kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Рабочая программа по татарской литературе 7 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по татарской литературе 7 класс. Авторы учебника Мотыгуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Мулласалихова Г.Г. 

7 сыйныфы ?чен татар ?д?биятыннан эш программасы. Д?реслек: ?.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Г.Г. Мулласалихова; - Казан: “М?гариф-Вакыт”, 2014

 Эш программасы т?б?нд?ге документларны ис?пк? алып т?зел?:

  1. “М?гариф турында” Россия Федерациясене? Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)
  2. “М?гариф турында” Татарстан Республикасы Законы:
    • 6 матд? – белем алу теле (телл?ре)
    • 10 матд? –уку-укыту программалары
    • 32 матд? – м?гариф учреждениесене? в?кал?тл?ре ??м ?аваплылыгы
  3. Гомуми белем эчт?легене? м??б?ри минимумы (ТР  М?гариф министрлыгыны? 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)
  4. ”Рус теленд? урта (тулы) гомуми белем бир? м?кт?бенд? татар телен ??м ?д?биятын укыту программасы. 1 – 11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы М?гариф ??м ф?н министырлыгы, Казан, “М?гариф” н?шрияте 2010 ел5. Д?реслек: Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниатуллина “К??елле татар теле”. – Казан: Татармультфильм, 2013.

1992 елны? 8 июленд? кабул ителг?н “Татарстан Республикасы халыклары телл?ре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезенд?   татар ??м рус телл?ре тигез хокуклы д??л?т телл?ре булып расланды. М?гариф министрлыгы ?ит?кчелегенд?  бик кыска вакыт эченд? н?ти??ле эш оештырылды: рус теленд? с?йл?ш?че балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, д?реслекл?р, методик ?сбаплар, дидактик материаллар ?зерл?нде, бу юн?лешт? билгеле бер т??риб? тупланды, психологик, педагогик н?ти??л?р ясалды. Б?генге социолингвистик ситуацияд? ??м гомуми белем бир?не? федераль д??л?т стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча с?йл?шерг? ?йр?т? буенча я?а программалар эшл?? зарурлыгы килеп басты

      “Коммуникатив технология нигезенд? рус телле балаларга татар теле ??м ?д?бият укыту программасы”  психология, педагогика ф?нн?рене? я?а казанышларына таянган ??м тел ?йр?т? процессында  методик стандарт итеп кабул ителг?н коммуникатив технология нигезенд? укыту принципларын ис?пк? алып т?зелде.

Программа нигезен? Россия, Татарстан М?гариф ??м ф?н министрлыкларыны? м?кт?пл?рд? урта ??м тулы белем алу стандартлары салынды, ТР М?гариф ??м ф?н министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Ф?ткуллова, ФХ.Загварова «Рус теленд? урта (тулы) гомуми белем бир? м?кт?бенд? татар телен ??м ?д?биятын укыту программасы» на нигезл?неп т?зелде.

Татар телен? ?йр?т?не? т?п максатыгам?ли максат: телне аралашу чарасы буларак ?зл?штер? ?чен, укучыларга гаил?-к?нк?решк?, уку хезм?тен? б?йле с?йл?м ситуациял?ре кысаларында белем бир? ??м к?некм?л?рен ?стер?. Гомуми белем бир? максаты укучыларны? акыл эшч?нлеген активлаштыру, логик фикерл?? с?л?тен камилл?штер?, с?йл?м культурасын ?стер?д?н гыйбар?т. Т?рбияви максат балаларны? рухи д?ньяларын баету, аларны татар халкыны? м?д?нияте ??м с?нгате бел?н таныштыру, т?рле милл?т в?килл?ре арасында дуслык ??м х?рм?т хисе т?рбиял??г? юн?лтел?.   

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по татарской литературе 7 класс »

«Каралды»

МБ җитәкчесе

______ Ә.Р. Нигматуллина

Беркетмә №_____

____ август 2014

“Килешенде”

Казан шәһәре Совет районы

121нче лицейның директор

урынбасары

_______ А.Р. Мәһдиева

____ август 2014

“Расланды”

Казан шәһәре Совет районы

121нче лицейның директоры

_______ В.К. Хәйретдинова

Боерык №_____

____ август 2014





Казан шәһәре Совет районы “121 нче лицей” Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясенең

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Аббазова Адилә Хәйдәр кызының татар әдәбиятыннан

7Е сыйныфы өчен (рус төркеме)

эш программасы

Педагогик киңәшмәдә каралды

Беркетмә №_______

____ август 2014



Казан

2014нче-2015нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы:

    • 6 матдә – белем алу теле (телләре)

    • 10 матдә –уку-укыту программалары

    • 32 матдә – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы

  1. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)

  2. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1 – 11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияте 2010 ел5. Дәреслек: Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниатуллина “Күңелле татар теле”. – Казан: Татармультфильм, 2013.

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты

“Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Фәткуллова, ФХ.Загварова «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» на нигезләнеп төзелде.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатыгамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Гамәли максатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомум дидактик принципларга ( фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга ( мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга ( коммуникативлык, комплекслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла.

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. Татар әдәбиятына өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты:

– укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

– татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

– программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

– татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

– татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

– татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

– халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

  • укучыларны татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Татар телендә сүз басымын дөрес куя һәм иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли белү

  2. Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны сөйләмдә урынлы куллану

  3. Тыңлап аңлау эшчәнлегендә төп фикерне билгели, сайлап алу, чагыштыру күнегүләре аша эчтәлекне сөйли белү

  4. Диалогик сөйләмдә тема буенча 9 реплика төзеп әңгәмә кора белү

  5. Монологик сөйләмдә төрле җөмләләрне кулланып 10 җөмләле аңлаешлы текст төзү

  6. Уку. Тексттан кирәкле мәгълүматны табу, чагыштыру, сайлап алу күнегүләре аша фикереңне аңлата белү



Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1.Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Г.Г. Мулласалихова; - Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2014

2. “Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 7нче сыйныф”. Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З. Хайдарова, Р.Л. Малафеева, – Казан: Татармульфильм, 2014

3. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11нче сыйныфлар”, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010

1.Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Г.Г. Мулласалихова; - Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2014


















Рус телендә сөйләшүче балаларның 7нче сыйныфта татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытканда аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игъти­бар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү — укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Тел­дән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул — укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; алар­ның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамма-тик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белү­ләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укыту­чыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укыту­чының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорау­ларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм мате­риалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучы­лар, дәрескә әзерләнгәндә, алда үткәннәрне дә кабатларга өйрә­нәләр. Бүген — берсен, иртәгә — икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгъ­лүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзе гәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Эш төрләре

Сыйныфлар







5

6

7

8

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

2

2

3

3

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12





Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү

Тыңлаган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфорграфик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән соруларга төгәл җавап бирелмәгән 5 орфографик, 5 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән соруларга бирелгән җаваплпрның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликалар әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6- хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләнгән диалогик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

Бирелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, эмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен ”4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,”2”ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

7нчы сыйныфта уку елы башында 9-110 сүз.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2”ле куела.



Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш







Якынча календарь-тематик план

Тема.

Сәгать саны

Дәрес тибы

Контроль

төре

Көтелгән нәтиҗә

Өй эше


план

факт

1

Халык авыз иҗаты.

Йола фольклоры

1

ЛГКК


Халык авыз иҗаты турында сөйләшә белү.

Йолаларны искә төшерү

12 бит, хикәяне укырга

2/09


2

Бәетләр

1

ЛГКК

Д/МС


Сак-сок бәете буенча әңгәмә

29 бит, т.т укырга

9/09


3

Г. Тукай

“Милли моңнар”

1

ЛГКК


Китапларга мөнәсәбәт турында сөйләшү

Хронологик табл.төзергә

16\09


4

Ф. Әмирхан

“Ай өстендә Зөһрә кыз”

Әдәбиятта фольклоризм

1

ЛКК

Д/МС


Ф. Әмирхан иҗаты һәм тормышы белән танышу


41 бит, бремнәр өйстендә эш

23\09


5-6

Г. Ибраһимов

“Алмачуар”

2

ЛГКК , Д/МС


Г. Ибраһимов

иҗаты һәм тормышы белән танышу

Эчтәлек. 53, 65бит биремнәр

30\09


7

Татар халкының милли киемнәре

1

ЛГКК


Татар халкының милли киемнәре белән танышу

Реферат язып килергә



8

Р. Миңнуллин

“Килен төшкәндә”

1

ЛГКК


Р. Миңнуллин

иҗаты һәм тормышы белән танышу

Р. Яхин богр.сөйләргә



9

Пафос

Гражданлык лирикасы

1

ЛГКК


Тема буенча сөйләшү

87-88 теорияне өйрәнергә



10

Г. Кутуй

“Сагыну” нәсере

1

ЛГКК



91 бит, 8 бирем



11

С. Хәким

“Бакчачылар”

1

ЛГКК


С. Хәким иҗаты һәм тормышы белән танышу


97 бит, текстны укырга



12-13

Р. Төхвәтуллин

“Җиләкле аланнар”

2

ЛГКК


Р. Төхвәтуллин иҗаты һәм тормышы белән танышу

Биогр.сөйләргә

Сораулар һәм биремнәр



14-15

М. Мәһдиев

“Без – 41нче ел балалары”

Тартмалы композиция»

2

ЛКК д/мс


М. Мәһдиев иҗаты һәм тормышы белән танышу


Биорг.

Аңлатма өйрәнергә



16

М. Шабаев

“Күңелемә, әткәй, кайтып кер...”

1

ЛГКК


Сәнг. уку

126-127 сайлап сөйләргә



17

Н. Думави

“Беренче кар”

1

ЛГКК


Н. Думави иҗаты һәм тормышы белән танышу

9-10 бит, биремнәргә җавап



18

Һ.Такташ

“Алсу”

Теор.Кабатлау

1

ЛГКК,д/м сөйләм.


Һ.Такташ иҗаты һәм тормышы белән танышу


Поэманы Сәнг.уку



19

Х. Туфан

“Тамчылар ни диләр?”

Хафиз строфасы

1

ЛГКК


Х. Туфан иҗаты һәм тормышы белән танышу

123 бит,музей турында укырга



20

Г. Тавлин

“Кояш болытка кергәндә”

1

ЛГКК


Г. Тавлин иҗаты һәм тормышы белән танышу

32 бит, соруларга җавап



21

А. Гыйләҗев

“Өч аршин җир”

1

ЛГКК,д/м сөйләм.


А. Гыйләҗев иҗаты һәм тормышы белән танышу

37-39 укып бетерергә



22

И. Юзеев

“Ак калфагым төшердем кулдан”

Ремарка

1

ЛКК д/мс


И. Юзеев иҗаты һәм тормышы белән танышу


Соралар буенча эчтәлек



23-24

Ф. Сафин “Туган җир”

М. Галиев “Нигез”

Повесть

2

ЛКК д/мс



Биогр. белән танышу, сөйли белү

“Туган җир” ятларга





25

Ф. Хөсни

“Сөйләнмәгән хикәя”

Тема теор.

1

ЛГКК


Ф. Хөсни


Эчтәлек аңлата белергә



26

Р. Хафизова “Әти кайткан көн”

Идея

1

ЛГКК,д/м сөйләм


Р. Хафизова иҗаты һәм тормышы белән танышу

“Ак төнбоек” укырга



27

Р. Корбан

“Ярдәм итик”

1

ЛГКК


Р. Корбан иҗаты һәм тормышы белән танышу

92-94 сәнг.уку



28

Р. Галиуллин

1

ЛГКК


Р. Галиуллин иҗаты һәм тормышы белән танышу

Хронологик табл.төзергә



29

А.Әхмәтгалиева

“Табыш”

1

ЛГКК


А.Әхмәтгалиева иҗаты һәм тормышы белән танышу


Сораулар буенча сөйләргә



30

М. Әгъләмов

“Сөйли ак каен...”

1

ЛГКК,д/м сөйләм


М. Әгъләмов

иҗаты һәм тормышы белән танышу

Биорг. Өйрәнергә



31

З.Мансуров “Балык кычкыруы”.

“Ятим су анасы”

“Җидегән чишмә”

Автор образы

1

ЛГКК,д/м сөйләм


З.Мансуров иҗаты һәм тормышы белән танышу

1 шиг.сайлап ятларга



32

Х. Ибраһим

“Карач”

1

ЛГКК,д/м сөйләм


Х. Ибраһим иҗаты һәм тормышы белән танышу

Хронологик табл.төзергә



33

“Атаклы җырчылар” темасы буенча сөләшү

1

ЛГКК,д/м сөйләм


“Атаклы җырчылар” темасы буенча сөләшү

Бер җырчы турында сөйләргә



34

“Көмеш кыңыгырау” газетасы

1

ЛГКК,д/м сөйләм


Газета белән танышу

122 бит. Сәнг.уку



35

Ел буенда үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК,д/м сөйләм


Йомгаклау дәресе







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Рабочая программа по татарской литературе 7 класс

Автор: Аббазова Адиля Хайдаровна

Дата: 19.10.2014

Номер свидетельства: 120560

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(187) "Рабочая программа внеурочной деятельности «Родное слово» по  родному (татарскому) языку и литературе "
    ["seo_title"] => string(107) "rabochaia-proghramma-vnieurochnoi-dieiatiel-nosti-rodnoie-slovo-po-rodnomu-tatarskomu-iazyku-i-litieraturie"
    ["file_id"] => string(6) "229975"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1441922212"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(77) "Рабочая прграмма по татарской литературе "
    ["seo_title"] => string(45) "rabochaia-prghramma-po-tatarskoi-litieraturie"
    ["file_id"] => string(6) "133895"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1416595952"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(111) "Рабочая программа по литературному краеведению для 5 класса "
    ["seo_title"] => string(68) "rabochaia-proghramma-po-litieraturnomu-kraieviedieniiu-dlia-5-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "224089"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1438451537"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(151) "рабочая программа по татарской литературе для 3 класса по учебнику Р. Х Ягьфаровой "
    ["seo_title"] => string(92) "rabochaia-proghramma-po-tatarskoi-litieraturie-dlia-3-klassa-po-uchiebniku-r-kh-iagh-farovoi"
    ["file_id"] => string(6) "238933"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1444670934"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Рабочая программа по татарской литературе для 5-го класса "
    ["seo_title"] => string(64) "rabochaia-proghramma-po-tatarskoi-litieraturie-dlia-5-gho-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "135854"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1416996276"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства