АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
Россия федерациясенең 273 –ФЗ номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь)
Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты (Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 1897 нче номерлы боерыгы (2010 нчы ел, 17 декабрь)
“Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь)
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Укытучының эш программасы турында”гы локаль акты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планына, Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы Менделеев районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Гомуми белем программасы” (педагогик киңәшмәдә кабул ителгән, 1 нче номерлы протокол, 29.08.2013)
2014/2015 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.
Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына еллык календарь укыту графигы.
Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа / Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова.- Казан:, 2013
Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (5-11 сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы / 5 сыйныф Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова.- Казан, 2014
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан белем бирүнең максатлары һәм бурычлары:
Татар әдәбияты предметы укучыларга әдәби белем бирүне, әдәби әсәрне, язучы иҗатын аңлау өчен кирәкле иҗади һәм теоретик күнекмәләр формалаштыруны, милли мәдәнияткә кагылышлы мәгълүматлар җиткерүне үз эченә ала. 6 сыйныфта әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:
укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:
Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:
- сүз сәнгатенең образлы табигатен;
- милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Г.Камалның, Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;
- өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;
- сүз сәнгатенең образлы асылын;
- төп әдәби-теоретик төшенчәләрне
белергә;
- әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;
- әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;
- әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
- әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;
- әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;
- геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;
- сәнгатьле уку;
- әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару
күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.
Формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр :
Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
Әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
План төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
Сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
Фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
Әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
Төрле әсәрләрнең темаларын яки проблемаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
Әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;
Татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау.
Программаны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр:
Гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре :
укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
Предмет нәтиҗәләре :
Танып-белү өлкәсендә :
аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.
бәяләү өлкәсендә :
милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.
эстетик яктан :
әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.
Шәхси нәтиҗәләр :
укучының җаваплылык хисен активлаштыру;
укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;
баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;
төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.
Предметара нәтиҗәләр :
укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;
татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.
Укыту-методик комплекты
Дәреслек: Әдәбият. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ә.Ганиева, М.Д. Гарифуллина- Казан: Татар. кит. Нәшр., 2014.
Методик кулланмалар:
Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007
Сүзлекләр:
1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
Интернет –ресурслар:
http://gibrahimov.ucoz.ru/
http://gabdullatukay.ru/
http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/6kl.html
Программаның эчтәлеге
Эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм икенче буын федераль дәүләт белем стандартларына, татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программага, татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (5-11 сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасына нигезләнеп төзелде.
Авторлык эш программасында 6 нчы сыйныфта әдәбиятны өйрәнүгә 70 сәгать бирелгән (әсәрләрне өйрәнүгә - 58 сәгать, сөйләм үстерүгә -8, дәрестән тыш укуга – 4 сәгать). Мәктәпнең укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнүгә шулай ук 70 сәгать бирелә. Ддәресләр бүленешендәге тематик бүленеш авторлык прогрмммасы белән тулысынча туры килә. Бары тик арадаш аттестация башкару өчен бер дәрес әсәрләрне өйрәнү сәгате хисабына үткәрелә.
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан ел буе өйрәнгәннәрне йомгаклау буенча үткәрелүче арадаш аттестация мәктәпнең календарь графигында расланган вакыт аралыгында үткәрелә.
№
Темалар
Эш программасындагы сәгать саны
Дәрестән тыш уку
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Әдәбият теориясе
1
Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Мифлар. Мифларның килеп чыгышы хакындагы карашлар. Мифларны төркемләү. Татар халык мифлары. “Алып кешеләр”, “Зур кешеләр”, “Җил иясе җил чыгара”
3
3
Миф турында төшенчә.
2
Практик дәрес. Әдәби әсәр: эчтәлек һәм форма.
1
1
Әдәби әсәр: эчтәлек һәм форма.
3
Каюм Насыйри “Әбугалисина”
4
4
1
4
Практик дәрес. Образларга чагыштырма храктеристика бирү.
1
1
Образ
5
Г. Ираһимов “Алмачуар”
5
5
6
Гали Рәхим “Яз әкиятләре”
2
2
1
7
Дәрдемәнд “Видагъ”, “Каләмгә хитаб”
2
2
Символ.
8
Сәгыйть Рәмиев шигырьләре. “Уку”, “Авыл”
2
2
Романтика.
9
Галиәсгар Камал. “Беренче театр”.
4
4
Драма. Комедия. Конфликт турында төшенчә.
10
Г.Тукай “Исемдә калганнар”
5
5
Автобиография.
Биография.
11
Практик дәрес. Лирик әсәрне анализлау.
2
2
Анализ.Кабатлау. Шигырь. Нәсер.
12
Һ. Такташ. “Урман”, “Пи-би-би-бип”
4
4
Лирика. Сынландыру.
13
И. Гази. “Кояш артыннан киткән тургай”
3
3
1
1
14
Р. Батулла” “Имче”, “Көчек”, “Чатыр”
4
4
15
Ф. Яруллин “Ак төнбоек” хикәясе
3
3
1
1
16
Р Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”
3
3
1
Строфа турында төшенчә.
17
Баллада жанры. М. Җәлил “Сандугач һәм чишмә”
2
2
1
Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.
18
Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”.
3
2
1
19
Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы.
5
5
1
2
20
Еллык йомгаклау эше
1
58
58
4
8
Барысы
58+4(ДТУ)+8(БСҮ)=70
Тематик бүленеш.
Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология . Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар. “ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары. (3 сәг .)
Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы. Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләреарасында образ иҗат итү үзенчәлеге. ( 2 сәг.)
К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор позициясе. (4 сәг.)
Г. Ибраһимовның «Алмачуар » хикәясе.
Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). ( 5 сәг.)
Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. (2 сәг.)
Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. З амандаш шагыйрь- ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис- кичерешләрен,
уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. (2 сәгать)
С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл” шигырьләре. Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. (2 сәг.)
Г .Камалның «Беренче театр » комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакый- га. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы. (4 сәгать).
Г.Тукай . « Исемдә калганнар ». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мө-
нәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. ( 5 сәгать).
Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. ( 2 сәг)
Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьлә-
рендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. (4 сәгать).
И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,
хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. (4 сәгать)
Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. ( 3 сәг.)
Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.
М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. ( 2 сәг).
Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада” , “Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. ( 2 сәг.)
Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы
итеп тасвирлау.
Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты
турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. (5 сәгать).
Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгат ь:
Ятла у өчен тәк ъ дим ителгән әсәрләр:
1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.
2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.
3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.
4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.
Инша язу өчен үрнәк темалар:
1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?
2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.
3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкият- ләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).
4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?
Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:
1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.
2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.
3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.
4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.
Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:
6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз
Cочинениеләрне бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.
3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.
6 сыйныф укучыларына
әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы
«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.
К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.
Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.
Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.
С Рәмиевнең «Уку» шигыре.
Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.
Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге.
Р.Батулланың «Имче» хикәясе.
Һ. Такташның «Пи-би-бип» шигыре.
М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№
Дәрес темасы
С/с
Дәрес тибы
Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр
План
Үтәлеш
1
Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Халык авыз иҗатында образлар бирелеше. Фольклорда дөнья сурәте: каһарманлык, яхшылык һәм явызлык, яшәеш һәм кеше, кеше һәм табигать хакында күзаллаулар.
1
Әсәр белән танышу.
Халык аваз иҗаты турында төшенчә алу.
2
Мифлар. Мифларның килеп чыгышы хакындагы карашлар. Мифларны төркемләү.
1
Әсәр белән танышу.
Халыкның рухи тормышыннда мифның роле.
3
Татар халык мифлары. “Алып кешеләр”, “Зур кешеләр”, “Җил иясе җил чыгара”
1
Әсәр белән танышу.
Мифлар турында төшенчәгә ия булу. Аларда кешелек дөньсының төрле яклары чагылуын аңлау.
4
Практик дәрес. Әдәби әсәр:эчтәлек һәм форма.
1
Әдәбият теориясен өйрәнү.
Эчтәлек һәм форма төшенчәләрен өйрәнү.
5
К. Насыйри. Язучының тәрҗемәи хәле, иҗаты, мәгърифәтче эшчәнлеге белән таныштыру.
1
Әсәр белән танышу
К. Насыйриның тормыш юлы белән таныштыру.
6
К. Насыйриның “Әбугалисинә” әсәрен өйрәнү.
1
Әсәр белән танышу
Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, аларның тылсымлы нәтиҗәсен раслау.
7
К. Насыйриның “Әбугалисинә” әсәрен өйрәнүне дәвам итү.
1
Әсәр белән танышу
Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.
8
К. Насыйриның “Әбугалисинә” әсәрен өйрәнүне йомгаклау дәресе.
1
Әсәрне анализлау.
Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идесен табу.
9
БСҮ №1 “Әбугалисинә белән Әбелхәрис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?”
1
Иҗади эш башкару
Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
10
Практик дәрес. Образларга чагыштырмача характеристика.
1
Әдәбият теориясен өйрәнү.
Образларга характеристика бирергә өйрәнү.
11
Г.Ибраһимов. Язучының кыскача иҗат биографиясе белән таныштыру.
1
Әдип биографиясе белән танышу.
12
Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен өйрәнә башлау.
1
Әсәр белән танышу.
Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу.
13
Авыл малаеның табигатькә якынлыгы.
1
Образларга характеристика бирү.
Авыл малаеның табигатькә якынлыгын, атка мәхәббәтен, аңа бәйле хыялларын, хыялының җимерелүен әсәрдәге вакыйгалар һәм сурәтләү чараларына мисаллар ярдәмендә аңлата белү.
14
Пейзаж турында төшенчә
1
Хикәяне анализлау.
Пейзаж төшенчәсен белү.
15
Хикәягә анализ. Әсәрдә эпос һәм лириканың үзара аерылгысыз үрелеп тасвирлануы.
1
Хикәяне анализлау
Хикәяне анализлау күнекмәләре булдыру.
16
Г.Рәхим иҗаты.
1
Әдип биографиясе белән танышу
Язучы иҗатының төп фактларын белү.
17
“Яз әкиятләре” хикәясе.
1
Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.
Эчтәлек сөйләү
18
БСҮ № 2Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г. Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында)
1
Иҗади эш башкару
Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
19
Дәрдемәнднең тормышы, иҗаты һәм әдәбиятта зенчәлекле урыны турында белешмә. Исеме , тәхәллүсе. Кңелендәге катлаулы, каршылыклы хис-кичерешләр.
1
Әдип биографиясе белән танышу
Язучы иҗатының төп фактларын белү.
20
Дәрдемәнд “Видагъ”, “Каләмгә хитаб” шигыре
1
Дәрде1мәнд шигырьләренең эчтәлеген аңлау
Сорауларга җавап бирү.
21
Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик.
1
Әдип биографиясе белән танышу.
С.Рәмиевнең тормыш юлын аңлау, аның иҗатына лиризм хас булуны төшенү.
22
С.Рәмиев “Уку”, “Авыл” , “Мин” шигырьләре.
1
Әсәр белән танышу.
С.Рәмиевнең шигырьләренең эчтәлеген аңлау.
23
Драма төренең үзенчәлекләре. Галиәсгар Камал – күренекле драматург.
1
Әдип биографиясе белән танышу.
Г.Камалның татар театрын үстерүгә керткән өлешен аңлау.
24
Г.Камал “Беренче театр” комедиясен уку.
1
Әсәр белән танышу.
Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.
25
Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында төшенчә.
1
Әсәр белән танышу.
Әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу.
26
Г.Камал “Беренче театр” комедиясен анализлау: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажлар.
1
Әсәрне анализлау.
Әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу.
27
Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәби-ятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү.
1
Әдип биографиясен искә төшерү.
Язучы иҗатының төп фактларын белү.
28
Г.Тукай “Әллүки”, “Өзелгән өмет” шигырьләре.
1
Шигырьләрен сәнгатьле уку
Сәнгатьле уку күнекмәләре булу.
29
Г. Тукай. “Исемдә калганнар” әсәре.
Әсәрне анализлау.
Тукай яшәгән урыннарны язу
30
Балачак хатирәләренең самимилеге.
1
Әсәрне анализлау.
Укылган өлешне кыскача сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу. Авыр язмышның оптимистик рухта сурәтләнүенә игътибар итү.
31
Биография һәм автобиография турында төшенчә. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.
1
Әсәр өстендә эшләү
Биография һәм автобиография төшенчәләрен белү.
32
Практик дәрес: лирик әсәрне анализлау.
1
Шигырьләр анализлау
Лирик әсәрләрне анализлау күнекмәләренә ия булу.
33
“Практик дәрес: лирик әсәрне анализлау” темасын йомгаклау.
1
Шигырьләр анализлау
Лирик әсәрләрне анализлау күнекмәләренә ия булу.
34
Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанр-ларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр миса-лында аңлату. Лирика төшенчәсен ныгыту
1
Шигырьләрне анализлау.
Лирик әсәрләрне анализлау күнекмәләренә ия булу.
35
Һ.Такташ шигырьләрен укып өйрәнү; алардагы лирик герой образын ачыклау.
1
Әдип биографиясен өйрәнү.
Такташ иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.
36
Һ.Такташ “Пи-би – би -бип” шигырен уку һәм анализлау.
1
Шигырьләрне анализлау.
Такташ иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.
37
Һ.Такташ “Урман” шигырен уку һәм анлизлау.
Шигырьләрне анализлау.
Такташ иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.
38
И. Гази иҗаты белән танышу. “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе
1
Әсәр белән эшләү.
И. Газиның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.
39
И. Гази “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясен уку.
1
Әсәр белән эшләү.
Автор хикәяләвенә, персонаж-
лар сөйләменә, деталь образларга, сурәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнү.
40
И. Гази “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясен анализлау.
1
Әсәрне анализлау.
Әсәрне анализлау күнекмәләренә ия булу.
41
БСҮ № 3 И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацын ятларга.
1
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Инша язу күнекмәләренә ия булу
42
КТУ №1 И. Гази “Өч Мәхмүт”
Класстан тыш уку дәресе
Әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
43
Р.Батулла иҗаты.
1
Әдип биографиясен өйрәнү.
Батулла иҗатының төп моментларын белү.
44
Р.Батулла “Имче” әсәрен өйрәнү
1
Әсәр өстендә эш
Әсәрнең төп идеясен билгели белү.
45
Р.Батулла “Көчек” әсәрен өйрәнү
1
Әсәр өстендә эш.
Әсәрнең төп идеясен билгели белү.
46
Р.Батулла“Чатыр” әсәрен өйрәнү
1
Әсәрне өйрәнү.
Әсәрләрне анализлау күнекмәләрен ныгыту
47
Ф. Яруллиның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу.
1
Әдип иҗаты белән танышу.
Язучының тормыш юлын белү
48
Ф. Яруллин “Ак төнбоек” әсәрен уку
1
. Әсәрне анализлау
Хикәяләрне анализлау күнекмәләрен ныгыту.
49
Ф. Яруллин “Ак төнбоек” әсәрен анализлау
1
Әсәрне анализлау
Сорауларга тулы җавап бирү, әңгәмә корырга күнегү.
50
КТУ№ 2 Ф. Яруллин “Урман әкияте” хикәясе.
1
Дәрестән тыш уку.
Әдәби текстның сюжетын сөйли белү. Әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
51
БСҮ №4 Ф. Яруллинның “Бер өмет” шигырен яттан сөйләү.
1
Яттан сөйләү күнекмәләрен булдыру.
Яттан сөйләү.
52
Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы уры-ны, дәрәҗәле исемнәре белән танышу
1
Әдип иҗатын өйрәнү
Язучының тормыш юлын һәм имҗатын белү
53
Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”,
1
Әсәр белән танышу.
Шигырьләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.
54
Р. Миңнуллин шигырьләре: “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”
1
Әсәр белән танышу.
Шагыйрьнең бала күңеле нечкәлекләрен мөлаем юмор ярдәмендә чагылдыруын аңлау. Туган илгә, туган якка мәхәббәтне бала исеменнән оста әйтеп бирүен күрү.
55
БСҮ №5 Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү.
1
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Шигырьләрне яттан сөйләү күнекмәләренә ия булу.
56
И.Юзеев иҗаты турында кыскача белешмә. “Бакчачы турында баллада”
1
Лирик әсәрне анализлау
Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.
57
“Йолдыз кашка турында баллада”
1
Лирик әсәрне анализлау.
Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.
58
БСҮ №6 И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү.
1
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Шигырьләрне яттан сөйләү күнекмәләренә ия булу.
59
М.Җәлил иҗаты.
1
Әдип иҗатын өйрәнү
М.Җәлил иҗаты турында мәгълүматлы булу.
60
“Сандугач һәм чишмә” балладасын өйрәнү
1
Әсәрне уку һәм анализлау.
Баллада турында төшенчәне белү.
61
КТУ№3 М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.
1
Класстан тыш уку дәресе.
Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.
62
Әхмәт Фәйзи – Тукай турында иҗат итүче әдип.
1
Әдип биографиясе белән танышу.
Ә.Фәйзи тормышын аңлауга ирешү.
63
Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләр.
1
Әсәр белән танышу.
Г.Тукай биографияен тагы бер кат искә төшерү, ныгыту. Әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белү.
64
Тукай язмышы.
1
.
Әсәрне анализлау
Әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белү.
65
Тукайның халык баласы булуы.
1
Әсәрне анализлау
Тукайның халык баласы булуын аңлата алу
66
Ә.Фәйзинең “Тукай” романын өйрәнүне йомгаклау.
1
Әсәрне анализлау.
“Тукай” романының эчтәлеген аңлау. Тукайның халык баласы булуын аңлата алу.
67
Б.С.Ү№7 “Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре” темасына инша язу.
1
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
68
Арадаш аттестация
1
Ел буе өйрәнгәннәргә йомгак ясау
69
КТУ №4 Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.
1
Класстан тыш уку дәресе.
Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, асәрне анализлау күнекмәләрен ныгыту.
70
БСҮ №8 “Мин кемнәрдән үрнәк алам?” темасына инша язу
1
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.