1. | 5 нче сыйныф “Балалар фольклоры” программасы белән танышу. Сүзле уеннар. Тизәйткечләр. Сынамышлар. | 5 | Халык авыз иҗаты буенча белгәннәрне искә төшерү,белемнәрне тирәнәйтү,яңа төшенчәләр бирү. | Әкиятләр,табышмаклар, җырлар,мәкальләр, бәетләр,мәзәкләр, дастаннар,риваятьләр, сүзле уеннар,тизәйткечләр, сынамышлар,такмаклар, такмазалар,тел шомарткычлар. | Әңгәмә.Укытучы сөйләве.”Кызыклы грамматика” китабы буенча уеннар (уен-ярыш).Сүзле уеннар,тизәйткечләр, сынамышлар өйрәнү. | |
2. | Әкиятләр. “Җир йөзендә әкият бар”. 1) әкиятләр турында төшенчә, аларның килеп чыгышы,төрләре; 2) татар халык, тугандаш халык әкиятләрен, “Ялкын” журналындагы әкиятләрне уку; 3) сәхнәдә уйналачак әкиятне сайлау, монтаж-сценарий төзү; 4)Татарстан рәссамнары Л.Фәттахов, Х.Якуповларның татар әкиятләренә ясагаган иллюстрацияләре турында әңгәмә. | 6 9 9 5 | Балаларның тел байлыгын,белемнәрен, иҗади фикерләвен үстерү. Төрле телләрдә язылган әкиятләрдәге охшашлыкларны чагыштыру, төп геройларга хас сыйфатларны билгеләү, әкият геройлары аша балаларда яхшы гадәтләр тәрбияләү. | Тылсымлы,тормыш-көнкүреш,хайваннар турында әкиятләр. | 1.Әңгәмә,укытучы сөйләве. 2.Әкиятләр уку, аларның идея-эчтәлеге,геройлары турында әңгәмә. 3.Рус телендә аваздаш әкиятләр табу. 4.Язучылар иҗат иткән әкиятләр уку. 5.Уен: “Бу кайсы әкият геройлары?” 6.Әкиятләргә иллюстрацияләр ясау. 7.Әкиятне кем ничек дәвам иттерә? (әкиятнең башы укыла-дәвамын үзләре уйлыйлар). 8.Әкиятләр иҗат итү. | 1. Иң оста әкият сөйләүчегә конкурс. 2.Үзем язган әкият (әкият иҗат итү). 3.”Минем кулымда тылсымлы таяк булса”, “Әкиятләрдә минем яраткан геройларым” һ.б. темаларга иншалар язу. 4. “Әкиятләр” темасы буенча диагностика. 5.”Әкияттә кунакта”. “Ак яфрак”, “Үги кыз” әкиятләрен сәхнәләштерү. |
3. | 6 нчы сыйныф “Отканга-мәкаль, тапкырга-табышмак”. 1.Халык мәкальләре һәм әйтемнәре-тел байлыгы. 1) төрле тематикага мәкаль һәм әйтемнәр туплау һәм өйрәнү; 2)өйрәнелгән әсәрләрдән мәкаль һәм әйтемнәрне таптыру; 3) тугандаш халык мәкальләрен табу, өйрәнү; 4) “Ялкын” журналыннан мәкальләр табу. Тел шомарткычлар. | 6 5 3 5 3 | Мәкальләрдәге төп үзенчәлекләрне күрергә өйрәтү(җыйнаклык, зирәклек, җорлык). Яшь буында туган илгә мәхәббәт, хезмәткә,белемгә омтылыш, төрле күркәм сыйфатлар тәрбияләү,тел байлыгын үстерү. Халык авыз иҗатының әдәбиятка һәм сәнгатькә йогынтысын күрсәтү. | Туган тел, туган ил, дуслык, тугрылык, рухи сыйфатлар Һ.б. турында мәкаль-әйтемнәр. | 1.Үзләре белгән мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү. Мәкальләрнең мәгънәләрен үз сүзләре белән аңлату. 2.Бирелгән мәкальләрдән Туган ил турындагы мәкальләрне күчереп язу. 3.Теге яки бу мәкальгә рәсем ясарга яки рәсем буенча мәкаль төзергә (ярыш). 4.Әдәби әсәрләрдән мәкаль-әйтемнәрне табу һәм аларда сурәтләү чараларын табу. 5.Мәкаль һәм әйтемнәр белән кулъязма китапчыклар эшләү. 6. Яңа төр мәкальләр уйлап табу. | 1.Иң күп мәкаль һәм әйтем белүчегә конкурс. 2.Укытучы яртылаш итеп әйткән мәкальнең я башын, я ахырын тутырып әйтү, әдәби диктант язу. 3.Хезмәт турында җыйган мәкальләрне кертеп хикәя язу. 4.Күрсәтелгән предметларга карата яки рәсемнәр буенча иң тиз һәм төзек итеп мәкаль яки әйтем уйлаучыга ярыш. 5.Тикшерелгән мәкаль һәм әйтемнәрдәге сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен, эпитетлар, метафоралар, сынландырулар, чагыштыруларны табу. 5.Бирелгән ребусларны чишеп,мәкальләрне укырга, шушы мәкаль буенча әкият язарга, әкиятне шул мәкаль белән тәмамларга. 6.Халык авыз иҗаты буенча диагностика. |
4. | 2.Табышмаклар. 1) табышмаклар турында төшенчә; 2)төрле тематикага табышмаклар туплау,өйрәнү; 3)табышмаклар, мәкальләр кулланып кроссвордлар чишү. 7 нче сыйныф “Көйсез булмас замана” 1) халык җырлары турында төшенчә; 2)халык җырларын өйрәнү; 3)яраткан җырчыларыбыз. Халык җырларын башкаручы талантлы артистлар Г.Сөләйманова, М.Рахманкулова, Г.Кайбицкая, Р.Ваһапов, З.Басыйрова, Ә.Афзалова, И.Шакиров, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, Г.Рәхимкулов, Ф.Сөләйманова һ.б. турында сөйләшү. Халык авыз иҗатын йомгаклау. Балалар фольклорын өйрәнүче галимнәр. | 2 5 5 4 13 12 5 | Укучыларда зирәклек, тапкырлык,хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләү, аларның логик фикерләү сәләтен үстерү,сөйләмне камилләштерү,туган телебезнең байлыгын,матурлыгын күрсәтү. Кеше тормышында җырларның әһәмиятен күрсәтү, татар җыры, аның тарихы, үзенчәлекләре, аны иҗат итүчеләр, башкаручылар турында кайбер мәгълүматлар бирү. Балаларда халыкны,аның тарихын,рухи байлыгын, мәдәниятен олылау,саклау һәм баетуга омтылыш тәрбияләү. | Гади табышмаклар,сорау табышмаклар,әкият табышмаклар,шарадалар. Йола җырлары, уен җырлары,хезмәт җырлары, иҗтимагый тормышны чагылдырган җырлар, тормыш-көнкүреш җырлары,лирик җырлар,такмаклар, такмазалар,бишек җырлары. | 1.Белгән табышмакларны кабатлау. 2.Төрле тематикага табышмаклар туплап, кулъязма китапчыклар ясау. 3.Табышмакларга пластилиннан иллюстрацияләр ясау. 1.Төрле җырлар өйрәнү. 2.Җырлы уеннарны бергәләп уйнау. 3.Җыр турында мәкаль һәм әйтемнәр туплау һәм өйрәнү. 4.Халык җырларын башкаручы талантлы артистлар турында сөйләшү. 5.Бу артистларның җыр язмаларын туплау,тыңлау; алар иҗатына багышлап стена газеталары чыгару. 6.Җыр иҗат итәргә һәм башкарырга оста ата-ананы дәрескә чакыру һәм җырлату. 7.Кайбер җырларның тарихын сөйләү. | 1.Иң оста табышмак әйтүчегә,табучыга конкурс. 2.Кроссвордлар чишеп,табышмаклар, мәкальләр уку. 3.”Табышмаклар кичәсе”- сыйныфтан тыш чара. 1. Җыр бәйрәме “Исемең матур-кемнәр куйган...” 2.Дәрес-аукцион “Халкым иҗаты- күңелем бизәге”. “Фольклор кичәсе”- сыйныфтан тыш чара. |