яктан калышмыйк. Б?йгебезд? уйлау-фикерл??, алган белемн?рне тал?п ит?че  ??м ?итезлек-?лгерлекк? корылган уеннар чиратлашып барачак. Шулай ук сезг? актёрлык осталыгы да кир?к булачак. Сезне? чыгышларыгызны б?ял?п бару ?чен без жюри сайлап тормыйбыз, ? б?лки бирелг?н житоннар ярд?менд? ген? ?и??чене билгел?рбез. Без барыгызга да у?ышлар тел?п уенны башлыйбыз. 

          ?кият с?йл?г?нне? зи?ене арта,

           С?з-с?зне тарта,

           Ты?ласыннар малайлар, кызлар да

           Борыннарын тарта – тарта.

           Я, ты?лагыз, башладым,

            Таудан таяк ташладым!           

  1нче бирем “ ?киятне таны “ дип атала. ??р командага да бер?р ?киятт?н иллюстрация к?рс?тел?, сез шул ?киятне танырга ??м кыскача эчт?леген с?йл?п бирерг? тиеш. (“Сертотмас ?рд?к“, “?ч кыз “)

          2нче бирем.    “ Чуар тавык “ ?кияте. Яш?г?н ди, булган ди, ?би бел?н бабай. Аларны? чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. ?би д?, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан й?гереп чыккан да койрыгы бел?н йомырканы б?реп ваткан. ?би бел?н бабай бик кайгырышканнар.

         ? тавык ?йт? ди:

  • Кайгырма, ?би, кайгырма бабай, мин сезг? тагын йомырка салырмын, алтынны т?гел, ? гадине.

Х?зер без оядан йомыркалар ташырбыз. Ике табакта су, анда унар йомырка й?з? (шарлар).  Табаклар 3м. ераклыкта урындыкка куела, командалар янындагы урындыкларга кашыклар куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан й?мырканы авызга алып, й?гереп кайтып т?линк?г? саласы. Кайсы команда тизр?к ташыр?

      3нче бирем.   “ Шалкан” ?кияте. “Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып ?ск?н. Бабай тарта ик?н – тартып чыгара алмый ди, бабай ?бине чакырган. ?би бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар. Мен? сез х?зер ?би бел?н бабай булырсыз. Икеш?рл?п басасыз. Малайлар б?рек кия, кызлар яулык б?йли. Малай туп тота, кыз малайны? билен? тотына. Шулай тотынган килеш й?гереп килеп эстафетаны икенче парга тапшырасыз.

        4нче бирем.    “Телеграмма” дип атала. М?кт?п юлында почтальон сумкасыннан т?шеп калган телеграммалар табылды. Алар кар астында калып юешл?нг?нн?р, шунлыктан  аларны кем  ?иб?рг?нлеге д?, кемг? адресланган булуы да  билгеле т?гел. Х?зер без бу телеграммаларны укыйбыз, ? сез кайсы ?кият герое турында с?з барганын белерг? тиеш.

  1. Орлыклар алдым тартышырга килерсез! ( бабай “Шалкан”)
  2. Исе?д? тот, т?нге 12д? барысы да юкка чыгачак.( “ Золушка”)
  3. Кош-кортлар, хайваннар авырса, мине чакырыгыз.(“ Доктор Айболит”)
  4. Куяннан, б?ре ??м аюдан качтым! (“Колобок”)
  5. Л?г?нн?ремне юышырга килегез.(“?ч кыз”)
  6. Коткарыгыз! Бакага кия?г? бир?л?р!(Дюймовочка)
  7. Алтын ачкычны таптым, тизд?н кайтып ?ит?рмен.(Буратино)
  8. Зин?ар ?чен ялгыз гына урманга бармагыз.(“Ш?р?ле” Былтыр)
  9. ?йд?гез, дус яшик! (Кот Леопольт)
  10. Килеп ?ит? алмам, моторымны? р?те китте.(Карлсон)
  • Молодцы, балалар! Булдырдыгыз.

5нче бирем.  “Теремк?й” ?кияте. Басу уртасында бер матур теремк?й тора. Ул зур да т?гел, кечкен? д? т?гел. Мен? шул теремк?йг? нич? ??нлек сыяр ик?н? Бу уенда сез “Теремок” ?киятенд?ге ??нлекл?р булырсыз. Анда кемн?р бар ?ле? (тычкан, бака, куян, т?лке, б?ре, аю) Сез х?зер кечкен?д?н зурга таба тезелеп басасыз. Обруч теремок була. Эстафетаны тычкан башлый, ул й?гереп барып обруч эчен? кер?, кире чыгып ипт?шл?ре янына й?гереп кил? д?, баканы кулыннан ?ит?кл?п теремокка алып бара, кулларын ычкындырмаган килеш алар обручтан чыгып, куянны алырга й?гер?л?р. Куяннан со? т?лке, б?ре д? шулай кулларын ычкындырмыйча гына теремокка кер?л?р. ? аю алар янына й?гереп бара да, обручтан тотып аларны? барысын да ?стер?п финишка алып кил?.

     6нчы бирем.   Кисм? р?семн?рне  ?ыю.

Борын – борын заманда,

Б?ре сарык к?тк?нд?,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

?кият чыккан колактан,

Мин к?рс?т?м, син кара,

С?зне башлыйм ерактан,

Карап тор да, уйлап ?йт,

Бу кайсы ?киятт?н?

 Бу р?сем кайсы ?киятт?н? Уенчылар р?семн?рне т?зег?н арада без тамашачылар бел?н д? бер уен уйнап алырбыз.

 7нче бирем.    ? х?зер Боз патшабик?се бил?м?л?рен? юл алырбыз. Анда Кай исемле малай боз кис?кл?ренн?н фигура ясый. ?г?р ул аны тизр?к ясап бетерс?, ?ен? кайтырга р?хс?т алачак. ?йд?гез а?а бозлар ?ыярга булышыйк. Ике сызык сызылган. Сез сызыкны? берсе артына тезелеп басасыз, ??рберегезг? “боз кис?кл?ре”(к?газь йомарламы) бирел?. Шушы боз  кис?кл?рен икенче сызыкны? артына атасыз. Сызык артына т?шк?н боз кис?кл?рен санап н?ти?? ясарбыз.

        8нче бирем.    “Предметны таны“ дип атала. Мен? монда сезг? саннар язылган  6 бит бирелг?н. Бу битл?р артына  предметлар яшерелг?н. Предметлар гади ген? т?гел, ? б?лки тылсымлы. Ч?нки алар ?кият иленн?н килг?нн?р. Сез бу предметларны? нинди ?кият героеныкы ик?нен белерг? тиеш.(балта, кашык, тарак, ачкыч, себерке, эшл?п?)

         9нче бирем   “ Золушка “ ?кияте. Бер ?ги ана янында Золушка исемле кыз яш?г?н. Бу кыз бик чиб?р, акыллы ??м бик тырыш булган. ?ги ?нисе аны яратмаган, барлык эшл?рне а?а эшл?тк?н, ?итм?с? ?ле Золушка эшл?г?н эшл?рне ошатмыйча, кат-кат зшл?рг? м??б?р итк?н.  Бу ярышта сез Золушка урынында булырсыз, ? ?ги ана ролен апалар башкарыр. Ярыш ?чен безг? чил?к, соскыч ??м себерке кир?к булачак. ?ги ?нил?р ч?пл?рне (кубиклар) ид?нг? таратып ата, ? Золушка аларны себереп чил?кк? тутырырга тиеш. Чил?кне ?ги ?ниг? бир?се, ? себерке, соскычны чираттагы Золушкага тапшырасы.                                                                                       

         10нчы бирем.   “?ч башлы а?да?а”. Бу ?кияти геройны? ?ч башы, д?рт аягы, ике канаты бар. ?йд?гез, без д? аны сур?тл?п карыйк ?ле.?ч?р итеп басасыз, бер-берегезне? билен? кулларыгызны куясыз. Уртада торучыны? аякларын янда торучыны? аягына б?йл?п куябыз. Санагыз, нич? аяк булды?  Янда торучылар кулларын канат кебек селтил?р. Шулай итеп ?йл?неп кил?л?р.

        11нчы бирем.  “Бу – мин!” дип атала. Тапкырларга – табышмак, булдык зир?клект? к?ч сынашмак. Мин сезг? чиратлап табышмаклар ?йтермен. А?арчы ??рберегезг? р?семн?р таратып чыгарбыз. Мин табышмакны укуга, табышмак  ?авабы туры килг?н кеше “Бу – мин!” диеп алга чыгарга тиеш.

       12нчы бирем.    Со?гы конкурста сезг? актерлар  булырга туры килер. Т?рбияче апалар ярд?ме бел?н бер команда “Шалкан”, икенче команда “Колобок” ?киятен с?хн?л?штереп к?рс?тер.

          Артистларыбыз ?зерл?нг?н арада без тамашачылар бел?н “Серле тартма” диг?н уен уйнап алырбыз. Бу серле тартмада бер предмет яшеренг?н, аны? н?рс? ик?нен белер ?чен сез ми?а сораулар бир?сез, ? мин”?йе” яки “юк” диеп кен? ?авап бир?м.   М-н: “Ул т?г?р?кме?” “Юк”. “Аны ашарга ярыймы?” “Юк” ?.б.

          Молодцы! Булдырдыгыз, балалар! Р?хм?т! Мен? безне? б?йгебезг? йомгак ясар вакыт та ?итте. Уенда ике команда да бик тырышып уйнады. Алар безг? ?зл?рене? ?итезлекл?рен, ?лгерлекл?рен, тапкырлыкларын к?рс?ттел?р. Савыттагы житоннарны санар вакыт та ?итте. Н?рс? ген? булса да, б?генге б?йгед? ?и?ел?чел?р юк, ч?нки без ?киятл?р иленд? бит.

           Балалар, б?ген без уенда н?рс? турында с?йл?штек? ?киятл?р безне н?рс?г? ?йр?т??

           Б?генге уеннан со? шушы мавыктыргыч ?киятл?рне укырсыз, ?йр?нерсез, ?йд? эне-се?елл?регезг?, кунакка килг?н б?бил?рг? с?йл?рсез, еллар ?тк?ч ?з балаларыгызны шушы ?киятл?рне с?йл?п назлап йоклатырсыз.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Т?г?ри китте йомгагым »











(Әкиятләргә багышланган уен - бәйрәм)





- Исәнмесез, балалар! Хәерле кич! Бүген без сезнең белән “Тәгәри китте йомгагым ” дип аталган бәйгегә җыелдык. Исеменнән күренгәнчә, бәйгебез әкиятләргә багышланачак. Әкиятләр белән без кече яшьтән үк таныша башлыйбыз. Әкиятләрне иң элек әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, аннары тәрбияче апалардан ишетәбез. Ә инде үзебез укырга өйрәнгәч, мавыктыргыч һәм кызыклы әкиятләр дөньясына чумабыз.

Әкиятләр өч төргә бүленәләр:

  1. Хайваннар турындагы әкиятләр;

  2. Тормыш-көнкүреш әкиятләре;

  3. Тылсымлы әкиятләр.

- Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә. Мәсәлән, чынлыкта сарайларны алмага, кешене ташка, тычканны кешегә әйләндереп булмый; хайваннар, кошлар, агачлар сөйләшми. Ә әкиятләрдә барысы да мөмкин.

- Нәрсә генә юк әкиятләрдә! Кара урманнарда яшәүче явыз убырлы карчыклар, биек таулар артында хакимлек итүче коточкыч диюләр, кешеләрне ашаучы аҗдаһалар, теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, бик күп гаскәр чыгаручы мөгезләр – һәммәсе дә бар. Тылсымлы әйберләр ярдәмендә әкият геройлары могҗизалар эшли, үлемнән котылып кала.

- Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганнан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллылана, матурлана.

-Бүгенге бәйгебез көч сынашу уены. Шулай булгач безгә ике команда тупларга кирәк. Һәр команда үз исемен һәм девизын уйлый. Кем тапкыр, кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Әкиятләрне күп белүчегә, китап укырга яратучыга безнең биремнәребез.сорауларыбыз бер дә авыр булмас. Алда зур көрәш тора. Хәрәмләшмик, алдашмыйк, каршы яктан калышмыйк. Бәйгебездә уйлау-фикерләү, алган белемнәрне таләп итүче һәм җитезлек-өлгерлеккә корылган уеннар чиратлашып барачак. Шулай ук сезгә актёрлык осталыгы да кирәк булачак. Сезнең чыгышларыгызны бәяләп бару өчен без жюри сайлап тормыйбыз, ә бәлки бирелгән житоннар ярдәмендә генә җиңүчене билгеләрбез. Без барыгызга да уңышлар теләп уенны башлыйбыз.

Әкият сөйләгәннең зиһене арта,

Сүз-сүзне тарта,

Тыңласыннар малайлар, кызлар да

Борыннарын тарта – тарта.

Я, тыңлагыз, башладым,

Таудан таяк ташладым!

1нче бирем “ Әкиятне таны “ дип атала. Һәр командага да берәр әкияттән иллюстрация күрсәтелә, сез шул әкиятне танырга һәм кыскача эчтәлеген сөйләп бирергә тиеш. (“Сертотмас үрдәк“ , “Өч кыз “)

2нче бирем. “ Чуар тавык “ әкияте. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырышканнар.

Ә тавык әйтә ди:

  • Кайгырма, әби, кайгырма бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.

Хәзер без оядан йомыркалар ташырбыз. Ике табакта су, анда унар йомырка йөзә (шарлар). Табаклар 3м. ераклыкта урындыкка куела, командалар янындагы урындыкларга кашыклар куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан йөмырканы авызга алып, йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы. Кайсы команда тизрәк ташыр?

3нче бирем. “ Шалкан” әкияте. “Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай тарта икән – тартып чыгара алмый ди, бабай әбине чакырган. Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар. Менә сез хәзер әби белән бабай булырсыз. Икешәрләп басасыз. Малайлар бүрек кия, кызлар яулык бәйли. Малай туп тота, кыз малайның биленә тотына. Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаны икенче парга тапшырасыз.

4нче бирем. “Телеграмма” дип атала. Мәктәп юлында почтальон сумкасыннан төшеп калган телеграммалар табылды. Алар кар астында калып юешләнгәннәр, шунлыктан аларны кем җибәргәнлеге дә, кемгә адресланган булуы да билгеле түгел. Хәзер без бу телеграммаларны укыйбыз, ә сез кайсы әкият герое турында сүз барганын белергә тиеш.

  1. Орлыклар алдым тартышырга килерсез! ( бабай “Шалкан”)

  2. Исеңдә тот, төнге 12дә барысы да юкка чыгачак.( “ Золушка”)

  3. Кош-кортлар, хайваннар авырса, мине чакырыгыз.(“ Доктор Айболит”)

  4. Куяннан, бүре һәм аюдан качтым! (“Колобок”)

  5. Ләгәннәремне юышырга килегез.(“Өч кыз”)

  6. Коткарыгыз! Бакага кияүгә бирәләр!(Дюймовочка)

  7. Алтын ачкычны таптым, тиздән кайтып җитәрмен.(Буратино)

  8. Зинһар өчен ялгыз гына урманга бармагыз.(“Шүрәле” Былтыр)

  9. Әйдәгез, дус яшик! (Кот Леопольт)

  10. Килеп җитә алмам, моторымның рәте китте.(Карлсон)

  • Молодцы, балалар! Булдырдыгыз.

5нче бирем. “Теремкәй” әкияте. Басу уртасында бер матур теремкәй тора. Ул зур да түгел, кечкенә дә түгел. Менә шул теремкәйгә ничә җәнлек сыяр икән? Бу уенда сез “Теремок” әкиятендәге җәнлекләр булырсыз. Анда кемнәр бар әле? (тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю) Сез хәзер кечкенәдән зурга таба тезелеп басасыз. Обруч теремок була. Эстафетаны тычкан башлый, ул йөгереп барып обруч эченә керә, кире чыгып иптәшләре янына йөгереп килә дә, баканы кулыннан җитәкләп теремокка алып бара, кулларын ычкындырмаган килеш алар обручтан чыгып, куянны алырга йөгерәләр. Куяннан соң төлке, бүре дә шулай кулларын ычкындырмыйча гына теремокка керәләр. Ә аю алар янына йөгереп бара да, обручтан тотып аларның барысын да өстерәп финишка алып килә.

6нчы бирем. Кисмә рәсемнәрне җыю.

Борын – борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан колактан,

Мин күрсәтәм, син кара,

Сүзне башлыйм ерактан,

Карап тор да, уйлап әйт,

Бу кайсы әкияттән?

Бу рәсем кайсы әкияттән? Уенчылар рәсемнәрне төзегән арада без тамашачылар белән дә бер уен уйнап алырбыз.

7нче бирем. Ә хәзер Боз патшабикәсе биләмәләренә юл алырбыз. Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизрәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышыйк. Ике сызык сызылган. Сез сызыкның берсе артына тезелеп басасыз, һәрберегезгә “боз кисәкләре”(кәгазь йомарламы) бирелә. Шушы боз кисәкләрен икенче сызыкның артына атасыз. Сызык артына төшкән боз кисәкләрен санап нәтиҗә ясарбыз.

8нче бирем. “Предметны таны“ дип атала. Менә монда сезгә саннар язылган 6 бит бирелгән. Бу битләр артына предметлар яшерелгән. Предметлар гади генә түгел, ә бәлки тылсымлы. Чөнки алар әкият иленнән килгәннәр. Сез бу предметларның нинди әкият героеныкы икәнен белергә тиеш.(балта, кашык, тарак, ачкыч, себерке, эшләпә)

9нче бирем “ Золушка “ әкияте. Бер үги ана янында Золушка исемле кыз яшәгән. Бу кыз бик чибәр, акыллы һәм бик тырыш булган. Үги әнисе аны яратмаган, барлык эшләрне аңа эшләткән, җитмәсә әле Золушка эшләгән эшләрне ошатмыйча, кат-кат зшләргә мәҗбүр иткән. Бу ярышта сез Золушка урынында булырсыз, ә үги ана ролен апалар башкарыр. Ярыш өчен безгә чиләк, соскыч һәм себерке кирәк булачак. Үги әниләр чүпләрне (кубиклар) идәнгә таратып ата, ә Золушка аларны себереп чиләккә тутырырга тиеш. Чиләкне үги әнигә бирәсе, ә себерке, соскычны чираттагы Золушкага тапшырасы.

10нчы бирем. “Өч башлы аҗдаһа”. Бу әкияти геройның өч башы, дүрт аягы, ике канаты бар. Әйдәгез, без дә аны сурәтләп карыйк әле.Өчәр итеп басасыз, бер-берегезнең биленә кулларыгызны куясыз. Уртада торучының аякларын янда торучының аягына бәйләп куябыз. Санагыз, ничә аяк булды? Янда торучылар кулларын канат кебек селтиләр. Шулай итеп әйләнеп киләләр.

11нчы бирем. “Бу – мин!” дип атала. Тапкырларга – табышмак, булдык зирәклектә көч сынашмак. Мин сезгә чиратлап табышмаклар әйтермен. Аңарчы һәрберегезгә рәсемнәр таратып чыгарбыз. Мин табышмакны укуга, табышмак җавабы туры килгән кеше “Бу – мин!” диеп алга чыгарга тиеш.

12нчы бирем. Соңгы конкурста сезгә актерлар булырга туры килер. Тәрбияче апалар ярдәме белән бер команда “Шалкан”, икенче команда “Колобок” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтер.

Артистларыбыз әзерләнгән арада без тамашачылар белән “Серле тартма” дигән уен уйнап алырбыз. Бу серле тартмада бер предмет яшеренгән, аның нәрсә икәнен белер өчен сез миңа сораулар бирәсез, ә мин”әйе” яки “юк” диеп кенә җавап бирәм. М-н: “Ул түгәрәкме?” “Юк”. “Аны ашарга ярыймы?” “Юк” һ.б..

Молодцы! Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт! Менә безнең бәйгебезгә йомгак ясар вакыт та җитте. Уенда ике команда да бик тырышып уйнады. Алар безгә үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Савыттагы житоннарны санар вакыт та җитте. Нәрсә генә булса да, бүгенге бәйгедә җиңелүчеләр юк, чөнки без әкиятләр илендә бит.

Балалар, бүген без уенда нәрсә турында сөйләштек? Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Бүгенге уеннан соң шушы мавыктыргыч әкиятләрне укырсыз, өйрәнерсез, өйдә эне-сеңелләрегезгә, кунакка килгән бәбиләргә сөйләрсез, еллар үткәч үз балаларыгызны шушы әкиятләрне сөйләп назлап йоклатырсыз.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Т?г?ри китте йомгагым

Автор: Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Дата: 12.10.2015

Номер свидетельства: 238753


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства