kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Рабочая программа по татарской литературе для 5-го класса

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по татарской литературе для 5-го класса по учебнику авторов: Мотыйгуллина А.Р., Ханнанова Р.Г., Хисматова Л.К.                                                     

        Программа нигезен? Россия, Татарстан М?гариф ??м ф?н министрлыкларыны? м?кт?пл?рд? урта ??м тулы белем алу стандартлары салынды, ТР М?гариф ??м ф?н министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Ф?ткуллова, ФХ.Загварова «Рус теленд? урта (тулы) гомуми белем бир? м?кт?бенд? татар телен ??м ?д?биятын укыту программасы» (Казан, «М?гариф», 2010 ел), 5 нче сыйныф ?чен Р.З. Х?йд?рова тарафыннан эшл?нг?н (Казан, М?гариф, 2011), ТР М?гариф министрлыгы тарафыннан т?къдим ителг?н д?реслек ??м рус теленд? с?йл?ш?че балалар бел?н эшл??че укытучылар ?чен Р.З. Х?йд?рова, Л.?.Гыйниятуллина ?зерл?г?н кулланмага нигезл?неп т?зелде.

         Татарстан  Республикасы  халыклары  телл?ре  турындагы  Закон -  д??л?т  теле  буларак  татар  ??м  рус  телл?рене?  у?ышлы  эшл?ве  ?чен  кир?кле  шартлар  тудырды.  Моны?  ?чен  билингвизм  принцибын,  ягъни  татар-рус,  шулай  ук  рус-татар  икетеллелеген  эзлекле  тормышка  ашыру  зарур.  Х?зерге  шартларда  рус-татар  икетеллелеге  асылда  башка  нигезг?  таяна.  Ул  икетелле  тир?лек  тудыра.

         Коммуникатив  технология  нигезенд?  т?зелг?н  д?реслекл?рне?  т?п  ?зенч?леге  текстны?  эчт?леген  ?зл?штер?  цикллылыкка  корылган  булуында.  Цикл – текстны  укып,  аны?  эчт?леген  диалогик,  монологик,  ягъни  м?ст?кыйль  с?йл?м  д?р???сен?  ?иткер?  ?чен  кир?к  булган  д?ресл?р  саны.  Бу  сан  даими  т?гел.  Ул  текстны?  лингвистик  яктан  катлаулылыгына,  текстны?  к?л?мен?  б?йле.  Текстны  ?йр?т?  ?ч  этаптан  тора:  текст  алды,  текст  этабы,  тексттан  со?гы  этап.  Беренче  этапта  укучылар  текстны  лингвистик  яктан  кабул  ит?рг?  ?зерл?н?л?р.  Д?рес  тибы  буенча  бу  д?ресл?р  лексик  к?некм?л?рне  формалаштыру,  грамматик  к?некм?л?рне  формалаштыру  д?ресл?ре.   Без  тел  ?йр?т?  процессын  икег?:  тел  ??м  ?д?биятка  б?л?без.  ЛКФ,  ГКФ  д?ресл?ре  татар  теле  д?ресе  буларак  алына,  бу  д?ресл?рд?  без,  гомум?н,  татар  телене?  лексикасын  ??м  грамматикасын  ?йр?н?без.  Укучылар  текстны  лингвистик  яктан  кабул  ит?рг?  ?зер  булганда  гына,  без  текст  этабына  к?ч?без.  Бу  д?рест?,  нигезд?  турыдан-туры  текстны  уку,  текст  ?стенд?  эшл??   буенча  к?нег?л?р  системасы  ?стенлек  ит?,  бу  ?д?бият  (уку)  д?ресл?ре  ??м  тибы  буенча  лексик-грамматик  к?некм?л?рне  камилл?штер?  д?ресл?ре  булып  тора.   Текстны?  авырлыгына  карап,  бер  яки  бернич?  д?рес  булырга  м?мкин.  Бу  д?ресл?рд?  алда  ?йр?нелг?н  лексика  ??м  грамматика  турыдан-туры  текстта  кабатлана,  т?рле  б?йл?нешл?рг?  кер?,  ягъни  лингвистик  материалны  с?йл?мд?  куллану  камилл?ш?.  Тексттан  со?  булган  этапта  текст  эчт?леге  буенча  диалогик-монологик  с?йл?мг?  чыгу  д?ресл?ре  оештырыла.  Д?рес  тибы:  диалогик-монологик  с?йл?м   дип  атала.  Бу  этапта   тексттагы  лексик-грамматик  материал   с?йл?мд?  м?ст?кыйль  куллану  д?р???сен?  ?иткерел?. 

     Тел  ?йр?т?  процессында  татар  теле  ??м  ?д?бияты  д?ресл?ре  ?зара  б?йл?нешт?  булалар.  ??р  циклда  ?д?би  ?с?рл?рне  ?йр?н?  ?чен  бирелг?н  с?гатьл?р  санына  татар  теле  д?ресл?ре  саны  да,  ?д?бият  д?ресл?ре  саны  да  кер?. Билгеле  булганча,  д?ресне?  структур  бер?млеге – к?нег?.  Д?реск?  алынган  к?нег?л?р  ?зара  эчт?лек,  авырлык  ягыннан  б?йле  ??м  алар  к?нег?л?р  системасын  т?шкил  ит?л?р.  Шуны?  ?чен  д?реслект?ге  к?нег?л?рне?  урынын  алыштыру  д?рес  т?гел.  ?ст?м?  к?нег?л?рне?  т?п  максаты – бер  ?к  материалны?  т?рле  эш  т?рл?ре  аша  кабатланышын  тудыру  ??м  ист?  калдыруны  т?эмин  ит?.  Д?реслект?  аудирование  к?нег?л?ре  юк,  ?  д?рес  планында  ??р  цикл  буенча  аудирование  к?нег?л?ре  эшк?ртелеп  бара.  Ситуатив  к?нег?л?р  д?реслект?  диалогик – монологик  с?йл?м  д?ресл?ре  этабында  бирелс?   д?,  д?рес  планында  ул  циклны?  беренче  этабында  ук  кертел?.  Ситуатив  к?нег?л?р  ??м  аудирование  к?нег?л?ре  коммуникатив  технологияг?  нигезл?нг?н  д?ресл?рд?  т?п  к?нег?л?р  системасын  т?шкил  ит?.         

      Рус  теленд?  с?йл?ш?че  балалар  бел?н  текстны  укыганнан  со?   эшл?нерг?  тиешле  к?нег?л?рне?  т?п  максаты – текстны укыганнан  со?  андагы  с?йл?м  ?рн?кл?рен  укучылар  х?терен?  се?дер?,  текстны?  сюжетын  ист?  калдыру  нигезенд?  татарча  аралашу  ?чен  т?рле  к?нег?л?р  системасы  оештыру.   Рус  теленд?  с?йл?ш?че  балаларга  татар  теле  укыту  максатларыны?   берсе – аларны  язма  с?йл?м  аша  аралашырга  ?йр?т?.  Уку  ??м  татар  ?д?бияты  д?ресл?ренд?  т?рле  характердагы  язма  эшл?р   эшл??  максатка  ярашлы  эш  т?ре  булып  тора.

            Бирелг?н  тематик планда  татар ?д?бияты буенча   укучыларны?  белем  д?р???сен  к?заллауга,  шулай  ук   ?д?би  текст,  татар  ?д?бияты  ?лгел?ре  аша  ?йр?т?  юн?лешен?  зур  игътибар  бирел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по татарской литературе для 5-го класса »

«Каралды»

МБ җитәкчесе

______ Ә.Р. Нигматуллина

Беркетмә №_____

«___» ________ 2014

“Килешенде”

Казан шәһәре Совет районы

121нче лицейның директор

урынбасары

_______ А.Р. Мәһдиева

«___» ________ 2014

“Расланды”

Казан шәһәре Совет районы

121нче лицейның директоры

_______ В.К. Хәйретдинова

Боерык №_____

«___» ________ 2014





Казан шәһәре Совет районы “121 нче лицей” Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясенең

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Аббазова Адилә Хәйдәр кызының әдәби укудан

5D, 5F сыйныфлары өчен ( рус төркеме )

эш программасы

Педагогик киңәшмәдә каралды

Беркетмә №_______

«___» ________ 2014







Казан

2014нче-2015нче уку елы



АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Фәткуллова, ФХ.Загварова «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 5 нче сыйныф өчен Р.З. Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2011), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.

Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Закон - дәүләт теле буларак татар һәм рус телләренең уңышлы эшләве өчен кирәкле шартлар тудырды. Моның өчен билингвизм принцибын, ягъни татар-рус, шулай ук рус-татар икетеллелеген эзлекле тормышка ашыру зарур. Хәзерге шартларда рус-татар икетеллелеге асылда башка нигезгә таяна. Ул икетелле тирәлек тудыра.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге текстның эчтәлеген үзләштерү цикллылыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Текстны өйрәтү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләрне формалаштыру, грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресләре. Без тел өйрәтү процессын икегә: тел һәм әдәбиятка бүләбез. ЛКФ, ГКФ дәресләре татар теле дәресе буларак алына, бу дәресләрдә без, гомумән, татар теленең лексикасын һәм грамматикасын өйрәнәбез. Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзер булганда гына, без текст этабына күчәбез. Бу дәрестә, нигездә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә, бу әдәбият (уку) дәресләре һәм тибы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре булып тора. Текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Бу дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә. Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дип атала. Бу этапта тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә.

Тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбияты дәресләре үзара бәйләнештә булалар. Һәр циклда әдәби әсәрләрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә. Билгеле булганча, дәреснең структур берәмлеге – күнегү. Дәрескә алынган күнегүләр үзара эчтәлек, авырлык ягыннан бәйле һәм алар күнегүләр системасын тәшкил итәләр. Шуның өчен дәреслектәге күнегүләрнең урынын алыштыру дөрес түгел. Өстәмә күнегүләрнең төп максаты – бер үк материалның төрле эш төрләре аша кабатланышын тудыру һәм истә калдыруны тәэмин итү. Дәреслектә аудирование күнегүләре юк, ә дәрес планында һәр цикл буенча аудирование күнегүләре эшкәртелеп бара. Ситуатив күнегүләр дәреслектә диалогик – монологик сөйләм дәресләре этабында бирелсә дә, дәрес планында ул циклның беренче этабында ук кертелә. Ситуатив күнегүләр һәм аудирование күнегүләре коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәресләрдә төп күнегүләр системасын тәшкил итә.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты – текстны укыганнан соң андагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру нигезендә татарча аралашу өчен төрле күнегүләр системасы оештыру. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү максатка ярашлы эш төре булып тора.

Бирелгән тематик планда татар әдәбияты буенча укучыларның белем дәрәҗәсен күзаллауга, шулай ук әдәби текст, татар әдәбияты өлгеләре аша өйрәтү юнәлешенә зур игътибар бирелә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:

– укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

– татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

– программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

– татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

– татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

– татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

– халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

– укучыларны татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенә мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик



5 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр:

– татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

– авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

– сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

– коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

– төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

– тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

– тиешле күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның 5 сыйныфта татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игъти­бар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү — укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Тел­дән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул — укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; алар­ның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамма-тик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белү­ләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укыту­чыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укыту­чының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорау­ларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм мате­риалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучы­лар, дәрескә әзерләнгәндә, алда үткәннәрне дә кабатларга өйрә­нәләр. Бүген — берсен, иртәгә — икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгъ­лүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзе гәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү

Тыңлаган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфорграфик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән соруларга төгәл җавап бирелмәгән 5 орфографик, 5 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән соруларга бирелгән җаваплпрның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликалар әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6- хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләнгән диалогик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

Бирелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, эмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен ”4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,”2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1)өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2)контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар)

Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.



5нчы сыйныфта уку елы башында 70-95 сүз.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2”ле куела.



Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш









Якынча календарь-тематик план


Дәрес

темасы

Сә-гать саны

Дәрес тибы

Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Контроль төре


Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Яңа ук елы котлы булсын!

Халык авыз иҗаты

1

ЛГКК,

д/м сөйләм

Халык авыз иҗаты атамаларын әйтә белү


Әкият атамасын ятларга, 10 бит



2-3

“Ак бүре” әкияте

2

ЛГКК,

д/м сөйләм

Әкиятнең эчтәлеген аңлата белү


14бит, әкият буенча сорауларга җавап бирергә

20 бит,сорауларга җавап; сүзләр



4

“Абзар ясаучы төлке” әкияте

1

ЛКК

Әкиятнең эчтәлеген аңлата белү


Эчтәлек сөйли белергә



5

“Өч кыз” әкияте

1

ЛГКК,

д/м сөйләм

Әкиятнең эчтәлеген аңлата белү


Сүзләр өйрәнергә, рәсем ясарга



6

“Башмак” әкияте

1

ЛКК

Текстны кыскартып сөйли белү


30 бит, сорауларга җавап



7

“Төлке белән Алёнушка» әкияте

1

ЛГКК,

д/м сөйләм

Әкиятнең эчтәлеген аңлата белү


34 бит, 7 сорау



8

“Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» әкияте

1

ЛГКК,

д/м сөйләм

Әкиятнең эчтәлеген аңлата белү


36 бит, 6 бирем



9

“Куркак юлдаш” әкияте

1

ЛКК

Әкият темасы буенча сөйләшү белү


Әкиятне тәрҗемә итәргә



10

К.Насыйри

“Паша белән карт”

1

ЛГКК, д/м сөйләм

К.Н. биографиясе белән танышу



Биографияне сөйли белергә



11

К. Насыйри

“Күләгә”

1

ЛГКК

Әсәрнең эчтәлеген анализлау


Сәнгатьле уку, сорауларга җавап



12

“Шигъри әсәр” темага караган теоретик материал

Г. Тукай “Су анасы”

1

ЛКК

“Шигъри әсәр” темасы белән танышу, Г.Тукай биографиясе белән танышу


Г.Тукай биографиясен өйрәнү



13

Байназар Әлменов. Биография

1


Рәссамның тормышы һәм иҗаты белән танышу


48 бит, сорауларга җавап



14

ФәниcЯруллин. Биография

Хәтересез күке”

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Фәния Яруллин. Биографиясе белән танышу


«Хәтересез күке” сәнгатьле уку



15

Чәчмә әсәр

1

ЛКК

Чәчәмә әсәр темасы буенча сөйләшү


52 бит, атамаларны ятларга



16-17

Владимир Даль

“Кар кызы”

2

ЛГКК, д/м сөйләм



“Кар кызы”сәнгатьле уку, 58 бит. Сораулар буенча анализлау



18

Г.Х. Андерсен

“Борчак өстендәге принцесса”

1

ЛГКК

“Борчак өстендәге принцесса” эчтәлеген өйрәнү


61 бит, сорауларга җавап, сүзләр



19-20

Туфан Миңнуллин

“Гафият турында әкият”. Драма әсәре

2

ЛГКК

Туфан Миңнуллин бигр. танышу

“Гафият турында әкият”. Текстны рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен формалаштыру; төп фикерне билгеләү.


Драма әсәре төшенчәсен ятларга,

“Әкият” театры турында уку



21-22

А. Тимергалин

“Сәер планетада”


2

ЛГКК

ЛКФ

А. Тимергалин биогр. Белән танышу

“Сәер планетада” эчтәлеген аңлата белү



А. Тимергалин биогр. Сөйләргә

“Сәер планетада” эчтәлеген аңлата белү




23

Р.Э. Распе

“Сигез аяклы куян”

1

Монологик сөйләм

“Сигез аяклы куян” эчтәлеген аңлата белү


75бит, сорауларга җавап



24

“Белемгә омтылу” темасы буенча лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

ЛГКК

“Белемгә омтылу” темасы буенча сөйләшә белү


78 бит, атамаларны истә калдырырга



25

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

1

ЛГКК д\м сөйләм

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарихы белән танышу


Текстын сөйли белергә



26

Казанның татар укытучылар мәктәбе

1

ЛГКК д\м сөйләм

Казанның татар укытучылар мәктәбе тарихы белән танышу


Текстны тәрҗемә итәргә



27

Казан университеты

1

ЛГКК д\м сөйләм

Казан университеты тарихы белән танышу


84 бит, сорауларга җавап



28

Г. Исхаки

“Мөгаллим”

1

ЛКФ

ЛГКК

Укытучы һөнәре турында сөйләшү


Рольләргә бүлем сәнгатьле уку



29

Дәрдемәнд иҗаты

1

ЛГКК д\м сөйләм

Дәрдемәнд биогр. Һәм иҗаты белән танышу


Шигырь ятларга



30-31

Автобиографик әсәр

Г. Тукай, исемдә калганнар


2

ЛГКК


Автобиографик әсәр төшенчәсен белү. “Исемдә калганнар” эчтәлеген сөйли белү



93 бит, ятларгар + сүзләр;

Әсәнең эчтәлеген сөйли белергә



32

Рабит Батулла

“Тукай-Апуш”


1

ЛГКК д\м сөйләм

Г. Тукайның балачагы трында сөйли белү


Х.Казаков биогрфиясен укып, тәрҗемә итәргә




33

“Мемориаль комплекс»

1

ЛГКК д\м сөйләм

Музейлар турында сөйләшә белү


104 бит, 7 сорауга җавап



34

И.Гази “Илдус”

1

ЛКФ

ЛГК

әсәр эчтәлеге буенча сөйләшә белү


Сорауарга җавап, сүзләр



35

“Салават күпере журналы”

1

ЛГКК д\м сөйләм

Журнал белән танышу


Журналдан бер шигырь алып ятларга



II өлеш

36-38

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”

2

ЛГКК

ЛКФ

Әсәрнең эчтәлеге буенча сөйләшә белү


11 бит, укырга, тәрҗемә итәргә

14 бит сорауларга җавап

18 бит, сораулар буенча эчтәлек сөйләү



39

М. Җәлил

“Сагыну”

1

ЛГКК

ЛКФ

М. Җәлил биографиясе, иҗаты белән танышу


“Сагыну”. Ятларга



40

З. Хәбибуллин

1

ЛГКК

ЛКФ

З. Хәбибуллин биографиясе белән танышу


22 бит, сорауларга җавап



41-42

М. Җәлил

“Алтынчәч”

2

ЛГКК

ЛКФ

Либретто, опера белән танышу


Сүзләр өйрәнергә,

30 бит, 1 бирем



43

Нәҗип Җиһанов – композитор

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Композиторның иҗаты, тормышы турында сөйләшү


32 бит, текстны укырга, тәрҗемә итәргә



44

М. Җәлил ис.татар дәүләт академия опера һәм балет театры

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Опера сәнгате турында сөйләшү


Хронологик таблица төзәргә



45

М. Булатова

1

ЛГКК

Җыр сәнгате турында сөйләшү


Текст буенча сораулар язарга



46-48

Ф.Кәрим

“Кыр казы”, “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр...”

3

ЛГКК, д/м сөйләм

Ф.Кәрим

Иҗаты белән танышу


Биогр. Сөйләргә.

1 шиг.ятлап сөйләргә

40 бит, сорауларга җавап



49-51

Лев Кассиль

«Мәңгелек хәтер”, “Сугышчан бурыч”

3

ЛГКК, д/м сөйләм

Лев Кассиль иҗаты белән танышу



42 бит. Укырга

Сүзләр өйрәнергә

52 бит сораулар, биремнәр



52

Ш.Галиев

“Аталы-уллы солдатлар” баллада

1

ЛГКК

ЛКФ

Ш.Галиев иҗаты белән танышу


Биографиясен өйрәнергә



53-54

Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”

2

ЛГКК, д/м сөйләм

Шигырь төзелеше белән танышу


Яңа сүзләр, атамалар өйрәнергә

Шигырьне уку, 61 бит



55

М. Маликова “Оҗмах балалары”

1

ЛГКК, д/м сөйләм

М. Маликова иҗаты белән танышу


Рольләргә бүлеп укырга



56-59

Ф.Хөсни

“Чыбыркы”

2

ЛГКК

Хикәя эчтәлеген сөйли белү


Биография

Эчтәлек

Уку

Тәрҗемә

72 бит атамалар өйрәнергә



60

Ф.Садриев

“Көнбагыш чәчәге”

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Ф.Садриев иҗаты белән танышу



76 бит сораулар



61

Ә.Рәшитов

“Кояшлы ил – бәхет иле”

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Ә.Рәшитов иҗаты белән танышу. Туган ил турында сөйләшү



Кояшлы ил – бәхет иле” ятларга



62

Р.Фәйзуллин “Табигат кочагында”

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Р.Фәйзуллин иҗаты белән танышу


8 бирем, 83 бит



63-64

М.Әгъләмов

“Матурлык минем белән” “Җир ана...”

2

ЛГКК, д/м сөйләм

М.Әгъләмов иҗаты белән танышу



85 бит, биремнәр

Балладаны уку



65

И.И.Шишкин иҗаты

1

ЛГКК, д/м сөйләм

И.И.Шишкин иҗаты белән танышу


88-89 биремнәр



66

Л,Лерон иҗат һәм биогр.

1

ЛГКК, д/м сөйләм

Л,Лерон иҗат һәм биогр. Белән танышу


101 бит, атамалар истә калдырырга



67

А. Гимадиев

“Зөлфия+мин”

1

ЛГКК

А. Гимадиев иҗаты белән танышу


Биогр. Өйрәнергә



68-69

Ш.Галиев иҗаты

2

ЛГКК д/м сөйләм

Ш.Галиев иҗаты белән танышу


Сайлап 1 шиг.ятларга



70

Ел буенда үткәнне кабатлау

1

ЛГКК

Ел буенда үткәнне кабатлау










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Рабочая программа по татарской литературе для 5-го класса

Автор: Ахметова Марьям Абдулбариевна

Дата: 26.11.2014

Номер свидетельства: 135854

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(151) "рабочая программа по татарской литературе для 3 класса по учебнику Р. Х Ягьфаровой "
    ["seo_title"] => string(92) "rabochaia-proghramma-po-tatarskoi-litieraturie-dlia-3-klassa-po-uchiebniku-r-kh-iagh-farovoi"
    ["file_id"] => string(6) "238933"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1444670934"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(102) "Рабочая программа по татарской литературе  для 2 класса "
    ["seo_title"] => string(60) "rabochaia-proghramma-po-tatarskoi-litieraturie-dlia-2-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "161996"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1422292329"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(116) "Рабочая программа по родной (татарской) литературе для 8 класса."
    ["seo_title"] => string(64) "rabochaia_programma_po_rodnoi_tatarskoi_literature_dlia_8_klassa"
    ["file_id"] => string(6) "657561"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1728810916"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(77) "Рабочая прграмма по татарской литературе "
    ["seo_title"] => string(45) "rabochaia-prghramma-po-tatarskoi-litieraturie"
    ["file_id"] => string(6) "133895"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1416595952"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Рабочая программа "Родная (татарская) литература 5-9 классы"
    ["seo_title"] => string(60) "rabochaia_programma_rodnaia_tatarskaia_literatura_5_9_klassy"
    ["file_id"] => string(6) "651256"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1716397800"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства